Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Екатеринбургта Җәмигъ мәчете төзү өчен урын билгеләнде

Орджоникидзе районында 8241 квадрат метр мәйданда Мөселман үзәге төзеләчәк.

Екатеринбург шәһәре хакимияте һәм Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте (Үзәк мөфтият) арасында Җәмигъ мәчете төзеләчәк җир кишәрлеген түләүсез файдалану турында килешү төзелгән. Бу хакта Россия мөселманнары дини җыены сайтында хәбәр ителә.

Мөфти Абдул хәзрәт Ашарин Орджоникидзе районында 8241 квадрат метр мәйданда җир кишәрлеген Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Җәмигъ мәчете керәчәк Мөселман үзәге төзү өчен түләүсез файдаланачагына рәсми рөхсәт булуны раслаган. 

Үзәктә укыту-административ бина һәм хуҗалык-көнкүреш өчен билгеләнгән бүлмәләр дә булачак.

Барлык норматив-хокукый актлар буенча эшләр төгәлләнгәннән соң, Себер мөселманнары өчен әһәмиятле мөселман үзәген, анда Җәмигъ мәчете дә керәчәк, төзүгә керешергә мөмкин булачак, диелә бу хәбәрдә.  

 

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев