Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

БӨЕК ӘДИП ҺӘМ КАЗАН

БЕЛЕШМӘ: Исмәгыйль Каләметдин улы Шәңгәрәев – җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр. «ДАН» компанияләре төркеменең президенты (Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге «Дубай» күчемсез милек агентлыгы, «Казан» рестораннар челтәре, «Шан Турс» туристик компаниясе).

2018 – ЛЕВ ТОЛСТОЙ ЕЛ


БАРЛЫК ЮЛЛАР ДА КАЗАНГА ИЛТӘ

– Исмәгыйль әфәнде, Толстой белән Казан бәйләнеше турында сезгә ниләр мәгълүм?

– Россиядә ислам һәм мәдәният үзәге булган Казан шәһәре бик күп шәхесләр иҗатына тәэсир иткән. Ә менә Толстой белән алай гына түгел. Казан – Толстойның үсмер чагындагы эзләнүләре, шәхес буларак формалашуы, уку еллары һәм киләчәк юлын сайлау кебек мөһим вакыйгаларының шаһите булган шәһәр.

Caption

Чынлап та, Казан – ул Россия тарихына алтын хәрефләр белән язылган һәм кабатланмас мәгънәләргә ия кала. Әйтерсең кайчандыр әлеге шәһәрне Аллаһы Тәгалә Яктылык, Нур белән бүләкләгән дә, Казанның бөеклеге шуннан килә. Мәгърифәт нуры ул! 

Мин Казандагы Толстой урыннарын – аңа кагылышлы йортларны, урамнарны яратам. Безнең өчен Черноозерская, Грузинская, Арча кыры гүя ике үлчәмдә кебек. Беренчесе – үзебез белгәнчә, икенчесе – Толстойның «Балдан соң», «Помещик иртәсе» хикәяләре, «Балачак», «Үсмерчак» һәм «Яшьлек» трилогияләре аша таныш. 

– Лев Толстой шәхес буларак Казанда формалаша. Университет диварлары әле дә аның аяк тавышларын хәтерли булса кирәк. Бөек язучының уку чоры Казанда узу нинди сәбәпләр, вакыйгалар белән бәйле?

– Лев Толстой биографиясенә Казан шәһәре очраклы гына килеп керми бит. Архив документларына караганда, Толстойлар Казан губерниясенә XVII гасырда ук килгән. 1673 елда граф Толстойлар нәселенә нигез салучы Петр Андреевичның әтисе Андрей Васильевич Толстой Свияжск шәһәренә воевода булып билгеләнә. Шул чордагы Россиядә иң гыйлемле кешеләрнең берсе һәм Петр I нең компаньоны, дусты булган ул. Петр Андреевичның оныгы Андрей Иванович Толстой 1754 елда Казан гарнизонына секунд-майор итеп билгеләнә, алты елдан соң, 1764 елга кадәр Свияжск шәһәренең гаскәр башлыгы (воеводасы) вазифасын башкара. 1815 елның маенда аның Илья исемле улы Казан губернаторы дәрәҗәсенә ирешә.

Лев Толстойның әтисе Николай Ильич 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан. Шулай ук ул да күпмедер вакыт Казанда яшәгән. Аның отставкадагы җиңел кавалерия полковнигы, Казан алпавыты Владимир Иванович Юшковка кияүгә чыккан Пелагея исемле сеңлесе соңрак Толстойларның ятим калган балаларын, шул исәптән Левны да тәрбиягә ала һәм алар белән 1847 елда Казанга күченә. Аларның Казанда иң беренче тукталган йортлары – Поперечно-Казанская урамындагы (хәзер Япеев урамы, 15 нче йорт) Дедев-Горталовлар утары була. Бөек язучы биографиясендәге Казан чорының иң күп өлеше (1841–1845) шунда үткәнлектән, ул Толстой белән бәйле иң төп адреслардан санала. Бәлки кемдер әлеге язмыш борылышларын очраклы күренеш дип тә саныйдыр. Әмма минем өчен бу закончалык.

– Толстойлар нәселе вәкилләренең табигый ландшафтны якын күрүен закончалык дисезме? 

Caption

– Рус халкының дөньяда шактый яшәп тәҗрибә туплаган бөек акыл иясе “мине мөселман дип санагыз” дип әйтә! Менә шуны закончалык дип саныйм мин. Әмма бу хакта соңрак. Башта әле Лев Толстой фәлсәфә факультетының көнчыгыш факультетында (төрек-гарәп телләре белеме бүлеге) белем алачак. Аны бөек математик, геометриягә нигез салган Лобачевский җитәкләгән данлык­лы Казан университеты көтеп торган. Ике даһиның бер үк вакытта Казан университеты коридорларында йөрүе – үзе үк бик кызыклы тарих табышмагы. 

– Ә ни өчен Толстойлар гаиләсе фәлсәфә факультетының көнчыгыш бүлеген сайларга булды икән?

– Уку юнәлешен сайлауга кечкенә энекәшен дипломат итеп күрергә теләгән Пелагея Ильинична да тәэсир иткән булырга мөмкин. Чөнки титуллы дворян гаиләсеннән чыккан кеше өчен монда алган белем дипломат карьерасы яуларга мөмкинлек бирә. Төркия белән мөнәсәбәтләрдә осталык күрсәткән дипломат – алар нәселеннән чыккан Петр Андреевичның да йогынтысы булмый калмагандыр. 1840 еллар башында көнчыгыш мәсьәләсе аеруча актуаль була. Графны 14 яшеннән үк төрек, татар һәм гарәп телләренә өйрәтә башлаулары да аларның бу юнәлешне элек үк сайлап куйганлыгы хакында сөйли. Иң мөһиме – Лев үзе дә телләр өйрәнүдә шактый осталык күрсәтә. Һәм, ниһаять, 1844 елның 30 маенда, университетка кабул итүләрен сорап, ректор исеменә гариза языла.

Аннары Толстой атна буе имтихан тапшыра: дин нигезләре, тарих, статистика, география, математика, рус филологиясе, логика. Шулай ук латин, француз, алман, инглиз, гарәп, төрек-татар телләре. Лев Николаевич үзенең иң беренче имтихан көнендә Кремль калкулыгындагы бакчада – Черек күл буенда йөрүе һәм Раббысыннан әлеге имтиханнарны биргәндә ярдәм итүен соравы хакында искә ала. Латин теленнән кала, ул тел буенча башка барлык имтиханнарны да яхшы бирә. Рус тел белеме һәм инша өчен “дүртле” ала. Менә бит ул язмыш парадоксы! Лев Толстойга рус теленнән инша өчен дүртле! Моннан чыгып рус теле һәм әдәбиятын әйбәт белүчеләрнең күпме булуын күзаллавы авыр түгел. 

– Әдәбият галимнәренең барысы да диярлек Толстойның Казан университетында начар укуы һәм бу уку йортының аның өчен белем йортына әйләнә алмавы турында яза...

 – Бу урында Пушкинның П.А.Вяземскийга язган хатындагы (1825 елның ноябре; Михайловское) сүзләрне китерү урынлы булыр:

“Юк-бар белән кызыксынуларыңны халык көтүенә калдыр һәм генийларча фикер йөрт... Халык көтүе куана-куана кешене каралтып, яманлап язган сүзләрне укый, әшәкелеге, кара күңеллелеге аркасында үзеннән өстенрәкләрне кимсеткәнгә һәм көчле кешеләрнең вакытлы уңышсызлыгына, көчсезлегенә куанып яши. Берәр яман эш фаш ителә икән, ул инде куанычыннан ни эшләргә белми. Бик күп­ләр бөек, талантлы дип санаган кеше дә безнең кебек үк кечкенә, әшәке, янәсе. Сез хаклы түгел, явызлар. Ул кечкенә дә, явыз да, әмма сезнең кебек түгел, ә башкача”.

 Толстой ул гений. Ә генийлар университет программасы кысаларына сыя аламы? Беркайчан да! Аеруча акыллы студентлар, гадәттә, аерым бер фән буенча күңелләренә хуш килгән профессорны таба да, үзләре өчен кызыксыз тоелган фәннәрне укып та тормый. Сүз уңаеннан, Толстойның да андый яраткан профессоры булган. Бик күп кышлар үткәч, 1904 елда Лев Николаевич пианист Александр Гольденвейзерга болай дип сөйләгән: “Казан университетында укыган беренче елны мин чынлап та бернәрсә дә эшләмәдем. Ә икенче елны инде ныклап шөгыльләнә башладым. Ул вакытта анда профессор Мейер бар иде. Ул да минем белән кызыксынган булса кирәк, Екатеринаның “Наказ”ы белән Монтескьеның «Esprit des lois» («Дух законов») чагыштырыр­га кушты. Әле дә исемдә: бу эш мине шундый мавыктырды, мин авылга кайтып киттем дә, йотлыгып Монтескьены укый башладым. Монтескьены уку минем офыкларымны киңәйтте, күземне ачты, аннары мин Руссоны укырга керештем һәм... университетны ташладым, чөнки алга таба да белемемне тирәнәйтәсем, күбрәк укыйсым, үсәсем килде”.

Язучының сүзләренә игътибар итегез: белем аласы, укыйсы килгәнгә университетны ташлый.

1906 елда Лев Толстой болай дип яза: “Мин беркайчан да лекцияләр тыңлый алмадым, ә барысына да китаплар укып, үзлегемнән өйрәндем”. Ул Казан кибетләрендә сатылган китап­ларның (ә алар бик күп булган) барысын да укый барган. Еш кына китап сатучылар аның соравы буенча зуррак шәһәрләрдән дә китаплар кайтара торган булган. Кыскасы, Толстой гел эзләнгән. Бу хакта белмәгән танышлары соңрак “Современник” журналында чык­кан һәм Толстойны шунда ук ул чорның иң зур язучылары белән бер рәткә куйган “Балачак” повестен укып тел шартлаткан. 

– Ә ничек Лобачевский кебек гений Толстой кебек генийны күрмәде, “танымады” икән? 

– Генийлар алар йолдыз кебек бит. Аларның орбиталары кисешми. Мин бу хакта Михаил Лермонтов турындагы әңгәмәмдә дә әйткән идем.

– Пушкин белән Лермонтовның юлларын, беренче чиратта, вакыт кисештерми. Ә монда – Казан император университетында Лобачевский белән Толстой күрешкән булырга тиешләр. Бер-берсен “танып”, ике бөек акыл арасында очкын узмый калмагандыр дип уйлыйм.

– Ул вакыттагы гамьсез студентта Лобачевский Лев Толстойны күргәнме, юкмы, бу хакта әйтүе кыен. Юктыр дип уйлыйм. Ул бит күрәзәче түгел, ә бөек математик булган. Ә шулай да, ул студент Толстойга игътибар итә. Казанда укуыннан соң илле ел вакыт үткәч, Лев Толстой Лобачевский белән күрешүләрен болай дип искә ала: “Мин аны бик яхшы хәтерлим. Ул һәрвакыт бик җитди иде. Чын галим! Геометриядәге зур уңышларын ул вакытта әле аңламый да идем, чөнки миңа аның белән ректор буларак сөйләшергә туры килде. Бик начар студент булсам да, ул миңа карата яхшы мөнәсәбәттә иде”. Толстой сүзләренә караганда, Лобачевский аңа: “Сезнең сәләтегез тиешенчә ачыла, файдаланыла алмаса, бик тә күңелсез булыр иде” дигән булган. “Ул вакытта миндә нинди сәләт күрә алды икән инде ул, белмим дә”, – дип уйлана бөек язучы.

– Шулай да, Лобачевский аңарда нәрсәдер күргән бит! Ректорлар начар студентларга беркайчан да андый сүзләр әйтми. Язучының тормышын өйрәнгән күп кенә галимнәр Толстойның әле тагын Казанда асыл сөякләргә хас тормыш, биг­рәк тә, баллар белән мавыгуын искәртә. 

– Әйе, Толстой кызыксынучан кеше була. Ләкин баллар һәм аксөякләргә хас тормыш аның өчен түгел. Әлбәттә, балларга да йөрмичә тормаган, чөнки моны җәмгыятьтәге урыны таләп иткән. Әмма андый чараларда да ул үз тормышы, “үз дөньясы” белән яши биргән. Тиздән Наташа Ростова һәм Андрей Болконский, Анна Каренина һәм Алексей Вронский “туа­чак” дөнья­да! Толстойның студент елларында нинди булуы хакында аның Казандагы танышы А.Н. Зарницына болай дип искә ала: «…Балларда Лев Николаевичның теләмичә генә биегәне әллә каян күренеп, сизелеп тора иде. Гомумән, уйлары белән кайдадыр еракта булган, тирә-яктагы күренешләр белән артык кызыксынмаган кешене хәтерләтә иде ул. Игътибарсыз, таркау булганы өчен күпчелек кызлар аны “кызыксыз” кавалер дип саный иде. Ул вакыттагы мыштым егеттән хәзер бөтен Европада тиңе булмаган гений чыгар дип беребезнең дә башына килмәде ул вакытта”.

 Ә иң мөһиме беләсезме нәрсә? Әлеге “кызыксыз” кавалер театр дөньясына килеп кергәч, бөтенләй үзгәрә торган булган. Монда аның, киресенчә, энергиясе һәм дәрте ташып тора, ул спектакль һәм артистларның уены турындагы тәэсирләре, хис-кичерешләре белән бүлешә, аларга соклануын белдерә.

– Ничек уйлыйсыз, Толстойның кумирлары булдымы икән? Әллә иҗади күңелен театр гына рухландырганмы? 

– Тарихта Лев Николаевичның театр белән кызыксынуы хакында гына түгел, кайбер вакыйгалар, исемнәр турында да мәгълүматлар бар. Казанда яшәгән вакытында Толстой италь­ян теноры Джованни Рубини һәм Стрелков драма труппасы концертларына йөри торган була. Әлеге спектакльләрдә данлыклы рус артисты А.Е. Мартыновның катнашуы Толстойга көчле тәэсир ясый. Аңа бигрәк тә Мартыновның Хлес­таков ролен башкаруы ошый. Толстой олыгайгач та әле: “Үз гомеремдә мин Мартыновтан бөегрәк артист күргәнем булмады”, – дип яза.

Моннан тыш Лев Толстойның затлы кызлар институты директоры Е.Д. Загоскина салонында еш булуы билгеле. Анда уен коралларында уйнарга һәм җырларга яратучылар җыела һәм алар еш кына институт һәм университет залларында концертлар да куя. Лев Толстой җырламаса да, драматик күренешләрдә һәм водевильләрдә катнаша. Мәсәлән, университет концертлары программасында аның катнашындагы ике водевиль – «Кетли» опереттасы һәм «Матрос» драмасы билгеле. Бигрәк тә, 1846 елның 19 апрелендә шул ук залда үткән “тере күренешләр” кичәсе искиткеч зур уңыш казана. Документлар күрсәткәнчә, бу күренешләрдә 40 лап кеше катнашкан. Алар арасында Сергей, Лев һәм Мария Толстойлар да була. Әлеге кичәнең афишасын Толстой гомер буе кадерләп саклый. Казан университетының актлар залы аның беренче мәртәбә сәхнә тәмен татыган залы буларак исендә кала.

– Исмәгыйль әфәнде, сез Л.Толстой тормышындагы Казан чорын үзегезчә, кайвакытта әдәбият өлкәсендәге билгеле карашларга игътибар итмичә, башкачарак бәялисез. Алай гына да түгел, хәтта безнең өчен Казандагы яшь Толстой образын сурәтлисез дияр идем. Шәһәрдә аның яраткан урыннары, үзе генә калып ял итә торган серле почмаклары булганмы?

– Лев Толстойның иң яраткан ял итү урыны Черек күл бакчасы икәнлеге күпләргә мәгълүм. Монда керү бушлай булганлык­тан, төрле катлам кешеләре йөргән. Кыш көннәрендә халык тагын да күбрәк булган, чөнки бакча үзәгендә түләүсез шугалак эшләгән. Музыкантлар кереп җылыну өчен махсус урыннар булганга, анда хәтта бик салкын көннәрдә дә музыка яңгырап торган. Җитмәсә, Толстой тимер­аякта да шуарга яраткан.

Казанда Толстой яраткан урыннардан тагын әле китап кибетләрен атарга була. Ул бигрәк тә элеккеге Воскресенская, хәзерге Кремль урамында урнашкан ике китап кибетен үз иткән, аларга аеруча еш һәм бик яратып йөргән. Чөнки бу кибетләрдә рус һәм чит ил китаплары күп булган. Ихтимал, студент чагында укыган Пушкин, Гоголь, Стерн, Руссо, Монтескье китапларын нәкъ менә әлеге кибетләрдән алгандыр ул.

– Толстойның яшь вакытта чит күзләрдән яшерен, ягъни башкаларга билгесез кызыксынулары булдымы икән?

– Үзен төрле яклап камилләштерү һәм сәләтләрен үстерү максатыннан ул Казанда яшәгән елларында көндәлек яза башлый. Рәсми белем бирү системасын кабул итеп бетермәү аркасында, Казан университетыннан китүе дә Толстойның үзлегеннән белем алуына йогынты ясаган. Белемле булырга теләгәнгә күрә (!) белем йортыннан китү... Парадоксмы бу? Инде әйткәнемчә, юк. Менә минем кулымдагы “Белем китабы”нда мөселман дөньясының бөек акыл иясе Әбүгалисина болай дип язган: “Теләге булган очракта, барлык фәннәрне дә бер сәгать эчендә үзләштерә алырлык сирәк сәләткә ия кешене дә табып була. Чөнки кеше галәмдәге барлык мәгълүмат сис­темасы белән бәйләнештә. Шуңа, “миңа кайдандыр әйтеп торалар” дип уйлау­ның да кирәге юк”. Һәм акыл иясе мондый нәтиҗә ясый: “Андый кеше бөтен кешелек дөньясы өчен белем чыганагы, остаз, үрнәк булырга тиеш”. Һәм болай ди: “Без үзебез дә андый кешене күргәнебез бар. Ул бар нәрсәне дә фикер йөртүе һәм тырышлыгы ярдәмендә өйрәнгән. Фаразлый, уйлана белүе, көчле сиземләве аркасында аңа күптөрле хезмәтләр дә кирәк булмый. Чөнки үзенең “ачышлары”, күп фаразлары, чынлап та, китапларда язылганга туры килә. Димәк, ул күп нәрсәне китаптан укып түгел, ә игътибарлылыгы, кызыксынучанлыгы аркасында өйрәнә. Ә 18-19 яшендә фәлсәфә, логика, физика, метафизика, геометрия, астрономия, музыка, медицина кебек катлаулы фәннәрдән шундый белемнәргә ия була ки, бу хакта сөйләшү, фикер алышу өчен ул үз дәрәҗәсендәге кешене очрата алмый”.

ЛЕВ ТОЛСТОЙ КӨНДӘЛЕГЕ

18-19 яшьлек Толстой “Белем китабы”нда Әбүгалисинаның яшь генийны сурәтләүләренә тулысынча туры килә. Кем булуын, үзенә Раббысының нинди бурычлар йөкләвен исенә төшерергә теләп, ул үз белемен үстерү өчен төрле юллар эзли башлый. Шулай ул әкренләп Аллаһка якыная. Әлеге якынаю юлында – ул үзе һәм аның вакытны чагылдырачак язучы миссиясе. Һәм нәкъ менә шул чорда ул, беренчедән, үзконтроль өчен һәм, икенчедән, барлык уй-фикерләрен дә ышанып тапшыра алырлык дәшми торган әңгәмәдәш булсын дип, көндәлек башларга була.

– Көндәлеге аңа, чынлап та, яшүсмер чорындагы эзләнүләр лабиринтыннан чыгарга булышамы?

– Әлбәттә. Заманча итеп әйткәндә, көндәлек аның өчен үз-үзен контрольдә тотарга, дисциплиналы, оешкан булырга ярдәм итә торган виртуаль университет ролен үти. Яшь Толстой үзе бу хакта болай дип яза: “Минем беркайчан да көндәлегем булмады, чөнки аның файдасы бардыр дип уйламый идем. Ә хәзер, үземнең сәләтләремне үстерү белән шөгыльләнгәндә көндәлек ярдәмендә мин үсеш-үзгәрешләрем хакында фикер йөртә алачакмын”. Һәм яңа язма: “Үз өстемдә эшли башлагач, мин бик күп нәрсәгә төшенсәм дә, әле барыбер үз-үземнән канәгать түгелмен. Үзеңне камилләштерү белән күбрәк шөгыльләнгән саен, үзеңдә күбрәк кимчелек табасың икән”. Үз-үзе белән диалог аңа аң-белем дәрәҗәсен тирәнәйтергә генә түгел, ә әйләнә-тирәсен дә дөрес бәяләргә ярдәм итә. Моны ул болай дип теркәп куйган: “Минем уйлавымча, көндәлек язу файдалы гамәл, чөнки тәртибе булмаган тормыш (аны күпләр яшьлеккә күрә дип уйлый) – күңелнең, рухның әхлаксызлыгы, бозык­лыгы ул. Көндәлегендә Лев Толстой Екатеринаның “Наказ”ын Ш.Монтескье язмалары белән чагыштыра, ягъни шунда ук уку эшчәнлеге дә алып бара. Бер атнадан ул профессор Мейер кушкан эшне үтәп чыгу максатыннан үзе өчен алты кагыйдә язып куя. 

1. Кичектермичә үтәлергә тиешле эшләрне бернигә дә карамыйча үтә.

2. Нинди генә эшкә тотынсаң да, аны яхшы итеп башкар.

3. Әгәр берәр нәрсәне онытасың икән, аны китаптан карама, ә үзең исеңә төшер.

4. Акылыңны һәрвакыт бар көченә эшләп торырга мәҗбүр ит.

5. Һәрвакыт кычкырып укы һәм кычкырып уйла.

6. Сиңа кем дә булса комачаулый икән, аңа бу хакта әйтергә кыенсынма. Башта сиздереп кара, әгәр кеше алай да аңламый икән, гафу үтен дә, аңа бу хакта әйт.

Китәренә берничә көн кала Толстой көндәлеккә мондый сорау язып куя: “Яшәүнең максаты нәрсәдә?” Һәм шунда ук моңа җавап та бирергә тырыша: “Әгәр дә мин үз тормышымның максатларын – гомуми һәм файдалы максатларын тап­маган булсам, үземне иң бәхетсез кеше итеп санар идем. Хәзер инде минем тормышым шул бер максатка омтылудан гыйбарәт, шуңа күрә ул нәтиҗәле булыр”. Бу вакытта Левка унтугызынчы яшь киткән була. Ул үзе сайлаган юлның уңышлы булачагына чын күңеленнән ышана. Аксөякләр тормышының бушлыгына карамастан, соңрак Лев Николаевич көндәлегенә “Үзең яшәргә, үз юлыңны үзеңә сайларга, үз тормышың өчен ул тормышны бирүче алдында үзеңә җавап бирергә кирәк!” дигән сүзләрне нәкъ менә монда – Казанда аңлавы турында язып куячак.

(Дәвамы киләсе санда).

 

Әңгәмәдәш – фәлсәфә фәннәре кандидаты, журналист, «Что? Где? Когда?» тапшыруының герое Нурали ЛАТЫЙПОВ. 

“Реальное время” газетасыннан. 

Тәрҗемәче – филология фәннәре кандидаты Эльвира САФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев