Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Истанбул ярминкәсендә татар рәссамы Нәргиз Акчураның күргәзмәсе урын алган

Ярминкә ачылышында барлыгы 12 500 кеше катнашкан.

Төркиянең беренче сәнгать һәм антиквариат ярминкәсендә дөньякүләм танылган татар кызы Нәргиз Акчураның әсәрләре дә урын алган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.

«Истанбулда Төркиянең беренче сәнгать һәм антиквариат ярминкәсе Истанбул мэры Әкрем Имамоглу һәм тормыш иптәше Диләк Имамоглу катнашында Төркиянең танылган пианисты Гүлсин Онайның концерты белән ачылды. Ачылышта 12 500 кеше катнашты. Ярминкә 23 февральгә кадәр Истанбул конгресс үзәгендә эшләде», — диде ул.

 

 

Айгөл Зара Кәбирова ярминкәдә татарча сөйләшеп кайтканын сөйләде. «Нәргиз Акчура 1950 нче елларда Кытайдан Төркиягә күчеп урнашкан татарлардан. Аның әсәрләрен 12-15 март көннәрендә Анкарада узачак VI Заманча сәнгать ярминкәсендә дә күреп булачак», — дип сөйләде ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев