Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Рәссам: Төркиядә тәзхиб белән хатын-кызлар, каллиграфия белән ир-ат кына шөгыльләнә

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Шәмсутов фикеренчә, тәзхиб белән шөгыльләнер өчен ир-атларда түземлелек җитеп бетми.

Сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты Рөстәм Шәмсутов Төркиядә тәзхиб белән хатын-кызларның гына, ә каллиграфия белән күбесенчә ир-атларның шөгыльләнүен әйтте.

«Төркиядә тәзхиб белән хатын-кызлар гына, каллиграфия белән күбрәк ир кешеләр шөгыльләнә. Ир-атлар тәзхиб белән шөгыльләнә алмый. Чөнки анда вак детальләр белән эшләргә кирәк. Ир кешенең характерында мондый вак әйберләр белән эшләү сыйфаты җитеп бетми. Бу сәнгатьтә бик кызык күренеш», — диде ул рәссам, каллиграфия остасы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина иҗатына багышланган күргәзмә турындагы матбугат очрашуында.

Рөстәм Шәмсутов сүзләренчә, Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина тәзхиб белән дә, каллиграфия белән дә оста шөгыльләнә. «Гөлназда синтез бар: ул каллиграфиядә дә бик оста эшли, тәзхибне дә уңышлы торгыза», — диде ул.

 

 

Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина кайбер тәзхибләрнең озак эшләнүен әйтте. «Тәзхибләрнең кайберләрен берничә ай эшләргә кирәк. Әлбәттә, бу бары тик шушы эш белән шөгыльләнүгә дә карый. Сабырлык белән әллә ничә сәгать бер эшне эшләргә кирәк», — диде рәссам «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә.

* 20 август көнне «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Илаһи сүз хозурында» дигән күргәзмә ачыла. Анда рәссам, каллиграфия остасы, Россия рәссамнар берлеге һәм Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның 2013-2021 елларда иҗат ителгән 40 эше тәкъдим ителәчәк. Алар арасында яңа гына ясалганнары да булыр дип көтелә. 

 

Тәзхиб – ислам сәнгатенең бер төре. Ул бит читләрен алтын һәм буяулар кулланып башкарыла. Гадәттә, гарәп каллиграфиясе текстларын һәм көнчыгыш миниатюраларын бизәү өчен эшләнә. 

 

 Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

 

Тәзхиб – ислам сәнгатенең бер төре. Ул бит читләрен алтын һәм буяулар кулланып башкарыла. Гадәттә, гарәп каллиграфиясе текстларын һәм көнчыгыш миниатюраларын бизәү өчен эшләнә. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев