Мәдәни җомга

«ӘЛФИЯ» ХАЛЫК БИЮ АНСАМБЛЕ

Район һәм республика гәзитләре төпләмәләрен актарганда Саба районының Кече Шыңар авылында гомер итүче Әлфия Билалованың мәкаләләре белән еш очрашасың. Мәктәп елларында ук нинди генә темаларга язмаган ул. Эшли башлагач та, көн үзәгендәге тәҗел проблемаларны күтәргән. Шуңа бер мисал: узган гасырның 80 нче елларында «Сез мине ишетәсезме?» дигән исем астында «Татарстан...

Район һәм республика гәзитләре төпләмәләрен актарганда Саба районының Кече Шыңар авылында гомер итүче Әлфия Билалованың мәкаләләре белән еш очрашасың. Мәктәп елларында ук нинди генә темаларга язмаган ул. Эшли башлагач та, көн үзәгендәге тәҗел проблемаларны күтәргән. Шуңа бер мисал: узган гасырның 80 нче елларында «Сез мине ишетәсезме?» дигән исем астында «Татарстан яшьләре» гәзите аша авыл яшьләренә ачык хат белән мөрәҗәгать итеп, халыкның буш вакытын, ялын, гомумән, барлык төр мәдәни чараларны бергәләп уздырырга, клуб хезмәткәрләренә генә кайтарып калдырмаска чакырган. Хәер, Әлфия кечкенәдән үк үзе дә сәнгатькә гашыйк булып үсә, бигрәк тә бию белән мавыга.

Мин үзем дә аны яшь, ут кебек янып торган чагыннан ук хәтерлим, дисәм дә, арттыру булмас. Шулай итеп, Әлфия 6 яшендә Кече Шыңар авылы клубы мөдире булып эшләүче Нәгыйм абыйсы Нигъмәтҗанов оештырган (соңыннан Нәгыйм Гаяз улы район мәдәният йорты директоры булды, аннары озак еллар район гәзите мөхәррире урынбасары вазифасын башкарды) түгәрәккә йөри башлый. Ул вакытта Әлфиябез шушы коллективны озак еллар үзе җитәкләячәге турында уйлап та карамагандыр, билгеле.

Урта белем алгач, һөнәр сайлау мәсьәләсе алга килеп баса. Әлфия озак уйлап тормый. Әдәбият яратучы, шигъри җанлы әтисе Кыяметдин ага, биюгә мөкиббән әнисе Миңниса апа фатихасы белән Алабуга мәдәният-агарту училищесының хореография бүлегенә укырга керә. Укуын тәмамлагач, биюче кызны үз иҗат коллективларына эшкә чакыручылар да була. Мәсәлән, Ринат Гыйләҗев Казанга - үзе җитәкли торган «Сорнай» фольклор ансамбленә, эстрада артисты Бәрхәт Гәрәй хәтта Мәскәүгә үк кодалый.

Әмма туган җиреннән ерак китәргә уйламый кызыбыз. Әти - әнисе, туганнары янына кайтып, авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый һәм биючеләр төркемнә-ре туплый. Читтән торып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияте бүлеген дә тәмамлый. Шулай итеп, Әлфиябез үз эшенең остасына, берничә ансамбль җитәкчесенә, чын мәгънәсендә мөгаллимәгә әйләнә. Бию сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләп кенә калмый, һәр баланың яхшы физик әзерлекле булып үсүенә дә уңай шартлар тудыра . Шыңар биючеләре әле СССР исән чакта ук халык иҗатының Бөтенсоюз конкурсы лауреаты булды. Аларның төркеме 1993 елдан «Халык бию коллективы» дигән дәрәҗәле исемне йөртә һәм «Әлфия» бию ансамбле дип атала башлый.

Еллар уза торды. Кече Шыңар мәдәният йортының данлыклы бию коллективы оешуга - 45, Әлфиянең сәхнә эшчәнлегенә 30 ел тулды. Бу еллар дәва-мында халыкның рухи тормышын баетырдай чаралар бихисап күп оештырылды. Халык җәүһәрләре, Русия һәм Татарстан сәхнәләрендә чыгыш ясап, тамашачыларны таң калдырды. Әледән-әле төрле бәйгеләрдә, смотр-конкурсларда югары осталык белән көч сынашты.

2008 елда физик мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләр арасында узган ХХ Бөтенрусия фестивалендә Әлфия Билалованың талантлы шәкерте Инсаф Шәрәфиев гран-пригә лаек булды. 2 ел рәттән Инсаф Чаллыда үткәрелгән бәйгедә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнеп, лауреат исемен яулады. Ә инде 2013 елны каршыларга әзерләнгән көннәрдә Мәскәүдән тагын бер олы бүләк килде: Инсаф Шәрәфиев жюри рәисе, СССР ның халык артисты Иосиф Кобзон имзалаган «Филантроп» халыкара премиясе номинанты сертификатына лаек булды! Иҗаттагы мондый казанышлар биючеләрнең үзләрен дә, аларның җитәкчесе Әлфия апаларын да яңа җиңүләргә рухландыра, билгеле.

2007 елда Әлфия «Каз канаты» балалар фольклор ансамбле оештыра. 2010 елның июль аенда яшь артистлар Биектау районының Камай авылы янәшәсендәге Иске Казан музей - тыюлыгында узган «Түгәрәк уен» фольклор фестивалендә катнаша. Анда Татарстаннан 38 коллектив, барлыгы 500гә якын үзешчән көч сынаша. Фестивальнең йомгаклау концертында нибары өч коллектив - Менделеев районыннан «Бигәшкәй», Саба районыннан «Сәйлән» һәм безнең Әлфия җитәкләгән «Каз канаты» балалар фольклор ансамбленең Пермь шәһәрендә узачак бәйгедә Татарстан данын яклаячагы ачыклана. Ә инде Пермьдәге IV Бөтенрусия татар фольклор фестивале чын иҗади бәйгегә әйләнә. Кече Шыңар мәдәният йортының «Каз канаты» фольклор ансамбле «Йомырка җыю йоласы»н күрсәтә. Бу тамаша эченә биюләр, җыр- лар, такмаклар, мәкаль-әйтемнәр, балалар уеннары да кертелгән була. Республиканың «Иң яхшы балалар коллективы» исемен йөртүче яшь талантларыбыз монда да сынатмый, башка төбәкләрдә яшәүче татарларның чыгышларыннан илһам алып, җиңү яулап кайта.

«Ватан - 2011» дигән республика яшьләре халык иҗаты фестиваль-конкурсы да шыңарлар өчен истәлекле була. Бу бәйгедә дә алар, «Йомырка җыю йоласы»н күрсәтеп, 1 нче урынны яулый. Шундый ук югары дәрәҗәгә Кече Шыңар авылы кызы, Казан федераль университеты студенты, «Милли хәзинә», «Ягымлы яз» фестивальләре җиңүчесе Алисә Билалова да (сәнгать җитәкчесе Әлфия Кыяметдин кызы) лаек була. Ул «Нәфис сүз» номинациясендә Габдулла Тукайның «Ана догасы» һәм «Теләнче» шигырьләрен зур осталык белән укып, I дәрәҗә лауреат дипломына ия була.

Нәкъ бер елдан соң, башкалабыз Казанда «Этномириада» дигән исем белән узган Бөтенрусия фольклор фестиваль - конкурсында «Каз канаты» коллективы яңадан лауреат исемен яулады.

Әйе, Шыңар төбәгенең хыялый артистлары бер генә кон-курстан да читтә калмаска тырыша. 2013 елның март башында Казанда VIII республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесе булып узды. Анда Әлфия ханым җитәкчелегендәге «Илһам» иҗат төркеме (бертуган Алисә, Сөмбел, Энҗе Билаловалар), Олы Шыңар урта мәктәбенең «Зифа» җыр ансамбле (җитәкчесе - үзешчән композитор Фәннур Галимов) катнашып, 1 нче урынга лаек булды. Ә быелгы IХ «Дулкыннар» бәйгесендә «Илһам» иҗат төркеме гран-при яулады.

Бу урында Әлфиянең күпкырлы талант иясе икәнен дә искәртик. Ул үзе тематик концертлар, төрле кичәләр алып бара. Спектакльләр куя. Аларда төп рольләрне башкара.

2012 елның август аенда Казанда бөтен кыйтгалар яшьләренең VI халыкара фольклор фестивале шаулап-гөрләп үтте. Ул Татарстан башкаласында узачак ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы уеннарына багышланды. Әлеге фестиваль кысаларында Малайзия, Мексика, Канада, Көньяк Корея балалар һәм яшьләр ансамбльләре Байлар Сабасына килеп, берсеннән-берсе үзенчәлекле биюләре белән зәвекъле тамашачыны шаккаттырды. Аларны район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм Сабаның үзендә туып үскән, хәзер инде мәдәният министры дәрәҗәсенә күтәрелгән Айрат Сибагатуллин тәбрикләде. Ул көннәрдә Әлфия Билалова канатланып йөрде.

- Бу чара мине рухи яктан бик нык баетты.Тәрҗемәчеләр аша булса да, кунаклар белән аралашу бәхетенә ирештек. Һәм мин үзебезнең иҗат төркеме репертуарына аларның биюләрен кертергә уйладым, - диде ул, сирәк була торган очрашу шатлыгы белән уртаклашып.

Кыскасы, җиңү арты җиңү яулый безнең шыңарлар. Әлфия Билалова җитәкләгән иҗат коллективлары чын-чынлап районның гына түгел, ә бөтен республика горурлыгына әйләнде, дисәк тә, арттыру булмастыр.

Бер очрашуыбызда мин Әлфиядән:

- Иҗатыгызның чишмә башын һәм аның озак еллар буе ташкындай бәреп агуын нәрсәдән күрәсез? - дип сорадым.

- Әти-әниемнән, үземнең гаиләдән, җитәкчеләрдән, билгеле, - диде ул. - Әнием исән-сау әле, Аллага шөкер. 77 яшьтә. Ул моңлы итеп җырлый, бик оста бии. Мәрхүм әтиемне шигъри җанлы, әдәбият яратучы буларак хөрмәт итәм. Миңа иҗат рухы биреп торучы бертуган Фәнисә апам Казанда яши. Энем Илһам туган авылыбызда калды, машина иярли. Оста гармунчы, җырчы, гаиләләре белән сәхнәгә, сәнгатькә гашыйклар. Конкурсларда катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

Билгеле инде, өйдә бер-береңә ышаныч булмаса, әдәбият-сәнгать өлкәсендә озак еллар шөгыльләнә алмас идем. Монысы өчен чирек гасыр гомер итүче ирем Илфатка, минем хезмәт вазифаларымны аңлап үсүче, мәктәптә укучы биюче улым Алмазга рәхмәтле. Ә инде район башлыгыбыз Рәис Нургали улы Миңнехановның: «Син эшлә, иҗат ит, ә финанс проблемаларыңны үзем хәл итәрмен», - дигән сүзләре үзе ни тора!

«Кеше гомеренең биек нокталары була. Әнә шул биеклектән караганда, узган юлың уч төбендәге сызыклар төсле күренеп ята», - дип язган иде күренекле әдибебез Гариф Ахунов. Әлфия ханымның да бүген әнә шул биеклектән карый торган чагы. Аның үзенә, гаиләсенә, иҗатташларына алга таба да гел куанычлы мизгелләр генә теләп калыйк.

Тәлгат НӘҖМИЕВ.

Саба.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: