Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Мәскәү татарлары янында

Ю.Лужков шул вакытта: «Мәскәү каласында яшәүче татарларның саны 750 мең кешедән дә артып китә», – дигән тарихи хакыйкатьне ярып салды.

Мәдәни башкала булып саналган Санкт-Петербургтан кайтып ике атна вакыт узуга ук, ил мәркәзен 1918 елда Ленин җәнабләре күчереп куйган Мәскәү каласына сәяхәткә киттек. Элек тә әллә ничә тапкыр барганыбыз бар иде анысы, иллә мәгәр шанлы, гүзәл, европачыл Петербургтан соң патриархаль һәм ташландык Мәскәү урамнары белән танышып йөрү җир белән күк аермасы икән. Питерда – күз карашы белән дә колачлап бетерә алмаслык иркенлек һәм киңлек, утрауларында линейка белән сызып куелгандай төп-төз урам, тыкрык һәм мөстәкыйль кишәрлекләр; Европа калалары үрнәгендә төзелгән йорт, собор, канал һәм күперләр; адмиралтейство, патша сарайлары, ат белән чабулап йөрерлек киң мәйданнар, Европа дәрәҗәсендәге һәйкәл, сквер вә парклар... Питерда мәгърифәтлек, зыялылык, хөрлек, итагатьлек, затлылык вә горурлык. Ә Мәскәүдә йортлар берсе өстенә икенчесе атланып утырган, әле аларның да берсен ике-өч ел гына элек яртылаш пыяладан, яртылаш затлы кирпечләрдән өеп куйсалар, аның янәшәсендә үк 1960 елларда бер-берсенә эретеп ябыштырган бетон плитәләрдән йә силикат кирпечләрдән өйгән «хрущевка»лар, йә утызынчы елларда ук салынган ике-өч катлы, унбиш-егерме фатирлы «сыерчык оялары». Андый йортлар Казанда да җитәрлек, бик аптырамас та идең, мәгәр шул йортлар артында гына инде яртылаш җимерелгән, бина тирәләре машина йә төзелеш материаллары, яисә көнкүреш калдыклары белән тулган әллә нинди вак-төяк оешма-предприя­тие хәрабәләре тезелешеп китә. Үзәктәрәк кайбер урамнарда Мәскәү каласына керү-чыгу газабын җиңеләйтү өчен, урыны-­урыны белән хәтта утызар метр биеклектә, бишәр чакрым озынлыктагы бетон эстакадалар да төзи башлаганнар, ләкин мәгълүм сәбәпләр аркасында казна бушаганга, аны да туктатканнар. Без Волгоград, Люблин трактлары буенча, шәһәр читендәрәк урнашкан 1186 номерлы, Муса Җәлил исемендәге мәктәпне күрергә дип юнәлгән идек тә бит, адым саен «бөке»ләрдә утыра-утыра, мәркәз дигәннәренең менә шундый сәер нигъмәтләрен дә күреп өлгердек шул... Кызыгырлык, көнләшерлек түгел. Казан каласының 500 кв. км, Петербургның 1500 кв.км мәйдан биләвен инде белә идек, ә Мәскәү менә 2500 кв. км га җәелеп яткан икән. Иллә мәгәр Питерда 5,5 млн чамасы кеше гомер итсә, Мәскәү инде әллә кайчан 18 млн чиген дә узып китте, ахры. Мәскәү кешеләренең ярты гомере бөкеләрдә үтә, дигән сүзләре дә чын хакыйкать бугай...

«Мәскәү» сүзе – урысныкы түгел. Чуашларда ул «сыер яткан урын» дигәнгә тиң. Безнекечә әйтсәк, «утлау, җәйләү урыны» дигән мәгънәне аңлата. Ә чуашлар элек Болгар ханлыгы эчендә гомер иткән. Риваять буенча, Болгарның кайсыдыр бер сәүдәгәре җинаять кылган да, үлем җәзасыннан шүрләп, шушы якларга, яртылаш сазлыклар арасыннан сузылган Мәскәү белән Явыз елга кушылган урында, биек тау өстенә килеп төпләнгән. Ул читтән килгән кеше булганга, тирә-як халкы аңа «Күчкәй» (күчеп килгән) атын биргән, әмма үзара Степан Иваныч, дип йөртә башлаганнар. Суздаль кенәзе Юрий Долгорукий 1145 елларда үз җирләренә борын суза башлаган Смоленск кенәзе Изяславка һәм Рязань кенәзе Ростиславка каршы сугышлар алып барган, бүләкләр бирә-бирә Ростиславның туганнан туганы Святославны да үз ягына аударган. Шушы сугышлар вакытында Долгорукий Күчкәй бистәсенә дә чапкын юллаган һәм аннан һичьюгы йөз кешелек дружина бирүен таләп иткән. Күчкәй тыңламаган. Смоленск белән Рязань кенәзләренә каршы яуларның берсендә җиңү яулаганнан соң, Долгорукий үз ягына ауган Святославны да чакырып, Күчкәй бистәсендә мәҗлес уздырырга карар кылган. Берочтан, килеп җитүгә үк, үзенә дружина бирмәгән Күчкәй-сәүдәгәрне каен ботагына асып куйган. Долгорукийның улы Андрейга (булачак Боголюбский) 34 яшь, хатыны үлеп киткәннән соң һаман ялгыз яши, ә Күчкәйнең бик тә чибәр кызы калган икән. Долгорукий менә шушы Байгөл атлы кызны биредә көчләп диярлек Андрей белән өйләндереп тә куйган. Тарих белән аз-маз кызыксынган кешеләргә дә мәгълүм: Андрей Боголюбский 1164 һәм 1172 елларда ике мәртәбә Болгар өстенә, Байгөл ватанына яу белән барган һәм аларның беренчесендә – Изяслав, икенчесендә Мстислав атлы улларын югалтып кайткан өчен, хатыны Байгөл-Василиса, аның энесе Хәким-Яким һәм берничә урыс бояры Андрейга каршы заговор оештыра һәм 1174 елда аның гомерен кыя. Соңыннан заговор ачылгач, Байгөл белән аның кечкенә улын агач мичкә эченә томалап, якындагы күл өстенә ыргыталар, әлеге риваятьләргә нигезләнеп, бөек Пушкин берничә әкият тә тудыра... Менә шундый сәер ул Мәскәү каласының ерак тарихлары... 
Ярар, сүзебез тоташ яманлауга охшап калмасын дип, үзебезнең сәяхәт максатына кайтыйк. Беребезнең дә Җәлил исемен йөрткән һәм «татарныкы» дигән данны алган мәктәпне күргәне юк иде, без шуңа юл тоттык. Иркен генә мәйданга урнашкан уку йорты, ләкин аны да һәр тарафтан 12-16 шар катлы торак йортлар урап алган инде. Мәктәпнең «татарныкы» дигән язуы юк, ләкин капка аша атлап керүгә үк Җәлил хөрмәтенә куелган һәйкәл каршы ала. Мәктәптә 600 гә якын бала укый. Бөтендөнья мәдәниятенә, газиз Татарстаныбызга, каһарман җәлилчеләргә, хәтта күренекле разведчиклар, шул исәптән татар халкының асыл егетләре Исхак Әхмәровка, Бибииран белән Шамил Хәмзиннарга багышланган дүрт музей булдырылган. Мәктәптә барлыгы 32 милләт вәкиле белем ала, әмма татар балаларының саны 70 кенә. Мәскәүнең ераграк районыннан балаларны махсус машина яллап китерсәң дә, бер якка гына юл да ике сәгать ярым вакыт били, ә мәркәз кешеләренә күпертелгән хезмәт хакы түләнсә дә, алар көненә бишәр сәгатькә такси яки аерым машина яллый алмый инде. Шуңа күрә халык арасында «татарныкы» дип аталса да, асылда әлеге статусны яклап бетерә алмый.

Гәрчә менә шушында белдек: мәркәздәге мөгаллимнәрнең иң түбән класслысы да аена 84 мең, югары квалификациялеләре 125 мең тәңкә күләмендә хезмәт хакы ала, ошбу каладагы кунакханәләргә йөк ташучы, урам себерүче булып ярты ставкага ялланган ирләргә дә 50 шәр мең тәңкә акча түләнә икән ләбаса. Ә без, томаналар, ил казнасының 90 проценты нишләп монда гына утырып кала да, ник биредә бордюр алыштыру өчен генә дә елына икешәр миллиард сум акчаны түгүләре өчен забастовка, ризасызлык белдерүчеләр юк, дип гел-гел баш ватабыз...

Җәлил мәктәбенең директоры Роза Шакирова белән ул вакытта Мәскәү татар автономиясенең җитәкчесе булган генерал-полковник Рәсим Акчурин 2000 елларда Чаллы каласындагы Сабантуйларга килеп йөри, үзебез дә берничә ел рәттән Мәскәү Сабан туен уздырышыр­га дип барган идек, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова белән янәшә утырып, көймәле арбаларда мәйдан әйләнүләр бүгенгәчә истә. Күптәннән таныш Роза ханым да мәктәпләрдә татар теленең атнасына ике сәгать кенә итеп калдырылуына һич тә риза түгел. Мәскәү татарлары арасында да газиз теленә тугры гаиләләр бик күп. Әминә Арсланова атлы бер кыз ике ел буена икешәр сәгатьлек юл узып, Мәскәү янәшәсендәге Щелково каласыннан ук килеп йөргән. Рушан хәзрәт Аббясов, өч баласын да татар мәктәбенә йөртү өчен, хәтта күрше йорттан аерым фатир сатып алырга да мәҗбүр булган. Әмма кызганычка, һәрбер татар гаиләсе дә андый чыгымнарны күтәрә алмый, хакимият ияләре Мәскәүнең һәрбер округында берәр булса да татар мәктәбе ачып куйса, безнең газиз телебез дә бик тиз үлмәс иде. Ни әйтсәң дә, бер сүз, бер нәтиҗә: Мәскәү хакимнәренә татар, башкорт, чуаш, якут, ингуш, чечен телләре гел кирәкми, безнең ирләр окоп-траншеяларга озатылган чагында гына кадерле шул...

Мәктәптән соң мәркәздәге атаклы Әсәдуллаев йортына җыелган чагында да төп сүзебез татар кадере һәм туган телебез тирәсендә барды. Зыялыларга мәгълүм: әлеге йортны татар милләтенә кайтарып бирү өчен көрәш еллар буена сузылды. Югыйсә, әлеге мәдәни үзәкне сәүдәгәр Әсәдуллаев әле XIX гасырда ук татар зыялыларына бүләк иткән. Бу йортта 1917 елның 1-2 маенда Бөтенроссия мөселманнарының I корылтае шаулап узган. Йорт диварлары милләт данына әверелгән Галимҗан Баруди, Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Һади Атласи, Галимҗан Ибраһимов, Мөхлисә Буби һәм тагын йөзәрләгән милләтпәрвәр татар рухын саклый. Биредә инкыйлабтан соң Муса Җәлил, Сара Садыйкова, Газиз Айдарский (Вәлитов), янә дистәләгән талант хезмәт куйган. Ләкин Сталин заманында йортны татар кулыннан тартып алганнар да, ул чит-ят кубызында, эт типкесендә йөргән. Ниһаять, 2007 елда Мәскәү мэры Юрий Лужков аны кабат татар милләтенә кайтарып бирде. Ул тантана түрендә Президентыбыз М.Шәймиев, милли автономия рәисе Р.Акчурин, вәкаләтле вәкилебез Н.Мириханов, Мәскәү мөфтие Равил хәзрәт Гайнетдин сәхнә түрендә утырды. Ю.Лужков шул вакытта: «Мәскәү каласында яшәүче татарларның саны 750 мең кешедән дә артып китә», – дигән тарихи хакыйкатьне ярып салды. Әмма 15 ел вакыт узуга инде Мәскәү татарларының санын кәгазьләрдә 84 мең тирәсенә генә калдырдылар, бер Мәскәүнең үзендә генә дә 700 мең татар «йотылып юкка чыкты».

Татар милләтенә карата мондый типкелекле сәясәт һәр тарафта сизелә. Әсәдуллаев йорты элек «Татар бистәсе» дип аталган район үзәгендә калкып чыккан. Ә 1816 елда ук биредә тәүге Татар мәчете төзелеп куйган инде. Әлеге мәчет һәм, гомумән, Мәскәү өлкәсендә яшәүче мөселманнар ахуны булып торган Хәйретдин Агеев йорты да фотосурәтләрдә сакланып калган. Әмма утызынчы елларда Әсәдуллаев йортында эшләп килгән театрны, әдәби журнал һәм түгәрәкләрне куып таратканнар, шәһәр буенча гомумсаны белән дүрткә җиткән татар мәктәп­ләре ябылган. Алтмышынчы еллар җиткәч, тирә-ягына «үтә күркәм хрущевкалар» төзеп, мәчет булып мәчетне дә «халык» күзеннән яшерә башлаганнар. Сиксәненче елларда бер якта озын вә биек заманча йорт төзеп, мәчетне генә түгел, Әсәдуллаев йортын да нурлы кояш күзеннән каплаганнар. Әлеге йорт «Иван Васильевич һөнәр алыштыра» атлы комедия төшерелү уңаеннан кадерле кадерлесен, әмма ул Әсәдуллаев йортына керә алырдай барча юлны каплаган, томалаган. Новокузнецк урамына куелган Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу өчен дә кунаклар әлеге «тарихи» йорт аркасы аша йөрергә мәҗбүр хәзер...

Әсәдуллаев йортында ике мәртәбә очрашу, түгәрәк өстәл узды. Тема бер үк: милли оешмалар арасындагы тынмас каршылыклар һәм җанисәп нәтиҗәләренә мөнәсәбәт. Икенче көнге очрашуга милли оешма җитәкчеләре, күренекле зыялылар да чакырылган иде. Муса Җәлил кызы Чулпан ханым, академик Илдар Үтәмешев, «Татарларның һәм төрки халык­ларның милли конгрессы» дип аталган оешма башлыгы Рөстәм Ямалиев, Татарстанның элеккеге вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов, күренекле язучыбыз Ринат Мөхәммәдиев һ.б. күп кенә таныш милләттәшләр килде. Күңел элеккеге танышларымнан генерал Рәсим Акчурин, академик Роберт Нигъмәтуллин кебек атаклы шәхесләр белән очрашуга өмет иткән иде дә, алар баш тарткан, ди. Сәбәпләре тиздән ачыкланды. Милли оешмалар арасында җитди каршылык, күптән кабынган утлы низаглар бар. Әйтик, Наилә Җиһаншина  атлы рәссам Әсәдуллаев йортында үзенә аерым бүлмә бирелмәвенә ризасызлык белдерә. Шулай ук Мәскәү тирәсендәге әллә ничә шәһәрнең милли автономияләре дә аерым-аерым бүлмә таләп итә икән. Тагын кемдер сәүдәгәр Салих Ерзин 1904 елда Мәскәү уртасында төзеткән «гаҗәеп» мәчетне җимереп ташлаулары һәм аның урынына өр-яңа һәм мәһабәт җәмигъ мәчет калкытып куюлары белән дә әллә ничә ел буена ризалаша алмый. Күпләр Мәскәү шәһәрендәге милли автономия рәисе Фәрит Фәрисовны бинага хуҗа булып алуда һәм автократ ысул белән җитәкчелек итүдә гаепли, тагын әллә ниләр...

Ирексездән, әле 1709 елның гыйнвар аенда ук Казан каласына беренче губернатор булып килеп төшкән генерал Петр Апраксинның абыйсы, фельдмаршал Федор Апраксинга язган хатыннан бер гыйбрәтле өзек хәтердә яңара:

«Татар белән башкорт халкы, Дон яисә Җаек казаклары шикелле, бер генә атаман сайлап куя һәм аңа гына буйсынып яши белми. Шуңа күрә аларны яуларда тар-мар итү дә, куып тарату да җиңел».

Өч йөз елдан артык гомер үтеп киткән, ә Апраксин сүзләрен һич тә алыштырмыйча, бүгенге татар-башкорт халкына карата да кулланырга мөмкин. Ни сәбәпле шушы кадәр башбаштак һәм ниш­ләп әле дә булса бер-беребезгә юл куеп, кулга-кул тотынып яши белми торган гаҗәеп кавем соң без?!.

Уйланырлык нигез, чыннан да, чиктән артып киткән. Әсәдуллаев йортында бүлмәләр күп, анда Мәскәү өлкәсенең автономия рәисе Могътәсаровка гына аерым бер почмак табып булыр иде. Мәскәү янәшәсендәге шәһәрләрнең һәркайсында диярлек милли оешмалар, иҗат берлекләре оешкан. Аерым график төзеп, һәр ай саен бер шәһәр оешмасын Әсәдуллаев йортына чакыру, аларның иҗат хисаплары шикеллерәк концерт яисә кичә оештыру да фәкать бердәмлеккә генә хезмәт итә. Аннары Мәскәү тирәсендәге калаларда яшәп иҗат итүче татар рәссамнарының кул вә күңел эшләрен Татарстан хөкүмәте һәр ел саен уздыра торган Мәдәният көннәрендә дә күргәнебез бар, шул ук эшләрдән елына ике-өч мәртәбә Әсәдуллаев йортында да күргәзмәләр оештыру, Казан каласындагы Рәссамнар берлегеннән белгечләр чакырып, үзара бәя бирү һәм ясалган эшләрне камилләштерү буенча да күчмә мәктәп уздырырга мөмкин. Шул ук Наилә ханым эшләреннән күргәзмә оештыру, ачык дәресләр үткәрү фәкать татар сәнгатен үстерүгә генә хезмәт итә. Элеккерәк елларда атаклы язучыбыз Айдар Хәлимне чакырып, шушы ук Әсәдуллаев йортында аның белән очрашулар уздыралар иде, шундый ук гамәлне хәзер дә кабатлап булмыймыни? Татар әдибе – Татарстанныкы гына түгел, чөнки безнең милләт барча Россия буенча таралган бит, димәк, аларны бөтен ил буенча таныту да – гомуммилләт эше. Ә Мәскәү автономиясе ни өчен үз кабыгына гына бикләнеп яши, ник булган милли байлыкны арттыру турында баш ватмый – һичкемгә аңлашылмый...

Генерал П.Апраксин сүзләре җәмигъ мәчеткә, Бөтенроссия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашуга баргач, янә хәтердә яңарды. Мәскәүдәге бер-ике «зыялы» зат мөфтине мәркәздә С.Ерзин төзеткән мәчетне җимереп ташлауда гаепли. Ул мәчет төшерелгән фотоны кулыбызга алдык, аннары боҗрадай баскычлар буенча атлый-атлый, яңа җәмигъ мәчетнең алтынчы катына да мендек. Гафу итегез инде, элек Чыңгызхан, Туктамыш яисә Олуг Мөхәммәт ханнар күченеп йөргәндә, берәр җирдә туктап намаз укыган тирмәләрне йә булмаса агач мәчетләрне бүгенге мәрмәр сарайлар, заманча колач белән янәшә куеп карау дөрес гамәлмени? Равил хәзрәт ничәмә-ничә еллар буе йөз суын түгеп йөри-йөри, ил башлыкларыннан яңа мәчет төзүгә рөхсәт алган. Аннары шул ук Равил хәзрәт, янә йөз суын түгә-түгә, Согыд Гарәбстаны, Гарәп Әмирлекләре, Төркия кебек ил башлыкларыннан мәчетне аякка бастыру өчен ярдәм итүләренә дә ирешкән. Шул ук кешеләр үзләре үк, үз күзләре белән ел саен күреп тора: дини бәйрәм саен җәмигъ мәчеткә йөз меңләгән мөселман җыела, ә алты катлы итеп төзелгән затлы мәчет тә үз диварлары эченә нибары 20-30 мең чамасы гына диндарны сыйдыра ала. Үз диненә хыянәт итмәгән башка диндарлар кар яисә яңгыр явып торган чагында да догаларын мәчет тышында, койма артына сузылган тыкрыкларда укып чыгарга мәҗбүр. Моңа Равил хәзрәт түгел, ә мәркәздә тупланган алты миллион мөселман өчен нибары дүрт мәчет төзергә рөхсәт биргән ил башлыклары, безнең муеннарга тавык тәпие тагу хакында хыялланган карагруһчы кавем гаепле бит...
Без җәмигъ мәчет буенча сәяхәт кыла-кыла, аның затлылыгына сок­ланып туя алмадык. Һәр диварда мәрмәр, түшәмнәрдә хрусталь люстралар, идәннәрдә келәм. Ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз заллары, тәһарәт алу һәм вафат булганнарга җеназа уку бүлмәләре. Иркенлек һәм хөрлек. Намаз укырга дип кергән гади узгынчыдан сәдака салу яки шәм кую­ны таләп иткән һичбер каратун юк. Равил хәзрәт бәйрәмнәрдә намаз-вәгазьләрне әүвәл газиз татар телебездә, аннары инде рус теленә күчеп тә укыр­га мәҗбүр. Сәбәбе бик гади, без кырык җирдә белештек: Мәскәү каласында бүген бер миллион кыргыз һәм бер миллион таҗик гастарбайтер булып хезмәт итә, әле аларга кадәр үк килеп «төп­ләнгән» азәри яки чечен-ингуш-даһ сәүдәгәрләренең саны да өч миллион чамасы исәпләнә. Аларның байтагы үзләренә аерым мәчет таләп итә, кәнәфиләр даулый, ә Равил хәзрәтебез, Ходайга мең шөкер, имам итеп һаман үз милләтенең вәкилләрен тота.

Равил хәзрәтнең һәр гамәлен шәһәр хакимияте яисә рус чиркәве дә хуплап тора икән, дип уйлап, берүк ялгышмагыз. Мөфтиебез 2015 елда җәмигъ мәчетне ачу тантанасын үткәрүгә үк, аның гүзәллеген бер ягына әллә ничә катлы торак йорт торгызып кап­лаганнар. Хәзер икенче ягында, мөфти офисыннан ун адымда ук Олимпия үзәге төзи башлап, икенче яклап та богау кидерәләр. Хакимият дини бәйрәмнәрдә дистәләгән мең мөселманның тык­рыкларга тезләнеп дога кылыр­га мәҗбүр булуын яттан белә, ә карагруһчылар хәтта шушы җәмигъ мәчетне дә һәрбер яклап бетон коймалар белән төрүен дәвам итә, изге дингә тугрылык саклаучыларга киртә сала... 

Равил хәзрәт безгә гаҗәеп бер вакыйга турында бәян итте. 1926 елда Мәдинә каласында Бөтендөнья мөселманнарының I корылтаен уздырган чагында безнең ил вәкиле булып, аның гыйлемлеген һәм бөеклеген бүгенгәчә бәяләп бетерә алмаган Риза хәзрәт Фәхретдин дә барган. Шунда хаҗ кылырга дип килгән мөселманнарның Кәгъбә ташы тирәсендә дә, дивар буйларына тезелеп тә дүрт якка намаз кылуын күреп, Риза хәзрәт: «Безнең кыйблабыз да, Аллаһ  Тәгалә үзе дә бер генә бит, без нишләп бер тарафка карап кына дога кылмыйбыз соң?» – дип ярып салган. Аны башка илләрнең мөфти-шәехләре дә хуплаган һәм шуннан бирле хаҗ кылганда сәҗдә кылулар да, намаз укулар да кыйбла ягына карап кына үткәрелә башлаган. Ягъни татар галиме, татар мөфтие изге Мәккә, изге Мәдинә туфрагына, изге мөселман диненә дә менә шулай итеп зур яңарту керткән!..

Равил хәзрәт Бөек Болгар дәүләте Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү өчен дә әле 2016 елда ук ил башлыгы В.Путин янына керә һәм аның исеменнән махсус фәрман чыгартуга ирешә. Без Равил хәзрәтнең искиткеч укымышлы, зыялы һәм эчкерсез булуына хәйран калып чыктык. Һәм аның ихлас намазлары, 37 ел буе дәвам иткән мөфтилек хезмәте өчен генә түгел, мәркәз үзәгендәге шушы җәмигъ мәчетне төзетә, Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллык тантанасын Россия күләмендә бәйрәм итә алуыбыз өчен дә аның каршында мәңге бурычлыдыр. Аллаһ Тәгаләбез мондый мөфтине дә, мөселман өммәтен дә ярдәменнән генә ташламасын!

Вахит ИМАМОВ.

 

.Без директор Роза Шакирова белән Җәлил мәктәбендә.
    
Мәскәү мэры Ю.Лужковның Әсәдуллаев йортын татарларга кайтарып бирү тантанасы.
   
Без мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин янында.

   Без Татарстан вәкиллеге йортында Р.Әхмәтшин белән.

   Әсәдуллаев йортында беренче очрашу истәлеге.

   Татар бистәсендәге мәчетнең элекке күренеше.

    Мәскәүдә С.Ерзин 1904 елда төзеткән икенче мәчет фотосы.

   Яңа мәчет бинасы.

Автор фотолары.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев