Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Ркаил Зәйдулла Дәүләт Советында нишләргә җыена?

Без хакимияткә халыкның зарларын җиткерергә тиешбез. Мин гел халык арасында. Шагыйрь, язучы, халыктан ераклаша икән, ул, гомумән, шәхес буларак үлә, юкка чыга.

Татарстан Республикасының халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Дәүләт Советы депутаты мандаты алгач, татар телен укыту, мәдәният проблемаларын хәл итү юнәлешендә эшләячәген әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Шагыйрь буларак, мине ана телебезнең хәле борчый. Бердәм Дәүләт имтиханын ана телендә дә тапшыру канунын чыгарырга иде. Әлбәттә, моны Татарстан парламенты гына булдыра алмый, без закон чыгару инициативасы белән Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итә алабыз. Ана телен дәүләт теле буларак укыту мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. “Татарстан – дәүләт, ә дәүләт телен мәктәпләрдә барлык кеше мәҗбүри укырга тиеш”, - диде ул.

Язучы мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренең хәлләрен яхшырту кирәк дип әйтә. “Мәдәният хезмәткәрләренең матди хәлләрен яхшырту мәсьәләсендә үземнең сүземне әйтермен дип уйлыйм. Без хакимияткә халыкның зарларын җиткерергә тиешбез. Мин гел халык арасында. Шагыйрь, язучы, халыктан ераклаша икән, ул, гомумән, шәхес буларак үлә, юкка чыга”, - диде ул.

Ркаил Зәйдулла сайлаучыларның зарларын күп ишеткәнен әйтте. “Мәсәлән, пенсионерларны, яшәү җире 40 квадрат метрдан артса, субсидияләрдән мәхрүм иткәннәр. Торак метрларының күләме белән юлда йөрү берничек тә бәйләнмәгән. Бу инде пенсионерларның соңгы тиеннәрен тартып алу. Шундый гади халыкка зыян китерә торган законнарны юкка чыгарып, яңадан карарга кирәктер дип уйлыйм”, - диде ул.

“Кайсы комитетка керәчәгемне белмим, бәлки мәдәният буенча комитетка кертерләр. Әле рәсми рәвештә белдерелмәгән, шуңа күрә анысын әйткән кеше юк. Минем тәҗрибәм юк. Гомумән, мин түрә булып та, җитәкче булып та эшләгән кеше түгел. Шуңа күрә монда инде башта өйрәнергә кирәк. Халыкның борчылулары, зарлары миңа якын, шуңа күрә бу мәсьәләдә мин, әлбәттә, халыкның дәгъваларына игътибар итәчәкмен”, - диде язучы.

  • Ркаил Зәйдулла “Бердәм Россия” партиясенең Дәүләт Советына кандидатлары арасында 24 урында иде. Партия 72 процент тавыш җыйды, димәк, Ркаил Зәйдулланы сайланган дип әйтергә була.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/09/193229/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев