Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Кондырча елгасы янында булган сугыш урынын ачыклау өчен экспедиция башланырга мөмкин

«Финанслау булган очракта, экспедициядә безне зур ачышлар көтә», — диде төбәкне өйрәнүче Александр Назаров.

XIV гасырдагы Урта Азия әмире Аксак Тимер һәм Алтын Урда ханы Туктамыш арасындагы Кондырча елгасы буендагы сугыш урынын ачыклау өчен Самара өлкәсендә археологик экспедиция эшләре башланырга мөмкин.

Бу урынны ачыкларга ярдәм итәр өчен Самара өлкәсендә төбәкне өйрәнүче Александр Назаров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хат юллаган. «Кондырча елгасы янындагы сугыш булган урынны ачыклау темасы белән 2016 елдан ук кызыксына башладым. Самара җирлегендә бернинди дә археологик экспедицияләр уздырылмаган», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

 

 

Җавап хатында ТР Фәннәр академиясе Президенты Мәгъзүм Сәлахов имзасы тора. «Хатта әйтелгәнчә, сугыш булган урынны археологик казу эшләре ярдәмендә генә ачыклап була. Акча бүленеп бирелсә Татарстан археологлары Самара археологлары белән хезмәттәшлек итеп, эшләрне башлый ала, диелә», — ди ул.

Хаттан аңлашылганча, Татарстан бу проектта катнашырга әзер. «Бу тема Үзбәкстан оешмаларына да кызык. Финанслау булса, экспедицияне киләсе елда кыштан соң башларбыз дип уйлыйм. Территория зур булу сәбәпле, эзләнү-тикшеренү эшләре аэросъемканың яңа методикасы кулланылып башкарылачак», — диде Александр Назаров. 

 

 

Төбәкне өйрәнүче шундый ук мөрәҗәгатьне Самара Губернаторы Дмитрий Азаровка да юллаган. Хатны Самараның мәдәният министрлыгына тапшырганнар. Әлегә җавап хаты килмәгән.

«Ике ай элек Старый Буян авылында Кондырча елгасы янындагы сугышка багышланган түгәрәк өстәл утырышында Татарстан тарихчылары Илнур Миргалиев, Искәндәр Измайлов, Тэймур Галимов белән сөйләшүнең дә нәтиҗәсе булды. Алар да бу экспедицияне хуплап алды. Бу экспедиция башланса, безне зур ачышлар көтә. Минемчә, археология мәктәбе Самараныкына караганда көчлерәк», — ди Назаров.

 

 

*  Кондырча елгасы янындагы сугыш 1391 елның 18 июнендә, хәзерге Самара өлкәсенең Шентала районы җирендә, Иделнең сул ягында була. Анда Аксак Тимер ягыннан 300-400 мең, Алтын Урда — Туктамыш ягыннан 200-300 мең сугышчы катнашкан, дип фаразлана. Ике як та йөзәр мең сугышчысын югалта, дигән фаразлар бар. Төгәл мәгълүматлар юк, әмма шушы күрсәткечләр бу сугышны Урта гасырның иң зур сугышы дип атарга мөмкинлек бирә.

Бу сугышта кемнәр белән кемнәр сугышкан дигән сорау бик четерекле. XIV гасырда хәзерге заман күзаллавындагы милләтләр оешмаган була әле. Туктамыш хан ягында Алтын Урда ханлыгында яшәүче хәзерге татарларның бабалары, Аксак Тимер ягында чагатайлар — хәзерге Үзбәкстан җирлеге халыклары сугышкан дип әйтә алабыз.  

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев