Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сүз һәм гамәл

Иң якын максатыбыз – тарих буенча китап чыгару

11 ноябрьдә Марий Эл Республикасының Татар мәдәнияте үзәгендә “Татар авыллары тарихын өйрәнү. Проблемалар һәм аларны чишү юллары” исеме астында узган Регионара фәнни практик конференция (халыкара катнашлыкта), бәхәссез, Мари Илендә яшәүче татарлар өчен зур вакыйга булды.

Коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле хәлләр аркасында, чара кара-каршы сөйләшеп һәм онлайн узды. Конференция Мари Иленең Мәдәният, матбугат һәм милли эшләр министрлыгы, республиканың Татар мәдәнияте үзәге, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, Мари Иле татарларының милли-мәдәни автономиясе, Татар тарихи җәмгыяте тарафыннан оештырылды.

Бу зур чара Бөтенроссия халык санын алу, Россия Президенты Владимир Путинның “Россия Федерациясенең 2025 елга кадәрге дәүләт милли сәясәте стратегиясе” Указын, “Мари Иленең 2013-2025 елларга дәүләт милли сәясәте”н тормышка ашыру һәм Бөтендөнья татар конгрессының “Татарлар: гамәл стратегиясе” озак сроклы проектын үтәү кысаларында үткәрелде.

Конференциядә катнашучыларга котлау сүзләре белән Татар мәдәнияте үзәге директоры Илгис Гайсин, Мари Иленең мәдәният, матбугат һәм милли эшләр министрының урынбасары Игорь Садовин, Дәүләт архивы директоры Александр Одинцов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты төбәк тарихын өрәнүчеләр белән эш комитеты башлыгы, Татарстан Республикасының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе, Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең беренче урынбасары, профессор Альберт Борһанов, Мари Иле татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе Әмир Шакиров мөрәҗәгать иттеләр.

Тантаналы рәвештә бүләкләүләр дә узды. “Мари Иленең атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә Татар мәдәнияте үзәгенең директор урынбасары Равия Шамил кызы Мусина лаек булды. Эшмәкәр, татар үзәге үткәргән чараларның иганәчесе Азат Әсхәт улы Минһаҗев Мари Иленең 100 еллыгына чыгарылган истәлекле “Халыкка хезмәт итү” медале белән бүләкләнде. Шулай ук талантлы музыкант Гәрәй Габдрахман улы Мәгъсүмҗановка “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелү турында да билгеле булды.

Пленар утырышта Альберт Әхмәтҗан улы Борханов җыелганнарны татар төбәк тарихын өйрәнүчеләренең төп структур бурычлары белән таныштырып чыкты.

Морки районы вәкиле, Мари Иленең Татар тарихи җәмгыяте әгъзасы Альберт Хәсәнов “Мари Иленең авыл һәм салалары тарихы” җыентыгын бастыруга әзерлек барышында мәгълүмат туплау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Төркиядән тарихчы Левент Булут “Төркиядәге татар авыллары” доклады белән онлайн рәвештә чыгыш ясады. Мари халкының туклану культурасында татар кухнясының чагылуы белән тарих фәннәре кандидаты, В.М.Васильев исемендәге Мари тел, әдәбият, тарих фәнни-тикшеренү институтының “Этнология” юнәлеше өлкән фәнни хезмәткәре Тамара Молотова таныштырды.

Институтның өлкән фәнни хезмәткәре Гөлнара Зеленеева Мари Иле авыл җирлегендә яшәүче татарларның дини һәм этник охшашлыгы турында сөйләде. Республиканың Татар мәдәнияте үзәге директоры Илгис Гайсин Октябрьский бистәсендә мәчет төзелү тарихын, Бәрәңге районының Путчара авылында мәчет торгызылуы турында бу мәчетнең имам-хатыйбы Равил хәзрәт Шәрәфетдинов бәян иттеләр. Медведево районының Знаменский бистәсеннән төбәк тарихын өйрәнүче Фирзия Сабирҗанова Мари-Төрәк районының Яхин авылы тарихы турында эчтәлекле чыгыш ясады. Конференция барышында 25 доклад тыңланды, аларның һәрберсе татар халкы тарихында билгеле бер кыйммәткә ия. “Юлчы” телевизион тапшыруының автор-алып баручысы Альберт Шакиров һәм аның фикердәше, оператор Марат Шәйдуллин авыл һәм салалар тарихын өйрәнү, аны яктырту буенча үзләренең тәкъдимнәрен интернет аша җиткерделәр.

Мин, республиканың Татар мәдәнияте үзәге каршында яңа оештырылган Мари Иленең Татар тарихи җәмгыяте рәисе буларак, конференциядә катнашучыларны җәмгыятебезнең максатлары белән таныштырдым. Бүгенге көндә татар авыллары һәм салалары тарихы турында китап бастыру иң мөһим максат булып тора. Бәрәңге районында урнашкан торак пунктлар буенча моны эшләү җиңелрәк булачак, чөнки өч елда районыбызның өйрәнүче-тикшерүчеләре (Наил Бариев, Рафаиз һәм Рафис Гайнановлар, Фәүзия Мөхәммәтова, Фәнил Мусин) тырышлыгы белән гаять зур архив мәгълүматлары базасы тупланды.

Конференция ахырында резолюция кабул ителде. Анда туган телне, тарихны, мәгарифне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, йолаларны һәм халыкның үзенчәлеген саклау мөһимлеге искәртелде. Резолюциядә татар телендә чыга торган “Якташлар” республика гәҗите басмасына ярдәм күрсәтү турында дәүләт хакимияте органнары адресына пункт язылуы сөенечле.

Альберт Әхмәтҗан улы Борханов җитәкчелегендәге Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре чараның югары дәрәҗәдә оештырылуына басым ясадылар һәм Мари Иленең төбәк тарихын өйрәнүчеләренә тикшеренү эшләрендә зур уңышлар теләделәр.

Конференция эшендә катнашкан барлык кешегә дә рәхмәтемне белдерәм.

 

Фәнил Мусин

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев