Оренбургта татар мәгърифәте утравы
Китап йорты бүгенге көндә дә өлкәнең татар мәгърифәте утравы, милләттәшләр өчен җыелышу-аралашу урыны да булып хезмәт итә.
Оренбургта Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе эшләп килә. Ул 1906 елда мөселман хәйрия җәмгыяте тарафыннан ачылган. Аны аякка бастыруда, китаплар туплауда шул заманның танылган җәмәгать эшлеклеләре Риза Фәхреддин, агалы-энеле Хөсәеневләр, Рәмиевләр, Фатыйх Кәрими һәм башкалар өлеш кертә. Бинаны файдаланган өчен түләү һәм башка чыгымнарны татар байлары үз кесәләреннән алып бара. Гасырдан артык вакыт үтсә дә, китапханә бер көнгә дә ябылмаган, нинди генә кыенлыклар булса да, укучыларына хезмәт иткән. Китап йортында Шакир Мөхәммәдов, Закир Рәмиев (Дәрдемәнд), Xөсәен Ямашев, Шәриф Камал, Муса Җәлил кебек татар әдипләренең, җәмәгать эшлеклеләренең, булачак артистка Фатыйма Ильскаяның кул җылысын саклаган китаплар да саклана әле. Алар төрле елларда Оренбургның татар китапханәсе укучылары яки хезмәткәрләре булган.
Китап йорты бүгенге көндә дә өлкәнең татар мәгърифәте утравы, милләттәшләр өчен җыелышу-аралашу урыны да булып хезмәт итә. «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, язучы, популяр романнар авторы, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр белән очрашу да биредә узды. Китапханә мөдире Светлана Әхмәтҗанова да шәһәрнең һәм кайвакыт өлкәнең милли кичә-бәйрәмнәренең, төрле очрашуларның, китап тәкъдим итүләрнең күбесе биредә татар телендә үтүе турында бик яратып сөйләде.
Оренбург ягында туган якны өйрәнүчеләр төрле очрашуларда, конференцияләрдә катнашып кайткач, китап укучыларны да гыйльми җыеннарда күтәрелгән мәсьәләләр белән таныштыралар. Оренбург шагыйре Мансур ага Сәгъдиевның 75 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан шигърият кичәсе дә биредә үткән. Мансур аганың шигырьләре «Казан утлары» журналында басылып чыгуын уртак шатлык итеп кабул иткәннәр. Туган як тарихын өйрәнүче, күп мәкаләләр һәм китаплар авторы Хәзирә Әбделмәневаның галимә Мәдинә Рәхимкуловага багышланган хезмәтен дә тәкъдим итү кичәсе китапханәдә узган. «М.Рәхимкулова кайчандыр шушы китапханәдә утырып эшләгән», – ди Светлана ханым.
Мәгърифәт йортында документлар да күп саклана. Аларның бер шәлкеме Оренбургта татар кызлар мәктәбен нигезләүче һәм анда 25 ел буе җитәкләүче Багбостан Мөэминованың тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли. Аның мәктәбендә Шәриф Камал, Һади Такташ кызларга дәрес биргән. Шәехзадә Бабичның шул мәктәпкә багышлап язган шигырьләре бар. Багбостан ханым Төркиягә барып төрек телендә дә чыгыш ясый. Шәһәрдә эшлекле ханым булдырган мәктәп бинасы да исән икән әле. Б.Мөэминова – физика һәм табигать белеме дәреслекләренең авторы Гобәйдулла Рәдүдинең тормыш иптәше. Әмма булдыклы ханымның язмышы бик аянычлы булуын хәтерлибез. Ул шәхес культы чорында нахак гаепләүләр белән 25 ел төрмәдә утыра.
Китапханәдә 1918 елда күренекле язучыбыз Шәриф Камал эшли башлый, аны яңа китаплар белән тәэмин итүгә күп көч куя. Шәриф аганың китапханәдәге эшчәнлеге турында кызы Зәйнәп Байгильдиева үз истәлекләрендә бәян итеп калдырган. Муса Җәлил дә «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыган елларында шушы китапханәгә йөргән. Биредә ул Шәриф Камал белән таныша. Булачак шагыйрьгә язучының йогынтысы бик көчле була, алар бергәләп гәпләшеп тә утыргалый. Шәриф ага булачак шагыйрьгә классик язучыларның әсәрләрен тәкъдим итә, киңәшләрен бирә. Ул елларда да яшьләр уку залында җыйналып кичәләр үткәргән. Китапханә хезмәткәрләре алга таба да Муса Җәлилнең гаиләсе, шагыйрьнең сеңелләре Зәйнәп һәм Хәдичә белән аралашып эшләгән. Бүген Зәйнәпнең кызы Елена Павловна (ул да һәрбер чарада катнаша) һәм кызы Чулпан белән элемтәдә торалар.
Китапханәдә хәзерге вакытта 50 меңнән артык китап бар, шуларның яртысы диярлек татар телендә. Фонд татар, башкорт телләрендә басылган вакытлы матбугат белән дә тулылана. «Китапханәне үз итеп һәрдаим йөрүчеләр дә күп әле», – ди Светлана ханым. Фондның яңа китаплар белән тулыланып торуы да укучыларны бирегә тартып китерә. Китапханәнең татар телендәге басмалар фондын баетуда Бөтендөнья татар конгрессының да өлеше зур. Әйтик, китапханә узган ел Казаннан 40 кап китап алган. Аның бер кадәр өлешен татар авыллары китапханәләренә таратканнар. Китап йорты кунакларыбыз килгән көнне дә басмаларга һәм журналларга баеп калды.
Хәзирә Әбделмәнева – бүген дә китапханәнең иң хөрмәтле укучыларының берсе. Ул биредә утырып эшли, фәнни хезмәтләренә кирәкле мәгълүматны таба. Китапханәгә хәтта Казахстан кебек чит илләрдән дә киләләр, алар «Хөсәения» мәдрәсәсе, аннан чыккан күренекле шәхесләр турында материаллар эзли.
Китапханә 115 ел эшләү дәверендә 8 бина алмаштырган, соңгы урнашкан бинасында эшләп килүенә дә 40 ел вакыт үтеп киткән. Китап йорты 2019 елда «Мәдәният» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында заманча китапханә булдыруга грант откан, нәтиҗәдә бина өр-яңадан төзекләндерелгән. Бүген инде китапханәнең аеруча эчке өлеше танымаслык булып үзгәргән. Балалар өчен тәгаенләнгән зал интерактив җиһазлар белән тулыландырылган, заманча утыргычлар, уен әсбаплары белән баетылган. Балалар биредә көне буе уйнарга мөмкин. Китапханәдә алар белән осталык дәресләре үткәрелә, сәнгатьле сөйләм конкурслары үтә. Балаларның кайберләре дәресләрен дә шушында әзерли икән. Әби-бабайлар, әти-әниләр биредә, татар китаплары алып, оныкларына, кыз-улларына укыйлар. «Әкиятләрне, бизәкле китап журналларны яраталар. «Салават күпере» кебек зәвык белән эшләнгәннәре кулдан-кулга йөри торгач таушалып бетә», –ди китапханәнең балалар бүлеге хезмәткәре Әнисә Халитова.
Элеккеге абонемент бүлмәсе дә этнозал итеп үзгәртелгән. Хезмәткәрләр борынгы китапханәдә эшләүләрен истә тотып, аның бизәлешендә шушы үзенчәлеген күрсәтергә тырышкан. Этнозалда татар, рус, башкорт телендә китапларны һәр укучы үзенә сайлап алып укый, таныша, яздырып өенә дә алып кайтып китә ала. Залда шулай ук кечкенә генә музей почмагы да ясап куйганнар. Монда борынгы китаплар кызыксыну уята. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның дистәләгән китабы, Закир Рәмиевнең шигырь җыентыклары, Шәриф Камалның латин графикасында дөнья күргән китаплары, Пушкинның Фәтхи Бурнаш тәрҗемәсендә татар телендә басылып чыккан «Евгений Онегин»ы, Салтыков-Щедринның 1906 елда ук укучылар кулына килеп ирешкән басмасы да биредә саклана. 1905 елда нәшер ителгән «Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона» да, борынгы фоторәсемнәр дә – китапханәнең кадерле хәзинәләреннән. Аларның барысын да хәйрия җәмгыяте туплап калдырган. Шулай ук залда «Шура», «Сөембикә» журналларының 1918 елгы саннары, «Вакыт» газетасының ике данәсе саклана. 1907 елда чыккан «Карчыга» журналы да укучылар хозурында. Биредә китаплардан тыш музей экспонатларын да саклап тоталар. Бер укучылары революциягә кадәр әнисе киеп йөргән калфакны бүләк иткән. Борынгы милли баш киемнәрен хәзергеләре янәшәсенә куеп, балаларга күрсәтәләр. Сугыш чоры документлары исә балаларга дәһшәтле елларны сөйләгәндә ярдәмгә килә. Китапханәнең иң кадерле экспонаты исә – 1889 елда Швейцариядә эшләнгән музыкаль тартма. Аның барлык документлары бар. «Ул безнең китапханәнең талисманы, без аны бик саклап тотабыз», – ди С.Әхмәтҗанова. Музыкаль тартманың татар халык җырлары яздырылган 6-7 тәлинкәсе дә бар. Китапханәнең интернет бүлмәсе тулысынча укучылар карамагында. Укучылар үзләре компьютерны кабыза, кирәкле мәгълүматны эзли, файдалана.
Оренбургның татар китапханәсе бүген дә укучыларына һәм милләттәшләребезгә игелекле хезмәт күрсәтүен дәвам итә.
Сөембикә КАШАПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев