Мәдәни җомга

Диләвер Осман: Тарих – уйдырма түгел!

Агымдагы елда Кырым сөргененә –  75, Россия Президенты Владимир Путинның Кырым татарларын аклау турында фәрманына 5 ел тулды.

 Шушы көннәрдә үзенең 60 яшен билгеләгән кырымтатар шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Диләвер ОСМАН белән Мөнир ВАФИН үткәргән әңгәмәдә сүз кырымтатар халкының  тарихы, сөрген, Украина һәм  Россия составы чорында  мәгариф, мәдәният, иҗтимагый тәрәккыяте турында бара.


– Диләвер әфәнде, сүзне Икенче бөтендөнья сугышы елларындагы Кырым татарлары фаҗигасен  барлаудан башлыйк.

– Сугышка тиешенчә әзерләнмәгән Совет хөкүмәте гаебе белән дошман тырнагында калган Кырым 1941 елдан 1944 елга кадәр фашистлар оккупациясендә яшәргә һәм көрәшергә мәҗбүр ителә, ул кырымтатар халкына бик кыйммәткә төшә.

Фронтка мобилизацияләнгән Кырым татарларының саны турында бүгенге көнгә кадәр бертөрле дә төгәл мәгълүмат юк. Милли хәрәкәт документларында 60 меңләп кеше дип күрсәтелә. Кайбер авторлар фикеренчә, Совет Армиясенә алынган 56 мең Кырым татарының 29 меңе һәлак булган. Шул ук вакытта Кырым татарларының 1941 елда гына түгел, 1938-1940 елларда  хәрби хезмәткә алынуын да истә тотарга кирәк.

Совет һәм советлардан соңгы тарихи әдәбиятта еш кына 20 мең Кырым татары фронтка алынган һәм 20 меңе үк качкан, дигән уйдырма яши. Әлеге сан 1944 елда кырымтатарларны ватаннарыннан депортацияләүне аклау өчен махсус таратылган. Рәсми чыганаклар исә кырымтатарлар арасында дезертирларның башка милләт вәкилләреннән артык булмавын күрсәтә. Мисал өчен, Бөек Ватан сугышы дәвамында Украинадан фронтка алынганнар арасыннан – 42 700, Төньяк Кавказдан – 49362,  Кавказ  артыннан – 29940, НКВДның махсус органнарыннан – 484478, Урта Азия­дән – 41980, Үзәк өлкәләрдән – 391 062, Тылны саклау буенча Баш идарә составыннан – 16561, райбашкарма һәм милиция органнарыннан – 167 799, ә СССР буенча барлыгы 1210224 хәрби­нең дезертирга әйләнүе мәгълүм. (“Сталинский геноцид и этноцид крымскотатарского наро­да”,  Симферополь, 2008). 1944 ел мәгълүматлары буенча, Кырымда шундый 479 качкын исәпләнә һәм милләтләре буенча алар Кырым татарлары гына түгел. 

“Кырымтатар халкының хәрә­кәттәге армиягә алынмаган 19 проценттан артыграк өлеше гитлерчыларга каршы партизан хәрәкәтендә көрәшә”. (“Свидетельствуют архивы народа”. – Симферополь: Крымучпедгиз, 2010.) Бүген дә дәлилләнгән төгәл санны атап булмый. Кырым 1944 елның апрелендә азат ителә, ә инде 1944 елның маенда ук бөтен Кырым татарлары, шул исәптән партизан хәрәкәтендә катнашканнары да, оккупантлар белән хезмәттәшлектә гаепләнеп, депортацияләнә. Кырымтатар партизаннары турында мәгълүмат яшерелгән һәм фальсификацияләнгән, хәтта матбугат сәхифәләренә һәм мемуар әдәбиятка үтеп кергән исемнәре дә партизаннарның кырымтатар булуын яшерү өчен бозылган. Мәсәлән, Севастополь-Балаклава партизан отрядының разведка командиры Сәйдали Агаев – С.Агеев, Төньяк берләшмәнең 17 нче партизан отрядындагы разведка командиры Сәйдали Кортсәетов – С.Курсаков, Симферопольдәге иң зур яшерен оешма җитәкчесе Габдулла Дагҗы – “дядя Володя”, Феодосиядәге “Алев” яшерен оешмасы җитәкчесе Асия Әмәтова –  Ася, Кырым партизаннарының Көнчыгыш берләшмәсе комиссары Рефат Мостафаев –  Лагутин, Наилә Вәлиева –  Н. Велишева, Көньяк берләшмәнең Ялта партизан отряды командиры Сираҗетдин Минаҗиев –  Сергей М. һ.б. Партизан кушаматы артына кырымтатар исеме яшерелгән очракта шул кушамат кына күрсәтелгән. Ихтимал, шуңа да Керчь ярымутравындагы Аерым Диңгез буе армиясе разведка бүлеге резиденты Галимә Әбденнанованы (сугыш вакытында “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнгән, 2014 елның сентябрендә Россия Федерациясе Герое исеме бирелгән) үтерүче нацист җәлладлар – Дубогрей, Василий Зуб, Николай Оленченко, Иван Куприн, Николай Капотинга һәм аны саткан радист кыз Лариса Гуляченкога суд вакыйгалар барган Кырымда түгел, бәлки 1958 елны Краснодарда була. Хакимият патриотлар исемен Кырым халкыннан шулай аңлы рәвештә яшерә. Чөнки әгәр суд Симферопольдә үткәрелсә, “хыянәтче Кырым татарлары” турында уйдырмага хилафлык килер иде...

Кырым татарларының гитлерчылар белән хезмәттәшлеге турында уйдырманы тулысынча инкарь итә торган факт та бар – оккупантлар, партизаннарга ярдәм иткән өчен, ярымутраудагы 150 авылның 127сен яндырган, шулардан 105 есе – кырымтатар авылы.

Ул авыллар яндырылгач, 39089 кеше йортсыз калган, 5 меңгә якыны һәлак булган. Бигрәк тә күпләп Карасубазар районында (хәзерге Белогорский) –  26, Красноперекопскийда –  24, Зуйскийда –  19, Симферопольдә – 13 һәм Бакчасарай – 12 авыл яндырылган.

Моңа тагын берничә факт өстик. Аргын авылында партизаннарга ярдәм иткән өчен  – 120, Кызылташ һәм Дегирменкөйдә, Тау-Бодракта –  62, Евпатория шәһәрендәге Одун базары татар кварталында – 100, Боек Мускомья авылында  40 кеше атып үтерелгән.  Бакчасарай районындагы Олы Сала кырымтатар авылында фашистлар 215 татарны яндырып үтерә һәм бу Кырымдагы вәзгыятьнең бөтен фаҗигасен күзалларга мөмкинлек бирә.

Әмма Кырым партизаннар хәрәкәтенең А.Мокроусов кебек җитәкчеләре, үз хаталарын яшерү өчен, кырымтатар авыллары халкын гитлерчыларга астыртын ярдәм итүдә гаепли һәм Зур җирдән самолетлар чакыртып, таулардагы авылларны бомбага тоттыра. Шул рәвешле, яла ягылган тыныч халыкка ике яклап үлем куркынычы яный. Кайбер партизаннар да шундый ук хәлдә кала. Кырымтатар милли хәрәкәте документларыннан күренгәнчә, легендар разведчик-партизан Бәкер Османов башы өчен немец командованиесе 100 мең рейхсмарка күләмендә бүләк билгели, шул ук вакытта партизан хәрәкәте җитәкчелеге дә аны юк итү  турында 3 тапкыр әмер бирә.

Кырым татарлары Кырымдагы партизан отрядларында гына түгел, Польша, Югославия, Чехословакия, Италиядә дә көрәшә. Гомәр Акмулла Әдәманов (Мишка-татар) – Польша каһарманы, Г.Котовский исемендәге партизан отряды командиры, вафатыннан соң “Грюнвальд хачы”  ордены белән бүләкләнә; Маһирә Әхәева – 2нче партизан отряды разведка төркеме командиры (Югославия); Зөһрә Әмәтова – 2 нче партизан отряды разведчигы; Әннан Бикмәмбәтов – диверсия отряды командиры (Чехословакия); Мостафа Бәкеров – партизан отряды разведка төркеме командиры (Хорватия) була.

– Депортация вакыйгаларына да тукталсак икән.

– 1944 елның 18 маенда бөтен Кырым татарлары, нигездә балалар, картлар һәм хатын-кызлар, терлек ташый торган вагоннарга тутырып, Урта Азиягә, Уралга сөрелә. Беренче ел ярым эчендә үк күченүчеләрнең 46,2 проценты ачтан һәм авырулардан вафат була, әмма юк итүләр әле моның белән генә дә төгәлләнми.

Тыюга карамастан, демобилизацияләнгән кырымтатар фронтовикларының бер өлеше 18 майдан соң да Кырымга кайтуын дәвам итә. Сүз дә юк, андагы хәлләр аларны шаккатыра. Фронтта каннарын койган сугышчылар әлеге гаделсезлек белән килешергә теләми. 1944-1946 елларда сугыштан кайткан кырымтатар хәрбиләре төркемнәргә оеша, протест белдереп военкоматларга һәм хакимият органнарына мөрәҗәгать итә, үз гаиләләрен ватаннарына кире кайтаруны таләп итә. 1944 елның җәй аенда фронттан кайт­кан 25 кырымтатар офицерын Ай-Петри янында диңгезгә батырып юк итәләр.

1945 елда Судак районындагы Туак авылы янында 400 чамасы кырымтатар офицерларын  машиналары белән бергә шартлаталар... Ул чактагы вакыйгаларның чын картинасын торгызу, Кырымдагы хәлләрнең хәзергә кадәр ачылмаган “ак тапларын”  яктырту өчен “яшерен”  грифы алынмаган архивларны ачарга кирәк. 

Кырымтатарларны сөргенгә җибәргәннән соң Арабат утравында ике балыкчылар авылы калуы ачыклана. Мәскәүгә исә төбәкне кырымтатарлардан чистартылуы турында  хәбәр җибәрелгән була. Сталиннан куркып, бу ике авыл халкын җыеп, баржаларга төяп, диңгезгә чыгарып батыралар. Өскә чыккан берен атып торалар.  Бу фаҗига турында язучы Миргазиян Юныс бер әсәрендә дә язган иде.

– Кырым татарлары элек Кырымда күпме яшәгән? Хәзерге саннар ничек?

– Кырым ханлыгы чикләренә кергән  Таман ярымутравында, Кубан, Ногай далаларында һәм Буджакта XVIII гасырдагы халык саны, тарихчыларның мәгълүматларына караганда, 3-5 миллион чамасы һәм аларның миллион-миллион ярымы Кырымда яшәгән. 1783 елда Россия, Кырымны басып алганнан соң кырымтатарларның кулында булган иң бәрәкәтле җирләрне тартып алып, башка төбәкләрдән  китерелгән урысларга тарата башлый. Ләкин китерелгән халык бу җирләрне  эшкәртә белмәгәч,  алман, болгар, эстон, чех һ.б. колонистларны җәлеп итә. Кырым татарлары өчен  мәҗбүри мөһаҗирлеккә китү шартлары тудыралар, Кырым ханлыгының барлык дәүләт системасын юк итеп, урыс тәртип­ләрен торгызалар. Ул заманда Кырым ханлыгыннан халык авылы-­авылы белән  Төркия, Румыния, Болгария, ягъни Госманлы җирләренә китәргә мәҗбүр була. Төрек чыганакларына караганда,  ул җирләрдә урнашып яшәгән кырымтатарларның саны ХХ гасырда 1 миллион-1 миллион 200 меңгә җиткән.

Бер гасыр дәвам иткән мөһа­җирлек нәтиҗәсендә, Россия чыганакларына караганда, Кырымда 1880  еллар башында 280 мең Кырым татары калган була. Россия мәгълүматларына каршы кайбер алман, төрек, француз  һәм чех чыганаклары исә, XX гасырның башында Кырымда кырымтатарларның саны 300-500 мең булганлыгын хәбәр итә. Кырымтатарлар бу дәвердә әле Кырымда күпчелек була. Бу хакта 1901  елда нәшер ителгән француз энциклопедиясе белдерә. 60 000 мөһаҗир Кара диңгездә батып һәлак булган. Иң зур мөһаҗирлек дулкыннары 1785-1800, 1828-1829 һәм 1860-1861 елларда булган. Россиянең рәсми статистикасына караганда, 1860-61 елларда 141.667 Кырым татары Кырым­нан киткән. Килеп чыккан вәзгыятькә каршы XIX гасыр дәвамында кырымтатарларның берничә дулкын баш күтәрүләре булган, иң зуры – 20000 кеше катнашлыгында, Бакчасарайда 1808 елда уза. Россия боларны бастырып, баш күтәрүчеләрне Себергә җибәргән. 

1897 елда Россиядә үткәрелгән халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча Кырымның  халык саны 546.592 иде. Алардан урыслар – 269.487 мең, кырымтатарлар – 194 294мең (34,1%), украиннар – 64.703 мең. Бу рәсми статистика буенча кырымтатарлар – Ялта  һәм аның тирәсендә – 58,07%, Кизләүдә (Евпатория) – 42%, Акмәчеттә (Симферополь) – 41,8%, Кефеда (Феодосиядә) – 37,2 %, Ор Капыда (Перекопта) – 23,5%, Керичта (Керчьта) – 5%, Акъярда (Севастопольдә)  1,5% тәшкил итә иде. Бу ярымутрауның бөтен халкының 35,1% иде. 

1926 елның җанисәбе буенча Кырымда 713 823 кеше яшәгән. Урыслар – 301.398, кырымтатарлар –179.094, украиннар – 77.405, һ.б. халыклар.

1939 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Кырым АССРда барлыгы 1 126 429 кеше яшәгән, шулардан урыслар  –  558,5 мең кеше (49,6%), татарлар –  218,9 мең кеше (19,4%) (җан­исәп кырымтатарларны түгел, “татарларны” исәпләгән), украиннар –  154,1 мең кеше (13,7%). 

1944 елда кырымтатарларны Кырымнан сөргәннән соң, Кырымда кырымтатарлар бөтенләй калмады. Тик аларның аерым-аерым гаиләләре 60-70 елларда хакимиятләрнең каршылыгына, золымнарына, төрмәләргә утыртуларына карамый кайта башлады. Хәтта сугышта совет каһарманнары  исеменә лаек булганнарны да Кырымга яшәргә кертмиләр иде. Тик 1987 елда Мәскәүдә Кызыл мәйданда массакүләм акцияләрдән соң кырымтатарларны хакимиятләр тота алмый башлады. Халык Урта Азия далаларыннан Кырымга агылды.

Украина заманында кырымтатарларның саны 270-280 мең итеп күрсәтелә иде. Россия  2014 елда Кырымда үткәргән җанисәп буенча 232 мең Кырым татары бар дип игълан итте. Кырымтатарлар үзләре   кимендә 300 мең Кырым татары бар дип исәпли. Шул ук вакытта  2014  елдан соң берничә мең Кырым татарының Кырымнан Украинага күчәргә мәҗбүр булуын да искә алырга кирәк. 

Сөргенлек урыннарында әле дә 70-80 мең Кырым татары кала дип фаразлана. Россия кануннары нигезендә аларның Кырымга кайтулары бик икеле, чөнки  Кырымга кайтучыларның санын 5 мең кеше белән чикләнде. 

– Кырым кушылганчы нинди газета-журналлар чыга иде? Хәзер ниндиләр нәшер ителә? Тиражлары күпме?

– Кырым кушылганчы чыккан барлык кырымтатар басмалары хәзер дә чыга, ләкин бәйсез  “Атр” һәм “Ляле” балалар телеканаллары, “Мәйдан” радиосы, Кырым хәбәрләр агентлыгы Россиядә рәсми  теркәлмәгәннән соң Киевка күченеп эшләргә мәҗбүр булды.

Кырымтатар-рус телләрендә чыгучы бәйсез  “Кырым” газетасы – 4,5 мең, элек 10 мең тираж белән таралган “Голос Крыма” хәзер 3 мең данәдә чыга. “Авдет”  элек 5 мең булса, хәзер 999 данә, “Арманчык” балалар журналының тиражы – 3 мең.

Дәүләткә караган йөз яшьлек “Яңа дөнья” кырымтатар газетасы элек 2,5, хәзер – 1,2 мең, “Йылдыз” әдәби журналы 2014  елга кадәр  – 1600, хәзер  800 данәдә ташка басыла.

2015 елда бәйсез АТР кырымтатар телеканалы ябылгач, “Милләт” телеканалы һәм “Ватан садасы” радиосы оештырылды. Алар балансы булмаган бер яклы информация бирә.

– Нинди професссиональ һәм үзешчән театрлар бар иде? Әле күпме? Филармония, концерт төркемнәре турында да ишетәсе килә.

– Кырымтатар академия музыка драма театры бар. 2018 елда аның җитәкчесе Билял Биляловны эштән алдылар, аның белән бергә протест йөзеннән 15-20 кеше китте. Билял Билялов шул киткән кешеләр белән икенче бәйсез бер театр төзеп йөри. Башка театр юк. Филармониядә ике профессиональ кырымтатар җыр-бию ансамбле “Кырым” һәм “Хайтарма” эшли. Үзешчән кырымтатар ансамбльләре, балалар бию ансамбльләре шактый.

Кырымтатар мәдәни мирасы музее, Исмаил Гаспринский исемендәге кырымтатар китапханәсе, Бакчасарайда  шушы ук шәхес исемендәге  йорт-музей эшли.

– Кырымда Язучылар, Журналистлар берлеге бармы? Китаплар нәшер итү ничек оештырылган?

– Кырымтатар язучылары берлеге эшли. 2014  елга кадәр Украина язучылар берлегендә мөстәкыйль кырымтатар язучылары оешмасы бар иде. 2014 елда Россия кануннары нигезендә теркәлдек. Берлектә 28 язучыбыз бар, финанслау каралмаган. Россиянекеләрнең берсенә дә кермибез. Үзебез аерым эшлибез.

Кырымтатар журналистлар берлеге юк, Россиянекенә кырымтатарлардан кергәннәрен дә белмим. Безнең кырымтатар журналистлары үзара элемтә тотып эшли. 

Казна исәбенә кырымтатар, рус, әрмән телләрендә китаплар чыга. 2018 елда чыккан 32 китапның дистәдән артыгы  кырымтатар җыентыклары. Ләкин тиражлары бик түбән – 300, күп дигәндә  500 данә. Гонорарлар юк. Авторларга китапларның 10 проценты бушлай бирелә. 30-50 китап. Кушылганчы да кырымтатарча  10-15 китап чыга иде.

– Мәгариф мәсьәләләреннән башка әңгәмәбез тулы булмас.

– 531 мәктәптә 183 мең укучы белем ала. Шуларның 178 меңе - рус, калган 5 меңе кырымтатар телендә. 15 кырымтатар милли мәктәбе эшли. Туган телне фән буларак 53 мәктәптә өйрәнәләр, 20 мең бала дәрестән соң факультатив укый. Кырымтатар балалары  мәктәпләрдә укучыларның 18-20 процентын тәшкил итә.

Балалар бакчаларына килгәндә, Карасубазар шәһәрендә (Белогорский), Джанкой районының Заречное авылында ике телле балалар бакчасы эшли. Болар белән барлыгы 23 бакчада 30 төркем бар. Ләкин бу барлык кырымтатар балаларының 1 процентын гына тәшкил итә. 

Кырымтатар гаиләләрендә елына уртача 4 мең бала туа. Иң күбе – 5   меңнән артык сабый 2012  елда туды.

Кырымтатарлар 2014 елдагы халык санын  алу нәтиҗәләре буенча Кырымның иң яшь халкы. Аларга уртача – 36 яшь.

– Элек нинди татар милли оешмалары бар иде? Хәзер аларның саны үзгәрдеме?

– Элек кырымтатарлар сайлаган Корылтай делегатлары (265 делегат) үзләре 33 кешедән торган Милли мәҗлесне сайлый иде. Россия Мәҗлесне тыйды. Ул хәзер Киевта эшләргә мәҗбүр. 2014 елга кадәр  иҗтимагый  оешмалар шактый иде, әмма алар күбесе Россия кануннары буенча теркәлә алмыйча  эшләрен туктатты.

– Кушылганнан соң күпме татар югалды һәм хөкем ителде?

– Хәзер моны төгәл әйтеп булмый, ләкин 70тән артык кеше утыртылды. 100 дән артык бала атасыз калды. Решат Аметов 2014 елда үтерелде. Хәбәрсез югалганнар да шактый.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: