Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

«Нурлы ислам» мәчетләрне балкыта

Мәчетләребезне ут белән яктыртулардан рухи ләззәт алабыз! Эшебезне җиренә җиткереп тәмамлап, арып, кайтыр юлга чыккач, хәтта туктап биеп алган чакларыбыз да була.

Казан дәүләт милли тикшеренү техник университеты аспиранты Ринат Исламов – бүгенге талантлы яшьләребезнең бер вәкиле. Ринат Таһир улы берничә күркәм проектка алынган җәмәгать эшлеклесе дә әле, гомумән, булдыклы, күп саваплы гамәлләр кылучы ихлас мөселман!


– Ринат, сез балачактан ук шулай кыю һәм активмы?

– Әйе. 1993 елның 2 октябрендә Мөслим районының Иске Карамалы авылында туганмын. Әнием Илүсә яшь чагында Әндереш авылы клубын җитәкләгән булган, мәдәният белән кызыксынуым нәселдән килә. Әтием Таһир да баянда оста уйный иде. Үзем дә 5 яшемдә үк сәхнәгә чыктым. Шигырьләр сөйләдем, җырлар җырладым. Рәсем ясау сәләтемне дә әти ачты, 4-5 яшемдә балалар бакчасында, башка сабыйлар кулларында каләм бөтереп утырганда, нинди дә булса җәнлек яисә бөҗәк сурәтен бик тиз арада ясап та куйганмын, диләр. Рәсем сәнгатен хәзер дә үз итәм! 6 яшемнән бию түгәрәгенә дә теләп йөрдем. 13 яшемнән алып 18 яшемә кадәр театр түгәрәгендә дә шөгыльләндем. Республика конкурсында «Беренче театр»ны куйганда, Вәли кияү ролен башкардым...

– Сез мәдәният юнәлешен дә сайлап ала алгансыз, ә ни өчендер техника белән бәйле югары уку йортына юнәлгәнсез...

– Әтием дә, бабам да алтын куллы иде, самавыр да ямыйлар, тәрәзә кысаларын да ясап куялар иде. Әтием техниканы шулкадәр дәрәҗәдә яратты, хәтта эштән кайтуга тракторын ялт итеп юып куя иде. Ремонт эшләрен тулысынча белде, җиренә җиткереп төзәтте, аның вафатыннан соң (кызганыч, мин укырга кергәч, ике атнадан әтием үлеп китте) ул рәтләп калдырган техника чаралары озак еллар буе ватылмыйча эшләде. Мин гел әтием янәшәсендә булып, барсына да төшенеп үстем. Ул мине шәп итеп шашка-шахмат уйнарга да өйрәтте әле! Гаиләдә без ике бала, апам – шәфкать туташы һөнәренә укыды. Ә менә Актаныш районы Чуракай авылыннан туганнан туган Радик абый Казан дәүләт энергетика университетында укыды, 6 нчы классны тәмамлаганда ул миңа: «Бәлкем, син дә шушы уку йортына керерсең?» – диде. КДЭУны аның үрнәгендә сайладым. «Сәнәгать предприятиеләрен электр белән тәэмин итү» белгечлегенә укыдым, сессияләрне еш кына экстерн рәвештә бирдем, чөнки тизрәк авылга кайтып, андагы эшләрне карашасым, әниемә булышасым килә иде. Волейбол, бадминтон, йөгерү буенча район ярышларында катнашып, җиңүләр яулый идек. Техникага да күңелем ята. Студент чакта Мөслим районында уза торган «Кулибин» бәйгесендә катнаштык, орлык чәчү җайланмасы белән II урынны яуладык. 

 – Студент тормышы бик күңелле була, хәзер алар өчен нинди генә бәйгеләр оештырылмый...

 – Әйе. 2012 елда, университетның I курсында укыганда ук, «Татарстан Республикасының 50 инновация идеясе» конкурсының «У.М.Н.И.К» номинациясендә җиңдем. Бу бәйге инновация эшчәнлеге аша үз-үзләрен табарга омтылучы яшь галимнәрне барлау һәм аларга ярдәм итү программасы белән дә бәйле иде. Университет җитәкчелеге шаккатты дисәм дә була, чөнки орлык чәчү җайланмасы бу уку йорты юнәлеше белән бәйле дә түгел бит. 

Туган ягыма еш кайтып йөргәч, район эшмәкәрләре белән дә танышып, дуслашып киттем. Төрле мәсьәләләрне җиңелрәк чишү алымнарын эзләргә дә яратам, башкаларга булышлык итәсем килү теләге дә зур иде. Шулай итеп, 21 яшемдә Иске Карамалы авылы депутаты булып сайландым, эшкә керештем.

 Мөслимдә «Мин Тукайны яратам» дигән бәйге оештырдык. Бәйге шартлары буенча, мәктәп балалары шигырь сөйләп, җыр җырлап, видеоязма юлларга яки рәсем ясарга тиеш иделәр, ике атналык конкурста 400 бала катнаш­ты. Йомгаклау тантанасына 100 кеше җыелды, 30 бала шул чарада ук рәсем ясап күрсәтте! 

 – Ринат, сезгә актив җәмәгать эшчәнлеге ошап киткән.

 – 2015 елда, 22 яшем тулганда, «Кадровый резерв» конкурсында катнашып, 150 кеше арасында җиңүчеләр исемлегенә кердем. 2017 елда «Вверх» республика бәйгесендә җиңү яуладым. 2017-2018 елларда – Татарстан Респуб­ликасының Яшьләр хөкүмәте аппаратын җитәкләдем. 2019 елдан алып – Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы. 2020 елдан – Мөслим районы депутаты һәм Федерация Советы каршындагы Яшь закон чыгаручылар палатасында Татарстан вәкиле. Бүген мин тораклар төзү, электромонтаж эшләрен башкара торган, башка төр төзелеш-монтаж эшләрен алып барган «Күз» ширкәте җитәкчесе дә. 

 Кара диңгез Хәрби-диңгез флотында хезмәт иттем, буш вакыт табып Кырым шәһәрләренең мәчетеләрендәге җомга намазларына да җитешә идек. Мәктәптә укыган елларда ук, әти-әниемнән рөхсәт сорап, мәчеттә дин белеменә төшендем, намаз укырга, догалар кылырга өйрәндем. Ул елларда мәчетебездә 30-40 лап бала гыйлем җыйды.  

 – Аннары нинди зур яңа проектка алындыгыз? 

 – 2013 елда «Яшьләр инновация идеясе» республика бәйгесендә җиңдем.  2018 елда «Республика яшьләре форумы»нда катнашып, «Актаныш гармуннары» – Бөтенроссия татар гармуны фестивале проектын тәкъдим иттек, II урынны яуладык. Беренче зур хезмәтебез шушы булды. Фес­тиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылды, уңышлы узды. Һөнәри һәм һәвәскәр гармунчыларны бергә туплап, аларның бергәләп чыгышлар ясауларын максат итеп куйдык. Әтиемнең баянда яхшы уйнаганын да гел истә тота идем. Аның баянда уйнаганы яздырылган видеоны социаль челтәрдә тәкъдим иттем һәм язманы 180 мең тапкыр карадылар. 

Гармунчылар белән бәйле чараны оештырыр алдыннан, Татарстанның халык артисты, баянчы Кирам Сатиев белән дә киңәшләшеп тордык. Фестиваль төрле яшьтәге 300 гармунчыны берләштерде, Актанышта әлеге фестивальгә бәйле һәйкәл дә куелды әле.

– Сез әле Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында да хезмәт куясыз. Бу юнәлештә нинди уңышлы эшләр башкарырга җитештегез? 

– 2019 елдан Казан илкүләм тикшеренү техник университеты аспирантурасында укый башладым. Алачак белемем техник процесслар белән идарә итүне автоматлаштыру белән бәйле. 2020 елда, локдаун башлангач, респуб­лика, район җитәкчелеге һәм район эшмәкәрләре арасындагы киңәшмәләребезне читтән торып, онлайн форматта уздырдык. Әлеге чарада 36 район катнашты һәм без 3000 нән артык эшмәкәрне туплый алдык. Киләсе адымыбыз районнарны «Сәүдә-сәнәгать палатасы»нда иганәчеләр белән таныштыру булды. Һәр чарада да читтән торып 100 кеше катнашса, палата бинасында 150 кеше җыя идек. Район белән килешү төзегәннән соң эшмәкәрләр белән чит төбәкләрне өйрәнергә юл тоттык.

 – Ринат, татар яшьләрен берләштерүгә дә өлеш кертәсез. Бу хакта да тулырак бәян итегез әле. 

 – Ул проектка дүртенче ел. 2019 елда татар теле укытучысы Эльвина Нәҗипова белән берлектә татар яшьләрен үзара таныштыру-күрештерү проектын башлап җибәрдек. Без юлда идек һәм «Һава» мәчетебездә җомга намазы кылырга тукталдык. Бу – Лаеш районы Олы Кабан авылы мәчете. Шулчак аның имам-хатыйбы хөрмәтле Рәшид хәзрәт Вилданов белән әңгәмә кордык, ә ул татар яшьләрен бергә җыеп, берәр мәдәни чара оештырып җибәрә алмассызмы икән, диде. Безгә шул җитә калды, юлыбызны дәвам итүгә үк, татар мөселман яшьләрен бер-берсе белән очраштыру-танышыру кичәләрен үткәреп карарга кирәк дигән карарга килдек. Янәшәмдә буйдак егетләр бар, Эльвинаның танышлары арасында да әлегәчә гаилә кормаган кызлар җитәрлек иде. Бу саваплы проект булыр дип уйладык. «Хава» мәчетендәге беренче кичәгә унбиш студент килде. Рәшид хәзрәт тә безгә булышлык күрсәтте, кичә күңелле узды. Шулай итеп, кичәләр айга бер мәртәбә, бушлай үткәрелә башлады. Рәшид хәзрәт яшьләрне концерт, спектакльләргә билетлар бүләк итеп сөендерде. Шулай итеп алдагы айларда кафе, ресторанда, бозлавыкларда очрашулар оештыр­дык. Аннары шеф-ашчы булып эшләүче бер егетебез безне үзе хезмәт куйган ресторанга чакырды, анда безгә төрле салатлар ясап, ят ризыклар пешереп күрсәттеләр. Әмма күңелләребезгә милли ризыкларыбыз якын булуын аңладык, бары тик татар көйләре, мөнәҗәтләр яңгыраган, бары милли ризыкларыбызны гына пешереп карарлык урынны эзли башладык. Нәтиҗәдә, өченче оештыручыбыз Алинә Габдуллина белән «Туган авылым» комплексы җитәкчесе Радик Абдрахмановка мөрәҗәгать иттек, ул үтенечебезне кире какмады. Шәһәр үзәгендәге комплексны сайлавыбыз «Хава» мәчетенең шәһәрдән ерактарак булуы белән дә бәйле иде. Әмма милли чарабызның башлангычы мәчет белән бәйле булуын без һәрчак истә тотабыз. Әлеге таныштыру кичәләрен «Татар яшьләре кичәләре» дип атадык. Бу проектка уңай бәяләмәләр башка шәһәрдә яшәүче татар егет һәм кызлары колагына да барып иреште, аларга инде Татарстанның берничә районыннан, калаларыннан, Мәскәү, Уфадан килүчеләр дә булды. Татар кызлары белән дуслашырга, кавышырга теләп, хәтта Дубай татарлары да шалтыратты. Кичәләрдә милли уеннар уйналды, курай моңнары яңгырады, милли ризыклар пешерү буенча, мөселманнарча итеп яулык ябу буенча һ.б. осталык дәресләре узды... Моннан кала танылган сәхнә һәм эстрада артистлары чыгышларын да кызыксынып тыңладык. Чарабызда психолог­лар Зөлфәт Зарипов һәм Альбина Габдуллина да теләп катнашты. Дөрес, без мондый кичәләрне узган елның май аеннан соң үткәрми торабыз әле. Дөньялардагы авыр вәзгыять барыбызга да тәэсир итте дияр идем һәм хәзерге чорда күңел ачып йөрүне дөрес шөгыль дип тапмыйбыз.

 – Ринат, Татарстан районнарында урнашкан мәчетләребезне ут белән бизәү, аларны тышкы яктырту корылмалары белән җиһазландыру проектыгыз кайчаннан тормышка ашырыла һәм бу эшчәнлегегездә кемнәр булышлык итә?

 – Без бу эшкә шулай ук 2019 елда алындык. Дустым, Казанның танылган психологы Зөлфәт Зарипов белән 2022 елда чираттагы мәчетне яктырткач, бу эшне «Нурлы ислам» проекты исеме белән дәвам итергә булдык. Шул нисбәттән без Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Фәрит Уразаев белән дә хезмәттәшлектә. Эшебезне мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин белән фикерләшеп, киң җәмәгатьчелеккә дә җиткердек.

Мәчетләрне гади ысуллар белән, ләкин заманча яктырту теләгебезне тормышка ашырабыз. Бүген без, машаллаһ, 16 мәчетне ямьләдек. Болар: Лаеш районының Олы Кабан авылындагы «Хава» мәчете; Әтнә районы Күңгәр авылы; Мөслим районы Яңа Карамалы авылы, Иске Карамалы авылы, Ташлыяр авылы; Сарман районы Иске Әлмәт авылы; Теләче районы Балыклы авылы; Арча районы Яңа Кенәр авылы; Әгерҗе районы Кырынды авылы, Иж-Бубый авылы, Кичкетаң авылы мәчетләре һ.б. Проект мәхәллә халкы, иганәчеләр һәм командабыз белән берлектә тормышка аша бара. Бу ниятебезне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2022 елда узган «KazanSummit»нда хуплады, үз фатихасын бирде.

Мәчетләребезне ут белән яктыртулардан рухи ләззәт алабыз! Эшебезне җиренә җиткереп тәмамлап, арып, кайтыр юлга чыккач, хәтта туктап биеп алган чакларыбыз да була. Шәһәр мәчетләре төнлә яктыртылып торганда, нишләп әле авыл мәчетләре караңгыда булыр­га тиеш, ди... Моны аңлаучылар, фикердәш дусларым күп, шуларның берсе Арча районы Яңа Кенәр авылы мәчетен ут белән яктыртуда иганәче дә булды. Аның әбисе мәчет янәшәсендә гомер итә, оныгы аны шулай шатландырды,  ул әбисенең: «Мин төнлә торып та, мәчетебезгә карыйм бит» дигән сүзләрен истә тоткан иде. Рес­публикада 1500 дән артык мәчет эшли, машаллаһ. Максатыбыз: буш вакыт табып, проектны алга таба үстерү.

 – Ринат, мондый яктырту җайланмалары кыйммәтме?

 – Бер көнне Мәскәүгә баргач, андагы «Яуза» паркы җитәкчесеннән сораган идек, ул: «Мондый эшне тулысынча башкарып чыгу бер миллион сумга төшә ала», – диде. Чыннан, кайбер оешмалар шундый бәягә дә эшләргә мөмкин. Әмма безнең очракта алай түгел. Чөнки бу хезмәтне тулысынча башкару илле меңнән дә артмаска мөмкин. Ә манараны яктырту җайланмасы җыелмасының бәясен без 15 меңлек итеп тә туплый алабыз. Чөнки бу эшкә кирәкле махсус кронштейннарны туган ягымда, безнең Иске Карамалы авылында да ясыйлар! 

– Якын киләчәккә планнарыгыз нинди?  Тиктормас Ринат нинди чаралар үткәрергә әзерләнә? 

– Шушы көннәрдә без мәктәп балалары арасында мәчетләрнең төнге күренешләре сурәтләрен ясау белән бәйле «Нурлы ислам» рәсем конкурсын башладык. Җиңүче мәчеткә манара яктырту җыелмасын бүләк итәчәкбез, балаларны да бүләксез калдырмабыз. Балаларның күңелләре кечкенә чактан ук иман нуры белән тулса, җәмгыятебез дә яхшыра гына барыр, иншаллаһ!

 


   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев