Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сүз һәм гамәл

Питрәчтә Мәүлә Колый мирасын өйрәнү һәм саклау җыены узды

Шәгъбән аеның 29нчы көнендә (1нче апрельдә), Питрәч районында XVII гасырның бөек татар шагыйре һәм дин эшлеклесе Мәүла Колыйның иҗади мирасын өйрәнүгә һәм исемен мәңгеләштерүгә багышланган чаралар узды.

Россиякүләм конференция эшендә күпләгән тарихчылар, әдәбият галимнәре, дин эшлеклеләре, археологлар, этнографлар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр катнашты. Быелгы фәнни җыен Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелде. Конференцияне Питрәч мөхтәсибәте теләктәшлеге белән район хакимияте оештырды.

“II Питрәч фәнни-төбәкне өйрәнү укулары” уңаеннан иң мөһим чараларның берсе иртәдән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Питрәч районы хакимияте башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, хакимият вәкилләре, Татарстанның төньяк-көнбатыш казыяте мөхтәсибләре, дин әһелләре катшында Мәүла Колыйның туган җире – Чыты авылында башланып китте. Биредә авылга керү юлында XVII гасыр татар суфый шагыйре хөрмәтенә истәлек билгесе (стела) куелачак урынга киләчәк буыннарга мөрәҗәгать иткән вакыт капсуласын салу тантанасы узды. Капсулага туган телне саклагыз һәм кадерләгез дип киләчәк буыннарга рус, татар, инглиз, гарәп телләрендә мөрәҗәгать язылды. Әлеге язуны 2072 елның 1 апрелендә ачып укыячаклар. Тиздән, быелның җәендә биредә 6 метрлы стела урнаштыру, әйләнә-тирәне ямьләндерү, агачлар утырту көтелә. Тантанада катнашучылар алдында чыгыш ясап, Илфар хәзрәт Хәсәнов галимнәрне хөрмәт итүнең әһәмиятен ассызыклап узды. Аннары кунаклар Чыты авылы мәчетендә булды, гыйбадәт йортына исә рәсми рәвештә Мәүла Колый исеме бирелде – танылган шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан башкарылды. Илдәге кыен шартларда татар халкын, аның асылын, әхлагын һәм, әлбәттә, ислам динен саклап калу өчен зур эшләр башкарган шагыйрьнең исеме мәчеткә бирелүне җирле мөселманнар бик сөенеп кабул итте. Якын киләчәктә Питрәч районы Мишә елгасы яр буен төзекләндерү һәм яр буе паркына Мәүлә Колый исемен бирү ниятләнә.

Мәүла Колый исемен мәңгеләштерү тантанасында катнашучылар алга таба Яңа Шигали авылына юнәлде. Биредә алар сафка басып килүче Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчетнең рәсми ачылышка әзерлек барышы, биредә Рамазан аенда көтелгән чаралар планы белән танышты. Эчке эшләр төгәлләнеп, тулысынча җиһазландырылып, әйләнә-тирә төзекләндерелгәннән соң мәчетне дәрәҗәле кунаклар катнашында ачу көтелә.

Җомга намазыннан соң кунаклар Яңа Шигали авылы “Прогресс” күппрофильле лицеенда конференциянең пленар утырышында катнашты. Биредә өйләгә кадәр XVII гасыр суфи шагыйрь Мәүли Колыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференциянең секция утырышлары үткәрелде. Конференциягә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән йөздән артык галим һәм туган якны өйрәнүчеләр килде. Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов сүзләренчә, Россиянең 12 төбәгеннән, шулай ук Татарстанның 24 районыннан тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, әдәбият белгечләре катнашында Татарстанда һәм чиктәш территорияләрдә Мишә елгасы бассейнының һәм Казан арты төбәкләренең тарихи-мәдәни үткәнен өйрәнү белән бәйле проблемалар каралды. Галимнәр Мәүла Колыйның татар халкы тарихында әһәмияте гаять зур булуын билгеләп, аның мирасын өйрәнүгә караган актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шагыйрьнең Татарстан, Идел-Урал төбәкләре, мөселман Көнчыгышы һәм Евразия илләренең рухи тормышына зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр.

Конференция нәтиҗәләре буенча фәнни җыентык бастыру көтелә.

 

ДУМ РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев