Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Петербургка сәяхәт

Үз исемендәге каланы төзү өчен Петр патша татар крестьяннарын куып китерү белән генә дә туктамаган әле.

Илнең төньяк башкаласы яки революцияләр казаны булган Санкт-Петербург каласына 20 ел элек үк барганым бар иде. Ул вакытта Чаллы каласының мәдәният хезмәткәре булып, ике ел рәттән Петербург Сабан туенда катнашу өчен бардык һәм, кунакханәләрендә төн кунып чыккан хөрмәттән, йөгерә-йөгерә генә, төньяк Пальмираның Смольный сараен, Нева проспекты белән кисешкән Грибоедов, Фонтанка каналларын, кенәз Йосыповлар сараен, Җәйге бакчаны, андагы Петр патша йортын, «Аврора» крейсерын һәм тагын 3-4 кенә истәлекле урынына күз йөгертергә өлгерә идек тә, аерылып калудан куркып, янә ерак юлга чыгачак автобусларыбызга кереп чума идек. Шуңа күрә «Петербургны күргән бар ла ул!» – дип күкрәк сугарга кыймыйча гына, тыйнак гомер иттек. 

Ниһаять, менә яңа елга аяк басуга ук, «Татмедиа» берләшмәсенең генераль директоры Шамил Садыйков кул астында, бер төркем әдип һәм журналист хыялда яшәгән Петербург каласына сәяхәткә киттек. 2021 елда үткәрелгән җанисәп нәтиҗәләре үзәкләрне өзә: Рәсәй буенча татарларның саны – 600 меңгә, Петербургта – 35, Нижгарда – 40, Мәскәүдә хәтта 45 процентка кимегән, ди, имеш; асылда да шулаймы, әллә соңгы еллар сәясәтенә хас булганча, җанисәпкә дә икейөзлелек вә хәрам катнашканмы? Һәм, гомумән, төньяк башкала татарлары ничегрәк көн күрә дә, алар арасында бердәмлек вә аркадашлык бармы?

Безне Татарстанның Петербург каласындагы даими вәкиле Ренат Вәлиуллин һәм аның урынбасарлары каршы алды. Сүз дә юк: иң беренче эш итеп, милләтебезнең йөзек кашлары булган Г.Тукай белән М.Җәлил хөрмәтенә әлеге калада куелган һәйкәлләр янына барып баш идек һәм чәчәкләр куеп кайттык. Шушы калада гомер итүче сәнгать остасы Әхнәф Зыякаев бөекләребез сыннарына бар күңел җылысын салган, шуңа күрә алар Казандагы һәйкәлләргә караганда да сөйкемлерәк, зәвыклырак һәм реальрәк сыман. Соңыннан атаклы «Җәлил укулары»на әверелгән тантаналар да иң беренче булып Петербургта канат ярган икән...

Татарстан вәкиллеге бинасында Петербургның гына түгел, ә якын-тирәдәге Тосно, Красное Село, Гатчина, Луга, Кронштадт калаларының татар мәдәни үзәге җитәкчеләре белән танышу башланды. Калада морзалар мәҗлесе дә актив эшли икән, аның җитәкчесе, тумышы белән Туймазыдан булган Сәлим Хәсәновның иң актив морзаларга Николай патша нәселдәшләре исеменнән орденнар тапшыруын да тамаша кылып алдык. Соңыннан танышканда тәхеткә тугры морзаларның Пенза, Нижгар якларыннан килеп урнашкан нәселдәшләр булуын ачыкладык. Әле алдагы көннәрдә дә «борынгы» заманда ук, иң беренче булып килгән татарларның дәвамчыларын эзләп гаҗиз булдык, алар табылмады.

Кызганыч, ә тәүге татар эшчеләре Петербург каласы нигезләнгән 1703 елда ук патша тәхете алдында бил бөгә һәм төзелешләрдә тир түгә башлаган, югыйсә. Шул елның май аенда ук тирә-юне тоташ сазлыклардан хасил Нева ярында Петропавел крепосте астына беренче ташларны сала башлауга ук, Петр патша фәрманы буенча Казан провинциясеннән беренче биш мең татар ире куып китерелгән, алар үзләренә яшәү өчен беренче айларда ук 17 агач йорт һәм «төрек» мунчасы төзеп куярга да өлгергән. 1704 елда – тагын биш мең, 1705 елда янә биш мең татар куып китерелгән, аларның бер өлеше Кронштадт крепостен төзүгә җәлеп ителгән. Тәүге ике партия турында мәгълүмат сакланмаган, ә 1705 елда килгәннәр арасыннан фәкать 800 ир генә, әле анда да ярымгарип көе туган якларына әйләнеп кайта алган. Димәк, «Питер каласы татар сөякләре өстендә калыккан», дип язган тарихчылар сүзендә бер хата да юк икән. Моны 1705 елларда ук Татар бистәсе һәм Татар базары барлыкка килү дә раслый, бүгенгә кадәр Питер үзәгендә «Татар тыкрыгы» дип аталган аерым урам да бар. Петербургтагы Татар бистәсендә гомер итүчеләр Петр патша 1719 елда үткәрә башлаган беренче җанисәп кәгазьләрендә дә теркәлеп калган. 1722 елдан соң татарларны Балтыйк диңгезе ярында Рогервик (хәзер Эстония­дәге Палдиски) гаванен төзүгә дә җәлеп иткәннәр...

Ә үз исемендәге каланы төзү өчен Петр патша татар крестьяннарын куып китерү белән генә дә туктамаган әле. Ул 1704 елның җәендә Казан белән Уфа провинцияләренә халыктан ясакны акыртып талау өчен Дохов һәм Жихарев атлы ике эмиссарын юллаган, ә теге котырган этләр татар белән башкорт милләте өстенә 72 төрле яңа ясак салган: «Бәке өчен – салым, көтүдә йөргән сарык өчен – салым, әгәр аны суйсаң, тиресе өчен дә – салым, кое, мунча, аның мич торбасы, тәрәзәләр, дуга, мулла, никах, чүмәлә... – һәммәсе өчен салым. Ул гына да түгел, соры күзле булсаң – 6 тиен, зәңгәр яисә кара күзле булсаң – 8 тиен салым!» Бабайлар безнең дәрәҗәдә кол вә күндәм булмаган, сәнәк-чалгыларга ябышканнар. 1711 елга кадәр дәвам иткән әлеге Күчем-Алдар фетнәсе чорында патша карательләре 12 меңнән артык татар ирен кырган. Ә 1722 елда, инде Кавказны яулау өчен поход башлагач, Петр патша Казан губернасыннан янә 30 мең җайдакны үз гаскәре алдыннан куалап алып киткән. Шул 1722 елда Кырым татары Кантемир һәм Казан татары Котлыгмөхәммәт Тәфкилев ярдәме белән беренче татар прокламацияләре бастырып та Петр патша безнең бабаларның күңелен күргән әле. Әмма Рәсәй хакына Баку белән Дербент калаларын яулаганда ничәмә-ничә мең татар кырылгандыр, моны белүче юк...

Һәм бу бердәнбер корбаннар да түгел. Ленинград каласын блокададан азат итү өчен яуларда бер Татарстаннан гына да 20 меңгә якын татар солдаты мәңгелеккә ятып калган. Ходайның рәхмәте, Татарстан вәкиллеге һәм җирле тарихчылар тырышлыгы белән Җиңүнең 75 еллык бәйрәменә Татарстан җиреннән китеп шушында һәлак булган якташларыбыз­ның исемнәрен аерым китап итеп чыгарганнар. Алар арасында туган авылым Байсардан гына да 11 шәһит яугир, берсе – әткәйнең бертуган абыйсы Мәгъдәнур абзыкаем...

Ленинград каласын хәрабәләрдән күтәргән чагында Татарстан да читтә калмаган, ул дүрт эшелон яшь төзүчеләр озаткан. Илленче елларда Ленинград – ябык шәһәр, дип игълан ителгәч, мөгаен, ул төзүчеләрнең бер өлешен кайтарып җибәргәннәрдер. Ләкин яшьлек – тыю-кууларга бирешә белми торган заман, әйтик, яртысының гаиләләр корып, шушында яшәп калуы да мөмкин. Болай санавымның сәбәбе шул: Ленинградта әле Бөек Ватан сугышы башланганчы ук гади матрослар гына түгел, ә беренче һәм икенче рангтагы капитаннар да гомер иткән инде. Шулар арасыннан Исмәгыйл Зәйдуллин кебеге, әнә, су асты көймәсенең командиры булган, 1930 елларда ук үз көймәсе белән Төньяк флот аша Владивостокка кадәр су астыннан үтеп рекорд куйган, ә 1944 елда Ленинградны саклап һәлак булган.

Хәер, тарих сандыгының төбенәрәк чумсак, Йосыпов, Шереметов, Урусов, Ураков атлы чукынган татар морзалары Петербург каласын XVIII гасырда ук билбавыннан эләктереп алган инде. Шулар тырышлыгы белән 1812 елда Наполеонга каршы көрәшкә Польша һәм Литва татарлары 2 нче улан полкын төзеп биргән һәм алар бу яуда тиңсез каһарманлыклары белән дан алган. Тора-бара Петербургтагы татарларга Нижгар, Пенза, Казан якларындагы сәүдәгәрләр килеп өстәлгән. Шулар арасыннан Атаулла Баязитов 1892 елда ук патша исеменә татарча газета чыгарыр­га рөхсәт сорап мөрәҗәгатьләр юллаган. Ниһаять, рөхсәт алуга ирешкәч, 1905 елда Петербургта Казан татарларының беренче газетасы «Нур» пәйда булган. Шул ук Атаулла хәзрәт башлангычы белән башкалада мәчет булдыру өчен көрәш башланган. Акчаны полковник Габделгазиз Дәүләтшин (тумышы белән Башкортстан татары, 1917 елгы революция вакытында – Төркестан хәрби округының командующие, генерал-майор) җитәкчелегендәге комитет Бөтенроссия буенча җыйса да, төп керемне Бохара әмире Сәет Габделәхәт ясаганга күрә, булачак мәчетне дә шәрык өслүбендә корганнар. Гәрчә төзелеш тулысынча тәмамланып бетмәсә дә, Романовлар династия­сенең тәхет яулавына 300 еллык юбилейга туры китеребрәк, тәүге намазларны 1913 елда укый башлаганнар.

Аннары Петербург – башкала булганга күрә, Николай патша фәрманы буенча, Дәүләт Думасының 1 нче чакырылыш депутатлары да шушында җые­ла бит. Демократия дигән уен Россиягә җиңел генә үтеп керә алмый, берничә ай узуга ук беренче чакырылыш депутатларын куып тараталар. Ә икенче чакырылышта инде Дума составына барча депутатлар арасында бердәнбер булып Франциянең Сорбонна университетын тәмамлап кайткан Казан егете Садри Максуди да сайлана. Нәкъ менә шушы депутат Россия­нең Дума делегациясен җитәкләп Англия­гә бара һәм анда саф француз телендә җәмәгатьчелек палатасы вәкилләре алдында чыгыш ясый. Һәм шушы ук депутат комиссияләрдә һәм Дума мөнбәреннән йөз мәртәбә чыгыш ясап, Россиянең мәгариф турындагы законына «мөселман балалары башлангыч мәктәптә фәкать үз телләрендә генә белем алуга хокуклы, аларга рус теле өлкән классларда гына укытыла ала», дигән төзәтү кертүгә ирешә. Шул ук Максуди Хәрби законга «Патша мөселман илләренә каршы сугыш игълан итсә, Россиядә яшәүче мөселман халыклары ул сугыштан азат ителә», дигән искитмәле төзәтмә кертү буенча да җиңеп чыга. (Шуннан соң бер тиенгә кирәксез Әфган сугышында Татарстан җиреннән чакырылып һәлак булган 777 солдат күз алдына килә дә, йөрәк гел «аһ» итә!) Һаман бер үк Максуди законга «мөселман авылларында кабаклар ачу тые­ла», дигән төзәтмә кертүгә дә ирешә бит әле! (Ә безнең бүгенге депутатларның татар телен шатырдатып кискән һәм итекләр белән таптаган чагында да «ыһ» иткән тавышы да чыкмады.) Әмма ни үкенеч, 12 ел буе башкалада яшәгән һәм татар милләте өчен амбразурага ташлангандай көрәшкән Садри Максудиның, аның янына иңгә-иң куеп бас­кан Һади Атласи, Ибниәмин Әхтәмов, Әкрам Биглов, Гариф Бәдамшин, шушында ук «Ил» газетасын чыгарып газиз милләтен яклаган Гаяз Исхакыйның, тау институтында белем алган Мулланур Вахитовның бүген Петербургта сыңар эзе дә юк!..

1918 елда Гражданнар сугышы башлангач, Петроградта ятим калган мөселман балалары өчен 4 махсус мәктәп ачылган, 1921 елгы ачлык вакытында ятим калган татар балалары өчен М.Вахитов исемендәге махсус клуб та оештырылган. Хәтта әле Бөек Ватан сугышына чаклы Ленинградта 55 номерлы мөстәкыйль татар мәктәбе дә эшләп килгән.

1937 елда Сталин җәлладлары кузгаткан «Кызыл террор» вакытында Ленинград өлкәсеннән 50 меңгә якын кеше төрмәләргә озатылган, аларның 15 меңнән артыгы атып үтерелгән. Ул юк ителгәннәр арасында меңәрләгән татар, шул исәптән атаклы Атаулла Баязитовның улы,Уфа каласында мөфти булып торган Мөхәммәтсафа Баязитов, Г.Тукайның дусты, «Шималь ягы» исемле татар газетасының редакторы Кәрим Сәгыйть тә бар... 

Без Петербургның иҗат үзәгендә, Ленинград өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында, Россиянең төньяк-көнбатыш регионнары мөфтие Равил хәзрәт Панчеев җитәкләгән үзәк мәчеттә, Кызыл авыл дип аталган бистәнең Габделбәр Алимов җитәкләгән милли-мәдәни үзәгендә, Эрмитаж һәм Россиянең этнографик музеенда, шулай ук Анна Ахматова белән Лев Гумилев яшәгән музей-квартирада очрашулар үткәрергә өлгердек. Аңлашыла булыр, төп сүзебез җанисәп вакытында татар халкының саны кимү өчен әрнү-яну иде.

Әле 2010 елда гына 30 мең дип күрсәтелгән татар халкының саны хәзер Петербургта 20 меңгә калуына бер генә кеше дә ышанмый. Ә Петербург татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Рәис Яркәев һичкемнән дә тартынып тормыйча, шундук ярып сала:

– Илдә шартына китереп, тиешенчә җанисәп алу үткәрелмәде, исәпкә кергән татарлар санын да кискәләп һәм йотып бетерделәр. Иманым камил, бүген Ленинград өлкәсендәге татарлар саны 600 мең чамасы исәпләнә. Безне капчыкта озак вакыт буе яшереп йөртеп булмый, ул без киртәләрне җимереп чыгачак һәм хакыйкать тә ачылачак әле...

Без үзебез дә моңа шикләнмибез. 1990 елдан соң Россиядән чит илләргә чыгып киткән качакларның санын хәзер инде 30 млнга җиткереп исәплиләр. Үлем-китем дөньяның бер генә иле белән чагыштырмаслык дәрәҗәдә. Ә карагруһчылар һаман Рәсәй халкын 147 млн, ә урысны 106 млн, дип тәкрарлый. Вәт әкәмәт, марҗа хатыннары бала тапкан чакта татар, башкорт, якут, бурят, мари, чуаш... ирләре вә хатыннары йоклап ятамыни?!.

Татарларның бердәмлеге турында сүз кузгаткан чакта моны Петербург мөфтие Равил хәзрәт Панчеевтан да остарак аңлатып бирү мөмкин түгелдер:

– Бер гасыр элек, большевикларның Октябрь түнтәрешенә чаклы Россиядә татарларны бер генә көч тә Пенза яки Нижгар, Әстерхан яки Кырым татарларына бүлеп йөртмәгән бит. Һәммәбезнең теле бер, барча мәдрәсәләребез дә уртак булган. Нижгардан килгән татар да, хәтта Урта Азиядән үк килеп җиткән шәкерт тә рәхәтләнеп бер үк «Мөхәммәдия» яисә «Галия» мәдрәсәсенә кереп укый алган. Иж-Буби мәдрәсәсендә, әнә, хәтта биш телдә берьюлы укытканнар, шуңа күрә аларның шәкертләре Төркия генә түгел, Голландия университетларына да барып керә алган. Мөгаллимнәре дә, мисалга – Петербургтагы Муса Бигиев яки Себердән күтәрелгән Габдрәшит Ибраһимов, рәхәтләнеп Каһирә университетларында белем биргән. Революциядән соң безне таркатканнар. Имеш, син Нижгар мишәре, икенчесе – Себер татары, әлләни сикеренмә, урыныңны бел дә тын гына утыр. Нәтиҗәдә Себер белән Казан татарларының, Кырым белән Казан яки Әстерхан татарларының элемтәсе, үзара килен алмашу, дуслык-туганлык өзелде. Бер-беребезнең кайгы-хәсрәтенә күз йомарга, ишетмәмешкә өйрәндек. Үзебезнең хуҗалык имин икән, Аллага шөкер, ә Себер яки Әстерхан татарының өй түбәсе ник ишелеп төшми. Безне менә шулай итеп тар араннарга куып керттеләр, без гыйлем алмашу һәм аны ишәйтүдән ерагайдык. Шуңа күрә безне хәзер сыңар йодрык, сыңар фәрман белән дә авызлыклап тору җиңел. Әгәр без менә шушы киртәләрне җимереп чыга алмыйбыз икән, аннары «бетәбез бит», дип елап утырудан бер мәгънә дә юк...

Төрле кала һәм төрле җәмгыять җитәкчеләре белән очрашкан вакытта да аеруча бер теләк көчле яңгырады:

– Каланың яки берәр районның кайсыдыр почмагында мунча шикелле генә йорт һәм аның эчендә оешма төзеп кую әлләни авыр түгел. Ләкин ул вак учак­ларның яктысы да еракка ялтырамый, җылысы да сүлпән, вакытлыча. Татарстанның Петербург җитәкчеләре белән килешерлек абруйлары ныклы. Безгә Петербургның үзәгендәрәк бер урында җир сатып алырга иде дә, шунда идарәсе дә, музей һәм сәнгать түгәрәкләре дә сыярдай мәһабәт бер үзәк булдырырга иде. Татарлар күп, ә аларның һәммә милләт, һәммә җитәкче санга сугардай күмәк учагы юк. Татарстан җитәкчеләре шушыны хәл итсә, без дә йөкне уртак җилкәләргә күтәрерлек сәрмаясын да, терәген дә табар идек әле...

Дүрт тәүлек буе Петербург каласы буйлап йөргәндә үзебез өчен сабак та алмый калалмадык. Петербург – мәйданы буенча безнең Казан каласыннан өч мәртәбә зуррак, халкы 5,5 млн. Мәйданы өч тапкыр зуррак булса да, Петербург урамнарында бер табакка җыярлык кар өеме дә юк. Билгеле, биредә хәтта кыш урталарында да яңгыр яугалап тора, кары да күп булмый, әмма шул килеш тә һәр төн саен зур-зур самосваллар белән шәһәр читенә кар өеме чыгаралар. Ә бездә гыйнвар ае узып китте инде, әмма кайсы урамны гына ахырына кадәр, намус белән чистартып чыктылар соң? Аннары, машиналар саны 4 млнга җитеп килсә дә, Петербург урамнарының берсенә дә Казандагы кебек богау салынмаган. Кем кайда яши, шул кеше үзенең йорт каршына, юл читенә машинасын куя да өенә кереп китә, аларда Казандагы шикелле камераларга төшереп йөрүче, ахырдан штраф таләп итүче, асфальт өстеннән дә акча эскертләре җыючы «асаба» гаиләләр юк. Революцияләр башкалаларда тамыр җәя һәм чәчәк ата, дидек бит, ә Казанга андый дулкын килеп җитмәгәндер. Нәкъ С.Хәкимчә: «Казан әле, Казан уянмаган»...  

Кайту юлына чыккач, безне шәһәрдән Пулково аэропортына чаклы гадәти бер такси илтеп куйды. Тел тик тормый бит, үзара гәпләшәбез. Шунда такси хуҗасы Петербург каласының иң олы бер серен ачып ташлады бит:

– Менә бу хәрби операция башланганнан бирле Финляндиядәге йортыма бара алганым юк. Чик буен корыч йозакка бикләп куйдылар. Андагы иң матур күл буендагы бер гектар җирне һәм ике катлы йортны 2002 елда ук сатып алган идем. Хәзер салымнарны да, коммуналь чыгымны да түләп барырга туры килә. Йортны сатып та булмый.

Баш түбәсен бер генә уй ут шикелле кыздырып бораулый, эндәшерлек хәл юк:

– Без дә яшибез, дип аталабыз, адәм тәганәсе!.. 

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев