Мәдәни җомга

Куба егете Хавьер: "Татар телен белмәүдән оялам"

Кубадан Казан шәһәренә укырга килгән Андрей Виаренс (бу – аның тәхәллүсе) 21 татар халык әкиятен испан теленә тәрҗемә ясап, китап итеп бастырып чыгарган.

Әңгәмәдәшемнең «Татар халык әкиятләренең испан телендәге тәрҗемәсе юклыгын белгәч, тизрәк бу хатаны төзәтергә ашыктым. Шундый бай мирасны бөтен дөньяга танытырга кирәк», – дигән сүзләрен ишеткәч, күңелдә нинди хисләр уянганын чамалыйсызмы? 

Хавьер (үз исеме) балачактан Россиядә яшәү турында хыяллана. Безнең илгә килү мөмкинлеге тугач, бер икеләнмичә Казан шәһәрен сайлый. «Беренчедән, Мәскәү – зур, кыйммәтле шәһәр. Күп танышларым Казанны мактады, үзем дә күп эзләндем. Икенчедән, Ленин университетында белем алу – нинди зур дәрәҗә», – ди ул. КФУда фәлсәфә буенча магистратура тәмамлап, шушы көннәрдә шул ук юнәлеш буенча кандидатлык диссертациясен яклаган Хавьер. Хәзерге көндә хыялындагы уку йортында испан теле укыта. Ә үзе тагын русчадан кала, инглиз телендә иркен аралаша. Португал, итальян телләрен аңлый, борынгы грек телен дә өйрәнгән. Ләкин татар телен белмәгәнгә бик кыенсына. Очрашырга чакыргач та, иң башта, татар телен белмәве өчен гафу үтенде. «Татар теле – бик авыр тел. Бераз өйрәнеп карадым, аз-маз сүзләрне дә беләм. Ләкин, чын әйтәм, яхшылап өйрәнергә вакытым җитми. Татарлар белән яшәп, аларның телләрен белмәүдән бик оялам», – ди ул. Ә татар халкын акыллы, тыйнак, тәрбияле, белемле, дип мактый. Шуңа күрә, һич икеләнмичә, безнең әкиятләрне тәрҗемә итү эшенә алына да.

Хавьер әкиятләрне тәрҗемә итә башлаганчы, Татарстан һәм Башкортстан татарлары арасында «иң танылган һәм иң яраткан татар әкиятләре» дигән сораштыру уздыра. Шуның нәтиҗәсендә 21 әкият сайлап алына. Тәрҗемә барышында килеп туган сорауларга җавап табарга да шушы ике республикада яшәүче татар дусларым ярдәм итте, ди ул. Китап тышлыгын да Башкортстандагы дус кызы ясый. «Анда җирән чәчле татар кызы сурәтләнгән. Бездә татар халкы турында дөрес булмаган стереотиплар яши. Татар кызлары кара чәчле, зур кара күзле, дип уйлыйбыз. Бу бик дөреслеккә туры килми. Китапны кулына алган кешедә дә шундый сорау туачак һәм ул аны кызыксынып укыячак. Кереш өлештә татарлар белән таныштырдым. Сезне бөтен дөньяда белергә тиешләр», – дип тагын сөендерә әңгәмәдәшем.

Китап Испаниянең бер нәшриятында басылган. Моны андагы мөмкинлекләрнең күбрәк булуы белән аңлата Хавьер. Ләкин бөтен дөнья буенча таралган чикләүләр аркасында, китапның әлегә тәкъдир итү кичәсе уздырылмаган. Авторның социаль челтәрләрдәге шәхси аккаунтларында гына мәгълүмат бирелгән. Испаниянең китап кибетләрендә сатып алырга да мөмкин икән. «Балачакка алып кайттың. Әбием сөйләгән әкиятләрне искә төшердем. Шундый җылы, матур әкиятләр, дип төрле рәхмәт сүзләре килә. Хәтта Австриядәге танышларым да сатып алган.

Хыялым – туган ягым Кубада күпләп бастыру, сорыйлар, бик көтәләр. Насыйп булып, тиз арада анда кайта алсам, бу китапны балаларга укытасым килә. Аларның фикере, киләчәктә тагын нинди юнәлештә эшләргә кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк», – дип хыяллана ул. Татар җанлы Куба егетенең хыяллары әле моның белән генә бетми. Габдулла Тукай иҗатын, башка әдипләребезнең әсәрләрен дә испанчага тәрҗемә итү теләге бар аның. Без исә һәркайсының тормышка ашуын телибез. 

 

 

Динара Әхмәт

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: