Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

“Киләсе һөҗүм – телгә”

Сәясәт белгече, КФУ профессоры Мидхәт Фарукшин шартнамә имзалануына өметләнергә кирәкми, федераль үзәк үз фикерен ачыктан-ачык әйтте, дип саный. Галим фикеренчә, Татарстан җитәкчеләре үзләре дә шартнамә имзалану өчен бер дә тырышмады. - Мидхәт әфәнде, Россия президенты идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Кириенко, Казан белән Мәскәү арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамә үзенең тарихи...

Сәясәт белгече, КФУ профессоры Мидхәт Фарукшин шартнамә имзалануына өметләнергә кирәкми, федераль үзәк үз фикерен ачыктан-ачык әйтте, дип саный. Галим фикеренчә, Татарстан җитәкчеләре үзләре дә шартнамә имзалану өчен бер дә тырышмады.
- Мидхәт әфәнде, Россия президенты идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Кириенко, Казан белән Мәскәү арасында вәкаләтләр бүлешү турындагы шартнамә үзенең тарихи ролен үтәде, Россия дәүләтчелеге килешүләр нигезендә төзелми, дип белдерде. Мәсьәләгә нокта куелдымы?
- Килешүнең имзалануын көтеп утырырга кирәкми. Әйе, Сергей Кириенко югары вазифа били, әмма килешү имзаланырга тиешме-юкмы, бу кайчан була - аның вәкаләтләре түгел. Ул тәкъдим итә, фикер белдерә ала. Иманым камил, С.Кириенконың бу сүзләре Россия Президенты Владимир Путин белән килештерелгән. Мәсьәлә инде иң югары даирәләрдә хәл ителеп, Кириенко аша җиткерелде. Россия шартнамәне имзаларга теләми.
- Шартнамә юк икән, Россия Федерациясендә Татарстанның урыны нинди булачак? Хокукый коллизия барлыкка киләчәк дип әйттеләр. Бу нидән гыйбарәт булачак?
- Бернинди дә коллизия юк. Россия һәм Татарстан Конституциясе нигезендә Татарстан - субъект диелгән. Федераль үзәк белән субъектлар арасында килешү төзү мөмкинлеге бар. Әмма ул кәгазьдә генә. Моңа кадәр ничек булды, шулай булачак. Татарстан - Россиянең субъекты. "Ул Россиядән бәйсез, аның кануннарына буйсынмый" дигән бер генә хокукый норма да юк. Татарстан Россия кануннарыннан тыш хәрәкәт итә дип әйтеп булмый. Тарихи факт - бәйсезлек юк.
Килешүгә килгәндә, 2007 елгы килешү 1994 елгысы белән чагыштырырлык та түгел. "Сүз өчен генә" имзаланган соңгы шартнамәдә ниләр бар соң? Төрле мәсьләләрне хәл итү өчен, Татарстан федераль үзәкнең хакимият органнары белән килешүләр имзалый ала диелгән. Алар Россия Дәүләт Думасы тарафыннан расланырга тиеш. 10 ел эчендә андый бер генә очрак та булмады. Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм күрсәтә ала дип язылган. Рәхим итегез! Кем тыя? Россия буйлап вәкиллекләр оештырырга берни комачауламый. Бу эшләр Татарстан бюджеты нигезендә башкарыла. Татарстан президенты булырга дәгъва кылучы намзәтләр ике дәүләт телен белергә тиеш дип язылган. Бусы - кирәкле, мөһим маддә. Килешүдә шулай ук пас­портларга Татарстанның рәсми билгеләре белән татар телендә кушымта беркетү дип язылган. Моны зур казаныш дип санап булмый, ничек кенә булмасын ул - Россия паспорты.
Татарстан хакимиятенең зур хатасы - федераль үзәккә нинди өлкәдә вәкаләтләр бүлешергә кирәклеге хакында берни әйтмәде. Бер генә тәкъдим яңгыратмады. Кирәк, мөһим дигән гомум сүзләрдән ары китмәделәр.
- Мәсәлән, Татарстан нәрсә тәкъдим итәргә тиеш иде?
- Беренче чиратта вәкаләтләр бүлешү мәгариф өлкәсенә кагылырга тиеш иде. Әлегә барлык вәкаләтләр федераль үзәктә тупланган. Ничек, күпме укытуны Мәскәү хәл итү дөрес түгел. Тел сәясәте - республикалар вәкаләте. Федераль стандартларга төбәк компонентын тыгып кара! Татарстан тарихын да, татарлар тарихын да укытып булмый. Килешү төзергә теләгән кеше барысын да аңлатырга тиеш иде.
- Федераль үзәк шартнамәдән курка дип әйтергә нигез бармы?
- Аны имзаламауның беренче сәбәбе - кайсы тармакта вәкаләтләр бүлешү турында анык сөйләшмәү булса, икенчесе - Татарстанның начар үрнәк күрсәтү мөмкинлеге. Татарстан сорый икән, тигез хокуклар принциплары нигезендә башкалар да килешүләргә дәгъва итә ала. Федераль үзәккә бу кирәкме? Юктыр дип уйлыйм. Дөрес, вәкаләтләр таләп итү, килешү нигезендә эш итү - нормаль күренеш. Әмма тагын бер тапкыр кабатлыйм, аныклык булмады. Республикада югары даирәләрнең "Татарстанның гына килешүе бар, без менә нинди тәти" дип күрсәтү омтылышы гына сизелде.
- Татарстан хакимияте шартнамә имзалансын дип артык тырышмады кебек. Бу сорауны беренче булып матбугат күтәрде, республика җитәкчеләренә азмы-күпме бу хакта белдерүләр ясарга туры килде, депутатлар кымшана башлады...
- Дөп-дөрес. Ачыктан-ачык белдерү булмады. Татарстан Дәүләт Советы мөрәҗәгатендә хокукый сорауларны хәл итәр өчен эшче комиссия булдырырга кирәк диелгән. Шартнамә турында бер сүз булса иде! Тот та турыдан әйт бит, әмма ләм-мим. Аларга өстән, Россия хакимиятеннән, бу теманы күтәрмәскә дигән күрсәтмә булган дип чамалыйм. Татар конгрессын искә төшерегез, шартнамә турында курка-курка әйтелде. Рәсмиләр аның мөһимлеге турында гына авыз чайкады. Мәскәү йодрыгыннан курыктылар дип саныйм. Бу - хакимият хатасы. Кирәк икән, шартнамә турында ачыктан-ачык әйт, таләп ит. Дәшми калу шартнамәнең булмавы белән килешәбез дигәнне аңлата.
- Бүген килешүгә юк диелде, иртәгә ни көтәсе? Татарстанның җавабы нинди булырга тиеш?
- Республика хакимияте дәшми калачак. Бернинди дә адымнар ясалмаячак. Татарстан элитасының федераль үзәккә басым ясарлык коралы юк. 2000 елларда федераль үзәктән Татарстанга карата һөҗүм башланды. Башта суверенитетны танырга теләмәделәр, бу хакта Россия конституция мәхкәмәсе карары бар. Аннары татарларга латин имласын куллануны тыйдылар. Федераль стандартлар керткәч, төбәк милли компонентын куллану да канунга буйсынмау дип аталды.
Киләсе һөҗүм татар теленә булачак. Туган телдә белем алу мәсьәләсе, дәүләт теле булган татар телендә укыту мөмкинлеге һавада эленеп калды. Татарофобия белән чирләүчеләрне бу сүзләр канатландырды. Йошкар-Олада Владимир Путин, рус телен барысы да белергә, укырга тиеш, әмма туган тел булмаган укытуны телләрне мәҗбүриләргә кирәкми, диде. Татарстанда президент институты мәсьәләсе дә хәл ителмәгән. В.Путин, моны халык хәл итә, диде, әмма ахыр чиктә аның сүземе, әллә федераль канун өстенлеккә чыгармы - билгесез. Хәлләр кайсы якка барыр - белмим, әмма безнең файдага түгел. Мәскәү Татарстан инициативаларына гел кире сукалый. Ул Татарстанга киртә куйганда, республика җитәкчелеге дәшмәде, гел ризалашып килде, башын иде. Халык та битараф. 2007 елдагы килешүдә халык мәнфәгате исәпкә алынмады, шуңа да ул битараф.
Римма ӘБДРӘШИТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев