Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Милләтебезне дин саклый

Казанда «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узды.

Ул быел «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» халыкара икътисад форумы кысасында үткәрелде. Аның эшендә катнашу өчен Россиянең 77 төбәгеннән һәм Татарстаннан 1000 нән артык дин әһеле – делегат килде. 

Җыенның пленар утырышының беренче өлеше Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә һәм икенче өлеше Татарстан Фәннәр Академиясендә үтте. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев ачып җибәрде һәм алып барды. 

Халкыбызны Сабан туе, бәйрәмнәребез берләштерсә дә, Аллаһ Тәгалә тарафыннан сынау итеп җитбәрелгән афәтләр, кайгылар да бердәмлекне ныгыта, бер-беребезгә терәк булырга теләү хисләрен арттыра. 2021 елның 6 мае көнне Омск өлкәсендәге Каракүл авылы янып, аны торгызуга барча татар халкы ярдәм итсә, быелның май таңында татар халкын тетрәндергән тагын кайгылы хәбәр килде: Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылында янгын чыгып, 250 дән артык йорт көлгә әйләнде, 7 кеше һәлак булды. Бөтендөнья татар конгрессы, мөфтиятләр, тетрәндергеч хәбәрне алу белән, гуманитар ярдәм итү акциясен игълан итте. Тамчыдан күл җыела. «Ике көн эчендә 2 миллион акча җыелып, 20 тонна гуманитар йөк озатылды. 22 майда тагын өч фургоннан торган ярдәм кәрваны төбәккә юл алды», – диде В.Шәйхразыев. Милли Шура рәисе үзе дә Курган өлкәсенә барачагын, халык белән очрашачагын белдерде. Мәктәп­ләрдә укулар башланганчыга кадәр, Йолдыз авылы мәктәбендә яшәүчеләрне йортлы итү бурычы куела. «Безнең төп максат – авылны саклап калу, тиз арада янгын урыннарын чис­тартып, казага тарыган халык өчен йортларны күтәрә башлау. Йолдыз авылына «Татнефть» ширкәтенең хәйрия фонды да ярдәм кулы сузарга әзер икән, тиз сафка баса торган йортлар төзү турында карар кабул иткәннәр. Йолдыз авылын бергәләп торгызып, йортлар салып, бердәмлек урамнары булдырырга дигән тәкъдимнәр дә булган. «Шулай итеп Йолдыз авылы татар халкының бердәмлеге символына да әверелде», –  диде В.Шәйхразыев.

Форумга Йолдыз авылының имамы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин да килгән иде. «Авылыбызның 1000 еллык тарихы янды. Бу – Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән сынау булуын беләбез. Без аны үтәрбез –  дип ул авыл халкының үтенечен җиткерде. – Әмма Татарстан булышлыгыннан башка авылны күтәрер­гә авыр булыр, диләр. Эчкен халкы ярдәм көтә, – диде имам, Татарстан Рәисенә мөрәҗәгать итеп. 

Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти-шәех Равил хәзрәт Гайнетдин дә, Йолдыз (Эчкен) авылына ярдәм – бердәмлекнең бер күрсәткече булуын ассызыклап үтте, изгелек кылуда тукталмаска, шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга кирәклеген искәртте. «Милләтебез Евразия кыйтгасы тарихында дипломат, эшлекле, мәгърифәтле халык буларак танылган. Без Исламны Япониядән Скандинавиягә кадәр тараттык, мәчетләр төзедек. Әмма халкыбыз алдында тагын бер зур бурыч тора: остазларыбыз булган галим-голәмаларыбызның мирасын саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Безнең XVIII гасыр, XIX-XX гасыр башындагы галимнәребез дәрәҗәсенә җиткәнебез юк. Безнең максатыбыз галимнәрне тәрбияләү», – диде ул. 

Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов та халкыбызның авыр чакта бер-берсенә иңнәрен кую кебек асыл сыйфаты ачылып китүен искәртте. Нижневартовск эшмәкәрләре фаҗигане үз йөрәкләре аша үткәргән һәм Йолдыз авылындагы бер гаиләгә йорт салып бирергә килешкәннәр. Чуашстан мөселманнары да бер укытучы гаиләсен йортлы итү турындагы фикергә килгәннәр. Ә.Крганов шулай ук халкыбызның борынгыдан килгән дини һәм милли кыйммәтләрен дә бергә сакларга кирәклеген искәртте. Әлбир хәзрәт күтәргән актуаль мәсьәләләрнең тагын берсе – мәчетләребезне белемле дин әһелләре белән тәэмин итү. Дини уку йортларының күбесе Татарстанда урнашкан. «Әмма ислам югары уку йортларын тәмамлаган яшь татар белгечләребез Россиянең ерак төбәкләренә китәргә теләми. Нәтиҗәдә, Россиянең татарлар яшәгән шәһәр-авылларындагы күп мәчетләрдә имамнар җитми. Аллаһ йортларын яшь дин әһелләре белән тәэмин итү мәсьәләсе бик күптәннән хәл ителми тора», –  дип, ул Урта Азия һәм Кавказ якларында яшь белгечләрнең, безнең якташларыбыздан аермалы буларак, социаль пакетсыз да эшләргә әзерлеген үрнәк итеп китерде.  

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 2022 елның вакыйгаларга бай булуын искәртте һәм Мәскәүдә мәчет салу өчен урын бүлеп бирелү, Казанда, Уфада һәм Мәскәүдә иң эре мөселман уку йортлары өчен яңа корпуслар төзелү... Мөфти хәзрәтләре шулай ук дини əдəбиятны тикшерү өчен, Россиякүлəм дини экспертлар оешмасы кирəклеген белдерде. «Зур тавыш чыгарган «Сахих əл Бохари»ның бер тəрҗемəсе тыелды. Шулай да мəсьəлə, белгəнегезчə, уңай хəл ителде. Лəкин шундый хәл тагын килеп чыкмас дип кем ышандыра ала? Россия мөселманнары бу вакыйгадан үзлəре өчен дөрес нəтиҗəлəр чыгарырга кирəк, ул, һичшиксез, безгə сабак булырга тиеш. «Мәсьәләнең асылында судларның гаделсез карарлары түгел, ә бәлки мөселман китап­ларына дини-фəнни анализ урынына психологик-лингвистик анализ ясалу. Китапларның текстларын «экстремистик» дип шуның нигезендə таныйлар. Ягъни Россиядə дини əдəбиятка экспертизаны тиешле əзерлеге булмаган белгечлəр ясый. Югыйсə, басылып чыкканга кадəр, китап мөселман-дини экспертиза аша үтсə, күп сораулар үзеннəн-үзе хəл ителер иде», – диде ул. Камил хәзрәт татар дини хезмәтләрне татар телендә язу һәм бастыру кулайрак икәнлеген дә, татарча язылган дини əдəбиятның тыелганы булмавын, шул рәвешле татарча китаплар базары үсеше өчен дə саллы өлеш кертеләчәген әйтте.

 Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Ашировны да борынгы бабаларыбыздан калган мирасны көндәлек тормышыбызда, балалар тәрбияләүдә, бер-беребез белән элемтәдә кулланмавыбыз борчый. «Ата-бабаларыбыз безнең алга Казан басмасын куйган кебек, без балаларыбызга нәрсә калдырабыз. Истәлек дип, чапан-чалмаларны калдырабызмы, яки Коръәннең мәгънәсен күңелләренә сеңдереп, калеб-йөрәкләренә кертеп, аларны да балаларын шул юлда тәрбияләргә өйрәтәбезме?» – дип чыгышын сорау белән тәмамлады Нәфигулла хәзрәт. 

Оренбург өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти, «Хөсәения» мәдрәсәсе директоры Әлфир хәзрәт Шәрипов «Хөсәения» мәдрәсәсенең иске бинасы киләчәге турында сөйләде. Татар автономиясе белән берлектә, бинаны кайтарып, анда татар милли-дини гимназиясен ачып, укытулар алып бару планлаштырыла. «Сер түгел: әби-бабаларыбыз динне һәм телне саклаганга күрә, милләтебез яши. Татарлар дини һәм рухи бай булганга иң укымышлы милләтләрнең берсе саналган. Мәдрәсәләр 1000 ел элек милләтебез данын күтәргән кебек, хәзер дә уку йортлары аша милләтебез телен, мәдәниятен сак­лау кирәк, – диде Әлфир хәзрәт.

Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да мәхәлләләрдә, мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә милли рух – татар рухы булырга тиеш­леген ассызыклады. «Милләт белән дин бергә булганда гына безнең киләчәгебезгә өмет итәргә мөмкин. Хәзер татарларга   кирәкле милли мәгълүматны тулысынча җиткерә алучылар, безнең халыкның милли һәм дини йөзен билгели һәм саклый торган затлар – имамнар. «Безнең татар мәхәлләләре милләтебезнең яшәү рәвешен, төбәк тарихын, гореф-гадәтләре, туган телне, мәдәнияте, әдәбияты, халкыбызның сәнгатен өйрәнү, буыннан-буынга тапшырыла торган традицияләргә сакчыл карашны тәрбияләү үзәгенә әйләнергә тиеш. Имамга, авыл җирендә яки шәһәрдә нинди дә булса тарихи мәчеттә эшли икән, ул мәчет һәм авыл тарихын нык­лап өйрәнү зарур», – диде ул.

 Приморье краеның эчке сәясәт департаменты консультанты Юрий Колесниченко Владивосток тарихында беренче мәчетне Татарстан мөселманнары төзия­чәген хәбәр итте. Бик авырлык белән генә мәчет өчен кулай урынны – Оборона министрлыгы карамагында булган җирне рәсмиләштергәннәр. Моның өчен Приморье крае губернаторы Олег Кожемяко һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министры Сергей Шойгуга мөрәҗәгать иткән. «Төзелешне башлау өчен рөхсәт кәгазьләрен рәсмиләштереп бетерәсе калды. Төзеләчәк мәчет Татарстан мөселманнарыннан бүләк булачак», – диде Юрий Колесниченко.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исламның кирәклеге һәм эчтәлеге дөрес булуын, динебезнең дөньядагы ямьсез күренешләргә каршы көрәшә алуын әйтте. «Дөньядагы хәлләрне беләбез, бозыклык, әхлаксызлык, традицион булмаган кыйммәтләр белән бергәләп көрәшергә кирәк. Алар белән ислам дине, православие көрәшә ала», – диде республика җитәкчесе. Р.Миңнеханов әйтүенчә, балаларыбызны, киләчәгебезне тәрбияләүдә, гореф-гадәтләрне сеңдерүдә татар дин әһелләренә зур ышаныч белдерелә. «Әгәр сезнең белән тыгыз элемтәдә бу эшне алып бармыйбыз икән, бу бер кешегә дә кирәк түгел. Әгәр татарның киләчәге булсын дип теләсәк, җыелырга, киңәшергә, мәдрәсәләр белән эшне оештырырга кирәк», – диде ул.

Сөембикә КАШАПОВА. 

Автор фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев