Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Гүзелләребезнең исемнәре урамнарга кайтсын

Ирләр дә сокланырлык итеп яшәгән, эшләгән, халкына хезмәт итүгә бөтен гомерен багышлаган хатын-кызлар аз түгел. Татарстанда да, аның башкаласы Казанда да, исемнәре бөтен дөньяга танылган галимнәр, табибләр, сәнгать әһелләре, дәүләт хезмәткәрләре, җитештерү тармагында эшләүче хезмәт батырлары шактый. Әмма олыгая төшкәч, яки бакыйлыкка күчкәч, андыйларның исемнәре бөтенләй телгә алынмый башлый. Гомерен...

Ирләр дә сокланырлык итеп яшәгән, эшләгән, халкына хезмәт итүгә бөтен гомерен багышлаган хатын-кызлар аз түгел. Татарстанда да, аның башкаласы Казанда да, исемнәре бөтен дөньяга танылган галимнәр, табибләр, сәнгать әһелләре, дәүләт хезмәткәрләре, җитештерү тармагында эшләүче хезмәт батырлары шактый. Әмма олыгая төшкәч, яки бакыйлыкка күчкәч, андыйларның исемнәре бөтенләй телгә алынмый башлый. Гомерен милләтенә, халкына багышлаган шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү турында җитди уйлаганда һич тә начар булмас иде бит, югыйсә. Олуг шәхесләрнең исемнәрен ул эшләгән оешмаларга, ул яшәгән торак пунктларның урамнарына биргәндә, алар безнең хәтерләрдә ныграк сакланачак.
Казан урамнары исемлеген актарам. Исемлектәге 1650 дән артык урамның бары 15 енә генә хатын-кызлар исеме бирелгән икән бит. Бишесе генә татар. Аларның да бары икесе генә Казанда туып-үскән.
Зәйтүнә Гаптри кызы Даутова (1951-1977). Бу исем Казан шәһәрендә яшәүчеләрнең күпчелегенә таныш та түгелдер. Зәйтүнә шәһәр читендә туып -үсә. Математика юнәлешендә белем бирә торган 131 нче мәктәпне тәмамлый. 1969 елда Казан дәүләт университетына укырга керә. Биредә спорт белән мавыга, "Торнадо" лагеренда альпинизм белән шөгыльләнә. Күп тә үтми "Альпинист СССР" билгесе белән бүләкләнә. Зәйтүнә Даутова Домбайда өч инструктор белән Кавказ тавына менгәндә, бау өзелеп, һәлак була. Шулай итеп, Зәйтүнә бу дөньяда бары 26 ел яшәп кала. Ел саен Идел ярында аның хөрмәтенә кыяга менүчеләр ярышы үткәрелә. Отары (Утар) бистәсендәге бер урам хәзер Дау­това исемен йөртә.
Татарстанның халык артисткасы, драма артисты һәм күренекле җырчы Галия Кайбицкая (1906-1993) Габдулла Тукайның остазы Мотыйгулла хәзрәт кызы. Башлангыч белемне ул әтисе мәдрәсәсендә ала. Әниләре өендә кызлар хоры оештыра. Сәнгатькә баш-аягы белән гашыйк кыз башта театр техникумында укый, аннары музыка училищесына күчә. 18 яшендә театрда төп рольләрне башкара башлый. Аны театрга Салих Сәйдәшевнең чакырып китерүе мәгълүм. 1924 елда театр техникумында укыганда Г.Кайбицкая Галиябану ролен зур осталык белән башкара. Спектакльдә Хәлил образын булачак режиссер Хәким Сәлимҗанов иҗат итә. 1934 елдан Галиянең тормышы турыдан-туры опера белән бәйле. Опера һәм балет театрында ул төп рольләрне башкара. Бөек Ватан сугышы елларында сугышчыларга һәм госпитальләрдә дәваланучыларга концертлар бирә.
Г.Кайбицкая 38 ел дәвамында ире, танылган скрипач, дирижер, Татарстанның халык артисты Ильяс Әүхәдиев белән иҗатта да ярдәмләшеп яши. И.Әүхәдиев опера һәм балет театры директоры булып эшли, аннары егерме ел дәвамында Казан музыка училищесын җитәкли. Азино-1 бистәсендәге урам Галия Кайбицкая исемен йөртә.
Күренекле җырчы һәм композитор Сара Садыйкованың исеме республикада бик күпләргә яхшы таныштыр дип уйлыйм. 1906 елның ноябрендә приказчик гаиләсендә ул Казанда туа. Бала чактан ук әдәбият, сәнгать белән мавыга. Мәскәү консерваториясендә укыганнан соң, Сара ханым Казан опера сәхнәсендә чыгыш ясый башлый. Аның башкаруындагы җырлар тамашачыларның һәркайсын сокландыра. Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң да Сара Садыйкова патриотик һәм лирик җырлар иҗат итә. Ике музыкаль комедиянең музыкасын яза. 1977 елда С.Садыйковага ТАССРның халык артисткасы, ә 1984 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәре бирелә. Казанның Вахитов районында Сара Садыйкова исемен йөрткән урам бар.
Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова да (1926-1980) респуб­ликада танылган шәхес... Язу­чы, шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. С.Сөләйманова 1926 елның 3 сентябрендә Башкортстанның Яңавыл районында туган. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлагач, башта мәктәптә укытучы булып эшли. Аннары Әлмәт шәһәр комитеты лекторы, район радиотапшырулар редакторы.
Саҗидә Сөләйманова ире, шулай ук талантлы шагыйрь Әдип Маликов белән республика нефтьчеләр төбәге Әлмәттә яшәп иҗат итте, күпсанлы китаплар чыгарды. С.Сөләйманова 1980 елның 10 маенда Әлмәттә вафат булды. Аңа әле бары 54 кенә яшь иде. Башкалабызның Киров районындагы бер урамына Саҗидә Сөләйманова исеме бирелде.
Башкортстанның Бәләбәй шәһәре кызы Мәгубә Сыртланова бала чагыннан ук очучы булырга хыяллана. Ул очучылар әзерләүче мәктәпкә укырга керә һәм сугыш башланганда санитария авиациясе отрядында звено командиры булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлануга хатын-кызларның 46 нчы төнге бомбардировщиклар гвардия авиация полкына эләгү өчен күп тырышлык куя. Һәм теләгенә ирешә дә. Төнлә "У-2" самолетлары дошманның котын ала. Көтмәгәндә килеп чыгалар да, бомбаларын кирәкле урыннарга ыргытып, дошман аңына килгәнче китеп тә өлгерәләр.
Сугыш чорында Мәгубә Сырт­ланова 782 хәрби очыш ясый. Аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм "Алтын йолдыз" медале тапшырыла. Казанның Идел буе районындагы бер урам бүген аның исемен йөртә.
Казан шәһәренең тагын берничә урамына Бөек Ватан сугышы чорында батырлык үрнәкләре күрсәткән хатын-кызлар исеме бирелгән. Дөрес, ул хатын-кызларның тормыш юллары башкалабыз, шулай ук Татарстан белән бөтенләй бәйләнмәгән. Совет чорында яшь буынны батырлар үрнәгендә тәрбияләү бурычы куелды. Шундый каһарманнарның берсе Зоя Космодемьянская (1923-1941). Тамбов өлкәсендә туган. Мәскәүдә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, үз теләге белән партизаннарның диверсия отряды составында чыгыш ясый. Яшь булуына карамастан, отряд җитәкчелегенең берсеннән-берсе катлаулырак заданиеләрен үти. 1941 елның октябрендә дошман тылында хәрби бурычны үтәгәндә дә фашистлар кулына эләгә. 29 ноябрьдә Мәскәү өлкәсе, Рузский районының Петрищево авылында җәзалап үтерелә. Күрсәткән батырлыклары өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Восход урамындагы 99 нчы мәктәп ишегалдында Зоя Космодемьянскаяга һәйкәл куелган. Вахитов районындагы бер урамга аның исеме бирелгән.
Советлар Союзы Герое Лиза Чайкинаның (1918-1941) биографиясе дә Космодемьянскаяныкына охшаш. Тверь өлкәсенең Пеновский районы Руно авылында туып-үскән кыз мәктәпне тәмамлагач, башта колхозда, аннары район газетасында эшли. 1939 елда ВЛКСМның Пеновский район комитеты секретаре итеп сайлана. Немецлар Тверь өлкәсен басып алгач, биредә партизан отрядын оештыручыларның берсе була. Яшьләрне корал белән эш итәргә өйрәтә. Сатлык җан җиткергән мәгълүматлар нигезендә фашистлар Елизавета Ивановнаны тотып алалар, озак кына җәзалаганнан соң атып үтерәләр. Шәһәребезнең Авиатөзелеш районындагы урамы аның исемен йөртә.
Әлбәттә, Бөек Ватан сугышы чорында яшь гвардиячеләр күрсәткән батырлыклар турында ишетмәгән кеше сирәктер. Бу хакта күп язылды, китаплар басылды. Бу оешмадагы ике батыр кызның исемнәре Казан урамнарына да бирелгән. Аларның берсе - Ульяна Громова, икенчесе - Люба Шевцова.
Ульяна Краснодарның алтынчы мәктәбен "отлично"га тәмамлый. Һәрвакыт башкаларга үрнәк күрсәтә. 1943 ел башында ул фашистлар кулына эләгә һәм атып үтерелә. Фашистлар батыр кызның гәүдәсен җимерек шахтага ыргыталар.
"Яшь гвардия"нең батыр кызы Люба Шевцова турында күп риваятьләр йөри. Яшьләр аңа тиңләшергә тырыша. Кызганыч, үз гомерен саклап калырга тырышучы сатлык җан да табыла. Фашистлар Любаны кулга ала, бер ай җәзалаганнан соң атып үтерә.
Совет районындагы бер урам Марина Раскова исемен йөртә. 1938 елда Марина самолет экипажы составында штурман буларак, Мәскәүдән Ерак Көнчыгышка тукталышсыз очыш ясый. 6450 чакрым юл үтеп, алар тукталышсыз очыш буенча дөньяның авиация рекордын куя. Бу батыр­лык өчен М.Расковага Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Марина хатын-кызларның хәрби частьләрен оештыра. Энгельс шәһәрендә кыска гына вакыт эчендә хатын-кызларның өч авиаполкы төзелә. 1943 елда М.Раскова Саратов янында авиаһәлакәткә дучар була, гомере фаҗигале төстә өзелә.
Авиатөзелеш районы урамнарының берсе рус революционеры, "Народная воля" оешмасы җитәкчеләренең берсе, Санкт-Петербург губернаторы кызы, Россиядә сәяси эшчәнлеге өчен асып үтерелгән беренче хатын-кыз Софья Львовна Перовская (1 сентябрь 1853 ел - 3 апрель 1881) исемен йөртә. Софья Львовна 1881 елның 1 мартында Александр II не үтерүчеләр төркемен җитәкли. Ире А.Желябов, шул ук Н.Кибалчич, Т.Михайлов, И.Рысаков белән бергә асып үтерелә.
Авиатөзелеш урамнарының икенчесе зур галим, математик, Санкт-Петербург академиясенең әгъза-корреспонденты, язучы Софья Васильевна Ковалевская (1850-1891) исемен йөртә. Мәскәүдә туган С.Ковалевская ул чорда Россиядә хатын-кызларга югары уку йортларында укырга рөхсәт ителмәгәнлектән, югары белемне Германиядә ала. Франциядә, Швециядә эшли.
Бөек рус актрисасы Мария Николаевна Ермолова (1853-1928) Мәскәүдә туа. Тугыз яшеннән театр мәктәбендә белем ала, театр­ларда суфлер булып эшли. Үсә төшкәч М.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Аннары Мәскәүнең Кече театрында төп рольләрне башкара. М.Ермолова өч тапкыр Казанда гастрольләрдә була. Яңа Каравайдагы урамга аның исеме бирелгән.
В.И.Ленин Казан университетында укыса да, аның хатыны Надежда Крупская шәһәребездә бөтенләй булмаган. Шулай да Авиатөзелеш районындагы бер урамга аның исеме бирелә.
Киров районындагы Адмиралтея бистәсенең үзәк урамы немец коммунисты һәм реформаторы Клара Цеткин исемен йөртә. 1910 елда нәкъ менә Цеткин бөтен­дөнья хатын-кызларының теләктәшлек көнен билгеләп үтәргә тәкъдим ясый, һәр елны бер үк көндә бөтен дөньяда бәйрәм үткәрү хатын-кызларны ирләр белән тигез хокук өчен көрәшкә туплар дип саный ул. 1914 елдан башлап бөтен дөньяда 8 март көнне хатын-кызлар бәйрәме үткәрелә башлый.
Әлбәттә, исемнәре Казан урамнарына куелган 15 хатын-кызның барысы да - күренекле затлар.
Әмма бары 15 кенә хатын-кыз исеменең Казан урамнарына куелуы белән килешеп булмый. Бу бик аз. Казан кебек борынгы, бай тарихы булган шәһәрдә урамнарның мәгънәсез исемнәрен үзгәртергә вакыт. Бер үк исемнең берничә урамга бирелүе белән дә һич килешеп булмый. Әйтик, бер шәһәргә 13 Дәүләки, 8 Зеленая, 12 Кадыш урамының нигә кирәге бар?!
Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.
.Клара Цеткин урамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев