Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Изге Коръән сабагы

"Галим, яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче бул! Ләкин бишенчесе булма, һәлак булырсың" . (Хәдис). Шундый чорга килеп җиттек, бала тәпигә басу белән үк мәгълүмат дөньясында кайный башлый. Сабыйлар бакчасы, унбер еллык мәктәп, бихисап югары уку йортлары - барчасы да балаларга белем бирә. Дүрт-биш яшьтән кулларда компьютер, телефон,...

"Галим, яки гыйлем өйрәнүче, яки тыңлаучы, яки гыйлемне сөюче бул! Ләкин бишенчесе булма, һәлак булырсың" .
(Хәдис).

Шундый чорга килеп җиттек, бала тәпигә басу белән үк мәгълүмат дөньясында кайный башлый. Сабыйлар бакчасы, унбер еллык мәктәп, бихисап югары уку йортлары - барчасы да балаларга белем бирә. Дүрт-биш яшьтән кулларда компьютер, телефон, планшет, айфон, ике колакта ике төймә, телевизор, кая барсаң, шундагы зәңгәр экран - кыскасы, башыңны мендәргә төрткәнче, өйрәнеп һәм өйрәтелеп яшисең. Шул ук вакытта, кешелек фән-техника казанышларының иң югары ноктасына күтәрелсә дә, гади генә сорауларга да җавап таба алмый иза чигәбез.


Дөньялыкны дини гыйлем белән үреп бара алмау күңелсез күренешләргә китерә. Күпчелегебез битарафлык коллыгыннан һич котыла алмый. Югыйсә, бүген җөмһүриятебездә ислам тәгълиматын өйрәнеп, бар яктан да камилләшүгә киртәләр юк. Күп мәчетләрдә укулар оештырылган, урта һәм югары дини белем бирү системасы булдырылган, җаның теләгән уку әсбаплары, китаплар, ислам сайтлары - элек бабаларыбыз­ның төшләренә дә кермәгән. Бүген без гарәп илләре кызыгып карарлык шартларда яшәп тә, бер урында таптанабыз.

Галимнәр фикеренчә, кешелек аерым дәверләрдә көнкүреш мәнфәгатьләрен һәм шәхси уңайлыкны гына кайгыртып, һич көтелмәгәнчә наданлаша бара. Үз тормышы өчен җайлы шартлар тудырып, адәм баласы максатыма ирештем дип уйлый һәм тормыш рәвеше белән маймылларны хәтерләтә башлый. Бүгенге көндә Европа илләренең баткаклыкка төшүе - моңа ачык мисалы. Җәмгыятьнең җитешлеге, бөтенлеге аның алга баруына комачаулык итә, үзенә бертөрле киртәгә әверелә.

Менә шушы чорлар киләсен күз алдында тоткан галәмнәр Хуҗасы 1400 ел элек үк үзенең кануннар системасын җир йөзенә иңдереп, соңгы пәйгамбәр Мөхәммәдкә (с.г.в.) безгә җиткерүен тәэмин иткән. Безнең карамакта бүген - Изге Коръән һәм сөекле Пәйгамбәребезнең хәдисләре. Замана теленә күчерсәк, конституциябез дә, төрле өлкәләрдәге, әйтик, гаилә мәсьәләләре, икътисад, сәнгать һәм башка мөнәсәбәтләрне җайлаучы кодексларыбыз - барысы да үз урынында.

Иң кызганычы: күпләр, үзенең дингә битарафлыгын ислам дөнья­сында барган чуалышларга бәйләп аңлатырга тырыша. Ике имансыз гарәп, "ислам дәүләте" исеме астында, кулларына автомат алып, ике гектар җир бүлешә икән, моның исламга һичбер катышы юк. Һәркем үз гамәле өчен үзе җавап бирәчәк.

Йөзләгән ил һәм халыклар кабул иткән конституцияләр үзгәреш кичерә, хаким килгән саен алышына. Ә Изге Коръән һичнинди дә үзгәреш кичермәде, 1400 ел буена китабыбызның һәр хәрефе үз урынында.

Соңгы пәйгамбәр "Бишектән алып, ләхеткә чаклы" гыйлем алырга кушкан. Белемсез халык түгелбез, һәр гаиләдә динебезгә кагылышлы китаплар бар. Булмаса - булдырыгыз, укыгыз, уйланыгыз. Кулыгызда картайганчы яшим дигән шартнамә юк. Үлем фәрештәсе Газраил сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) генә үзенең килгәнен сиздерә, башкаларга андый хокук бирелмәгән.

Наданлыгыбызның тагын бер тискәре ягы: дингә килә алмавыбызны -кайбер имам-абыстайларның тискәре гамәлләре белән бәйләп күрсәтергә яратабыз. Югыйсә, үзебез нинди, имамнар да шундый. Мулла-мөэзиннәребез башка планеталардан төшеп утырмый, алар җәмгыятебезнең бүгенге чагылышы. Көзгегә карасагыз, шәүләгездән башкасын күрмисез бит.

"Бер кеше гыйлем алу нияте белән бер юлга керсә, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәт юлын җиңел кылыр. Гыйлем өстәүче кеше өчен күктә һәм җирдә булганнар, хәтта судагы балыклар да ярлыкауны сорар. Гыйбадәт кылучыларга күрә гыйлем ияләренең өстенлеге башка йолдызлардан айның якынлыгы кебектер. Галимнәр - пәйгамбәрләрнең варис­лары. Пәйгамбәрләр мирас итеп алтын һәм көмеш түгел, бәлки гыйлем калдырды. Гыйлем алган кеше - камил һәм тәмам булган өлеш алучы" (хәдис).

Өзелгән муенсадан җир өстенә тәгәрәгән гәрәбәләрдәй, тарих тәгәрмәче тиз тәгәри. Адәм баласының картайган көнендә иң үкенечле сүзе - "вакыт үтте" булыр, көч куймый гына җәннәт бакчаларына эләгү насыйп булмас. Гыйлем өйрәнеп, аны үз тормышыбызда кулланып, башкаларга да тапшырып яшәсәк, киләчәгебезгә өмет артыр.

Рәсүл ГӘРӘЕВ.

Мамадыш районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев