Мәдәни җомга

Бөек әдип һәм Казан

(Ахыры. Башы 21 нче санда). Җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр Исмәгыйль Каләметдин улы Шәңгәрәев белән фәлсәфә фәннәре кандидаты, журналист, “Что? Где? Когда?” тапшыруының герое Нурали ЛАТЫЙПОВ әңгәмәсе.

– Ә ул вакытта Лев Николаевичның татарлар арасында танышлары булганмы?

– Лев Толстойның вәисовчылар мөселман хәрәкәте җитәкчесе Гайнан Вәисов белән таныш булганлыгы, хатлар язышканлыгы билгеле. Лев Николаевич аны хәтта энем дип тә атый.

“Мусульманин” журналы сәркатибенә язган хатында Толстой вәисовчылар хәрәкәтен Персиядәге бабид хәрәкәте белән чагыштырган: “Мин Казандагы мөселман сектасын беләм. Ул секта әгъзалары үзләрен “Аллаһ полкы” дип, яисә оештыручыларының исеме белән вәисовчы дип атый”. Минем уйлавымча, җәмгыятьтәге төрле каршылыклар нәтиҗәсендә барлыкка килгән әлеге хәрәкәтләр күбрәк сәяси төсмерле булган һәм аларны традицион ислам дине белән бәйләү бик дөрес булмас иде. Һәм, күрәсең, нәкъ менә вәисовчыларның большевиклар союзнигы булып китүе бер дә очраклы күренеш түгел. Сүз уңаеннан, Толстой үзе дә “дин юнәлешендә табигый булмаган ят әйберләрдән, хаталардан арынырга һәм ислам диненең нигезенә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) дини-әхлакый тәгълиматларын куярга кирәк” дигән булган.

Әңгәмәбез барышында шунысын ассызыкларга кирәк: Толстойның Казан белән бәйләнеше күпчелек рус дворяннарыныкы кебек, күпмедер вакыт шунда яшәгәнгә генә түгел. Ул ислам белән кызыксынган, дини агымнарны, аларның нечкәлекләрен тирәнтен аңлаган, һәм, алай гына да түгел, бәлки әле шул ук вакытта үзенә рухи кыйбла да сайлаган булгандыр.

– Казанда укыган елларында ук Толстой, үзе атаганча, “яңа дин” юлына баскан булырга мөмкинме? Сүз дин кабул итү түгел, ә сайлау хакында.

– Минем уйлавымча, әлеге темага сөйләшкәндә бәя бирүнең мәгънәсе юк. Тик күпчелек әдәбият белгечләре шулай эшли. Әмма мин әдәбиятчы түгел һәм андый вазифада чыгыш ясарга җыенмыйм. Коръәнне белүем миңа үткәннәргә сокланып һәм хөрмәт белән карарга ярдәм итә, чөнки тарих ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан билгеләнгән, язып куелган вакыйгалардан гыйбарәт. Шуңа да, иң зур теләгем – улларым төрки һәм славян халыкларының рухи бәйләнешләренең мөһимлеген һәм аның Россия мәдәниятенә тәэсирен, нәкъ менә шул багланышлар Россия милли идеясенең нигезе булуын аңласыннар иде. Күпмилләтле дәүләтебезнең бердәмлеген саклап торучы каркас бит ул!

Бүгенге көндә тарихка аеруча игътибарлы булырга кирәк. Сәясәткә бәйле рәвештә таләп­ләр үзгәргән саен, тарихны күчереп язарга түгел, асылын белергә кирәк. Белергә һәм нәтиҗәләр ясарга! Йөз яки мең ел элек әйтелгәннәрне бүген генә әйтелгәндәй тыңлый һәм аңлый белергә кирәк. Ул вакытта “Лев Толстой мөселман булганмы?” кебек сорауларга озын-озак бәхәсләрнең кирәге дә калмас, ул үзеннән-үзе аңлашылыр.

 Укучыларыбызны “Л.Н.Толстойның ислам һәм христиан дине турындагы хаты. Казанга хат” дип исемләнгән тарихи документ белән таныштыру максатыннан берничә өзек китерәм.

Казанга хат. Беренче өзек

“Улларыгызның татар халкын мәгърифәтле итү теләген хупламый булдыра алмыйм. Моның өчен мөселманлыкка күчүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы хакында да фикер йөртә алмыйм. Әмма шунысын әйтергә тиешмен: дәүләтен танымый торып, кешенең формаль рәвештә нинди дингә ышануы турында кемгә дә булса хәбәр итүен артык дип саныйм. Шуңа күрә минем уйлавымча, әгәр улларыгыз мөселманнарга хас карашларны кабул итәргә тели икән (мәсәлән, православие дине урынына), үзләренең бер диннән икенче дингә күчүләре турында хәбәр итәргә тиеш тә түгелләрдер. Ә бәлки тиешләрдер, бу хакта кистереп кенә әйтеп булмый. Хакимияткә хәбәр итү-итмәү турында улларыгыз үзләре хәл итсен иде”.

Казанга хат. Икенче өзек

 “Ә православие дине урынына ислам динен сайлауга килгәндә (бигрәк тә, сезнең улларыгызның күркәм дәлилләре буенча), мин моңа борчылуымны гына белдерә алам. Ничек кенә сәер тоелса да, миңа – хрис­тиан идеалларын, чын мәгъ­нәсендәге христиан тәгълиматларын барыннан да өстен куйган кешегә – үзенең тышкы формалары буенча мөселман дине, һичшиксез, чиркәү православиесеннән югарырак тора. Ул башкача була да алмый, ягъни чиркәү ышануларындагы динне каралта торган төрле ырым-шырым, хорафатлардан азат булган мөселманлык православиегә караганда 600 елга соңрак барлыкка килүе белән дә өстенрәк”.

 Казанга хат. Өченче өзек

“Җир йөзендә бөтен нәрсә дә үсә, үзгәрә; аерым кеше камилләшкән кебек, кешелек дөньясы да камилләшә бара. Ә кешеләрнең төп яшәү мәгънәсе – ул аларның дини үзаңы. Диннең камилләшүе исә аның гадиләшүеннән, аңлаешлырак була башлавыннан, аны “яшерә”, катлауландыра торган әйберләрдән арынуыннан 
гыйбарәт. 

Дини хакыйкатьнең үзен “яшерә” торган чит-ят әйберләрдән арынуы элек-электән килә. Аларның иң күбе – брамин, аннан азрак – еврей, тагын да азрак – будда, конфуций, даосизм, аннан да азрак – христиан, һәм тагын да азрак – иң соңгы барлыкка килгән зур дингә – ислам динендә. Димәк, бу җәһәттән, ислам дине иң файдалы шартларда дигән сүз”.

Казанга хат. Дүртенче өзек

 “Сез минем уйларымны улларыгызга җиткерерсез дә, бу аларның изге ниятләрен тормышка ашырырга ярдәм итәр дип уйлаганга, сезгә шулай озын итеп язам. Динне чистарту, аны каралтып торган ят нәрсәләрдән арындыру – кеше башкара алган иң зур эшчәнлекләрнең берсе. Әгәр сезнең улларыгыз бу эшчәнлекне үзләренең максатлары итеп куя икән, аларның тормышлары тулы һәм нәтиҗәле булыр”.

 Л. Толстой. 1909 ел. 13-16 март. Якты Алан.

“Мине мөселман дип санагыз”

– Исмәгыйль Каләметдинович, Толстойның бу сүзләре аркасында бик күп еллар дәвамында “язучы ислам динен кабул иткәнме, әллә бары тик бу сүзләре белән православие чиркәвенә протест кына белдерергә теләгәнме?” дигән бәхәс бара. Сез ничек уйлыйсыз, Лев Николаевич бу сүзләре белән нәрсә әйтергә теләгән икән? 

– Толстойның “Мине яхшы күңелле мөселман дип санагыз” дигән сүзләрен шул вакыйгалар, ягъни язучыны киң җәмәгатьчелек алдында исламны христиан диненнән өстенрәк, үзе өчен мөһимрәк күрүенә этәргеч булган сәбәпләр яссылыгында карарга кирәк. Һәм бу бит әле Толстой ислам диненә иман китергән, ислам мәдәниятен, исламча яшәү рәвешен кабул иткән дигән сүз түгел. Әйдәгез, текстны укыйбыз: “Сез бераз гына минем тормышыма күз салыгыз, – дип яза бөек язучы. – Тормышта була торган уңышлар – байлык, дан, дәрәҗә – миндә боларның берсе дә юк. Дусларым, туганнарым миннән йөз чөерә. Бер төркем, ягъни либераллар һәм эстетлар мине акылдан шашкан зат, яки Гоголь сыман акылга зәгыйфь дип санаса, икенче төркем – революционерлар һәм радикаллар мине мистик, юк-бар сөйләүче, ә хакимият кешеләре явыз революционер дип саный; православие дин әһелләре шайтанга тиңли. Яшермим, миңа болай бик авыр. Шуңа күрә, зинһар өчен, миңа яхшы күңелле мөселманга караган кебек карагыз, шул вакытта барысы да әйбәт булыр”.

Бу сүзләрне игътибар белән укыгыз әле. Аларда күпме ялгызлык, язучының рухи газаплары... Дөньяга күпме матурлык, яктылык, бөеклек калдырган кешенең шундый әхлакый газап­лар кичерүе турында укуы бер дә җиңел түгел. Бөек язучыны эзәрлекләүнең иң югары ноктасы – синодның Лев Толстойны чиркәүдән ераклаштыру (кууы) турындагы карары һәм әлеге яңалыкның “Чиркәү хәбәрләре” дигән газета битләрендә басылып чыгуы. Моны бөек язучы ничек кичергән? Бу хакта хәтта уйлавы да авыр. 

Чиркәү авторитетларын түгел, ә Раббысын мөһимрәк санавы өчен чиркәүдән читләштерелгән бит ул. Генийны каһәрләгән ул попларны бүгенге көндә кем дә булса хәтерлиме? Ә Толстой ул вакытта да булган һәм киләчәктә дә халык хәтерендә яшәр.

– Ә шулай да, “зинһар өчен, миңа яхшы күңелле мөселманга караган кебек карагыз, шул вакытта барысы да әйбәт булыр” дигән сүзләре нәрсәне аңлата?

– Бу сүзләрне теге яки бу формада Пушкин, Лермонтов, Буниннар да әйткән иде... Бөек рус язучыларының һәм шагыйрь­ләренең Коръәнне якын итү, аңа таяну тенденциясе ачыктан-ачык күренеп торган чакта Россия җәмгыятенең рухи нигезләре формалашуда ислам факторының әһәмиятен кемгә дә булса исбатлап торудан мәгънә дә юк. Тик истән чыгармасак иде: ислам динендәге рухи мәгъ­нәләрне тану – ул әле исламны дин буларак кабул итү дигән сүз түгел. Бу ике әйберне бутарга, алар арасында тигезлек билгесе куярга ярамый. Толстой ислам динен православие чиркәвеннән өстенрәк күрә. Игътибар итегез: православие чиркәвеннән, ә диненнән түгел! Ул православие чиркәвен Иисус Христосның дини кануннарыннан ераклашуда гаепли һәм шуның өчен үзе дә тәнкыйтьләнә, каһәрләнә. Чынлыкта, Толстой ислам диненең Аллаһ хакыйкатенә якынрак булуын ассызыкларга, моны башкаларга да аңлатырга теләгән. Шуңа ул ачыктан-ачык “миңа киң күңелле мөселманга караган кебек карагыз” дип әйткән дә. Ягъни Раббыга аның әйткәннәрен бозмыйча, үзгәртмичә (ә православие чиркәвенә хезмәт итүчеләр арасында мондый әйберләр бар дип саный ул) ышану турында сүз бара. Толстой ул вакытта кешеләргә: “Белмәвеңнән курыкма, ялганга ышануыңнан курык”, – дип әйт­кән булган.

– Лев Толстойның чиркәү тарафыннан каһәрләнүенә мөселманнардан кем дә булса мөнәсәбәтен белдерәме?

– Толстой бик күп татар зыялылары белән аралаша, языша торган булган. Бигрәк тә, Россиядә Толстойның Әсфәндияр Воинов белән язышулары мәгълүм. Синодның 1901 елның 22 февралендә Лев Николаевичны чиркәүдән читләштерү турындагы карарын ишеткәч, Воинов Истанбулдан Толстойга болай дип яза: “Сезгә булган мөнәсәбәтләре турында ишеткәч мин дерт итеп куйдым. Бөек Зат коткарсын һәм сакласын сезне”. Язучыны якларга теләп Воинов: “Кадерле остазыбыз, сезнең кебек кешеләрне еллар түгел, гасырлар тудыра. Хәтта Россия дә 2000 елга берне – граф Л.Н.Толстой буларак Сезне генә тудырды. Сезнең җаныгыз яктырсын да, киләчәктә бер дә онытылмаслык, мәңгелек ядкәргә әйләнсен иде!” – дип тә өстәгән.

Лев Николаевич Истанбулдан дусларча рухи ярдәм кулы сузу­чыга бик рәхмәтле була. “Синодка җавап йөзеннән әйтелгән сүзләрем белән килешүегез мине куандырды. Мөселманнар белән рухи аралашу минем өчен бик мөһим”, – дип яза ул Воиновка.

Әлеге язышудан өзекләр китереп, мин мөселманнарның Толстойга булган мөнәсәбәтеннән бигрәк, мондый элемтәләрнең хакимият органнарында нинди реакция тудыруына игътибарыгызны юнәлтергә теләгән идем. Хәтта менә бу факт аркасында гына да, әлеге элемтәләрнең “бик куркыныч” булу мөмкинлеген уйлап, язучының дәрәҗәсен, авторитетын төшерү буенча эш башлана. Бу кара эш Казан миссионеры Яков Коблевка тапшырыла һәм ул язучыны “фаш итү” максаты белән “Православный собеседник” журналының беренче кисәгендә (1904 ел) “Граф Л.Н. Толстой һәм мөселманнар” исемле зур мәкалә бастыра. Минем уйлавымча, әлеге кара миссия уңышлы була алмаган. Бигрәк тә Казанда. Бүгенге чор галиме Азат Ахунов “Татар матбугатында 1905-1907 елларда, ягъни татарларның милли күтәрелеш чорында, Лев Толстойга шундый күп игътибар булган ки, барлык рус язучыларына булган кадәр игътибарны бергә кушсаң да аның кадәр булмас иде”, – дип яза.

– Димәк, татарлар Лев Толстойны тирән хөрмәт итә, аның белән горурлана торган халык.

– Аны талантлы булуы өчен дә, рухи батырлыгы, каһарманлыгы өчен дә хөрмәт иткәннәр. Алай гына да түгел, татар халкының күп вәкилләре Толстойга хатлар язу белән генә чикләнмичә, хәлен белер өчен Якты Аланга хәтле барган. Гомумән, “Толстой һәм татарлар” темасы гаять киң. XIX йөз ахыры – XX йөз башында Лев Толстой иҗатына, аның тәгълиматларына мөрәҗәгать итмәгән бер генә татар язучысы яки җәмәгать эшлеклесе калмагандыр. Мәсәлән, Шәех Касыйм Субаев Казаннан Толстойга болай дип яза: “Бөек әдәп-әхлак укытучысына. Мин Россиядәге барлык мөселманнар исеменнән безне (ягъни, диненә, милләтенә карамыйча гына, төрле халыкларны) укытуыгыз өчен рәхмәтләремне җиткерәм. Шулай ук, Сезгә, бөек укытучыбыз, кечкенә булса да, безнең өчен бик кыйммәтле әсәрләрдән саналган “Ильяс” хикәясендә башкортлар тормышын сурәтләп язганда куйган тырышлыгыгыз өчен рәхмәт. Мин аны тәрҗемә иттем һәм бастырдым”.

– Димәк, Толстой гына Көнчыгыш халыкларына уңай мөнә­сәбәттә булып калмый, ә үзенең дини һәм мәдәни традицияләре булган Көнчыгыш дөньясы да даһи язучыны гыйлем чыганагы итеп күрә.

 Ромен Роллан 1928 елда, Толстойның тууына 100 ел булу уңаеннан язылган “Азиянең Толстойга җавабы” исемле мәкаләсендә болай дип ассызык­лый: “Азия тарихы өчен Толстойның Азиягә йогынтысы Европага йогынтысына караганда әһәмиятлерәк булырга мөмкин. Ул Көнбатыштан Көнчыгышка кадәр иске материкның барлык әгъзаларын берләштергән беренче зур рухи көч була”.

 Менә сезгә Көнбатыш кешесе, француз әдәбияты классигы, Толстой исеме тирәсендәге барлык “уй-фикер агымнарының” масштаблы тулы картинасын күз алдына китерә алучы шәхеснең бәясе! 

Иманым камил, әле безне киләчәктә дә бик күп эшләр көтә. Россиянең милли идеясе, гасырларга җитәрлек рухи бердәмлеге аркасында әле без бик күп тапкырлар Лев Толстой иҗатына мөрәҗәгать итәрбез.

– Сезнең фикерегезчә, Толстойның киңкырлы эшчәнлеге бүгенге Россия халкын рухи яктан берләштерү өчен үрнәк була аламы?

– Әлбәттә. Менә сезгә ике гап-гади мисал. Толстой, рус әдәбиятында бердәнбер кеше буларак, ислам динендә сорауларга җавап эзләүдән курык­маска кирәклекне күрсәтә. Бүген үзләрен политолог дип санаучылар һ.б. ислам турында ниләр генә язмый. Нәтиҗәдә, сүзләр бик күп, ә кирәклесе, файдалысы аз. Ни өчен? Чөнки ислам диненә Лев Толстой кебек “чиста күз” белән караучылар юк. Ә бит Толстой гарәп илләренең ислам лидерлары белән аралашудан да курыкмаган. Мәсәлән, ислам динендәге танылган реформатор, 1899 елда Мисырның төп мөфтие булган Мөхәммәт Абдо (1848–1905) белән хатлар язышкан. Гарәп галиме, гарәп теле һәм гореф-гадәтләрен яхшы белүче кеше белән аралашу Толстойга исламны киңрәк аңларга ярдәм иткән, Коръәннең рухи югары мәгънәләрен ачкан, Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) карата ихлас соклану уяткан. Бу дөньяны “үзенекеләргә” һәм “читләргә” бүләсе килмәү, ягъни, чын толерантлык мисалы түгелмени бу?

Икенче мисал Толстойның Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) эшчәнлеген киң җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен башкарган эшләренә бәйле. 1909 елда Лев Николаевич “Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) Коръәнгә кермәгән сүзләре. Л.Н.Толстой сайлап алды” исемле кечкенә китабын әзерли. Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) бу китапка кергән берничә сүзен язучы үзенең “Күңел өчен” (“Для души”) һәм “Тормыш юлы” (“Путь жизни”) җыентыкларында да куллана. Рухи бәйләнешне менә ничек формалаштырырга кирәк! Сүз белән дә, эш белән дә! 

Менә ничек яшәргә, ышанырга һәм кешеләрне рухи яктан берләштерергә кирәк! Бөек язучының соңгы сүзләре дә “дөреслек яратам” дигән сүзләр була бит. Аның якты җанын Бөек һәм Кодрәтле Аллаһ сакласын иде!

Әңгәмәдәш – фәлсәфә фәннәре кандидаты, журналист, “Что? Где? Когда?” тапшыруының герое Нурали ЛАТЫЙПОВ. 

“Реальное время” газетасыннан. 

Тәрҗемәче – филология фәннәре кандидаты Эльвира САФИНА.

.Л.Н.Толстой портреты. Ге Н.Н. 1884 ел.

.Казан миссионеры Яков Коблев барысын да “фаш итү” максаты белән “Граф Л.Н. Толстой һәм мөселманнар” исемле зур мәкалә язып чыга. Фото libex.ru дан алынды.

.Казан Император университеты. 1834 ел. Турин В.С.

.Черек күл бакчасы. Фото humus.dreamwidth.org сайтыннан алынды.

.Толстой ислам динендәге танылган реформатор Мөхәммәт Абдо белән хатлар язышкан. Фото turkaramamotoru.com. сайтыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: