Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Имамнар ни карар кылды?

“Милли тормыш һәм дин” Х Бөтенрусия татар дин әһелләре җыены карарлары

Х Бөтенрусия татар дин әһелләре җыенында катнашучылар Ислам диненең гадәти кыйммәтләренә, Русия Федерациясе кануннарын үтәүгә, милләтара татулык гадәтләренә, дини һәм татар милли үзаңына тугрылыкларын белдерәләр. Шулардан чыгып, җыенда катнашучылар түбәндәге карарларга килделәр:

— Илдә яшәүче татарларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча дини һәм милли-мәдәни оешмаларның уртак эшчәнлеген Бөтендөнья татар конгрессына һәм төбәкләрдәге дини идарәләргә таянып дәвам итәргә;

— ТР мөселманнарының Диния назәрәтенең татар телен саклау һәм гамәлдә куллану тәҗрибәсен хуплап, аны илнең башка төбәкләрендәге дини оешмаларга тәкъдим итәргә;

— Болгар Ислам академиясенең илебез мәчетләре һәм дини оешмалары өчен югары белемле кадрлар әзерләү эшчәнлеген хупларга;

— “Русия-Ислам дөньясы” стратегик фаразлау төркеменең эшчәнлеген хупларга, әлеге төркем белән хезмәттәшлекне арттырырга һәм ныгытырга;

— Мәчетләрдә һәм мәхәлләләрдә туган телне, матур әдәбиятны, дини-мәгърифәти белемне, мәдәни традицияләрне өйрәтү буенча дәресләр оештыру эшчәнлеген активлаштырырга;

— Татар яшьләрен милли һәм рухи кыйммәтләргә якынайту, дини һәм милли үзаңнарын үстерү максатыннан дини һәм милли оешмаларның хезмәттәшлеген булдырырга һәм ныгытырга;

— Хәләл стандартлар буенча тикшерүләрне көчәйтергә, Ислам дине таләпләре нигезендә продукцияне, товарларны һәм хезмәтләрне сертификацияләү эшчәнлеген дәвам итәргә;

— Татар яшьләрен илебездәге дини уку йортларында белем алырга җәлеб итү йөзеннән, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның координацион советының һәм Ислам мәгарифе советының эшчәнлеген дәвам итәргә;

— Милли һәм мәдани оешмаларга эшмәкәрләр белән берлектә Ислам мәгарифенә, мөселман басмаларына һәм электрон мәгълүмат чараларына, интернет челтәрләрендәге эшчәнлеккә игътибарны арттырырга;

— Русия дәүләтенең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлегенә, Ислам бизнесы үсешенә, милләтара һәм динара өлкәләрдәге Татарстанның уңай тәҗрибәсен хупларга;

— Татар-мөселман җәмгыятен Әбү Хәнифә мәзхәбе тәгълиматы нигезендә берләштерү хәрәкәтен дәвам итәргә;

— Исламофобия, экстремизм, терроризм һәм ксенофобия кебек тискәре күренешләргә каршы тору мәсьәләләренә аеруча игътибар итәргә;

— Русия төбәкләрендә “Ислам мәдәнияте нигезләре” модулен мәктәпләргә кертү эшен дәвам итәргә, әлеге модульне укыту өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсен хәл итәргә;

— “Ислам мәдәнияте нигезләре” модулен булдыру һәм эшләтү өчен җаваплы оешма итеп Русия Ислам институтын билгеләргә, шушы модуль белән киң җәмәгатьчелекне таныштыру максатыннан “Ислам мәдәнияте нигезләре” порталын оештыру һәм эшләтү бурычын әлеге институтка йөкләргә;

— Татарстан хөкүмәтеннән Имамнарга хезмәт хакы түләү мәсьәләсен хәл итүне сорарга, дин әһелләренә халык белән эшләү өчен читтән торып дөньяви гуманитар югары белем алу мөмкинлеген җайга салырга, вәгазьләр сөйләгәндә милләтебез тарихына аеруча игътибар итәргә;

— Бөтендөнья татар конгрессы каршында махсус илкүләм Татар мемориал җәмгыятен булдырырга һәм әлеге оешмага татар зиратларын, каберлекләрен барлау, карап тору һәм тәртипкә салу гамәлләрен йөкләргә, тарихи биналарны, мәчетләрне һәм мәдрәсәләрне барлау һәм кайтару эшләрен җәмәгатьчелек белән бергә алып барырга.

Делегатларның инануларынча, татар дин әһелләре форумнары илебезнең милләтара һәм динара татулыгына, аның милли мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүгә, татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә хезмәт итәләр.

Бөтендөнья татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев