Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сүз һәм гамәл

Гагаринны татарлар каршылаган

Планетаның иң тәүге космонавты, галәмнән исән-сау әйләнеп кайта алган Ю.Гагаринга карап әйтелгән беренче сүзләр – Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Җиргә әйләнеп кайткан Ю.Гагарин Саратов өлкәсенең Тарновка районындагы Смеловка авылы янына, Шевченко исемендәге колхозның сөрелгән кырына килеп төшә...


1964 елда нәшер ителгән «Космонавты рассказывают» китабының 37-38 битләре. Анда Юрий Гагарин тарафыннан язылган «Вижу Землю» бүлегендә мондый җөмләләр бар:

«Җете кызыл-сары скафандрда мин сәер булып күренгәнмендер, ахры. Җирдә очраткан тәүге кешеләр - бер хатын-кыз һәм кыз бала - миңа якын килергә курыкты. Алар Анна Акимовна Тахтарова һәм аның оныгы Рита иде. Аннары кыр буйлап механизаторлар йөгерешеп килде, без кочаклаштык, үбештек. Космоста үткәргән ике сәгатькә якын вакыт эчендә, радио бирегә дә, Җирнең бар почмакларына корабль очышы хәбәрен җиткергән. Мине каршы алучыларга минем фамилиям билгеле иде инде.

«Восток» язгы сулар шаулап аккан тирән чокырдан берничә дистә метр читкә төште. Корабль каралган, янган, ләкин шушы рәвешендә ул миңа очышка кадәргедән дә матуррак һәм якынрак булып тоела иде.

Урман каравылчысының оныгы Рита Тахтарова хәзер инде мәктәпкә йөри. Мин аның һәм әбисенең космостан әйләнеп кайт­кач мине каршы алган беренче кешеләр булуын беркайчан да онытмаячакмын». 

Космонавтның әнисе А.Гагаринаның 1983 елда, үзе исән чакта нәшер ителгән «Слово о сыне» китабында да шул ук сүзләр: «Ә Юраның җирдә беренче күргән кешеләре – урманчы хатыны Анна Акимовна Тахтарова белән аның оныгы Рита булган. Шушы урында ул сөйләвен бүлеп: «Синең адашың, әни!» – дип билгеләп үтте... Чуар бозау янында бу хатын-кыз оныгы белән Юрага кызыксынып карап торган, аннары кыюсыз гына аның янына юнәлгәннәр».

Ю.Гагаринның үзе исән-сау чагында, 1961 елда ук нәшер ителгән «Дорога в космос» китабында да әлеге тарихи вакыйга искә алынган.

Мәскәүнең Космонавтика музеенда, Смоленск өлкәсендәге Гагарин шәһәренең Ю.Гагарин музей-тыюлыгында үткәрелүче экскурсияләрдә дә, алар күрсәткән документаль фильмнарда, һәммә җирдә... шушы ук хәл раслана. Бу дәлил Гагаринның ихлас кеше булуын раслый. Чөнки аның Җиргә әйләнеп төшкән беренче сәгате хакындагы информация, аның үзе тарафыннан язылып, махсус инсаннар булышлыгы белән редакцияләнгән беренче китап­лары... башкачарак башланып китәргә дә мөмкин замана бит. Шушы дәлилләргә матбугатта очрамаган бер тарихи фотосурәтне дә өстәргә кирәк. Әлеге фотосурәтне Саратов өлкәсенең туган як музее хезмәткәрләре юллады. Бу 1965 елның гыйнварындагы тарихи вакыйга сурәтләнгән фотография әлеге музей фондында саклана. Аңлатмасы шушы: «Ю.Гагарин Космостан Җиргә әйләнеп төшкән урынында. Аның янәшәсендә КПССның Саратов өлкә комитетының беренче секретаре Алексей Иванович Шибаев, уң якта космонавтның җәмәгате Валентина Ивановна. Уртада – Ә.А.Тахтарова».

Җиргә әйләнеп кайткан Гагаринны иң беренче булып күргән татар кызы Румия Нурсканова белән күрешергә ниятләгән идек тә бит, ләкин 2021 елның 30 июнендә  ул якты дөньядан киткән булып чыкты...

Планетаның иң тәүге космонавты, галәмнән исән-сау әйләнеп кайта алган Ю.Гагаринга карап әйтелгән беренче сүзләр – Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Гагаринга карап мөселман догаларын укыган ханым – Әнихәят Аким кызы Тахтарова – шушы Саратов өлкәсенең Смеловка авылы янында үз йортлары белән яшәгән татар хатыны. Әнихәят ханымның оныгы Румия 1961 елның 12 апрелендә кечкенә бала булган әле. Румия Кудашова – 1956 елның 27 июлендә туган, милләте буенча татар. Кечкенә булуына карамастан, Румия бу көнне бик яхшы истә калдырган! Якты хатирәләрен үзенең меңнәрчә чыгышларында, әңгәмәләрендә яңарткан. Ни өчен Гагарин аның әбисен Анна исеме аша хәтердә калдырган дип уйласак, шулкадәр авыр очыштан соң ук каһарман зат беренче күргән хатын-кыз исемен үзенең газиз әнисе исеме белән бәйләп истә калдырырга тырышкан, минемчә. Моны аңлау өчен Гагарин очышының ничек башланып, ничек тәмамлануы, аның нинди авырлыкларга таруы хакындагы мәгълүматларны уку да җитә. Бу очракта ул язган китапларның цензура аша үтүен дә искә алырга кирәктер...

Румия Нурсканованың ягымлы тавышы, мөлаем йөзе, хатирәләре... барысы да видеоязмаларда гына сакланып калган. Шулардан өзек:

«Ул көн бик гадәти генә башланып китте. Әбиемә ияреп бакчага чыктым һәм аңа бәрәңге утыртырга булыша башладым. Әбием җир казый, ә мин чокырларга бәрәңге салам... Көн гаҗәеп җылы һәм кояшлы. Кечкенә бала булганга күрә, бераздан бәрәңге утыртудан ялкып, барлык балалар кебек үк, уйныйсым килде. Мин башымны боргалап, як-якка карана башладым. Кинәт күктән җиргә таба кызыл төстәге ике әйбер очып төшүен күреп алдым. Һәм: «Әбием, кара, Күктән ике кызыл баш төшә!» – дидем. Ул чакта мин татарча гына сөйләшә идем. Ләкин әбием моңа гомумән игътибар итмәде, ышанмады да, уем уенда булуны ошатмыйча, фантазияләрем өчен ачуланып: «Күккә карама, бәрәңге утырт!» – диде. Ләкин мин барыбер шул шарлардан күземне алмадым, чөнки ул якты, матур күренеш иде. Хәтта алар белән бераз уйный да башладым: мин кыр буйлап йөгерәм, алар да минем арттан бара, мин туктап торсам, алар да туктап тора кебек тоелды миңа ул чакта. Ягъни мин хәрәкәтләнсәм, алар да хәрәкәтләнә кебек... ә бер мизгелдә мин аларны үзем үк хәрәкәткә китерәм төсле булып та тоелды әле.Тагын шунысы да истә: ул көнне көчле шартлау тавышы ишетелде, күкнең яртысы кызыл төскә кереп, яктырып китте... Мин бәрәңге утыртыша башладым, игътибарымны башкага юнәлттем һәм ул объектны оныткандай булдым. Бераздан әйләнеп карасам: кырда бик күп баулар ята, һәм кызыл-сары төстәге ниндидер җан иясе... җирдән күтәрелә иде. Белмим, ул чак башыма нинди уйлар килгәндер... Хәзер инде мин аның кеше булуын беләм... Ә ул чакта, билгеле, аңламадым. Аннары кызыл-сары киемле шул ниндидер бер «нәрсә», гомумән, кем икәне аңыма сыймаслык зат кыр буйлап безгә таба атлап килә башлады. «Менә Күккә карарга теләмәгән идең, менә хәзер кара инде! Ул үзе безгә таба килә!» – дидем мин әбием Әнихәяткә. Шул да исемдә, баштарак мин бу заттан бер тамчы да курыкмадым. Бала күңеле бит бар дөньяны игелек аша кабул итүчән. Аякларын киң итеп куеп, аяк-кулларын сәер хәрәкәтләндереп, авыш-түешрәк адымнар белән безгә таба атлап килүче затны күргәч, әбием аңа карап: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!» – диде. Мине кулымнан тотып алды да, догалар укый башлады. Әйе, әбием ул чакта Юрий Гагаринга туп-туры карап, мөселман догаларын укыды. Моны күргәч кенә, мин дә куркып калдым. Чөнки әбием догаларны куркыныч булган очракта гына укый иде. Аннары әбием мине кулымнан тоткан килеш кире борылды, без агачлыкка таба йөгерә башладык. Ни дисәң дә, йортыбыз янында тынычрак булачак. Бу урында шул хакта да әйтергә кирәк: без яшәгән өйдә телевизор, радиоалгыч юк иде. Смеловка да йортыбыздан ерактарак, тирә-як­та колхоз кыр­лары гына. Дәү әтием Ибраһим белән дәү әнием Әнихәят үзләре генә яши, ә мине аларга кунакка кайтарып куйганнар иде. Дәү әтием ул көнне агач үсентеләрен карарга китте. Без дә бортында кеше булган беренче космик корабльнең Күккә очуы турында ишетмәгән идек. Гомумән, илдәге яңалыкларны без соңрак белә идек.

Мин Юрий Гагаринны чыннан да бу Җирдәге кешеләр өчен мәгъ­лүм булмаган берәр заттыр дип уйладым. Без йөгереп киткәч, шул чак әлеге гомер күрмәгән зат безгә атап кычкырды: «Мамаша, стойте, свои!» Бу сүзләрне ишетүгә, мин әбием Әнихәяткә: «Әбием, тукта, ул русча сөйләшә. Кешедер, бәлкем!» – дидем. Без туктадык. Әбием кире борылды һәм без агачлыклар яныннан чыктык, ләкин аңа таба бер адым да атламадык. Аның безгә кадәр килеп җиткәнен көттек. Тавышы тонык булып, кисмәктән чыккан кебек ишетелсә дә, без инде аннан беренче мәлдәге кебек курыкмый башладык.

Әлеге зат безнең янга килеп җитте. Әбием, аның үтенече буенча, гермошлемын ычкындырырга да булышты. Шуннан соң безгә аның йөзе ачылды. Без бик арган, ләкин шулай да бик сөйкемле кеше йөзен күрдек. Аның тавышы да бик матур, йомшак, бәрхет тавыш, елмаюы да игелекле иде. Һәм без куркырга сәбәп калмавын аңладык. Юрий Алексеевич әбиемнән:

– Сезнең исемегез ничек? – дип сорады.

Әбием:

– Мин – Әнихәят Акимовна Тахтарова. Урманчы хатыны. Ә бу – минем оныгым, – диде.

Шуннан соң ул миңа карап:

– Ә аның исеме ничек? – дип сорады.

Әбием:

– Румия! – диде.

Юрий Гагарин минем исемемне яңадан кабатлап сорады: «Ничек?» Ахрысы, ул минем татарча исемемне бик аңлап бетермәде. Шуннан соң әбием:

– Мәктәп өчен русча исеме дә бар аның – Рита, – диде.

Гагарин үзенең барлык интервью­ларында да диярлек мине Рита дип искә ала башлады. Мин тарихка шушы исем белән кереп калдым.

Ә әбием аннан:

– Ә син кем? Кайдан син? – дип сорады.

– Мин корабтан... – дип җавап бирә башлады Гагарин.

– Нинди кораб? Биредә су да юк бит безнең.

Әбием аның сүз­ләренә ышанып бетмәде яисә үзенең дә шул корабны күрәсе килде, ахрысы...

Гагарин әбиемә:

– Мин – күктән. Мин сезгә кабинамны күрсәтермен, әйдәгез киттек, – диде.

Шуннан соң әбием Юрий Гагарин белән ул күктән төшкән капсула янына таба атлады. Мин дә аларга иярергә, артларыннан йөгерергә теләгән идем дә, ләкин шулвакыт бозавыбыз чиләктәге, утыртырга дип ярган бәрәңгене ашарга кереште. Моны күргән әбием миңа бозауны сакларга, бәрәңгене аңа ашатмаска кушты. Шулай итеп, бәрәңгене саклап калдым. Ул мизгелләрдә бәрәңге әбием өчен барыннан да кадерлерәк булган, күрәсең.

Әбиемә капсула эчендәге кнопкаларга кадәр иелеп, кулы белән күрсәтү, читен булгандыр. Соңрак Әнихәят әбием болай дип сөйләде: ул Гагариннан рөхсәт сорап, читенсенеп тормыйча, капсула-кабина эченә кәлүшле аякларын тыккан һәм аяклары белән кнопкаларга төртә-төртә күрсәтеп: «Бу нәрсә? Ә бу нәрсә өчен кирәк?» – дип сорашкан. Гагарин да әбием сорауларына җавап биреп, күпмедер аңлаткан.

Гагарин әбиемнән: «Мин кайдан үзем турында хәбәр итә алам? Сездә кайда да булса якында телефон бармы?» – дип тә сораган. Әбием исә: «Безнең Смеловкада телефон бар, ләкин анда кадәр машина белән барыр­га кирәк. Машина юк. Безнең атыбыз, арбабыз бар. Әгәр дә җигәргә булышсаң, ат белән Смеловкага илтеп куярмын», – дигән. Ә Юрий Алексеевич: «Мин, әлбәттә, ат җигә беләм. Ләкин бу – озак, миңа үзем турында тизрәк хәбәр итәргә кирәк», – дигән.

Алар кайтуга таба юнәлгәч, күктән нидер төшүен ишеткән колхозчыларның безгә таба йөгерүен күрдем. Менә шулчак мин куркып еладым, чөнки аларның йөгерү сәбәбен аңламадым... Халык дәү әнием белән Юрий Гагаринны уратып алды. Мин үзем дә шул якка таба йөгердем, халык төркеме арасыннан үтеп, уртага кердем. Карыйм: Гагарин инде җирдә, парашютлар өстендә ята, аның скафандрыннан, кулларыннан нидер ычкындыралар... Аннан соң тирә-юнь хәрбиләр, машиналар белән тулды, вертолет та очып килде...»

Әнихәят Тахтаровага ул вакытта 44-45 яшь булган. Гагарин үз китабында Ә. Тахтарованы, Румияне күргәч, үзен бик бәхетле сизүен, хәтта дулкынлану хисе кичерүе турында язган.

«Ә без моның планета өчен нинди зур вакыйга булуын бик аңламадык та, – дип искә алган Румия ханым. – Әти белән әни Энгельста эшли һәм аена бер тапкыр гына кайта иде. Бу вакыйгадан соң өч көн үткәч, әтием белән әнием газеталар алып кайтты. Фотосурәтләребез урнаштырылган газеталарны күрсәтеп, әти-әнием безгә: «Менә нинди тарихка кердегез сез! Менә кемне күрдегез!» – диде.

Румиянең әнисе – Агильшира Садр кызы. Әтисе – Әбдрәшит Мәхмүд улы. Кудашевлар өч бала үстергән: Румия – 1956 елны, Нурия – 1957 елны, Шамил 1959 елны туган. Кызганыч, хәзер аларның өчесе дә исән түгел. Бу хакта миңа Румия ханымның ире, Амангали Кайрадин улы Нурсканов әйтте.

Румия Әбдрәшит кызы болай дип тә искә алган: «Гасыр вакыйгасы – Җир шары тирәли орбиталь очыш ясап кайткан Гагарин нәкъ яныбызга төшкәннән соң, безгә күп журналистлар килә башлады. Әбиемнең кан басымы күтәрелә, ул инде өйдән дә бик чыгарга тырышмый. Ә журналистлар сүзләрен: «Без сезгә бүләкләр дә алып килдек», – дип башлый иде. Әбиемнең бүләкләргә исе дә китми, ә без, балалар, сөенә идек. Шул сөенүләребез хакына гына әбием өйдән чыга да иде инде.

Мин үземне Рита дип тә таныштыра идем. Чөнки бу исемне миңа Гагарин бирде бит! Шуңа күрә ул исем минем өчен кадерле иде. Өйдә дә, мәктәптә дә: «Миңа Рита дип дәшегез», – дим. Без гаиләдә татар телендә генә сөйләшә идек. Гагарин турында да сөйләргә кирәк булганга күрә, әти-әнием мине русча яхшы сөйләшергә өйрәтте. Мәктәптә класстан класска йөртеп, бу тарихи вакыйга турында һәр ел саен кабатлатып сөйләтәләр иде».

1962 ел якынлашканда, Ю.Гагарин радио аша Саратов халкына мөрәҗәгать итеп, болай дигән: «Ул истәлекле көнне мине Җирдә каршылаган беренче кеше Анна Акимовна Тахтарова булды. Җиргә кадәр баш иям сезнең алда, Анна Акимовна! Оныгыгыз Ритага да сәлам! Котлавыгыз өчен рәхмәт! Хат юлладым. Сез аны алгансыздыр инде. Ә хәзер мин сезгә мөрәҗәгать итәм, Саратов аэроклубы очучылары һәм курсантлары! Инде күп тапкырлар әйткәнем булды: бернәрсә белән дә чагыштырмаслык очу халәте шатлыгын беренче тапкыр сездә – Саратов җирендә татыдым. Мондый вакыйгалар гомерлеккә истә кала. Беренче тапкыр миңа күккә күтәрелергә булышучыларның һәммәсенә тирән рәхмәтләремне җиткерәм! Кем белә, бәлкем, нәкъ менә сезгә, саратовлыларга, тагын бер тапкыр космик кораб пилотларын каршыларга туры килер. Яңа очышларга инде ерак булмыйча, шундый очрак туры килсә, һәм мин янә искиткеч Саратов җирләренә төшсәм, миңа үзегезнең Идел буендагы кунакчыллыгыгызны күрсәтерсез инде. Ә әлегә сау булыгыз. Очрашканга кадәр!» Әлеге мөрәҗәгатьнең аудиоязмасы әле дә кадерләп саклана.

1965 елның гыйнвар аенда, ниһаять, саратовлылар беренче космонавт белән очрашкан. 1945 елда ачылган Саратов индустриаль техникумының 20 еллык юбилее уңаеннан Юрий Алексеевич Саратовка килгән (1951-1955 елларда ул шушы техникумда белем алган). Шушы килүендә Ю.Гагарин истәлекле урыннарны тагын бер мәртәбә күреп кайтырга вакыт тапкан. Әнихәят һәм Ибраһим Ибраһим улына да Юрий Гагарин белән тагын бер тапкыр күрешергә насыйп булган.

Румия ханымның ире Амангали Кайрадин улы бу вакыйганы миңа болай бәян кылды: «Җитәкчеләр Әнихәят апага очрашу алдыннан чәй әзерләргә кушкан, табынга куярга дип, бар ризык­ларны да алдан китергәннәр. Юрий Гагарин, Әнихәят Аким кызы һәм Ибраһим Ибраһим улы өстәл артына утырып, бераз сөйләшеп тә алган. Аннары Гагарин Ибраһим абыйны якын итеп кочаклаган һәм аңа, Бөек Ватан сугышы ветеранына, рәхмәтләрен әйткән. Ибраһим абый каһарман кеше иде. Харьков, Ростов янындагы сугышларда катнашкан, өч тапкыр яраланган, әмма хәле бераз яхшыруга ук, янындагы табибләрнең дәвалау­ны дәвам итәргә кирәк дигән сүзләрен дә тыңламыйча, янә фронтка, алгы сызыкка киткән. Ә яралары җитди иде. Муенында, терсәгендә һәм уң тезендәге өч кыйпылчыкны үлгәнчегә хәтле йөртте».

– Амангали Кайрадинович, Ю.Гагарин Әнихәят ханымга да, Румиягә дә бүләкләр алып килгән бит...

– Әйе. Ул Әнихәят апага алсу төстәге мамык кофта бүләк иткән. Әмма мин ул кофтаны күрмәдем, киеп туздыргандыр. Ә менә Румиягә Гагарин тарафыннан бүләк ителгән портфельне күрдем. Шундый ачык-кызгылт-көрән төстә, буеннан-буена замогы да бар иде. Румия аны 14 нче мәктәпкә бүләк итте. Бу яссы портфель укучы балага түгел, күбрәк укытучы өчен ятышлырак иде.

– Беренче космонавт Әнихәят ханымга, Румиягә атап барлыгы дүрт хат та язган икән...

– Әйе. Румия Ю.Гагаринның аларга үз кулы белән язган шул дүрт хатны, кайбер сувенирларны, автографлы китапларны, Гагарин бүләк иткән шул портфельне... һәммәсен 14 нче мәктәпкә васыять итеп бирде.

– Амангали Кайрадинович, ә бит шул килүендә Гагаринның Румияне дә бик күрәсе килгән...

– Нәкъ шулай. Аны алырга мәктәпкә машина да җибәрелгән. Тик укытучы Румиягә очрашуга барырга рөхсәт итмәгән. Румиянең Гагаринны тагын бер күрәсе килгән, әлбәттә. Гагарин белән күрешә алмагач, Румия нык елаган...

Румия ханым хатирәләреннән беленгәнчә, әбисе бу вакыйгалардан соң озак гомер итмәгән: «Әбием 1968 елны дөнья куйды. Бу хакта әнием Юрий Гагаринга хәбәр итәргә теләде, аңа телеграмма сукты. Юрий Алексеевич әлеге телеграммага да җавап бирде. Үзенең очышка әзерләнүе, шул сәбәпле генә әбиемне җирләүдә катнаша алмавы, ләкин очыштан соң, мөмкинлек булу белән үк, һичшиксез, безгә кайтачагы турында язды. Ни кызганыч, шуннан соң күп тә үтмәде, шулкадәр авырлыклар аша әзерлек чорын үтеп, 27 яшендә космостан исән-сау әйләнеп кайта алган батыр нибары 34 яшендә үзе дә һәлак булды. Бу авыр хәбәрне кинәт ишеттем һәм бик кайгырдым, бик озак еладым. 1968 елны миңа 11 яшь иде инде. Ул чакта аны кызганып, бар халык елады. Илдә траур игълан иттеләр. Гагаринны хәзер дә искә алалар һәм сагынып елыйлар...»

Румия Әбдрәшит кызы ел саен Саратовка барып, анда җыелган халык алдында да чыгышлар ясаган. Ул Ю.Гагаринның космос­ка очуына 50 ел тулу уңаеннан медаль белән дә бүләкләнгән.

«Гагаринны кешелек тарихында иң истә калачак каһарман дип саныйм. Аның каһарманлыгы турындагы тарих гасырлардан гасырларга күчә барачак! – дигән Румия ханым үз хатирәләрендә. – Кечкенә чакта менә үсеп җитеп, гаиләле булам да, ир бала табам һәм аңа Юра дип исем кушам дип хыялландым. Беренче балабыз, кыз бала тугач, аңа Оксана дип исем куштык. Әмма үз-үземә сүз бирдем: ир бала туганчы табачакмын һәм улыбызга Юра дип исем кушачакмын. Улыбыз тугач, аңа Юрий дигән исем кушарга теләдем. Тик шулай килеп чыкты ки, без улыбызга Виталий дип исем куштык.

Кызымның улы – беренче оныгым тугач та, аңа Юра дип исем бирерләр дип өметләндем. Кызым белән киявем улыбыз Рәсим исемле була диде».

Амангали Кайрадинович бу нисбәттән болай ди: «Улыбызга Юрий исеме кушкан да булыр идек. Тик нигәдер берара космос темасы ерактарак калды. Улыбызга батырларча һәлак булган Гражданнар сугышы каһарманы Виталий Бонивур хөрмәтенә Виталий исемен куштык. Ә оныгыбыз «көчле» дигән мәгънәгә ия булган мөселманча Рәсим исемле булды!»

«Һәр язны, Космонавтика көненә багышлап, гаиләбез белән бергәләп җиргә бәрәңге утыртабыз. 1961 елны ук әнием: «12 апрель көне – олуг бәйрәм!» – дигән иде. Ә әбием Әнихәят: «Мин һәр ел саен 12 апрель көнне, хәтта кар яуса да, бәрәңге утыртачакмын. Хатирәләребез хакына», – дип белдерде. Бу – гаиләбездәге бер күркәм традициябез. 12 апрель көнне без бәрәңге утыртабыз, аннары күккә карап алабыз. Бәрәңге утыртып бетергәч, бәйрәм өстәле янына җыелабыз. Мин бер елны, әтием үлгән елны гына Космонавтика көнен бәйрәм итмәдем, – дигән үз әңгәмәләрендә Румия Әбдрәшит кызы. – 2018 елны гаиләбез бик ишәйде. Якын туганым үлгәч, ирем белән аның берсеннән-берсе кечкенә алты баласын тәрбиягә алдык. Лаеклы ялда идек инде, тик бу карарны бер дә авырсынмыйча кабул иттек. Аларның иң олысына – унбер, ә иң кечесенә нибары ике яшь ярым иде.

....Билгеле, Коръән сүрә-­аятьләре язылган язмалар – иң түрдә! Диварда шулай ук Гагарин портреты да эленеп тора. Гомумән, космонавтның башка портретлары да бар безнең диварларда. Гагарин портретларын, аңа багышланган әйберләрне гомерем буе җыям. Беренче портретын мәктәптә укыган чакта ук алган идем. Мин балаларымны да, оныкларымны да Ю.Гагарин хакында еш сөйләп, аның якты мисалында тәрбияләп үстердем. Оныгыбыз Рәсим дә кечкенәдән үк Ю.Гагарин хакында яхшы итеп чыгышлар ясады. Уллыкка, кызлыкка алган балаларыбыз да Гагарин турында яхшы белә, сөйләгәннәремне дә кат-кат тыңлыйлар».

2021 елның җәендә миңа Әстерхандагы милләттәшебез Хәсән Кутлалиев белән дә сөйләшеп алырга мөмкин булды. Хәсән Туктар улы – озак еллар үткәч, Румия ханымны беренче булып эзләп тапкан шәхес. 

Шушы көннәрдә генә хөрмәтле Амангали Кайрадин улы белән янә хәбәрләшеп, интернет киңлекләрендә тапкан фотосурәт тарихы хакында сорадым. Бу фотода Румия ханым оныгы Рәсим белән япон журналистлары янәшәсендә төшкән. Амангали ага бу нисбәттән болай диде: «Әлеге фотосурәт 2015 елны төшерелгән булырга тиеш, чөнки Рәсим әлеге көнне бик яхшы хәтерли. Японнар үз телевидениеләре өчен Халыкара Космонавтика көненә багышланган документаль фильм төшерергә килгән булган һәм Ю.Гагарин Җиргә әйләнеп төшкән урыннарны күреп, шуннан китеп барышлый, Румия һәм оныгыбыз Рәсим белән бергәләп истәлек өчен фотосурәткә дә төшкәннәр.

Румиянең әтисе Әбдрәшит Мәхмүд улы «Водрем 400» тимер юл оешмасында поездларны су белән тәэмин итү буенча слесарь булып эшләде. (Саратовтагы Идел буе тимер юллары идарәсе каршындагы фонтан аның куллары белән эшләнгән). Әнисе Агильшира да шул ук оешманың инструментлар һәм материаллар склады мөдире иде.

Румия яшьтән югары кан басымы белән авырды, бу чир аларның нәселендә бар. Дәвалану өчен Әстерхан хастаханәсенә дә бардык, ләкин савыга гына алмады, барыбер шушы авырудан китеп барды... Без 1973 елны гаилә кордык. Мин Энгельс индустриаль-педагогика техникумында белем алдым, укуымны армиядән соң тәмамладым. 1971 елны Румия безнең студентлар ашханәсендә аш-су остасына укыды, берара Энгельс телефон станциясендә телефонист булып та эшләп алды. Әти-әнием Харабали шәһәрендә гомер итә иде, без дә шунда яшәдек. Мин андагы һөнәри техник училищесында производствога өйрәтү мастеры булып хезмәт куйдым, ә Румия – почтада. Бер кыз, бер ул үстердек. Улыбыз инде күптән вафат. Мин КПСС эшенә күчеп, Саратовта, Югары партия мәктәбендә укыдым.  Румия исә микробиолог курсларын тәмамлады, сөт-май җитештерү заводында сөт ризыклары сыйфаты буенча лаборант булып эшләде. Ә инде авыл хуҗалыгы тармагы мөшкелләнгәч, сәүдә өлкәсен сайлады...  Космонавтика көне уңаеннан аны гел төрле чараларга чакыралар, ә ул бер дә авырсынмыйча бара, чыгышлар ясый иде.

Без хәзер дә Румиянең бертуган сеңлесе Нуриянең дүрт кызын һәм ике улын үстерәбез. Аларның берсе – Ваня, Румия тырышлыгы белән, Әстерхан өлкәсенең атаман И.Бирюков исемендәге кадет корпусының 5 нче взводында укый. Ваня янына барып, аның хәлен белеп торам. Кызым һәм оныгым – минем янда. Оныгыбыз Рәсим химик булачак, ул Әстерхан дәүләт университетының I курсын тәмамлады. Билгеле, Румияне барыбыз да сагынабыз».

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев