Мәдәни җомга

Гомер дисбесе

Рәшидә абыстай, балалары үсә төшкәч, һәркайсына атап “Гамәл дәфтәре” башлаган. Ул аларга балаларының яхшы гамәлләрен генә язып барган.

Биш ел элек арабыздан киткән, совет хакимлегенең динсезлек елларында да намазларын, уразасын калдырмыйча яшәгән, балаларын да үзе үрнәгендә тәрбияләгән Рәшидә абыстай Исхакый һәркайсыбызга, аеруча хатын-кызларга бар яктан да өлге булырлык шәхес иде. Аның яшәү рәвеше, “Намаз уку тәртибе” дигән һ.б.китаплары бик күпләрнең динебез кушканнарны үтәп яши башлауга сәбәп тә, дәреслек тә булды. “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының VI форумы кысаларында “Чулпан” мәдәни үзәгендә үткән “Калфак туе”ның Рәшидә абыстай Исхакыйга багышлануы һич тә гаҗәп түгел иде. “Гомер дисбесе” дип исемләнгән бу бәйрәмдә аның тормыш юлы да барланды, яшәү рәвеше дә күз алдыннан үтте.


Рәшидә абыстай Арча районының Күпербаш авылында күп балалы гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килгән. Ачлык еллары дип кешеләр хәтерендә калган чорлар була ул. Әтисен "кулак” дип кулга алалар, зинданга ябалар, берсеннән- берсе кечкенә 12 баланы ач итеп, барысын төяп чыгып китәләр. Әмма бала азга да куана белүчән, шөкер итүчән булып үсә. Аның дүрт яшендә чакта апасы Бибисара тегеп биргән күлмәген киеп, “Минем дүрт күлмәгем бар: бөрелгән, бозган, тузган, тегәсе күлмәгем”, – дип шатлануын елмаеп искә ала торган булалар. Рәшидә абыстай икенче сыйныфта укыганда, укытучысы Нәкыя апа балаларга, өй эше итеп, сүзләрдән җөмләләр төзеп килергә куша. Соңыннан Рәшидә апа бу хакта “Күңел дәфтәре”нә мондыйрак истәлек теркәп куя. “Мин “Менә нәрсә Нәкыя апа!” – дип язып куйдым да: “Язлар җитте, төннәр кыскарды, көннәр озынайды, ризыклар әзәйде. Без гаиләдә сигез кеше. Әтиемне 10 елга төрмәгә яптылар, ризыкларыбызны калдырмыйча алып чыгып киттеләр. Без ачлы-туклы яшибез. Инде нишләргә? Киңәш бир! Мин мәктәпкә киткәндә, Рәис энем ипи алып кайтырга кушып кычкырып кала”, – дип язып бирдем” Гаиләгә бу вакытта 200 грамм икмәк белән кайнар аш бирә торган булалар. Кызчык ипиен үзе ашамыйча, әнисенә алып кайтып бирүне гадәт итә. Нәкыя апа укучысының шушы язмасын укыгач, елап җибәрә һәм Рәшидәгә 400 грамм ипи өстәп бирә башлыйлар.

Рәшидә абыстай, мәктәпкә укырга кергәндә, намазга басып, ураза тота, гомумән, Аллаһ кушкан гамәлләрне калдырмыйча башкара башлаган була инде. Әти-әниләре балаларын, пәйгамбәрләр тарихын белгертеп, Аллаһының кушканнарын танытып һәм эшкә өйрәтеп үстерәләр. Абыстайның иң матур яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы барган чорга туры килгән. Чандыр гына үсмер кыз булуына карамастан, урман да кисә, окоп та казый ул. Хәтта колхозда берьюлы 6-7 эшне алып барган вакытлары була. Рәшидә апа 16 яшендә кибет эшен кабул итеп, почта, займ хезмәтләрен дә алып бара, ит, сөт, йомырка җыю эшләрен дә башкара. Кыз 19 яшендә күрше Мөндеш авылының Габдерәүф исемле егетенә кияүгә чыга. Гомер юлдашы да динле, иманлы кеше була. Әмма ике ел әйбәт кенә яшәгәч, Саклык банкы кассасы җитәкчесе булып эшләгән ирен, 1947 елда реформа вакытында халыкка яхшылык эшләгәне сәбәпле, 16 елга төрмәгә ябалар. Соңрак Габдерәүф абзый акланып кайтып, ике генә ай гаилә җылысында яшәп өлгерә, тик үпкә авыруыннан гомере өзелә. Рәшидә абыстайның икенче ире Гомәр әлифне таяк дип тә белми, намаз да укымый торган кеше була. Аны никахларының икенче көнендә үк намазга бастыра абыстай. “Югыйсә, мин сиңа хәләл хатын була алмыйм”, – ди. Гомәрнең дә җәмәгатенә ихтирамы зур булгандыр, намазны да, гарәп шрифты белән язылган Коръәнне дә укырга өйрәнә. Соңрак зур гаиләгә имам булып намаз да укыта әле. Гаиләдә бер-бер артлы алты бала дөньяга килә: Фирдәвес, Рәмзия, Госман, Рабига, Рушания, Исламия. Алар да совет хакимлеге елларында да, динебездән аерылмыйча, Аллаһ кушканнарны үтәп яши. “Әнидән курка идек. Әгәр урам башында ак халаты күренсә, ул биргән дәресебезне кабатлый башлыйбыз. Аны “Әни эшләдек”, дигән сүз белән түгел, ә “Әни, укыдык, әни, өйрәндек” дигән сүзләр белән каршы ала идек”, – дип искә алалар. Берәрсе ялгышып намазын калдырса, алтысына да җавап тотарга туры килгән.

Рәшидә абыстай, балалары үсә төшкәч, һәркайсына атап “Гамәл дәфтәре” башлаган. Ул аларга балаларының яхшы гамәлләрен генә язып барган. Ә инде ул-кызлары әниләренең күңеленә ошамаган берәр эш кылсалар, “Бу гамәлегез белән тарихка кереп каласыз”, – дип куркыта торган булган. Шулай итеп көннәр узган, Госман хәзрәткә багышланган дәфтәрләр – алты, кызлар-оныкларныкы – икешәр, өчәр, Рәшидә абыстайның үзенеке унбер том җыелган. “Ак калфак” Бөтен­дөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, “Калфак туе”на әзерләнгәндә, берничә чемоданга тутырылган бу ядкәр-томнарны эш бүлмәсенә алып кайтып укыган. “Аларда XX йөздә һәм XXI гасыр башында төбәгебездә Ислам диненең тарихы, аның четерекле мәсьәләләре, уңышлары һәм өметләре тупланган. Томнарны шулай ук ислам диненә, тәрбия нигезләренә, хатын-кыз мәсьәләләренә ачкыч булырдай фикерләр җыентыгы дип тә булыр иде”, – ди Кадрия Идрисова.

Билгеле булганча, Рәшидә абыстайның улы Госман хәзрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтен җитәкләде. Рәшидә абыстайның Аллаһтан кызларының иманлы бәндәләргә насыйп кылуын соравы да кабул була. Кияүләре дә – намазлы, гыйлемле кешеләр. Әйтик, бер кияве Габдулла Галиуллинның 1992-1998 елларда мөфти булуын хәтерлибез әле.

Рәшидә абыстайга яшәү мәгъ­нәсенең нәрсәдә булуы һәм, балаларының бик итагатьле икәнлеген әйтеп, аларны ничек тәрбияләп үстерүе турында еш сорау биргәннәр. Абыстай яшәү мәгънәсен Аллаһыга итагатьле булуда, Ул кушканча яшәүдә, дип аңлата. Рәшидә Исхакыйның баланы, ул уң белән сулны аера башлауга, намазга бастырырга киңәш итүен дә хәтерләүчеләр күп. “Мин тормышта нарасыйны ана карынында ук тәрбия итә башларга кирәклегенә инанып яшәдем. Аллаһыдан туачак баламның ата-анасына, ил-халкына миһербанлы, шәфкатьле бала булуын сорап, дога кыла торган идем”, – дип сөйли ул.

Гомер буе йортка хәрәм кертмичә, мал асрап, яшелчә үстереп гомер иткән абыстай 50 яшьләре тирәсендә дин дәресләре бирә башлый. Ул бу эшне тернәкләндереп җибәргәндә, 11-12 яшьләрендә күргән хикмәтле төшен искә төшерә. Имеш, көн кояшлы, әмма яңгыр ява. Кыз шунда көтү көтә. Рәшидә йокысыннан уянып сәкегә менеп утыра да әнисе Мәрьямнән: “Болытсыз яңгыр явамыни?” – дип сорый һәм төшен әнисенә сөйли. Ана исә төшне: “Кызым, ислам динен укытырсың, Аллаһы боерса”, – дип юрый. Рәшидә абыстай башкаларга үзе белгәннәрен укытуны башлап җибәрә. Тора-бара шәкертләре ишәеп китә. Арабызда җасуслар да җитәрлек. Бер күршесе бу хакта органнарга барып әләкли. Абыстайны Дәүләт иминлек комитетына чакырталар. “Кешеләрне агулыйсың икән, сине төрмәгә ябабыз”, – диләр. “Юк, мин агуламыйм, киресенчә, адәмнәрне агартам. Картларыбыз, яшьләребез җәһәннәмгә агыла, шуңа аларга әз генә гыйлем бирәм”, – дип җаваплый Р.Исхакый. “Ябыгыз төрмәгә, анда да укытып ятырмын”, – дип тә өсти. “Өйдә дәресләр укытмыйм”, дигән кәгазьгә кул куйдырып, абыстайны төрмәдән чыгарып җибәрәләр. Әмма ул дәрес бирүнең башка юлын таба, өйләргә йөреп укытырга керешә. Шушы рәвешле ул башта өйләргә йөреп, соңрак мәдрәсәләрдә милләттәшләренә 40 елдан артык дин гыйлеме бирә.

“Гомер дисбесе” дигән бәйрәмгә Рәшидә абыстайның 4 кызы килгән иде, Бөтендөнья татар конгрессы, истәлекле бүләкләр тапшыру турында  сүз кузгаткач, бик уңайсызландылар. “Мактану була күрмәсен”, – диделәр. Шунда кабат минем хәтеремдә Рәшидә абыстай яңарды. Аның турында журналист Радик Әмин “Яшәү мәгънәсе” дигән юка гына китап-брошюра әзерләп чыгаргач, Рәшидә абыс­тай аны “Ярдәм” мәчетендә бик уңайсызланып, мактану була күрмәсен дип, ахирәтләренә күрсәткән иде.

Рәшидә абыстай бу дөньядан үткәндә, күп кенә дини-әхлакый китаплар авторы, 156 оныкчыкның дәү әнисе, 17 буын шәкерткә гыйлем-мәгърифәт биргән мөгаллимә, меңләгән кешене намазга бастырган динпәрвәр, милләтпәрвәр ханым була. Бүгенге абыстайларның, мөгаллимәләрнең бик күбесе аны үзләренең остазы итеп искә ала. Рәшидә апа әтисе Габдулла, әнисе Мәрьямнең100 еллыгына бик зәвыклы итеп нәсел шәҗәрәсен эшләтә, туган авылы Күпербашта “Мәрьям” мәчетен төзетә, 400гә якын туганын бергә җыеп, нәсел җыенын да үткәрә. Рәшидә Исхакый соңгы елларда әниләренә иптәш булу нияте белән Ташкент якларыннан ире, балалары белән күченеп кайткан кызы Фирдәвес һәм аның гаиләсе белән яшәде. “Телем зекер әйтүдән туктамады, хәрәм капмадым. Бүген миннән дә бәхетле әни бармы икән Казан каласында?!” – дип шөкер итә торган була ул. Рәшидә абыстайның соңгы көненә кадәр риядан, хәрәм ризыктан һәм малдан сак­ланып, аннан куркып яшәве дә һәркайсыбызга үрнәк.

Сөембикә КАШАПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: