Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Клара Миңнуллина Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби бәйге оештыручыларга рәхмәт әйтте

Бүген ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесе игълан ителде.

Клара Миңнуллина Роберт Миңнуллин исемендәге әдәби конкурс оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

«Роберт Миңнуллин исеме азрак яңгырый башлаган иде кебек. Аның исемендәге әдәби конкурс оештырылуына бик сөендем», — диде Роберт Миңнуллинның хатыны «Татар-информ»га шалтыратып.

Ул әдәби конкурсны оештыручыларга уңышлар теләде, кирәк була калса ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.

Бүген ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәрләр бәйгесе игълан ителде.

Татар телендә балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗат ителгән әдәби әсәрләр «Иң яхшы проза әсәре», «Иң яхшы комикс», «Иң яхшы скетч», «Иң яхшы балалар өчен шигырь» номинацияләре буенча кабул ителә.

Бәйгедә катнашу өчен әдәби әсәрләрне 30 ноябрьгә кадәр Татарстан Язучылар берлегенә юлларга кирәк.

Күренекле балалар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин 2020 елның 27 мартында вафат булды.  

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев