Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сүз һәм гамәл

Кол Шәриф мәчете – Казан таҗы

Казан Кирмәне янында транспорт куяр урын да юк хәзер, кешеләр еракта ук машиналарын калдырып, барыбер Кол Шәриф мәчетенә җомгага килә.

Кол Шәриф мәчете – Казанның һәм Татарстанның үзәк гыйбадәт йорты. Ул 1552 елда Казанны саклаганда  илбасарларга  каршы  батырларча сугышып шәһит киткән сәид Кол Шәриф исемен йөртә. Мөселманнар нәсел җепләре Мөхәммәд пәйгамбәргә тоташкан кешеләрне сәид дип атый. Кол Шәриф тә сәид булган. Ханлыкның өстендә болытлар куерган фаҗигале чоры турында ул «Зафәрнамә-и-вилаяти Казан» әсәрен язып калдырган. Мәшһүр каһарман, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Кол Шәриф хәзрәтләре  үз шәкертләре белән бергә Казанның бәйсезлеге өчен соң сулышкача көрәшеп, үз мәчете баскычларында  һәлак булган. Мәчете дошман тарафыннан җимерелгән. Кол Шәриф мәчетенең 8 манарасы булганы гына билгеле. 

1996 елда әлеге тарихи мәчетне торгызу эшләре башланды. Ул архитекторлар Ш.Латыйпов, М.Сафронов, А.Саттаров, И.Сәйфуллиннар проекты буенча төзелде. Казанның таҗы, милләтнең яңарыш символы булган Кол Шәриф мәчете нигездә халыктан җыелган хәйрия акчасына төзелде. Бинаны торгызу өчен 400 миллион сум акча тотыла. Иман йорты 2005 елның 24 июнендә, Казанның 1000 еллыгына ачылды. 

Мәчетнең 8 манарасы бар. Гөмбәзе «Казан бүреге» декоратив элементлары, лалә чәчәкләре белән бизәлгән. Беренче катта ирләр өчен намаз залы, имам бүлмәсе, икенче катта туристлар өчен күзәтү балконнары, хатын-кызлар өчен намаз залы урнашкан. Җир асты катында Ислам музее, чишенү, тәһарәт бүлмәләре бар. Мәчет комплексына шулай ук китапханә һәм нәшрият та керә. Тышкы яктан бина мәрмәр, гранит, оникс белән тышланган. Гөмбәзләре зәңгәр төстә. Манаралары белән бергә мәчетнең биеклеге– 57 метр. Бинага мең ярым кеше сыя, каршындагы мәйданга исә ун мең кеше урнаша ала. 

Мәчетнең эчке ягы XVI гасыр технологияләрен кулланып эшләнгән. Анда алебастр, агач һәм таш кулланылган, барлык бизәкләр кулдан ясалган. Алтын йөгертелгән нәкышлар интерь­ерны баета. Мәчет идәнендәге келәмнәр – Иран хөкүмәте бүләге, ә ике тонналы люстра Чехиядә эшләтеп кайтарылган. Мондагы китапханәдә мәчет төзелешенә өлеш керткән һәр кешенең исеме язылган китап саклана.

ИСЛАМНЫҢ МАТУРЛЫГЫ

Татар телен дә, русчаны да, гарәпчәне дә камил белгән, тирән белемле, шул ук вакытта халык белән эшләргә күңелен биргән хәзрәтләребез, имамнарыбыз бар, шөкер. Имамнар һәрвакыт милләтнең алгы сафында булган, аның аң-белемен, үсешен кайгыртып яшәгән. Бу хәзер дә шулай дәвам итәргә тиеш. Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов – милләткә хезмәт юлындагы шәхесләребезнең берсе. Ул мөфти хәзрәтнең беренче урынбасары, Республика Иҗтимагый  палатасы әгъзасы да. 

– Илфар хәзрәт, дин әһеле булырга ничек карар иттегез?

– Мин чыгышым белән Кама Тамагыннан. Ул элек Богородицкое дип атала, анда урыс халкы күп яши иде. Бала чагымда ук күп сынаулар аша үттем, ак канлылык (белокровие) белән  авырдым. Әни ягыннан дәү әнием бик дини иде. Ул биш бала белән тол кала, бабай сугыштан кайткач, озак яшәми, тегермәндә эшләгәндә бәхетсезлек килеп чыгып, вафат була. Шул авыр чагында дәү әнием иманга килә. Ул гел намазда. Аның үз комганы, аерым намаз киемнәре, китаплары минем өчен бер серле дөнья кебек.  Ул китаплардагы сыргаланып язылган хәрефләр  гел кызыктырып тора. Язуын танымасам да, шул хәрефләрне күчереп язам. Дингә килүемә шулай итеп  дәү әнием сәбәпче булды. Әти-әнием мин чирләгәч  нык борчылды, ә  дәү әнием: «Бу Аллаһыдан килгән сынау, Аннан гына ярдәм сора», – дип өйрәтә иде. «Әлхәм»не, «Аятел-көрси»не, «Колһуалла»ны ятларга кирәк, дип, миңа акрын гына сүрәләр өйрәтә башлады. «Барысы да яхшы булыр», – дип мине сөеп юата. Ә чираттагы тапкыр анализлар  тапшырырга баргач, диагноз расланмады. Мәктәптә укыганда, үз тормышымда беренче тапкыр ураза тоттым. Мин дингә килгәч, мәктәптә укытучыларның да мөнәсәбәте үзгәрде: юкка-барга бәйләнми башладылар. Валентина Тимофеевна үзе үк миннән  кирәксез кичке чараларга килмәвемне сорый, сиңа алай бозылып йөрү килешми, ди. 

Аннары Буадан бездә мәчет төзергә килделәр. Дингә тартылган бала барлыгын ишеткәннәр дә мине чакырып алдылар: «Әйдә, без сине Коръән укырга өйрәтәбез» – диләр. Атнага өч мәртәбә кичен  мәктәптән соң алар яши торган җиргә барып  укый башладым. Кичен  үзләре  мине өйгә кайтарып куя­лар. Алар миңа «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә керергә киңәш итте. Тугызынчыны бетергәч, минем мәдрәсәгә җыенганны белеп, кайбер укытучыларым: «Үзең аңлап барасыңмы?» – дип сорау да бирде. Укытучыларым имтиханнарны биргәндә дә   ярдәм итте. Татар теленнән имтихан вакытында  өч укытучы утыра.  Кайсыдыр язучының биографиясен сөйләргә чыктым, болар тыңламыйлар да! Әйдә әле, син мулла буласы кеше бугай, укы әле безгә берәр дога, диләр. Сүрәне шулай дога дип әйтүләре. Мин боларга «Әлхәм»не, «Аятел көрси»не, «Ясин»ның беренче бүлеген укып күрсәттем. Рәисә атлысы әйтә, шуның кадәр матур ­Коръән укучы бу егетне җәфалап булмас, автомат рәвештә куярга кирәк моңа, ди. Биографияне дә сөйләтеп тормыйча, миңа бишле куеп чыгардылар. Укытучыларыма бик рәхмәтле, хәтта рус милләтеннән булганнары да җомга намазларына каршылык күрсәтмичә җибәрә иде.

– Аннары кайларда дини белем алырга насыйп булды?. 

– Тугызынчыны тәмамлап,  мин Казанга килдем, ләкин «Мөхәммәдия»гә кермәдем. Ерак туган тиешле Камил хәзрәт Бикчәнтәевкә бардым, Солтан мәчетендә аның мәдрәсәсе бар иде. Анда мин бер ел укыдым да, «Мөхәммәдия»гә  кердем. Анда биш ел белем алдым, кичке мәктәпне дә тәмамладым. Бишенче курста укыганда үзем дә беренче курсларга  дәрес бирә башладым. Минем чит илгә укырга китәсе килә. Мәдрәсәне тәмамларга өч ай кала Мәккәдән  чакыру килде. Ул вакытта мөфти Госман хәзрәт Исхакый иде, ул минем укырга омтылышымны аңлап, Мәккәгә китәргә ярдәм итте. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән Мәккәдә имамнар һәм дәгъ­ватчылар әзерли торган институтта укый башладым, 2005 елда аны тәмамладым. Кайтырга исәп юк иде, укуны дәвам итәсе килә. Ләкин Гос­ман хәзрәт кайтырга кирәк, дип  чакыртты. Кайттым, йөрәк әрни. Госман хәзрәт: «Җитәрлек укыдың, инде эшләргә вакыт», – дип мине нәсихәтләп кабат укырга җибәрмичә алып калды. Ә минем Мәккәдә университетка кереп булмасмы,  дигән ният тә бар иде… Кама Тамагына кайтып китәргә булдым. Ләкин мөфти Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт янына җибәрде. Ул  исә көне буе үзенең төзелеш мәйданчыкларында йөртте дә үзенә эшкә чакырды. Шулай итеп, мин сигезенче имам булып, Мәрҗани мәчетенә килдем. 2013 елга кадәр ун ел шунда эшләдем. Мансур хәзрәт миңа тормыш дәресен бирде. Сүз дә юк, авыр булды. Җиңел кешеләрдән түгел ул. Ләкин Аллаһның рәхмәте яусын, ул миңа вәгазьләр сөйләргә дә, телевидениедән чыгышлар ясарга да каршылык күрсәтмәде, киресенчә, юл ачты, яшәргә өйрәтте. 

– Кол Шәриф мәчетенә хезмәт итәргә килгәч, ниләр кичердегез?

– 2013 елның апрелендә  мине Кол Шәриф мәчетенә хезмәткә билгеләделәр. Беренче көнемне һаман да истә тотам: килдем, берүзем басып торам, берсен дә  белмим. Аппараттан килделәр, тиешле кәгазьләргә кул куйдым. Зилә ханым Рәхимҗан кызы килеп котлады.  Дөресен әйтим, башта монда эшләп китү җиңел булмады. Кол Шәриф мәчете башка мәчетләрдән аерылып тора бит ул. Аның статусы да башка. Бу бит безнең  Казанны саклап шәһит  киткән бабаларыбыз  хөрмәтенә салынган һәйкәл. Монда җитәкчеләр дә бик күп: Диния нәзарәте, Казан Кирмәне, аппарат җитәкчелеге…  Туристлар да күп килә, намазга йөрүчеләр дә күп. Һәркайсының үз карашы...  Башта монда хәтта мәчет эчендә  микрофонга азан әйтергә дә ярамый иде! Кремль  биләмәсендә чалма-чапан белән йөрмә, дип әйтүчеләр дә булды. Тора-бара җайланды, Зилә Рәхимҗан кызы белән аралашып, аңлашып эшләдек, аның күп ярдәмен тойдым. Яңгыратып азан әйтә башладык. Тәүлек буена Коръән хәтем кылына башлады.

– Кол Шәриф бүген күбрәк музеймы, әллә мәчетме?

– Кол Шәриф мәчете – ул барыбер дә күбрәк гыйбадәт йорты. Җомга намазларына халык күп йөри. Казан Кирмәне янында транспорт куяр урын да юк хәзер, кешеләр еракта ук машиналарын калдырып, барыбер монда җомгага килә. Һәр җомгада аларга рәхмәтемне әйтәм, дога кылам. Максатыбыз – монда гыйбадәт тә кылынсын, килгән кунакларга  исламны дөрес мәгънә ягыннан җиткерү эше дә алып барылсын. Кайчакта зур кунаклар белән делегацияләр килеп төшә, кешеләрнең йөзләрендә ниндидер шөбһә, курку күрәсең. Кайберләренең кыяфәтеннән  битарафлык, усаллык   бөркелеп тора. Чөнки бөтен мәгълүмат чараларында ислам динен экстремизм белән параллель  итеп куеп, аны куркыныч итеп күрсәтү бара. Ә без аларны елмаеп, «Әссәламегаләйкүм!» дип каршылыйбыз, көлке сүз дә сөйләшеп алабыз.  Гайсә галәйһиссәлам, Мәрьям Ана  турында Коръәндә  ничә  кат язылуы, исемнәре зекер ителүе хакында сөйлибез, ислам диненең төп баганаларын аңлатабыз. Кайберәүләр  соңыннан: «Без монда куркып кына кергән идек, мөселманнар безнең өчен ниндидер куркыныч сүз кебек иде, ә хәзер безнең моннан китәсе дә килми», – ди. Шунысы да бар, элек экскурсоводлар башларына нәрсә килә, шуны – булганын да, булмаганын да сөйли иде. Ә хәзер алар акредитация уза. Әгәр дә экскурсовод Кремльдә эшләргә, мәчеткә туристларны алып керергә тели икән, укып, акредитация алырга тиеш. Мин аларга үзем лекция укыйм, ислам дине һәм Кол Шәриф мәчете турында сөйлим. Имтиханны бирә ала икән, рөхсәтле була, юк икән, кабат укыйсың. Хәзер монда эшләүче һәр экскурсовод исламның төп принципларын белә һәм  кунакларга  шуны матур  итеп аңлата. Без моны дәгъват йөзеннән кулланабыз. Бер губернатор абзый  безгә алтынчы  кат килде. Хатыны татар икән, ислам дине белән бик  кызыксына. Үзенең ярдәмчеләрен, министрларын  да алып килде. Президентыбызга килгән  олы кунаклар да монда кермичә китми. Ачык йөз белән каршы алып, динебез турында аңлатып җибәрәбез, бик канәгать  булып, китәләр, ислам турындагы фикерләре дә уңайга үзгәрә. 

– Кайбер мәчетләргә кергәч, дин әһелләренең кырыслыгы белән очрашасың. Ә сездә  күңелгә ятышлы халәт…

– Кайбер дин әһелләребезнең кырыслыгы – безнең зур гаебебез. Мәчеткә өч төрле кеше килә: туристлар, намаз укучылар, кайгы-хәсрәткә ирешүчеләр. Кемнеңдер баласы төрмәдә утыра, кемдәдер яман чир тапканнар, кемнеңдер гаиләсендә  тынычсызлык… Кайчагында без,  имамнар һәм мәчет ишек төбендә дога кылып  садака кабул итеп утыручы бабайлар да онытып җибәрәбез: алар бит мулла яки дога кылучы бабай янына килми, алар бит өметләрен Аллаһка баг­лап килә. Пәйгамбәребез мәчеткә кереп йомышын үтәгән  надан  бәдәвигә дә, сәрхушкә  карата да шәфәгать күрсәткән, аларны сүкмәскә кушкан, ул Аллаһны һәм аның рәсүлен ярата, дигән. Без сабыр булырга,  кешене кем булуына карамастан, матур итеп каршы  алырга тиешбез.  Син аңа «Ник кыска итәк кидең, ник намаз укымыйсың?» дип бәйләнәсе урынга, җайлап кына утырт  та  нәсихәтеңне кыл, аңлат. Икенче вакытта ул синең яныңа үзе белеп тиешенчә киенеп киләчәк. Ә шунда кырыслык, караңгы чырай күрсәтсәң, ул мәчеткә мәңге килмәячәк. Без кешеләргә исламның матурлыгын күрсәтергә тиеш. Мәчеткә килеп тә якты караш күрмичә, күпме кеше диннән чыгып китте? Мәчеттән күңеле китеп, чиркәүгә барып керүчеләр күпме?! Миңа мөфтинең беренче урынбасары булгач, төрле җыелышларда катнашырга туры килә. Христиан диненә чыгып киткән татарларның саны шактый. Бу – безнең эшләп җиткермәвебез, исламның матурлыгын, мәгънәсен кешеләргә җиткерә алмавыбыздан. Күңелеңдә ни булса да, килгән кешегә сиздермә, ачык чырай белән каршы ал, тыңла. Кайберәүләр мәчет Кремльдә булгач, монда һәр көн Президент намазга йөри, дип уйлый. «Син миңа ярдәм итәргә тиешсең шушы хатны президентка җиткерергә, фатир алырга, очраштырырга…» – дип  аяк тибеп керүчеләр бар. Ә юк дип җавап бирсәң, синнән дә начар кеше юк… Яхшылап аңлатасың, апа җаным, мин аның янында утырмыйм, аны күргәнем дә юк, минем эш урыным мәчеттә, дисең, ышанмый ул. Төрле очраклар була. 

– Остазларыгыз сезне нәрсәгә өйрәтте?

– Остазларыбыз искиткеч хикмәтле  кешеләр иде. Багладыштан, Сүриядән искиткеч галимнәр бар иде. Казаннан  Мәккәгә укырга килдек, һаваланып йөрибез инде. Остазыма сорау бирәм: бездә тәравих намазын 20 рәкәгать укыйлар, һәр дүрт рәкәгать саен зекер әйтеп җырлап утыралар, дим. «Нинди зекер ул?» – ди остазым. Әби-бабаларыбыз белеп җиткермәгәндер инде, дигәнрәк төстә шул зекерне җыр­лап та бирдем. Шунда остазым бу зекердән соң елап җибәрде. «Онытылган сөннәтне үтисез икән бит сез» – диде ул. Мин шып булдым. Безнең әби-бабаларыбыз хәдис белән дәлил китерә белмәсә дә, алар сөннәтне үтиләр икән бит. Әйтик, бездә ашау алдыннан Коръән мәҗлесләрендә тоз куя­лар. Әйе, без «Мөхәммәдия»­дә укыганда бидгать бу, дип әтәчләнә идек. Ә пәйгамбәребезнең сөннәте буенча ашау алдыннан бисмилләһ әйтеп тоз капканнар икән. Шул хәдисләрне өйрәнгәч, бик күп нәрсәне аңладым. Әби-бабаларыбыз­ның гамәлләреннән бидгать эзләргә кирәкми икән. Ә ни өчен шулай эшлиләр, дип төбенә төшәргә, гыйлем алырга кирәк. Кешенең соравына китаптан карап кырт кисеп җавап бирүгә бик җиңел, ләкин син башта кешегә, аның тормышына, гамәленә, кыяфәтенә-рәвешенә кара. Шуннан соң гына без Аллаһының канунына, пәйгамбәребезнең сөннәтенә туры килгән җавапны кайтарырга тиеш. Бу мәсьәләдә Габделхак хәзрәт Саматтан бик күп үрнәк алдым. Бик хикмәт иясе иде, урыны җәннәттә булсын. Мансур хәзрәттән күп тормыш гыйлеме алдым.  Остазларым өчен Аллаһыма бик рәхмәтлемен. 

– Хәзрәт, Сез социаль челтәрләрдә күренмисез. Ул өлкәдә дәгъват эшчәнлеген киңәйтергә уйламыйсызмы?

– Тормыш ул шулкадәр кадерле, вакыт шулкадәр тиз уза, мин вакытымны ­социаль челтәрләргә исраф итәргә теләмим. Миңа караганда да зуррак галимнәр бар, матур телле имамнарыбыз бар, эшли ала икән, эшләсен. Инстаграм сәхифәсен дә мөфти кушканга гына ясап куйдым. Булган очрашуларның фотоларын гына куеп барам. Мин анда кереп батудан куркам. Аның өчен вакытым да юк. 

– Гаиләгез белән дә танышасы килә.

– Әнием мәрхүмә инде, дүртенче ел. Бик көчле кеше иде. Әтием белән икесе җигелеп тормышны алып барды. Әтием гади шофер булып эшләде, әнием  идән юды, икесе дә гади хезмәт кешеләре иде. Без гаиләдә  дүрт бала. Төпчек энекәшебез авыру булды, шушы баланы әти-әнием безнең дә ярдәм белән кадерләп тәрбияләде. Әниебез киткәч тә, ул әтигә яшәр өчен көч биреп тора. Үзем өйләнгән, хатыным Эльмира исемле,  башлангыч сыйныфларда  укытучы булып эшли. Ислам  университетын да тәмамлады. Мине бик хөрмәтләп, кадерләп тора, мин аңа бик рәхмәтле. Бик сабыр. Аллаһы Тәгалә сынауларны да биреп тора, ләкин сабыр итәбез. Тормыш – үзе сынау. Беркемнең дә капчыгы буш түгел.

– Сезнең  янга кешеләр киңәшкә еш киләме?

– Күп. Хәзер соңгы арадагы чирләр, сәяси вакыйгалар  аркасында кешеләр каушап, кемгә карарга, ничек яшәргә дип аптырап калдылар. Мәчеткә  ярдәм сорап киләләр. Аларга рухи ярдәм, җылы сүз, нәсихәт кирәк. Килергә теләүчеләрне Диния нәзарәтендә язып куялар да, һәр сишәмбе көнне тугыз­дан уникегә кадәр шушында мөфти хәзрәт белән берлектә мәчетебездә  кабул итәбез. Рамазан аенда елдагыча тәравих намазлары үткәрәбез.  

Сәхифәне Эльмира СИРАҖИ әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев