Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Мурманскида мәчете һәм мәдрәсәсе булган Ислам үзәге өчен ике катлы бина сатып алганнар

Мурманск шәһәренең ислам оешмасы Ислам үзәге булдыру өчен өлкә башкаласында ике катлы бина сатып алуы хакында хәбәр итте. Ул Мурманск өлкәсендә яшәүче барлык мөселманнар өчен берләштеререр, дип ышаналар.

Бинада мәчет, мәдрәсә, хатын-кызлар үзәге (һ.б.) урнашыр дип көтелә. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мурманск өлкәсе мөселманнар берләшмәсе имамы, Россия мөселманнары Дини җыенының Мурманск өлкәсендәге тулы вәкаләтле вәкиле Мөхәммәдхәбиб хәзрәт Гаджаев белдергәнчә, бинаны 10,8 миллион сумга сатып алганнар. Әлеге күчемсез милек объектын оператив рәвештә үзләштерү өчен акчаны бурычка алып торганнар.

«Хөрмәтле дин кардәшләребез! Ислам үзәген оештыруда теләгән һәркем кулдан килгәнчә булышлык күрсәтә ала. Аллаһы Тәгалә бу юлда безне ярдәменнән ташламасын», - диелә хәбәрдә.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев