Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Әремнәрдәй әче Әстерхан

Казанныкыннан да зуррак мәйдан биләгән Әстерхан кирмәненең эчендә монда мең ел буе яшәгән бөек татарның сыңар эзе дә юк!

Ходай Тәгалә фәрманы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән октябрь аеның соңгы көннәрендә «Казан утлары», «Безнең мирас» журналларының баш мөхәррирләре Рөстәм Галиуллин, Ләбиб Лерон белән бергә без фәкыйрегезгә Әстерхан каласына да сәяхәт кылырга насыйп әйләде әле. Күңелләрдә бу шәһәрне күрү хыялы күптән дөрли иде, ниһаять, чиксез каһанлыкның ошбу тарафы белән дә танышып кайта алдык. 


Мең еллар элек монда хәзәрләр патшалыгы, аннары Дәште Кыпчак иле дөрләгән. Аннары 1240 еллар дәвамында бу тарафта бөек Бату олысы, шуңа нисбәттә Сарай Бату дип аталган мәркәз калкып чыккан. Бату ханның алтын белән бизәлгән сарае хөрмәтенә яңа империя үзе дә Алтын Урда дип атала башлаган. Бүген үзләрен дөнья кендегедәй тоткан халыкның ерак бабалары Александр Нев­ский, Иван Калиталар да, Җир шары белән чагыштырганда таба коймаклары сыман кечкенә кенәзлекләр белән идарә итү өчен, рөхсәт кәгазьләре – ярлыкларны менә шушы Урда ханнары каршында мүкәләп, таҗдарларның чапан итәген һәм итек башларын үбә-үбә генә, ялварып ала алган. Ун процент күләмендәге ясак-салымнарны җыеп китерү өчен дә тугры түрәләр кирәк бит, шул сәбәпле ярлыкларны кулга эләктергәннәр, ләкин Урда ханнары урыс кенәзләренә Коръән Кәрим аятьләре язылган затлы очлым бүләк итәргә дә онытмаган. Идарәчеләрнең бүгенге туруннары ул очлымнарны сак астында тота, халык күзеннән яшерә, әмма хакыйкать корым яксаң да су астыннан калкып чыга бит ул...

Бүген Әстерхан дип үзгәртелгән Хаҗи-тархан каласы да ошбу җирдә мең еллар элек үк хасил булган инде. 1237 елда Бату хан явы килгәндә әлеге өлкәне Саксин каласы әмире Бачман тархан якларга алынган. Кул астындагы гаскәре бик аз санлы булганга күрә, үзенә каршы җибәрелгән Мүнкә хан төмәннәре белән көрәштә партизанлык ысулын сайлаган. Үз отрядын Идел дельтасындагы бер утрау эченә яшергән дә, төннәрен генә чыгып, Мүнкә ханның йөк һәм разведка отрядларына һөҗүм ясап торган. Күпме генә шымчы юллап карамасыннар, дошман Бачман тархан лагерен ачыклый алмаган, аны үз халкы арасындагы бер сатлыкҗан саткан. Бачман тархан яңа һөҗүм өчен утрау­дан чыккан чакта, засада корып куйганнар. Кулга эләккән Бачманны, аркан белән бәйләп, Мүнкә каршына китереп бастыр­ганнар. Башбирмәс батырның кыюлыгына сокланган Мүнкә бер генә җөмлә ташлаган: «Син – үз илең каһарманы, җиргә тезләнәсең икән, мин сине кабат иреккә җибәрәм». «Җиргә тезләнергә мин йөк ташу өчен өйрәтелгән нар (ике өркәчле дөя) түгел бит», – дип җавап кайтарган батыр. Ияр өстендә утырган Мүнкә шул минутта ук Бачман тарханның башын кылыч белән кыеп төшергән... 

1395 елда Әстерханның Аксак Тимер тарафыннан яулап алынуы һәм яндырып юкка чыгарылуы да мәгълүм. Барча Урта һәм Түбән Идел тирәли таралып утырган татарлар яңа каланы елганың икенче як ярында өр-яңадан төзергә мәҗбүр булган. ХV гасыр уртасында Алтын Урда каһанлыгы таркала башлагач, Түбән Иделдә дә 1456 елда Әстерхан ханлыгы калкып чыга. Әлбәттә, ике татар дәүләте булган Казан һәм Әстерхан ханлыклары арасында сәүдә һәм сәнәгать элемтәләре яши. Казан ханы Сафагәрәй үзенең Хәдичә атлы кызын Әстерхандагы Касыйм ханның малаена кияүгә дә бирә. Үзе көн саен урыс янап торган Казанны ташлап китә алмаганга күрә, туйга хатыны Сөембикә белән гвардия башлыгы Кош­чак угланны озатырга мәҗбүр була. Һәм соңыннан, 1551 елның августында Казанның куркак морзалары Сөембикә белән Үтәмеш-Гәрәйне Мәскәүгә коллыкка биреп җибәргәч тә, милләтпәрвәр җаннар Казанга Әстерхан шаһзадәсе Ядегәрне хан итеп чакыра, менә шул зат әсирлеккә төшкәч, аны Александр исеме астында чукындырып та куялар. Муенына тавык тәпие асып һәм тез чүгеп яшисе килмәгәндер, Ядегәр-Александр 20 яшендә вафат була. Ә Әстерхан каласын Явыз Иван Казан каласын тезләндерүгә 4 ел үтүгә үк яулап ала...

Ни галәмәт, Әстерханның барча диварларында һәм бүгенге ясалма китапларда бу кала 1558 елда гына нигезләнгән булып санала. Бернинди мантыйк һәм лөгать юк: 1556 елда яулап алынган Әстерхан ни рәвешле 1558 елда нигезләнгән булып саналсын ди? Ә ким дигәндә 100 ел буена күкрәгән Әстерхан ханлыгы, аңа кадәр Бату хан һәм Аксак Тимер җайдакларына каршы торган Хаҗи-тархан данын Атлантида суы каплап китте микән?..

Килеп төшкәч, әлбәттә, Әстерханның урыс төзеп куйган яңа кирмәнен көне-сәгате белән шундук әйләндек без. Чыннан да, Казанныкыннан да зуррак мәйдан биләгән Әстерхан кирмәненең эчендә монда мең ел буе яшәгән бөек татарның сыңар эзе дә юк! Диварлары 1544 метрга сузылган кирмән үзәгендә 60-70 метр биеклектәге чиркәү, воевода һәм архимандрит йортлары, казармалар... Җирле тарихчылар кирмән диварына «Әстерханда 1606 елда Иван Болотников фетнәсенең үзәге урнашкан була», дип язылган такта беркетеп, үз калаларының әһәмиятен күтәрергә тырышса да, болганчык елларда дворяннар белән берлектә коточкыч фетнә күтәргән Болотниковның 30 меңлек гаскәре Калуга, Тула, Рязаньнардан көньякка үтә алмый. Бөекләрдән-бөек дип шапырынган халыкның шушы кирмәнен 1669 елда юлбасар карак Степан Разин гаскәре яулый һәм воеводаларын дарга асып куя. 1705-1706 елларда инде шул ук халыкның стрелецлар гаскәре кирмәннең астын-өскә китерә, ул фетнәне Петр патша тарафыннан, Мәскәүдән юлланган фельд­маршал Борис Шереметев кына канга батырып бастыра, шушы «каһарманлыгы» өчен урыс дворяннары арасында иң беренче булып «граф» титулына лаек була. Татар-башкорт халкын 72 төр яңа ясак белән талауга түзмичә баш күтәргән элеккеге Казан ханлыгының вәкиле булып, бирегә Сарман районының Дөмәй-тарлау авылын нигезләгән Дөмәй Ишкәев атлы старшина килеп җитә һәм фельдмаршалдан яклау сорый. Ләкин вертикаль власть дигәннәре ул чакта да хөкем сөргән инде, Шереметев Дөмәй старшинага Петр патша янына барып баш орырга киңәш итә. Беркатлы Дөмәйне Казан җәлладлары Кудрявцев белән Сергеев юллаган шымчылар кулга эләктерә дә, Казан кирмәненә кайтарып, Иван мәйданында дар агачына кабыргасыннан асып юк итә. Менә, Казан белән Әстерхан калаларының шундыйрак «уртак» җепләре дә бар бит аның...

Әстерхан үзе гаҗәеп зур мәйданга җәелеп утырган. Унбер утрауны бүген 27 күпер тоташтыра. Идел тамагына моннан йөз чакрым чамасы, әмма биредә дә элек тоташ сазлык булган. Базарларга сәүдә юлы хәстәрләү өчен Идел елгасыннан кала үзәгенә Казан Болагыдай ике озын инеш казыганнар, Идел буйлап югарыдан һәм түбәннән килгән кораблардагы тауарны көймәләр белән ташып өлгерткәннәр. Утраулар эчендә урнашкан булгангамы, урамнар тар, йортлар гаҗәеп тыгыз, бер-берсенә терәтеп диярлек төзелгән. Кала яртылаш рәвештә революциягә кадәр сәүдәгәрләр төзеп калдырган кирпеч һәм агач йортлардан хасил. Илдәге хуҗасызлык Әстерханны да урап үтмәгән, «борынгы» сәүдәгәрләр төзеп калдырган йортларның яртысы хәрабә хәленә килгән, яртысына кичәге совет, бүгенге Рәсәй оешмалары кереп урнашкан. Идел ярында 16 порт эшли, бөтен дөнья буйлап килгән сәүдә кораблары әле калага кергәнче үк, тамга-таможня тикшерүе узу өчен, чират көтеп тора. 

Калада сәнәгать оешмалары, бөтен илдәге шикелле үк, юкка чыгып беткән. Өлкә читтән кергән тауар, авыл бакчаларында үстерелгән яшелчә-җимеш һәм әлегә «төпсез» күренгән Идел вә Каспий балыгын сатып җан асрый... Ни галәмәт, Әстерхан төбәгенә хәтта Кырымга караганда да күбрәк сәяхәтче килә, димәк, туризм да өлкә өчен үтә майлы калҗа булып санала инде...

Моннан 465 ел элек олы ханлык тоткан татар хәзер өлкәдәге 900 мең чамасы исәпләнгән халыкның 7 процентын гына тәшкил итә: 2010 елгы җанисәп буенча, 70 мең чамасы татар. Ә ил чиге 80 чакрымда гына урнашкан күрше казахлар саны 140 мең чамасына җиткән. Кул сузымындагы Әзәрбайҗан белән Даһстаннан килүчеләр бик күп. Әзәриләр хәзер бәйсез илгә хуҗа, ил буенча кергән табышның 5 процентын, читтә яшәүче туганнары киңрәк тамыр җәйсен өчен,  алар позициясен ныгытуга тоталар. Менә Әстерханда да кала эченә сузылган ике болак ярлары Әзәрбайҗан ярдәме белән төзекләндерелгән, рәхмәт йөзеннән өлкә хөкүмәте аларга «Кызыл яр буе»нда Гейдар Алиевның дистә метрлы мәһабәт һәйкәлен бастырып куярга да рөхсәт иткән. Даһ, авар вә чеченнәр дә тик кенә ятмый. Даһлар Татар бистәсенең нәкъ үзәгендә утырган Кызыл мәчет каршындагы 4 фатирлы кирпеч йортны сатып алган, шунда мәдәни үзәк ачарга әзерләнә. «Кунак булсаң, тыйнак бул», дигән канун болар өчен чит-ят, хәзер үзләренә аерым мәчет таләп итмәкчеләр. Аллаһка шөкер, өлкәдәге 76 мәчет тә татар имамнары кулында...

Татар бистәсе XVII-XIX гасырларда әле кала кирмәненең диварларына терәлеп торган булган. Шушы бистә эчендә, хәтта Казан татарларыннан да иртәрәк булып, «Вулкан» драма театры да ачып җибәргәннәр, безнең өчен мәшһүр саналган Зәйни Солтанов та әүвәл шуның сәхнәсендә тәүге мәктәп узган. Ләкин хакимият басымына түзмичә, татарлар акрынлап бүген «1 нче Май яр буе» дип аталган инеш аръягына күченергә мәҗбүр булган. «Татар базары» исеме белән мәгълүм иң күренекле базарны да шушында күчергәннәр. Казан шәһәре хакимия­те тырышлыгы белән исеме кире кайтарылган Казанская атлы урамда бер-бер артлы 4 мәһабәт мәчет үсеп чыккан. Тик яңа бистәдә дә җир бүлүне кала хакимияте үз кулында тоткандыр, йортлар төзү өчен бирелгән кишәрлекләр 2-3 сутыйдан артмый. Татар тора-бара нык «шомарган», ахры, кайбер агач йортларның бер як дивары күршесенең таш йортына терәп салынган, ә таш йорт җимерелгәч, бер як дивар күршедәге агач йорт дивары булып калган.

Кала читендәрәк «Тияк» дип аталган тагын бер татар бистәсе бар. «Тисә – тияккә, тимәсә - ботакка», дигән мәкальне искә төшерсәк, тияк – үзәк яки төп өлеш, дигәнрәк мәгънә бирә. Әмма «төяк» сүзе төркиләрдә «туган төбәк», «туган җир» дигән мәгънәне аңлата бит, заманында ханлык тоткан татар халкы өчен менә шунысы урынлы вә хактыр.

Шушы Тиякнең Яшел мәчетендә ХХ гасыр башында Габдрахман Гомәри атлы мулла имамлык вә мөхтәсиблек иткән. Шушы зыялы зат күршедәге йортка Әстерханда 1907 елда үз тырышлыгы белән үк нәшер ителә башлаган «Идел» газетасы басмаханәсен урнаштырган, газетаны 1910 елдан башлап, 1914 елда хакимият тәмам ябып куйганчы, Сәгыйт Рәмиев атлы бөек шагыйребез чыгарган. Бүгенге Башкортстанның Мәләвез районындагы Акман-Ибрай авылыннан чыккан шагыйрь Казанда чагында ук Габдулла Тукайның якын дустына әверелгән. Тукайның сәламәтлеге начарая башлауны ишетеп алуга ук, ул аны Әстерханга кунакка чакырган. 1911 елның 29 апреленнән 6 июньгә кадәр Тукай Әстерханда кымыз белән дәваланган. Аны «Калмык базары» дигән бистәдә дә, Татар бистәсе һәм Тияктә дә торган, диләр, ни кызганыч, Тукай гына түгел, хәтта 4 ел буе Сәгыйт Рәмиев яшәгән йортларны да күрсәтә алырдай кеше юк. Казаннан килеп, 4 ел буе мәгърифәт нуры тараткан бөек шагыйрь, Тукайның якын дусты Сәгыйт Рәмиев турында бернинди истәлек калмаган. Иске, совет еллары чорында җимерелеп беткән агач мәчет урынына, биш ел буе тырыша-тырмаша торгач, ниһаять, затлы таш мәчет торгызганнар анысы. Ләкин, ни үкенеч, аның урамы һаман булса элеккеге кызыл җәллад Менжинский исемен йөртә. Әлеге бистәдәге урамнар Г.Гомәри, С.Рәмиев исемнәренә лаек, тик халык һаман йоклый, ул асыл тарихны чабатасына уралган ыштыр урынына сансызлый. Әстерхан татарлары Бөек Ватан сугышы чорында 6 Советлар Союзы Героен үстергән, тик бүген бер генә урам да алар исемен йөртми, сыңар бюст та куелмаган, исем-фамилияләрен санардай зыялы кеше дә юк...

Татар халкы Алтын Урда, Казан һәм Әстерхан ханлык­лары чорында да бердәм була алмаган. Әстерхан морзалары кул астында татар яугирләре йә Ногай Урдасына, йә Кырым ханлыгына каршы, җәйләү өчен, малларын йөртер ялан-дала өчен сугышып, яу йөргән. Ахыр чиктә барысын да, себерке сабаклары урынына, берәм-берәм сындырып һәм изеп, килмешәк яулап алган. Ул таркаулык, мин-минлек хәтта 465 ел гомер үткәннән соң да, барыбер дәвам итә. Биредәге татар халкы, нигездә, Әстерхан тирәли урнашкан 16 авылга таралып яши. Татар Башмагы, Иске Күчергән, Каргалы, Су-ләнкә, Яр-түбә (Осыпной Бугор), Җамали (Три протока), заманында чукынган кенәз Урусовлар утары булган Киләче һ.б. Кайсыдыр авыл халкы үзен «карлагаш», Татар Башмагы һәм Киләченекеләр «йорт татарлары», дип атый. Ул гына җитмәгән, соңгы елларда үзләрен тиктомалдан «ногай» дип атаучылар күбәеп киткән. «Ногай» дигәч, алар элекке Әстерхан ханлыгы җиренә Ногай Урдасыннан күченгән булып чыга, ягъни килмешәкләр. Хәтта Татар бистәсендәге бер мәчетне дә «ногайныкы» итеп атаганнар. Мондый икейөзле сораннар җирән сакаллы килмешәкләрдән үрнәк ала микән? Ләкин үзләрен «кыпчак», «хәзәр», хәтта «марсиан» дип атаса да, җирән сакаллыларның аларны губернатор йә падишаһ тәхетенә сайлап куясы юк бит...

Әстерхан өлкәсендә бердәнбер татар мәктәбе эшли. Өлкәнең «Дуслык» татар җәмгыяте һәм директор Надежда Гоголева тырышлыгы белән элеккеге 74 номерлы рус мәктәбенә Г.Тукай исеме биргәннәр һәм татар сыйныфлары ача башлаганнар. Хәзер мәктәптә укыган 1500 баланың 40 проценты татар. Шушында ук белем алучы казах, төркмән, даһ балалары да татар теле дәресләренә теләп йөри, ләкин татар телен укытучы мөгаллимнәр саны бөтен өлкә буенча 25 тән артмый. Мәктәп дирекциясе, аерым бина төзеп, башлангыч сыйныфларны шунда күчерү, мәктәпне киңәйтү турында хыяллана. Ләкин Әстерхан хакимиятендә, билгеле ки, «дәүләт төзүчеләр теле»ннән гайре бер генә телгә дә мәйдан ачучы юк. Әгәр Татарстан хөкүмәте ярдәм кулы сузмаса, мәктәпнең, гомумән, аяк сузуы бар...

Нәкъ шушы мәктәп күршесендә ярты гектар җир алып, сквер төзеп һәм уртасына Кырлайдагы шикелле үк Тукай сынын утыртып куйганнар. Шәһәрнең икенче башында М.Җәлилгә бюст тора. Ләкин шуның янәшәсендә үк, Төрк­мәнстан дәүләте тырышлыгы белән куелган Мәхтүм Колый яки Иран дәүләтенең Гилян провинциясе хисабына калкытылган Гомәр Хәйям һәйкәлләрен күргәч, күзгә яшьләр килә. Бездә М.Колый, Г.Хәйям һәйкәлләре белән тиңләшерлек сыңар гына да сын юк, безнең скульпторлар һәм хөкүмәт ниш­ләп бераз гына да гарьләнү кичерми соң, мескен һәм ярым-горәбә һәйкәлләрдән кайчан арынырбыз, дигән ачы уйлар күңелләрне телә...

Иң аянычы: кайда гына яшәсә дә, татар халкы арасында бердәмлек юк. Ни чарадан бичара рәвештә, Казан губернасының беренче хакиме Петр Апраксинның безгә биргән бәясе искә төшә: «Татар-башкорт халкы таркау, Дон казаклары шикелле алар үз арасыннан бер генә атаман булса да үстереп чыгарып, аңа буйсынып яши белми, шуңа күрә алар белән идарә итү җиңел». Моннан 312 ел элек әйтелгән бәяне һичбер төзәтүсез кабатларга мөмкин.

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев