Мәдәни җомга

Психотерапевт Рамил Гарифуллин: «Татар теле татарның үзеннән дә хәйләкәррәк»

Психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллинның «Россиядә татар теленең һәм татарларның социаль-психологик аспектлары» исемле китабы дөнья күрде. «Татар-информ» хәбәрчесе автордан татарларның нигә татарча сөйләшмәүләре, башка милләтләрдән нәрсә белән аерылып торулары һәм милли патриотизм турында белеште.

Рамил Гарифуллин — психология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының психология һәм мәгариф институты доценты.

Аның «Россиядә татар теленең һәм татарларның социаль-психологик аспектлары» дигән җыентыгында «Эхо Москвы» мәгълүмат ресурсында чыккан язмалары тупланган.

«Әлеге җыентык Россиядә туган теле һәм үз милләте язмышына битараф булмаучыларга, Россиядәге татарларның язмышы өчен борчылучыларга», — дип искәртелә җыентыкның беренче битендә.

 

«Татар теле һәрвакыт булачак»

 

— Рамил әфәнде, татарларның психологиясе турында җыентык төзү уе каян килде?

— Беренчедән, татар теле буенча проблемалар килеп чыккач, мин бөтен Россиягә шушы проблема турында репортажлар яздым, аларның саны буенча Россия дәрәҗәсендәге лидерга әйләндем.

Икенчедән, үзем бу проблеманың кыйммәтен тойдым, чөнки мин татар һәм үз халкым, үз телем һәм аның язмышы өчен борчылам. Күңелемдә булган бөтен яхшы нәрсә татар мәдәнияте белән дә бәйле.

Тел проблемасын рәхәтләнеп тасвирлап, репортажлар, мәкаләләр яздым. Психолог буларак, бу проблемадан чыгу юлларын эзләдем. Мин һәрвакыт татарларның психологик, социаль-психологик проблемалары, шулай ук тел мәсьәләсе белән кызыксынып яшим.

— Җыентыкта «Татар теле татардан да хәйләкәррәк» дигән бүлек бар. Нәрсәне аңлата бу?

— Бу шартлы рәвештә әйтелгән сүзләр. Мин: «Татар теле — үзе үсә ала торган организм, ул монстр», — дигән нәтиҗәгә килдем. Әгәр үзебез татар телен өйрәнәбез дип уйласак, ялгышабыз. Минем тикшеренүләрем татар теленең үзе безне өйрәнүен, безне үзгәртүен күрсәтте. Татар теле безгә көчле йогынты ясый һәм без аны берничек тә алдый алмыйбыз. Ул бездән дә хәйләкәррәк.

Ул, аның белән нәрсә генә эшләргә теләвебезгә карамастан, безгә йогынты ясавын дәвам итә. Шуңа күрә ул һәрвакыт булачак. Аның яшәргә, үз-үзен сакларга көче җитәрлек. Ашаган вакытта телне тешләп була, тик аны ялгыш кына йотып җибәреп булмый. Татар теле белән дә шул ук хәл.

 

 

 

Ашаган вакытта телне тешләп була, тик аны ялгыш кына йотып җибәреп булмый. Татар теле белән дә шул ук хәл.

 

Үз милләтеңнән оялу гадәти хәлме?

 

— Татарлар патриотмы?

— Турыдан-туры әйтә алам: хәзер телгә кулланучылар мөнәсәбәтеннән чыгып карыйлар. Мәсәлән, инглиз теленә шундый мөнәсәбәт. Чөнки ул акча бирә. Исән калырга теләү күзлегеннән карасак, ул бик кирәкле тел. Инглиз теле — акчалы телләрнең берсе.

Әмма кешедә бит ашказаны гына түгел, теләк тә, үсеш дәрәҗәсе дә бар. Шулай ук үз халкына бәйләп тора торган җепләр дә бар кешедә. Әгәр ул җепләр каядыр юкка чыга икән, кешедә депрессия башлана, ул эчендәге бушлыктан җәфа чигә башлый. Күңелендә үз халкы белән бәйләп торган нәрсә булмый икән, акчасы күп булса да, асылып үләргә мөмкин ул. Күпләр ул әйберне соңлап кына аңлый. Өлкәнәеп кенә киләләр моңа. Тик инде соң булырга, тамырларны югалтырга да мөмкиннәр.

Шуңа күрә һәр кеше күңеленнән үз милләтенә, туган теленә таянырга тиеш. Бу — зур көч. Моны һәркем үзенчә аңлый. Бигрәк тә кеше моны башкалар аны бәяләмәгән вакытта аңлый. Һәр нәрсәнең асылы була. Ул асыл дөньяда яшәргә көч бирә. Әгәр син бернәрсәгә дә бәйле түгел икән, сине изеп китәргә дә күп сорап тормаячаклар. Шуңа күрә үз асылыңны сакларга кирәк.

Ә хәзер постмодернизм заманасы. Анда барысын да чәчеп-таратырга гына телиләр. Җайлы бит: башта бүлгәлисең, ә аннары юк итәсең! Барысы да таралырга, юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә дөньяда ныклы басып торыр өчен терәк булырга тиеш. Ул очракта гына сез яшәячәксез. Ә төп терәк — ул үз халкың. Мин сез башка мәдәнияттән, дөньяның башка халыклары белән интеграцияләнүдән баш тартырга тиеш дип әйтмим. Әмма сез шул терәкне сакларга тиеш, чөнки ул булмаса, җәмгыять сезне үзеннән этеп чыгарачак. Бу үз-үзеңне саклау мәсьәләсе.

— Татар кешеләре нигә татарча сөйләшми?

— Менә мине генә алыйк. Мин татарча начар, русча яхшырак сөйләшәм. Нигә алай килеп чыкты? Беренчедән, мин — Казан малае. Икенчедән, мин эш буенча күбрәк русча сөйләшергә мәҗбүр. Минем татар телем күбрәк авылда, әти-әни янында сөйләшергә генә ярый.

Кеше татарча сөйләшә белмәскә, татарча киенмәскә мөмкин. Тик ул күңелендә татар рухын тәрбияли ала. Телне начар белүчеләр арасында да үз халкы, үз милләте өчен бөтен нәрсәгә әзер булучылар бар. Шушы хәл киресенчә дә була ала. Татар телен су кебек эчкән күп кешене беләм. Алар татарча әйбәт сөйләшәләр, тик күңелләрендә татарлыкның бер хәрефе дә юк. Ул татар түгел! Татарлыкны белдерүче төп атрибут булып һәрвакыт тел саналмый.

Хәзер мин татар филологиясе бүлегендә укытам. Анда бу процессның ничек барганын күрәм. Төрле кеше бар. Яшьләрнең күпмедер өлешендә милли комплекс бөтенләй юк, алар рәхәтләнеп татарча аралаша, бернәрсәдән дә оялмый. Алар татар телен белүләре белән горурланалар, алар өчен бу — дәрәҗә.

Кечкенә чакта ике милли комплексым бар иде: Казанда — татар булуым, авылда, имеш, урыс булуым. Авылда татар телендә әйтергә теләгән бөтен сүземне дә әйтә алмый идем, шуңа күрә авыл балалары миннән көләләр иде.

Татарча сөйләшеп, аннары калганнарның реакциясен күреп, туктап калучылар да бар. Барысы да милли комплекс булу-булмаудан тора. Кечкенә чакта психик имгәнү алучылар, кемгәдер үпкәләп үскән татарлар да бар. Ягъни аларга кечкенә чакта дөрес бәя бирмәгәннәр, бәлки рәнҗеткәннәрдер. Шуңа күрә алар үзләренә татар телен куллануны чиклиләр.

 

 

 

Беренчеләре — мондый җәрәхәтләр алмаган кешеләр. Аларга кечкенә чакта урыс яки башка милләт кешеләре тарафыннан басым булмаган. Әгәр малай ишегалдында уйнаганда аңа милләтенә кагылышлы ямьсез сүзләр әйтсәләр, ул, әлбәттә, үзен чикли башлаячак. Әгәр шул ук малай андый чикләүләр булмаган тирәлектә яшәсә, анда милли комплекс булмаячак һәм ул үзе өчен дә, милләте өчен дә каршы тора алачак.

Илле ел элек әтием мине балалар бакчасыннан алырга килгәч, татарча «Улым! Улым!» — дип кычкыра иде. Ә мин аның колагына: «Әти, татарча сөйләшмә!» — дип әйтә идем. Ни өчендер кыенсына идем. Әни дә, Казанда ишегалдында уйнаганда, мине өйгә татарча чакыра иде. Мин менә шундый мохиттә үстем һәм шуңа күрә үз халкымның теленнән оялдым. Бу хәл минем белән генә түгел иде. Бу бит җитди статистика. Бу — үз милләтеңне кысрыклау комплексы. Кечкенә чакта минем ике милли комплексым бар иде: Казанда — татар булуым, авылда, имеш, урыс булуым. Авылда татар телендә әйтергә теләгән бөтен сүземне дә әйтә алмый идем, шуңа күрә авыл балалары миннән көләләр иде.

Илле ел элек әтием мине балалар бакчасыннан алырга килгәч, татарча «Улым! Улым!» — дип кычкыра иде. Ә мин аның колагына: «Әти, татарча сөйләшмә!» — дип әйтә идем. Ни өчендер кыенсына идем. Бу — үз милләтеңне кысрыклау комплексы.

Минемчә, татар халкында да горурланырдай казанышлар, кыйммәтләр булуы кирәк. Шулар ярдәмендә генә татар теле бөтен дөньяга таныла ала.

Мисал өчен, французлар. Аларның бит бөек француз мәдәнияте, француз фәлсәфәсе бар. Алар «француз теле — бөек тел» дип әйтәләр. Минемчә, килер вакыт, татарларның да шундый кыйммәтләре барлыкка килер һәм милләттән, телдән оялу проблемасы юкка чыгар. Татар телендә бик шәп фильм яки китап дөнья күрер. Аннан барысы да, шушы осталык үрнәген аңлар өчен, татар телен өйрәнә башлар.

 

«Тарих барысын да үз урынына куяр»

 

— Татарлар башка милләтләрдән нәрсә белән аерылып торалар?

— Этнопсихология проблемасы бар. Һәрбер милләтнең нинди дә булса типик билгеләре була һәм алар һәрдаим күзәтеп барыла. Шуны әйтә алам: барлык татарларга да хас уртак билге табу җиңел түгел (чуашларда ул бөтенләй юк, мәсәлән). Ахыр чиктә, кеше психологиясе ул мәдәният һәм тел белән генә бәйле түгел. Кеше, рус яки татар булуына карамастан, начар яки әйбәт була ала. Көнчелек, куркаклык, тыйнаклык ише билгеләр алар бөтен милләтләргә дә хас. Болай гына, татарлар алар шундый, шундый дип әйтү — ул дөрес түгел.

 

 

Менә миңа да татарларны берләштерердәй нинди билге бар икәнлеге кызык тоелды, алар да тарихтан нинди дә булса тәҗрибә алырга тиешләр бит. Мәсәлән, яһүдләр. Аларның шундый зур тарихлары бар. Яһүдләрне бөтен җирдән дә куып, үзләре янына якын җибәрмичә, җәберләп йөрткәннәр. Ә алар шушы җәберләүләр нәтиҗәсендә үз дәүләтләрен төзеп чыга алдылар.

Шуңа күрә, этнопсихология турында сөйләгәнче, халыкның үткәнен өйрәнергә кирәк. Кешеләрнең хәзер нинди булуында тарихның да роле зур.

Татар үзен башта бер төрле итеп тота, аннары гына кем булуын аңлый. Ягъни, башта — гамәл, аннары гына аңлау. Татар — практик. Башта эшләп карый, аннары гына нәтиҗә ясый.

— Хәзерге көндә татарларның дөньякүләм аренада тоткан урыны нинди?

— Мин татарларның киләчәге зур дип саныйм. Чөнки тарих иртәме, соңмы, барысын да үз урынына утыртыр. Татарның бөек милләт булуын дәлилләүче тарихчылар да бар. Тарихи байлыкның бер өлеше Татарстан территориясендә урнашкан. Кайчан да булса бер Америка каналының татарлар турында бөтен дөреслекне дөньяга чәчеп салачагына ышанам.

Шунда кешеләр безнең республика территориясендә яшәүче халыкның шундый бөек тарихы булуын аңларлар. Хәзер аны гадиләштерергә һәм тыйнак тарихка әйләндереп калдырырга телиләр. Тик бу алай түгел! Барысы да әле үз урыннарына басачак! Һичшиксез!

 

Энҗе Габдуллина

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: