Мәдәни җомга

ГАДИЛЕК – ҖИТӘКЧЕНЕ БИЗӘҮЧЕ СЫЙФАТ

Җитәкчеләр турында китаплар күп чыга. Аларның авторлары теге яки бу җитәкченең тормыш юлын, эшчәнлеген халыкка җиткерергә тырышалар. Билгеле инде, күпчелеге мактауга корылган. Күрегез, безнең белән кем идарә итә, янәсе. Минем шәхси китапханәмдә дә җитәкчеләр турында китаплар шактый. Бераз буш вакыт булган саен мин аларны актарырга, әлеге затларның төрле мәсьәләләргә карашларын...

Җитәкчеләр турында китаплар күп чыга. Аларның авторлары теге яки бу җитәкченең тормыш юлын, эшчәнлеген халыкка җиткерергә тырышалар. Билгеле инде, күпчелеге мактауга корылган. Күрегез, безнең белән кем идарә итә, янәсе.

Минем шәхси китапханәмдә дә җитәкчеләр турында китаплар шактый. Бераз буш вакыт булган саен мин аларны актарырга, әлеге затларның төрле мәсьәләләргә карашларын анализларга тырышам. Хәтта бер үк китапны кабат укыганда да җитәкченең характеры бөтенләй яңа яктан ачыла кебек тоела. 50 елдан артык республика матбугатында эшләү чорында миңа Татарстан җитәкчеләре белән генә түгел, Русия, Советлар Союзы, шулай ук илнең төрле төбәкләре, хәтта чит илләрнең бик күп җитәкчеләр белән очрашырга, республикага аларның визитлары чорында озатып йөрергә, чыгышларын тыңларга, вакыты белән аралашырга да туры килде. Күрәсең, шунлыктандыр мин һәр җитәкченең фикер йөртү, кешеләр белән аралашу сәләтенә, үз-үзен тотышына, хәтта эчке культурасына да игътибар итә башладым.

Парламент хәбәрчесе буларак, Татарстан Дәүләт Советы эшчәнлеге турында китапларны да җыеп барам. Рәхмәт инде, алар дөнья күрүгә Дәүләт Советының матбугат үзәге хезмәткәрләре ул китапларны журналистларга да күрсәтәләр, мулрак таба алсалар, парламент хәбәрчеләренә дә өлеш чыгаралар.

Күптән түгел "Мухаметшин. Первоисточник" дигән китап кулыма эләкте. Дөресрәге, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйруллович аны миңа үзе бүләк итте. Хәтта култамгасын да язып бирде. Анда "Агзаму Файзрахманову. Аксакалу журналистики. Рәхмәт хезмәтегез өчен", дигән сүзләр язылган. Озак еллар аралашып яшәүче кеше буларак, мин Ф.Мөхәммәтшинның парламент эшчәнлеген даими яктыртучы һәр журналистка хөрмәт белән каравын, аларның исем-фамилияләрен, кайсы матбугат чарасында хезмәт куюын гына түгел, гаилә хәлләрен, ничек яшәүләрен белүенә дә игътибар итәм. Инде шактый олыгаеп барган бер журналист кыздан ул еш кына: "Кайчан кияүгә чыгасың инде?" - дип сорап куя. Миңа да ул һәрвакыт: "Нихәл, аксакал!" - дип дәшә.

Китапка аңлатма биреп, аның беренче битенә: "Әлеге басма гадәти түгел. Аның бизәлеше үзенчәлекле: әйтерсең лә, укучы кулына планшетлы кампитр тотып тора һәм Твиттердагы язмалар белән таныша. Китапның исеме дә истә калырлык, ул безне Интернет дөньясына чакыра һәм секунд саен яңартылып торучы хәбәрләр белән таныштыра. Әмма иң стандарт булмаганы - китапның эчтәлеге: аның герое Фәрит Мөхәммәтшин, кыска твитлар кысаларын җәелдереп, эше, шәхси тормышы, сәясәт һәм тарих, җәмгыять киңлегендәге кеше һәм һәр кешедәге гаҗәеп зур рухи дөнья турында журналистлар белән фикерләрен уртаклаша", - дигән сүзләр язылган.

Бу фикерләрне Фәрит Мөхәммәтшин китапка кереш сүзендә дә дәвам итә. Анда шундый сүзләр бар: "Вакыт безгә таләпчән. Теләсәк, теләмәсәк тә ул безне үзгәрергә мәҗбүр итә. Без кәгазь конверттагы хатларны сагынабыз. Адресның язылу рәвеше үк хат язучының кәефен чагылдыра иде. Хәзер хат язмыйлар, еmail гына җибәрәләр. Күпме хатирәләр телефон-автоматлар белән бәйле. Ә хәзер бер секунд эчендә дөньяның теләсә кайсы почмагы белән элемтәгә керү мөмкинлеге биргән кесә телефоннарыннан башка тормышыбызны күз алдына да китерә алмыйбыз. Әгәр бүген уңышка ирешергә теләсәң, тиз хәрәкәтләнергә, оператив, зирәк булырга кирәк. Тормыш шуны таләп итә".

Җәмгысе 277 битле бу китап дүрт бүлектән тора: "Без", "Без һәм хакимият", "Без һәм безнең тормыш", "Без һәм дөнья". Китапның сюжеты журналист сорауларына җаваплар буларак корылган. Шунда ук Ф.Мөхәммәтшин белән аралашкан, бергә эшләгән кешеләрнең фикерләре урын алган. Аларның кайберләреннән өзекләр дә китереп үтик. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев:

"Аның тирәсендә һәрвакыт яхшы атмосфера хөкем сөрә. Теләсә нинди шартларда да ул аны үзе тудыра ала. Игътибар иткәнем бар - бик начар вакытта да, әгәр ул катнашса, тынычлык урнаша, уңышка ышаныч барлыкка килә".

Константин Толкачев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены - Корылтае Рәисе:

"Күренекле сәясәтче, галим, дәүләт эшлеклесе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин исеме Русия Федерациясеннән читтә дә яхшы мәгълүм. Бүгенге Русиядә аннан да популяррак, дәүләт һәм законнар чыгару эшчәнлегендә аның кебек зур тәҗрибәсе булган парламентарийны табуы авыр. Ул - чын мәгънәсендә интеллигент, үз позициясен югары һәм объектив принципларда якларга сәләтле, тумыштан ук сәясәтче, туган Татарстанының һәм Русия Федерациясенең зур патриоты, аралашу өчен бик әйбәт кеше".

Виктор Бударин, "Бердәм Русия" партиясенең төбәк бүлеге сәяси советы секретаре урынбасары, Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе:

"Татарстанның һәм Русиянең иҗтимагый-сәяси тормышында Фәрит Мөхәммәтшинның гаҗәеп зур роль уйнавын тарихның лаеклы бәяләячәгенә чын күңелдән ышанам. Мин Фәрит Хәйрулла улын элек тә белә идем. Әмма "Бердәм Русия" партиясендә бергә эшләвебез әлеге кешенең гадәти булмавын, аның шәхесенә бәянең гаделлеген раслады. Югары гражданлык позициясе, табигый таланты, республика һәм ил тормышының иң катлаулы чорында җаваплылыкны үз өстенә алырга сәләтле партия җитәкчесенә кешеләрдә тирән хөрмәт тудырды".

Чыннан да, Фәрит Мөхәммәтшин өлкән буын кешеләренә кадер-хөрмәт күрсәтү зарурлыгы хакында еш кабатлый. Районнарда булганда да өлкәннәр белән очрашырга, аларның моң-зарларын тыңларга вакыт таба, мөмкин кадәр һәркайсына ярдәм итәргә тырыша.

Кешелек сыйфатларының күпчелеге гаиләдә тәрбияләнә, дип саный Ф.Мөхәммәтшин. Беренче һәм иң мөһим әхлак дәресләрен без нәкъ менә әти-әниләребездән алабыз. Ул белем мәктәптә, хезмәт итү чорында шомартыла, беркадәр тулылана гына төшә. Дус гаилә - бәхет һәм тынычлыкның, хәтта тулаем дәүләт һәм җәмгыятьнең нигезе ул. Гаилә җылысы, туганнарның һәм якыннарның кайгыртуы тормыштагы иң авыр хәлләрдән дә чыгарга ярдәм итә.

"Бу яктан караганда мин бик бәхетле кеше, - ди Ф.Мөхәммәтшин. - Әти-әнием бик әйбәт кешеләр. Әтием - беренче көненнән соңгы көненә кадәр сугыш юлын үткән кеше. 1939 елда хәрби хезмәткә алынган, туган ягына 1945 елда гына кайткан. Гаҗәп таләпчән, әмма гадел кеше иде. Кызганыч, хәзер ул юк инде. Әниебез Маһинур исән, аңа 86 яшь. Алар безне әти-әниләрен хөрмәт итәргә, бер-беребезне сакларга, намуслы, тәртипле булырга өйрәттеләр".

Китапта Фәрит Мөхәммәтшинның үз гаиләсе, андагы үзара мөнәсәбәтләр турында да күп кенә материал бирелгән. Тормыш иптәше Луизаның язуына караганда, алар булачак ире Фәрит белән 1968 елның ноябрендә Әлмәт шәһәр комсомол оешмасына Хезмәт Кызыл Байрагы орденын тапшыруга багышланган тантанада очрашканнар. Фәрит Хәйрулла улының армиядән кайткан гына көне булган. "Без инде 40 елдан артык бергә. Мин аннан башка яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм. Фәрит командировкага җыенганда кичектерелеп торган эшләремне төгәлләргә уйлыйм. Әмма ул ишекне ябып чыгып китүгә сагыш баса, бушлык чорнап ала. Бер нәрсә дә эшлисе килми. Аның шалтыратуын көтеп, минутларны саный башлыйм: менә ул аэропортка барып җитте, самолет җиргә төште. Ниһаять, звонок: мин килеп җиттем, барысы да нормально. Шуннан соң гына икенче сулыш ачыла - нәрсә булса да эшләргә тотынам".

Билгеле, бик күпләр өчен Фәрит Мөхәммәтшин күренекле сәясәтче, җитәкче, фәннәр докторы. Ә Луиза ханым өчен ул гап-гади ир, кызы белән улының әтисе, оныкларының бабасы, җир йөзендәге иң кадерле кеше икән. Әйтүенә караганда, Луиза ханым күбрәк иренең тормышы белән яши, ләкин һич тә моңа үкенми.

Китапта Мөхәммәтшиннарның уллары Дамирга, кызлары Лилиягә дә сүз бирелгән. Алар әтиләренең кешелек сыйфатларын бик югары бәялиләр.

Мөхәммәтшиннарның биш оныклары бар. Вакыт табылса, ял көннәрендә алар бергә җыелалар. Табигать кочагына чыгып ял итәргә тырышалар икән. Бер әңгәмә вакытында мин Фәрит Хәйрулла улыннан буш вакытларын ничек үткәрүе турында сораган идем. Билгеле инде, зур җитәкчеләрнең буш вакытлары әллә ни күп калмый. Ф.Мөхәммәтшинга да еш кына ял көннәрен командировкада үткәрергә туры килә. "Минем бер иске машинам бар. Әз генә буш вакыт килеп чыкса, шуны сүтәм дә җыям, сүтәм дә җыям - шуннан ләззәт табам", - дигән иде парламент җитәкчесе.

Иптәшләренең әйтүенә караганда, ул бик яхшы балыкчы да икән. Балыктан Мөхәммәтшин бер вакытта да буш кул белән кайтмый диләр. Бер депутатның миңа шулай дип әйткәне дә бар: "Балыклар нигәдер безне читләтеп үтеп, аның кармагына эләгергә тырышалар. Күрәсең, аның бик яхшы, мавыгучан кеше икәнен чамалыйлар".

Әлеге китапны укып чыккач, мин спикерның тагын бер мавыгуын белдем. Бактың исә, ул әйбәт фотограф та икән. Моңарчы мин зур җитәкчеләрдән бары тик элеккеге прокурор Кафил Әмиров кына фото белән җенләнгән дип саный идем. Шунлыктан әлеге китапка кергән фотолардан шактый өлешенең Фәрит Мөхәммәтшин архивыннан булуы һич кенә дә гаҗәп түгел. Үткән яңа елны каршылаганда Дәүләт Советы Рәисе парламент эшчәнлеген иң яхшы яктырткан берничә журналистка фотоаппарат бүләк иткән иде. Болар да фото сәнгатенә чын-чынлап күнексеннәр, дип уйлагандыр, күрәсең.

Русия Президенты да, Премьер-министр да, федераль министрлар да рәсми чыгышларында Татарстан җитәкчеләренең дус-тату команда булып, кулга-кул тотынып эшләүләренә басым ясарга тырышалар. Минемчә, алар хаклы. Төрле яшьтәге, төрле характерлы кешеләр, югыйсә. Төп җитәкчеләрнең яшь аермалары 10 яшь икән бит. Минтимер Шәймиев - 1937, Фәрит Мөхәммәтшин - 1947, Рөстәм Миңнеханов - 1957, Илдар Халиков 1967 елда туган.

Әңгәмә вакытларында Ф.Мөхәммәтшин һәр тармакта профессионалларга, үз эшенең осталарына өстенлек бирүе, аларга хөрмәт белән каравы хакында искәртми калмый. Чөнки шунсыз булмый да. Үзешчәннәр белән генә әллә ни майтара алмыйсың шул. Моны бай тормыш тәҗрибәсе туплаган, дөньякүләм танылган җитәкче бик яхшы аңлый, билгеле.

Әлеге басманың идея авторы ТР Дәүләт Советы матбугат үзәге җитәкчесе Резидә Макуева, баш мөхәррире Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова. Китап спикер характерын төгәл чагылдыра, дияр идем. Чын мәгънәсендә гаҗәеп гади кеше ул Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин. Ә гадилек - җитәкчене бизәүче сыйфат.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: