Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

“Беренче мәхәббәтен тукталышта күреп, өч ел эзләгән”

Бу тарихны ишеткәннән соң, мәхәббәтнең Җир шарында барлыгына тагын бер кат инанасың! Сез дә укып карагыз әле.

Кәбир аны автобус тукталышында күрә һәм гашыйк була! Әмма булачак хатынын эзләп табып, туй иткәнче чибәр Нурзидәне аңа өч ел эзләргә туры килә.
– Мин Серафимовкада (Башкортстан Республикасындагы авыл) лабораториядә эшли идем. Кәбир шунда нәрсәгәдер килгәч, эш киеменнән тукталышта басып торганымны күргән булган. Өч ел эзләгән мине! Үзе Октябрьскида укый торган чагы. Мине эзләп, бөтен кинотеатрларны, клбуларны йөреп чыга, - дип искә ала яшь вакытларын Нурзидә әби.

Язмыш барыбер үзенекен итә. Яшьләрне Яңа ел маскарады очраштыра.
– Яңа елда без кызлар белән маскарадка чыктык. Дүрт егет безгә практика узарга килгән. Өс киемнәрен салганда боларга күзем төште. Клубтагы егетләрнең барысын да беләм, ә аларны юк. Чит егетләр йөри монда дим, кызларга. Музыка башлануга мине Кәбир биергә чакырды. Кулымны кулына алды, ә үзенең кулы калтырый. Минем иптәш кызым Валя Виноградова бар иде. Валя мин әйтәм, бу егет әллә авыру, әллә бизгәге бар шунда. Музыка уйный башлауга мине чакыра башлый. Үзе калтырый. Монардан качарга кирәк, дим. Серофимовкада безнең авылдан Зөфәр исемле егет бар иде. Ул яныма килде дә: “Нурзидә, сиңа бер егет гашыйк булган. Татарстаннан”, – ди. Теге куллары калтырый торган егетме? Ул бит чирле, мин әйтәм. Мин аның белән танышмыйм, дидем, –дип искә ала беренче очрашуларын Нурзидә әби.

Икенче тапкыр кич чыккач Кәбир ага аны озата кайта, чөнки кызның кайда торганын бик тә беләсе килә аның.
– Бер көнне лабораториядә эшләгәндә телефон шалтырый. Алсам егет кеше тавышы. “Минем сезне бүген каршы аласым килә”, – ди. Кем соң син, мин әйтәм. Кәбир, ди. Каршы аласың килсә, чын исемеңне әйт. Мин чит егетләр белән күрешмим, дидем. Андый исем юк, дим. “Юк, чын исемем Кәбир”, – ди. Октябрь ае иде ул. Кәбир соры пәлтәдән, бөдрә чәчле... Мине каршы алып, өемә озатып куйды. Шуннан соң бер ел очрашып йөрдек. Ул махсус, минем янда булыр өчен бирегә эшкә күчкән иде, – дип сөйли яшьлек маҗараларын Нурзидә әби.

Нәтиҗәдә, Кәбир һәм Нурзидә Хәсәновлар 30 ел гомер кичерә! Шул дәвер эчендә Кәбир сөйгәненә бер генә тапкыр да авыр сүз әйтми. Хәсәновлар өч малай үстерә. Беренчеләре Рамилнең, кызганыч, гомере кыска була. Кәбир ага да инде арабызда юк. Шулай да гомер иткән картын Нурзидә әби бары җылы сүзләр белән генә сагынып искә ала.

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X