Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Миләүшә Айтуганова : “Татар киносы көннәре – тулысынча милли бәйге”

Татар киносы көннәре быел мини-фестиваль форматында узачак. 24-30 август көннәрендә тамашачыларга XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Милли конкурс» номинациясенә кергән фильмнар күрсәтеләчәк. Оештыручылар йолдызлар өчен кызыл келәм дә вәгъдә итә.

Бу хакта “Татаркино” директоры Миләүшә Айтуганова журналистлар өчен үткәрелгән матбугат очрашуында сөйләде.

“Безгә Татарстан киносы көннәрен үткәрергә рөхсәт бирделәр. “Мир” кинотеатрында һәм муниципаль учреждениеләрдә Россия кулланучылар күзәтчелеге тарафыннан куелган барлык таләпләр дә үтәләчәк. Әлеге акцияне республика да бик хуплады, шуңа күрә Татар киносы көннәре Казанда гына түгел, муниципаль учреждениеләрдә дә үткәреләчәк. Быел чара ТАССРның 100 еллыгына багышлана, шуңа күрә программада бары тик Татарстан фильмнары гына булачак. Бу – тулысынча милли бәйге”, - дип сөйләде Миләүшә Айтуганова.

Программада конкурста катнашмый торган ике премьера көтелә. Беренчесе – Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың – мин булмам” әсәренә нигезләнеп төшерелгән “Сөмбел” фильмы. Сүз уңаеннан, фильмда төп героиняны уйнаган актриса – Үзбәкстаннан. Кино Татарстанда һәм Үзбәкстанда төшерелгән. Тик пандемия аркасында актриса Татар киносы көннәренә килә алмаячак. Программа нәкъ шушы фильм белән ачылыр дип көтелә.

Икенче премьера - башкорт режиссеры Айнур Аскаровның Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән «Отряд Таганок» фильмы.  “Ул РФ Мәдәният министрлыгы бүлеп биргән субсидия акчасына төшерелде. Барыгызга да бу фильмны карарга тәкъдим итәм”, - диде Миләүшә Айтуганова.

Программада барлыгы 13 фильм тәкъдим ителгән. Алар арасында Салават Юзеевның «История одной фотографии», Солтан Сөнгатуллинның «Танцуй в Углу», Ренат Хәбибуллинның «Фанис Зиганшин. Разговор за сценой» һәм башкалар фильмнар бар. “Ренат Хәбибуллин минем, гомумән, театр артистының сәхнә артындагы тормышын сурәтләде. Фильмда катнашу минем өчен көтелмәгән тәкъдим булды. Без моңа ярты ел әзерләндек, аннан сәхнә бушаганын көтеп, фильмны ике ай төшердек”, - ди Г.Камал театры Фәнис Җиһанша. 

 

 

“Иҗат кешеләре өчен күк капусы ачылган кебек. Мин бу периодны Фаина Раневскаяның сүзләре белән чагыштырыр идем. Ул рольсез утырган вакытта “үземне куллары чабылган пианист кебек хис итәм” дигән булган. Ниһаять, без дә иҗат итә башладык. Кичә “Исәнмесез” фильмын төшерү эшләре тәмамланды. Анда катнашу, шул мохиттә кайнау - үзе бер бәхет.  Татар киносы көннәрендә мин “Әпипә” фильмында уйнаган актриса буларак катнашам. Бу комедияне мөмкин кадәр күбрәк кеше күрсен иде дип телим”, - диде Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева. Зөлфия язган җырларны фильмнарда да ишетергә мөмкин.

Шуны да әйтергә, программада премьералар гына түгел, иҗади очрашулар да булачак.  Узган ел “Кино+театр” проекты булса, быел “Кино+музыка” проекты тәкъдим ителәчәк. Биредә татар киносына кагылышы булган шәхесләр - Татарстанның атказанганн артисты Айгөл Бариева, Татарстанның халык артисты Вил Усманов, Г.Кариев театры артисты Гөлназ Галимуллина, җырчы АсылъЯр, кино актрисасы Гүзәл Сибгатуллина булачак.

Моннан тыш, “Татаркино” Иске Татар бистәсе белән берлектә Казанда фильм күренешләре төшерелгән урыннар буенча киноэкскурсияләр оештырырга планлаштыра.

Таләп һәм кагыйдәләргә килгәндә, кинозалдагы кешеләрнең тупланышы 50 проценттан артмаска тиеш. “Мир” кинотеатры 197 урынлы, димәк, бирегә, күп дигәндә, 98 кеше керә алачак. Керү бәясе – 100 сум.

Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, бәйге нәтиҗәләре 9 сентябрь көнне “Татаркино”ның рәсми сайтында чыгачак.

 

Эльвира ШАКИРОВА
"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев