Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сүз һәм гамәл

Күнче Вайсил

Таныш булыгыз – Вайсил Мөхәммәтуллин, күн остасы.

Кайчагында якын кешеңә нәрсә бүләк итәргә белмичә йөдәп бетәсең. Кибетләрдә нәрсә телисең, шул бар, ләкин күңел ниндидер аерата җылы, үзенчәлекле, кадерле дә, сыйфатлы да бүләк табарга тели. Үзем дә шул хисләрне кичердем. Эзли торгач, бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәндәй, җаным эзләгән нәрсәне коеп кына куя торган остага тап 
булдым.

Яшь кенә останың танылган итальян, француз брендлары товарларыннан бер нәрсә белән дә аерылмаган, берәмтекләп кулдан тегелгән күн эшләнмәләре җитештерүен күреп шаккаттым. Хәер, татар халкының күннән гүзәллек тудыру сәләте борынгыдан лабаса, шуңа күрә дә буыннар аша күчеп килгән бу маһирлыкның роботлар, компьютерлар белән җансызландырылган көнебездә яшь кешедә бәреп чыгуы гына бераз гаҗәпләндерә. Таныш булыгыз – Вайсил Мөхәммәтуллин, күн остасы. Аның кебекләр турында кулыннан гөлләр коя, диләр. Ул теккән берсеннән берсе затлы сумка, портфель, биштәрләргә карап, эчләрендә җаннары гына юк бит, диясе килә. 

Вайсил – тумышы белән Чиләбе өлкәсенең Арслан авылыннан. «Безнең авыл борынгы, 400 елдан артык тарихы бар, – ди ул горурланып. – Казан ханлыгы яулап алынгач, ул яклардан күп халык качып китә, безнең авылга шул чакта нигез салына». Менә шул авылда туып үскән, инде машина төзелеше буенча белгечлек алырга өлгергән татар егете 2015 елда Казанга, дини белем эстәргә дип килеп төшә. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә керә, соңрак укуын Россия ислам университетында дәвам итә. Мәдрәсәдә уку елларында ук күн эше белән кызыксынып китә ул, бу эштә тәҗрибәсе булган осталар янында ярдәмче булып эшләп, борынгы һөнәрнең серләренә төшенә, тәҗрибә туплый. Кайчандыр үзенең күн эшләнмәләре белән дан тоткан башкалабызда бу һөнәрне дәвам итүчеләрне санар өчен ике кулның бармаклары да җитә… Инде тәмам остаргач, ышаныч барлыкка килгәч кенә, Вайсил тәвәккәлләп үз эшен башлап җибәрә. Башта зурдан купмый: каешлар, акча янчыклары, паспорт тышлыклары ясый, иң мөһиме – сыйфатлы, затлы булсын дип тырыша. Иҗат җимешләрен башта үз якыннары, дуслары сатып ала. Аннары «сарафан радиосы» үз эшен эшли башлый: кемдәдер күреп кызыгып, башкалар да сорап мөрәҗәгать итә. Аннары егет зуррак, катлаулырак әйберләргә – ирләр өчен, хатын-кызлар өчен сумкалар, биштәрләр тегүгә тотына. Иң беренче теккән сумкасын ул әнисенә бүләк итә. «Бу эш миңа бик ошый. Әлегә ул миңа зур матди файда китерми, дөрес, чөнки әле күптән түгел генә мөстәкыйль эшли башладым. Кулымнан килә, осталыгым бар, ләкин маркетинг, реклама мәсьәләсендә тәҗрибәм җитеп бетми», – ди оста. Ул сумка-биштәрләрне ике катлап чын күннән тегә, сыйфатлары чит илдә эшләнгән затлы брендларныкыннан һич калышмый. Күннең дә яхшысын кайтарырга тырыша. 

Вайсилнең күңелендә тагын бер хыял йөри. Казанда технология һәм дизайн көллияте бар, анда күн-галантерея юнәлеше буенча да укыйлар. Яшь оста шунда белем алучы шәкертләргә күн эшендә тәҗрибә туплар, осталыкларын шомартыр өчен, мәйданчык ясарга тели. Бу өлкәдә оста булып җитешү өчен, практик белем, тотып карап кулны шомарту бик мөһим, дип саный ул. Шушы хыялын тормышка ашыру максатында, Вайсил компьютерлаштырылган чигү машинасы да алырга җыена. Заманчаны, күн эшләнмәләргә бизәк чигәргә мөмкинлек бирә торганны. Ул машинада татар милли бизәкләрен программалаштырып, күн эшләнмәләрен бизәүдә кулланырга җыена ул. Тик әлеге акыллы машинаның хакы да шактый шул. Оста милли күн эшләре проектлары белән грант бәйгеләренә катнашып караса да, әлегә ота алмаган. Тик өметсез шайтан гына, ди. Милләтебезнең затлы һөнәре булган күнчелек тармагын шәхси бренд, шәхси тамга дәрәҗәсендә танытырга хыялланучы алтын куллы яшьләргә дә бәхет елмаер әле.

Эльмира СИРАҖИ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев