Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Мәскәүдә үзчикләүләр тулысынча бетерелә

9 июньнән Мәскәүдә үзчикләүләр режимы тулысынча бетереләчәк. Бу хакта кала мэры Сергей Собянинга сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.

16 июньнән кафелар эшли башлаячак. Шулай ук 9 июньнән 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражаданнарга карата тыюлар да бетерелә.
Хәзер Мәскәү халкы матурлык салоннарына, фотостудияләргә, зиратларга йөри алачак. Китапханәләр, юридик агентлыклар, музейлар, зоопарклар, күргәзмә заллары да үз ишекләрен ача. Ә театр, цирк һәм концерт заллары тамашачыларсыз гына, репетиция эшчәнлекләрен яңарта алачак. Спорт чараларын хәзер Мәскәүдә тамашачылар белән уздырачаклар. Әмма трибуналар 10 проценттан да күбрәк тутырылмаска тиеш. 
 

Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев