Мәдәни җомга

Хайваннарга, кошларга һәйкәлләр

Дөньяда аерым шәхесләргә генә түгел билгеле бер хезмәтләре өчен хайваннарга һәм кошларга да һәйкәл куела икән.

 Аларның кайберләре белән укучыларыбызны да таныштырып үтик. 


1974 елның 1 декабрендә Мәскәүдәге ат заводы үзенең 50 еллыгын билгеләп үтте. Ярты гасыр дәвамында биредә күп кенә югары класслы чабышкылар тәрбияләнә. Алар арасында бөтен дөнья­га танылган, токымның өч тапкыр чемпионы булган нәсел айгыры Квадрат та була. Бу айгырның балалары бүген 12 илдә яшиләр. Ат заводы территориясендә Квадратка үзе зурлыгындагы һәйкәл куелган.   

* * *

Голландиядә халыкны тукландырып торучы сыерга һәйкәл бар. Сөт-табигать могҗизасы. Белгечләрнең бәяләвенчә, сөттә кеше организмы өчен кирәкле булган йөздән артык элемент бар. Сыер асрау кешегә үзен кием-салым, тормышта зур роль уйнаган башка продуктлар белән тәэмин итү мөмкинлеген дә бирә. 

* * *

Америка Кушма Штатларының Бостон шәһәрендә чыпчыкка һәйкәл куелган. Мондый хөрмәткә чыпчыклар җирне күбәләк кортларыннан чис­тарткан өчен лаек булганнар. Кортлар шулкадәр күп булган ки, хәтта җир селкенә башлагандай тоелган. Шул вакытта кешеләргә чыпчыклар ярдәмгә килгән. Кыска гына вакыт эчендә алар кортларны чүпләп бетергән, шул рәвешле чәчүлекләрне һәм бакчаларны саклап калганнар. 

* * *

Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Римдә ишәккә һәйкәл куела. Скульптор хайванны җилкәсенә тау пушкасы салып барган хәлдә сурәтләгән. ХХ гасыр башында түземле ишәкләр Италия армиясенең төп транспорт чарасы вазифасын үтәгәннәр.

* * *

Даниянең Орхус шәһәрендә  Ратуша янәшәсендә дуңгызга багышлап гранит композиция урнаштырылган. Даниядә дуңгызчылык терлекчелекнең төп тармагы булып исәпләнә. Аннан эшләнгән бекон (ысланган ит) дөньяның бик күп илләренә чыгарыла, дәүләтне валюта белән тәэмин итә.       

* * *

Эт һәйкәлләре берничә илдә бар. Аларның берсе бөек рус физиологы И.П.Павлов таләбе буенча 1935 елда Колтушта урнаш­тырылган һәм «Билгесез эткә һәйкәл» дип аталган. Галим үз гомерендә этләр белән меңнәрчә тәҗрибәләр үткәргән һәм кешенең нерв системасына кагылышлы күп кенә кыйммәтле ачышлар ясаган. 

* * *

Бөтен дөньяда яңа көн әтәч тавышыннан башлана. Алар көн яктысын беренче булып каршылыйлар һәм сәламлиләр. Көн яктыргач күп кенә зарарлы нәрсәләр дә юкка чыга. Әтәч тавышы халыкны йокыдан уята. Менә шунлык­тан Болгариянең Габрово шәһәрендә яшәүчеләр биек тау башына әтәч һәйкәле куярга карар кылган. 

* * *

Парижның данлыклы Сорбонна университеты каршында мәче һәйкәле бар. Ул галимнәргә физиология серләрен ачуда ярдәм иткән өчен, профессорлар һәм студентлар соравы буенча куелган. 

* * *

АКШның Юта штатындагы Солт-Лейк-Сити шәһәрендә акчарлак һәйкәле бар. Җирле халык раслаганча, акчарлаклар  мондый хөрмәткә саранчадан игеннәрне коткарып калган өчен лаек булган. 

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ тупламыннан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: