Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Бердәнбер

Була шундый кешеләр: кечкенә генә эшен дә күпертеп, зур итеп күрсәтә, оста итеп сөйли белә. Ә кайберәүләр тау хәтле эшен дә ике җөмләгә сыйдырып бетерә.  Мәликә ханым Гыйльметдинова – әнә шул “кайберәүләрнең”  берсе.

Ул – “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының укыту-тернәкләндерү үзәге директоры, бөтен Россиядә танылган хәйрияче. Аның һәр минуты исәпләп, бүлеп, планлаштырылып куелган. “Ярдәм” үзәгендә һәр ел саен йөзләрчә инвалид – сукырлар, чукрак­лар һәм арбада утыручылар тернәкләнү уза, монда аларны Брайль әлифбасы нигезендә укырга-язарга, Коръән укырга өйрәтәләр, ислам нигезләрен аңлаталар, сәламәтлекләрен кайгырталар, психологик һәм юридик ярдәм күрсәтәләр. Мәликә ханым – барлык шушы эшләрнең чишмә  башында торучы кеше. 


Аның юксылларга, гарипләргә ярдәм итү юлы 90 нчы еллар ахырына барып тоташа. Мәликә ханым – филолог белемле укытучы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ачылгач та, шунда керә, дини белем ала. Аннары мәчетләрдә укыта башлый, хәйрия эшләре белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта энесе Илдар хәзрәт Бая­зитов та “Мөхәммәдия”дә укып чыгып, Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетендә эшли башлый. Нәкъ менә шушы мәчеттә балалар өчен иң беренче лагерьлар оештырыла да инде. Җәйге ялда сабыйларны мәчеткә җыеп, ислам дине нигезләрен аңлаталар, намаз укырга, азан әйтергә өйрәтәләр. Шулай мәш килеп эшләгәндә, мәчеткә берничә чукрак баланың әти-әнисе  мөрәҗәгать итә. “Без дә балаларыбызның намазга басуын, белем алуын телибез”, - диләр. Мәликә ханым шунда эзләнә башлый. Ләкин беркайда бернинди мәгълүмат юк, чөнки моңа кадәр инвалидларны ислам дине нигезләренә өйрәтү белән берәү дә шөгыльләнмәгән. Мәликә ханым озак уйланып тора алмый, сурдотәрҗемә телен үзе өйрәнә башлый. Чөнки чукрак балаларны лагерьга җыю турында инде игълан ителгән була. 3 еллык курсны 3 айда үтеп, телсез-чук­раклар телен өйрәнеп чыга ул. Шулай итеп, ул начар ишетүче һәм бөтенләй ишетмәүче балаларны җыеп укыта башлый, аларны үзләренең йомык дөньяларыннан чыгарып, Аллаһының нигъмәте булган Коръән нурына ирештерә. 2000 ел бу. Секталар пәйда була башлаган вакыт. Һич көтмәгәндә шәһәребезнең Попов урамында урнашкан чукраклар мәктәбеннән шалтыратып,  Мәликә ханымны эшкә чакыралар.  Сектантлар тиз ышанучан чукракларны үз секталарына аудара,  фатирларын саттыра башлаганнар, күпләре балаларын мәктәпкә йөртүдән туктаган.  Мәктәп директоры бу афәттән гаиләләрне саклап калу өчен ислам һәм православие дине әһелләрен мәктәпкә тартып, әти-әниләр белән эш башлап җибәрә. Мәликә ханым анда ислам дине нигезләренә төшендерә, бик күпләрне секта кармагына эләгеп адашудан саклап кала. Директорның акыллы эш итүе аркасында мәктәп сакланып кала, чукрак балалар укуларын дәвам итә, ләкин мәктәпкә дин әһелләрен китерткән директорның бу “гөнаһы”н кичермиләр – пенсиягә озаталар... Ләкин бу вакытта инде чукрак­лар үзләре Мәликә  ханымны эзләп мәчеткә килә, ул аларны К.Гали урамында урнашкан җәмгыятьләренә барып та укыта, 60-80 ләп кешегә гыйлем биреп чыгара.

 Ә аннары мәчеткә сукырлар мөрәҗәгать итә. Аларның да белем аласы, ислам юлына басасы килә. Мәликә ханым, әлбәттә, аларны кире бора алмый. Серов урамында урнашкан Сукырлар җәмгыятен эзләп китә. Колач җәеп каршы алмыйлар аны анда, күзе күргән кешенең Брайль язуын өйрәнергә теләвен кызык эзләп йөрү дип бәялиләр. Бер бара, ике, өч бара абыстай һәм, ниһаять, аның ниятен аңлыйлар, башка сукырларга белем бирергә теләвен хуплап, сукырлар әлифбасын өйрәтәләр. Көндезләрен курсларда укыта Мәликә ханым, төн утырып кирәкле китапларны Брайльгә күчереп яза. Хата җибәрергә ярамый, ислам нигезләрен өйрәткәндә бик төгәл булу кирәк. 

Әйтүе генә җиңел, Мәликә ханым үз гомерендә 10 меңләп шәкерт укытып чыгарган. Әнә шуның хәтле кешегә ышаныч, яктылык, өмет, Аллаһы нурына ирешү бәхетен биргән ул. “Ярдәм” курсларында күңел күзе ачылган күпме сукырлар бүген  Брайльгә күчерелгән Коръәнне үзләре укый, араларында төрле дәрәҗәле конкурсларда җиңүчеләр дә бар. Мәликә ханым – начар күрүчеләрне, сукырларны Ислам нигезләренә өйрәтүче, Россиядә бердәнбер булган методик кулланманың авторы. Гомумән,  ул сукыр, чукрак, гарипләрнең Исламга килү юлын кайгыртучы бердәнбер белгеч, остаз ул бүген. 

Мәликә ханымның изге эшләре моның белән генә дә чикләнми. Ул әле 10 ятим баланы үз канаты астына сыендырган олы йөрәкле ана да. Үзенең 2 баласын үстереп, аякка бастыргач, ул гел тәрбиягә бала алу турында уйлана. Якыннарына, гаиләсенә бу хакта сөйли. Бер яки ике бала алырмын дип уйлый ул башта. Ләкин соңрак “күпмене бирсәләр, шуның хәтлене алачакмын” дигән карарга килә, чөнки белә: гаиләсе, якыннары һәм инде аякка баскан “Ярдәм” хәйрия фонды аңа таяныч булачак. Теләче районының Иске Җөри авылында фонд ярдәме белән 2 йорт сатып ала, балалар кабул итәрлек итеп җиһазлый. Урман, елга, табигать – бар да бар монда. Беркем дә алмаган яисә алып та кире кайтарган 10 баланы ала ул. Анкеталарын танышырга дип каршына китереп салгач, укымыйча кире кайтара: “Нинди булсалар да, мин аларны инде яратам”, - ди. Балаларның һәркайсы – үз фаҗигале юлын үткән, нәни йөрәкләре кырыкка телгәләнгән, олы кеше бөтен гомерендә күрмәгәнне кичкән затлар. Бертуган ике баланы әниләре капчыкка салып, авызын бәйләп, чүплеккә ташлаган була. Этләр ашый башлаган нарасыйларны кешеләр күреп, коткарып кала... Психикалары какшаган, беркемгә ышанмаучы сабыйларның һәркайсында инвалидлык, 2 яшьтән 12 яшькәчә барысы да памперстан йөри, кашык тотып ашый, санын җыеп утырып тора алмаганнары да бар... Башта, әлбәттә, бик авыр була. Мәликә ханым көннәр буе балалар яныннан чыкмый ята. Балалар акрын гына өй җылысын тоя башлый, гаиләнең нәрсә икәнен аңлый, үз-үзләрен карарга, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнә. Мәликә ханым алар өчен – Әни. “Гаилә учагы” дип аталучы бу чын гаилә йортында бала караучы, аш пешерүче, машина йөртүче эшли. 4 ел эчендә балалар барлык кирәкле медицина тикшеренүләрен уза, дәвалана. Нәтиҗәдә 2 баланың инвалидлыгы алына. 10 баланы алган чакта Мәликә ханым төрле сүз ишетә: акча өчен ала диючеләр дә, юләр дип атаучылар да була. Тик аларга исе китми аның, чөнки төрле сүзләргә, авырлыкларга алдан әзерләнә, балалар белән җиңел булмаячагын да белә. Шушы беркемгә дә кирәкмәгән балаларны кеше итәсе, бәхетле итәсе, үзләрен карарлык кына түгел, башка кешеләргә дә игелек эшләрлек итеп үстерәсе килә аның.

Гаиләгә алганда иң кечесенә 2 яшь булса, хәзер иң зурысына 20 яшь тулган. “Ул балалар һәрвакыт безнең  белән,  безнең канат астында булачак”, - ди Мәликә ханым. Аның ике кош­чыгы – Фәрит белән Настя үсеп җитеп, бер-берсенә гашыйк булып, үзләре гаилә корырга өлгергән. Настя гаиләгә югары сыйныф укучысы булып килеп керсә, Фәрит исә җиткән егет көенчә килеп сыена.  Дөрес­рәге, бернинди документсыз бомж хәлендә йөргән үсмерне “Ярдәм” фондына җитәкләп алып киләләр. Балалар йортында тәрбияләнгән, үз әнисе тугач та аннан баш тарткан. Балигъ булуга, тиешле пособиесен тоттырып, чыгарып җибәргәннәр. Торыр урынсыз кала, документларын урлыйлар, акчасы бетә.  Төннәрен урамда кунып йөри башлый.  “Ярдәм” үзәгенә китерелгәч, Мәликә ханым бер ялгызы тормыш уртасында басып калган яшь егетне бик кызгана һәм аның үз әнисен эзләп табарга була. Тырыша торгач, очына чыга, Фәрит тәрбияләнеп чыккан балалар йорты аша белешеп, баласын калдырып чыккан хатынның шәхесен ачыклый ул. Биектау районындагы бер авылда гаиләсе белән җитешле тормышта яшәп ята икән күке-­ана. Фәритне утыр­талар да, бер кичне машина белән аны эзләп китәләр. Тик хатын аларны күрер­гә дә, сөйләшергә дә, тыңларга да теләми, капкасыннан уздырмыйча куып чыгара, полиция чакырту белән яный... Фәрит ул көнне әнисен икенче тапкыр югалта. Бу дөньядагы соңгы өмете, “әнине табам да, бар да яхшы булачак” дигән самими хыялы шул кичне юкка чыга. “Ярый, борчылма, – ди Мәликә ханым. – Безнең гаиләгә килергә телисеңме? Минем балаларыма олы абый булырсың...”

Шул сүзләрдән соң Фәриткә канат үсә. Энекәш–сеңелкәшләргә өлкән абый, Мәликә ханымның олы улына әверелә ул. “Әни” дип өзелеп тора ул. 18 ел әйтә алмыйча тилмергәннән соң, бу сүз аңа бик тансык. 2017 елның 24 июлендә Фәрит белән Настяның туйларын гөрләтеп үткәрәләр. Туйга Фәритнең күке-әнисе дә килә. “Ташлаган улының югалмавын, кеше булуын күрсен өчен чакырдым”, - ди абыстай. Сукбай этне куган кебек капкасыннан куып  җибәрсә дә, улының туена килеп утырырга оялмый бу хатын... Настя да, Фәрит тә кулинар һөнәре үзләштергән, бүген алар икесе дә “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә эшли, сукырлар, чукраклар, арбалы гарипләр белән курслар үткәргәндә ярдәм итә. Димәк, Мәликә ханымның хыялы чынга аша башлаган – ике баласы башка кешеләргә дә игелек кылу юлына баскан. “Гаилә учагы” йортында бүген 7 милләт баласы тәрбияләнә. “Тәртиплеләр, тәмәке тартмыйлар, хәмердән ерак торалар”, - ди әниләре, сөенеп. Иң бәләкәйләре дә быел 1 нче сыйныфка кергән. Ышанам, бу балаларның һәркайсы бу ояда җылынып, канат ныгытып, чынлап та файда китерерлек кешеләр булып үсәр. Чөнки аларның үз өйләре, башкалар баш тартканнарның да йөрәкләренә юл салырлык, ишетмәүчеләргә дә Аллаһ сүзен ишеттерүче, күрмәүчеләргә дә Аллаһ нурын күрсәтүче иң сабыр Әниләре бар. Ә мондый Әни – дөньяда бер генәдер, мөгаен. 

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев