Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Ринат Мөхәммәдиев кесә китапларына ихтыяҗ зур булуын әйтте

Кичә язучының «Казан утлары» сериясендә «Кыргый атауга сәяхәт» китабы тәкъдим ителде.

Кичә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең матбугат үзәгендә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче, 70ләп китап авторы, «Татар дөньясы» газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» дигән китабы тәкъдим ителде. Язучы бүгенге заманда кечкенә форматлы кесә китапларына ихтыяҗ зур булуын әйтте.

«Казан утлары» журналының мондый китап сериясе булдыруы өчен куанып яши идем. Бүген заманалар бүтән. Калын китаплар – китап киштәләре өчен. Хәзер бердәнбер буш вакыт – юлда, кеше транспортта барганда китап укый. Бу форматның киләчәге зур булыр дип уйлыйм. Дөньяның күп кенә цивилизацияле илләрендә яхшы роман бармак калынлыгында гына булырга тиеш, диләр. Ә без кайвакыт кирпечкә кызыгабыз, шуның белән ялгышабыз”, - диде Ринат Мөхәммәдиев.

Бу - «Казан утлары» китапханәсе сериясендәге унөченче китап. Тәкъдим итү чарасына язучы һәм журналистлар, Ринат Мөхәммәдиевнең әсәрләрен яратып укучылар җыелган иде. Чараны филология фәннәре докторы, әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов алып барды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков “Казан утлары” сериясендәге китапларның яхшы сатылуын әйтте.

«Әлеге сериядә ай саен бер китап чыгарып барабыз. Бу серия 30 мең тираж белән чыкты һәм шуның 80 проценты сатылып беткән. Арадагы кайбер китаплар зур дефицитка әйләнде, аларын сатуда таба алмыйсыз, юк алар. Бу, әлбәттә, татарның яза белгән язучылары булуын дәлилли торган проект», - дип белдерде Шамил Садыйков. 

Ул әлеге проектның уңышын кечкенә форматта булуы һәм әсәрләрнең оста итеп сайлануы дип атады.

«Бу сериягә эләгергә зур-зур премия ияләре чират тора, ләкин эләгә алмыйлар. Димәк, аларның әсәрләре кызык түгел, укырга авыр. Ә монда төп ният – кешегә кызыклы булырга тиеш. Шушы авторның арасында Ринат Мөхәммәдиевнең дә булуы, әлбәттә, безнең өчен дәрәҗә. Безнең хыял – бу китаплар санын йөзгә кадәр җиткерү. Әгәр шушы форматта йөз китап чыгара алсак, бездән дә бай халык булмый», - диде Шамил Садыйков.

Тәкъдим итү чарасын «Татар-информ» онлайн күрсәтте. Китапны «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә һәм Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

 

Лилия Заһидуллина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев