Мәдәни җомга

Үрнәк алыйк: һәр туган таңны елмаеп-балкып каршы алалар

Флюра апа Гафиятуллина 1949 елда мәктәпкә 1нче сыйныфка укырга бара. Хәзерге вакытта Мөэмин-Каратайның Мәктәп тавы дип йөртелгән җирдән түбәндәрәк урнашкан иске мәктәп сугыш чоры, аннан соңгы заман балалары өчен, бик-бик кадерле иде шул.

Кар төшкәнче яланаяк йөреп, аяклар туңа, кышын аякта чабата. 4нче сыйныфны тәмамлаганда гына рәтле аяк киеме кию бәхетенә ирешә. Сыйныфта – 32 бала. Әтисе Сираҗетдин 1941 елның сентябрендә сугышка киткәндә, Флюрага бары тик сигез ай гына тулган чак. Язмабыз герое ул чакны үзе менә болай дип искә ала: “Әтине озатканда инәй мине күтәреп, абыйны ияртеп җитәкләп барган.

Фронтка китүчеләр Кыям бабай тыкрыгына җыелганнар. Шуннан әтиләр, арбага утырып, келәүле станциясенә юл алганнар. Бу безнең әтине соңгы тапкыр күрүебез булган. Ул мине һәм Гата абыемны башка беркайчан да сөя-ярата алмаган, шул китүдән Түбән Новгород янында канлы бәрелештә һәлак булган. Инәйнең безне ничек кенә булса да ачлык тырнагына бирмичә көне-төне эшләве, тир түгеп йорт җиткерүләрен сөйләсәң, үзе бер тарихны тәшкил итәр иде. Шуны гына әйтеп узасы килә: сугыш безне әтисез калдырды, бәхетле балалыктан мәхрүм итте, бик яшьли нужа камытын кидерде. Сугыш чорында, һәм аннан соңгы елларда, әтиләрен яуда башын салган гаиләләргә дә мәрхәмәтле булмады, кимсетте, кыерсытты, канлы күз яшьләрен түктерде”.

Әнисе Шакирә апаның дөньядагы иң зур борчуы да, куанычы да әнә шул ике бала – Гата белән Флюра. Алар урманнан аркылы пычкы белән өйлек агач кисеп, йорт салып керәләр. Уңган кыз кияүгә әнисен йортлы итеп китә. Тагын бер хатирә: кыз белән малай күктә самолёт күренсә, “Самолёт безгә сугыштан әтине алып кайт!” - дип кычкыра торган булалар.

Кеше гомерен юкка гына аккан суга тиңләмиләр. Шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән, шактый еллар узып, гомер көзенә дә килеп җителгән икән. Мөэмин-Каратайның Механизаторлар урамында матур гына төзек йорт күрсәгез гаҗәпләнмәгез, бу – Гафиатуллин Тәнзил ага белән Флюра апалар йорты. 80нче дистәне тутырып килүче әлеге гаиләне бары мактап кына телгә аласы килә. Флюра апаның өенә аяк баскач, сезне хуҗабикәнең ягымлы йөзе, тәмле сүзе каршы алачак. Иркен татар йортының һәр бүлмәсендә Матурлык каршылар сезне.

Тәнзил абыйның Флюрасы яшьли апаларыннан бәйләү, чигү һөнәрен үзләштерә. Бүгенге көндә дә, өлкән яшьтә булуга карамастан, гомерлек яраткан эшен бик теләп дәвам итә. Ә сезнең көне-төне күз нурларын түгеп гүзәллек тудырган апаның чиккән картиналарын күргәнегез, кышкы суыкларда аның кәҗә мамыгыннан бәйләгән шәлләрен уранып караганыгыз бармы? Аның мендәр тышлыкларындагы гөлләрнең кышын да чәчәк атуларын күргәнегез бармы сезнең?! Ә түр яктагы пар күгәрчен картинасына исә ялгыш кына кагылсагыз, пар күгәрченнәргә җан керер дә, очып китәрләр сыман... Ә ул чиккән сөлгеләр, сабантуйларын, авылдагы милли бәйрәмнәрнең, туйларның бизәген тәшкил итә.

Әлеге күз явын алырлык сөлгеләр мәңгелек истәлек рәвешендә сабантуй батырларында саклана. Ә инде чиккән “Аятел көрси” догасы дөньяны аңларга өйрәтә, иманга дәшә. Йомшак итеп бәйләнгән башмаклар аяклардан бигрәк җаныңны җылыта, сихәт бирә. Стенадагы чигелгән келәмдә күлдә сурәтләнгән төнбоклар табигыйлыгы, сафлыгы белән әсир итә. Гафиатуллина Флюра апа белән гомерлек яры Тәнзил ага да зәңгәр күктә кояшка омтылган пар күгәрченне хәтерләтә. Үрнәк гаилә булып яшәүләренә дә 58 ел тулган икән. Биш бала-ике кыз, өч малай күптән инде гаилә корып, үз көннәрен үзләре күрәләр. Ялларда тугыз онык, дүрт оныкчык әби-бабасының кочагына сарыла! Авылда өлкәннәрнең исән-имин торуы, елмаеп каршы алуы бәхетләрнең дә бәхете ул җәмәгать!

Өлкән яшьтәге, яшь күңелле, татлы телле Флюра әби – авылның иң күп китап укучысы да! Искиткеч хәтер иясе дә әле ул. Әле менә киләчәк авыл тарихына саллы өлеш булыр дип, Мөэмин-Каратайның үзе белгән чордагы һәр өйнең кай җирдә урнашканлыгы, һәр гаиләнең ничә баласы барлыгы, ничә кеше яшәгәнлеге, тарихи урыннарын кулъязма итеп язды ул. Шуларның барысын да бергә туплап, күләмле язмасын дәвам итә. Менә дигән нәфис сүз остасы Флюра апабыз. Байтак еллар нәфис сүз остасы сурәтендә шигърият сөючеләрне куандырды ул. Патриот шагыйрь Муса Җәлилнең “Борча” исемле шаян шигырен аның төсле беркем дә сөйли алмый дип саныйм! Ә гомер буе тракторы белән туган авылының кырларын сөргән, җиргә гашыйк Тәнзил абый байтак еллар, лаеклы ялга чыкканчы, басуларда ат дугасын күмәрлек игеннәр үстергән шәхес.
 

 

Флюра апа белән Тәнзил абыйның тормышы күпләргә үрнәк.
 

 

Алар беркайчан да уфтанмыйлар, зарланмыйлар, һәр туган таңны елмаеп-балкып каршы алалар. Киләчәктә дә бу пар күгәрченнең бусагасын шатлык-куаныч кына атлап керсен, алар моңа лаек!

 

Таһир Шәмсуаров
Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: