Мәдәни җомга

Бал кортлары да кешеләр шикелле...

Туксанынчы еллар башында, Төркия белән мөнәсәбәтләр җылынып, тыгыз аралашу башлангач, республикабыздан йөзләп мәктәп баласын кардәш илгә укырга җибәргәннәр иде. Нурислам белән Илсөя дә шулар арасына эләгә.

Безнең беренче күрешүебез Истанбул шәһәрендә, Гөлтан ханым Ураллының агачка һәм гөлгә күмелеп утыр­ган йортында булды. Ялгышмасам, 1998 елның язы иде, Гөлтан ханымның кунакчыл йортына Истанбулда һәм Төркиянең башка шәһәрләрендә төрле уку йортларында белем алучы бик күп татар студентлары Корбан гаете хөрмәтенә оештырылган мәҗлескә җыелды. 

Туган илне, Татарстанны сагынып яшәүче егет-кызлар белән рәхәтләнеп аралашып, җырлашып, шигырьләр укып, бик матур кичә уздырдык. Алар арасында бер матур пар – Лаеш районы Кече Елга авылыннан килеп, университетта белем алучы Илсөя белән Нурислам да бар иде. Чибәр, ачык йөзле, тыйнак бу яшьләрнең бер-берсенә пар килгәнен күреп, болар бик матур гаилә корыр, дип уйлап куйган идем. Тиздән без, Казан университетыннан тел стажировкасына килгән студентлар төркеме, ватаныбызга кайтып киттек, ә Нурис­ламнар, Илсөяләр төрек илендә укуларын дәвам итеп калды. 

Ул чордан бирле инде ике дистәдән артык ел үткән, җәйнең эссе бәрәкәтле бер көнендә Аллаһның рәхмәте белән кабат очраштык. Илсөя белән Нурис­лам Зариповлар бүген – респуб­ликага танылган умартачылар. Йөз җитмешләп умарта сибелеп утырган иркен бакчада чәйләп утырабыз, чит илләрдә университетлар тәмамлап та, туган авылларына кайтып, җиде буын бабаларыннан килгән умартачылык һөнәрен дәвам итүче гаиләнең тарихын рәхәтләнеп тыңлыйм.

Туксанынчы еллар башында, Төркия белән мөнәсәбәтләр җылынып, тыгыз аралашу башлангач, республикабыздан йөзләп мәктәп баласын кардәш илгә укырга җибәргәннәр иде. Нурислам белән Илсөя дә шулар арасына эләгә. Ул чакта Нурис­лам 9 нчы сыйныфны тәмам иткән үсмер, ә Илсөя 7 нчене тәмамлаган кызчык кына әле. Егетебез Тәлгать Таҗетдин бөтен Россиядән туплаган 120 кешелек төркем эчендә, дин әһеле булуны максат итеп, Трабзондагы имам–хатыйблар лицеена китә. Лицейда укуны тәмам иткәч, Истанбул университетының халыкара мөнәсәбәтләр бүлегенә керә. 

Илсөя исә Төркиягә 12-13 яшьлек балалар төркеме туп­лануы турында телевизордан, «Җомга көн кич белән» тапшыруы карап утырганда ишетә. «Барасыңмы?» – дип сорый әти-әнисе. Икенче көнне Мәгариф министрлыгына барып, имтиханнар тапшыралар да, 47 баланы туплап бетергәч, төрек иленә озаталар. Кыз балалар Измир шәһәрендәге урта мәктәптә укый. Интернатта яшиләр, башта төрекчә, инглизчәгә өйрәнәләр. Мәктәптән соң Кече Елга кызы Измирдәге Эгей университетының филология бүлегенә укырга керә. 

«Сагынуларга ничек түздегез?» – дип сорыйм туган илдән, гаиләдән, әти-әнинең җылы кочагыннан бала көенчә чыгып китүләрен уйлап. «Барган шәпкә нык сагындык, әлбәттә. Өйдән, авылдан да чыкмаган балалар идек бит»… Сагынуга түзә алмыйча, кайтып китүчеләр дә була – Нурислам белән бергә Трабзонга укырга килгән 70 кешелек якташлар төркеменнән укуны ул бер үзе генә тәмамлый. Иркә шәһәр балалары кысаларда яши алмый. Ә авыл баласы сагынса да түзә ул, туган авыл, туганнар, әти-­әни төшләргә кереп йөдәтсә дә, укырга дип киткән икән, артка чигенми. Икесе ике шәһәрдә укыса да, Нурислам белән Илсөянең күңелләре бер-берсенә бәйләнә, авылдаш кыз беренче курста укыганда ук, Нурислам: «Укып бетерүгә, өйләнешәбез!» – дип икеләнмәслек итеп әйтеп куя. Дипломнарын кулга алгач, икесе дә Казанга кайтып китә. Төрек илендә калучылар да була, әлбәттә. Тик Төркиядә югары белем алып чыккач, эш табуы кыен. Аннары соң туган илдәге гаилә, бал кортлары гөжләп торган алмагачлы бакчалар да онытылмый…

Яшь белгечләр, ватанга кайтып төшүгә, өйләнешә. Казанга бик авыр ияләшә алар. Туган авылда үткән балачактан туры чит илгә чыгып киткән кеше өчен Казан тормышы чит була. Нурислам паспорт-виза хезмәтенә урнаша, Илсөя мәктәптә төрек, инглиз телләрен укыта. Ләкин тамырларында аккан алты буын умартачы бабаларының каны тынгы бирми ахры Нурисламга, башта әтисенә корт карашырга булышырга дип кенә кайтып йөрсә, соңрак гаилә умарталыгын тәмам үз өстенә ала ул. Авылга беренче умартаны Ишморза бабалары алып кайткан, диләр. Аның улы Мәҗит, аннары Зариф, аннан соң Баһаветдин бабалары һәм әтисе Борһанетдин дә умарта тотканнар, умарталыкны зурайта барганнар. Бүген аларның эшен җиде баланың төпчеге булган Нурислам дәвам итә. Умарталар саны җәен 170 кә җитә. Балны ашавы гына җиңел, ә табынга китергәнче, эше бик күп. Тиргә батып җәй буе эшләүнең әҗере булып 5-6 тонна бал җыела. Бу – яхшы уңыш, җәй яңгырлы булса, азрак чыга. 

Бу хәтле умартаны карап бетерергә бер кеше өлгерми, әлбәттә. Нурисламның да моңа кадәр уң кулы Илсөя була. Умартачылар гаиләсенә килен булып төшкәч, өйрәнәсең инде. «Бал кортлары караша башлавыма 10 ел. Өйләнешкәннең икенче җәендә үк бал аертырга булыштым. Быел әткәйнең бакыйлыкка күчкәненә алты ел, аннан алда берничә ел урын өстендә ятты. Ул авырый башлагач, әни дә кортлар янына чыкмады. Көндез дә, төнлә дә әти яныннан китмәде ул. Иремә иптәшкә бал кортлары карашыр­га үзем чыга башладым һәм әлеге җан ияләре тормышына гашыйк була бардым. Яратмыйча башкарыла торган эш түгел ул умартачылык. Бүген исә кызларыбыз да – гаилә кәсебендә зур ярдәмчеләребез. Бал кортлары турында эзләнү эшләре алып барып, төрле конференцияләрдә катнашалар, дәрәҗәле урыннар яулыйлар. Бал аертуны алардан башка күз алдына да китереп булмый хәзер. Кышларын рамнар кагарга, ясалма кәрәз ябыштырырга булышалар…» –дип горурланып сөйли әни кеше. Горурланырлык та: берсеннән-берсе чибәр генә түгел, уңган да өч кыз үсә бу гаиләдә. Өлкәннәре Мәрьямгә 18 яшь, педагогика көллиятенең соңгы курсында укый. 16 яшьлек Зәйнәп белән 11 яшьлек Җәмилә әлегә мәктәп укучылары. Без күрешкән көннәрдә гаиләдә дүртенче сабыйны – Нурбануны көткән атналары иде. Бу язма дөнья күргәндә, ул инде җиһанга аваз салып, Зариповлар гаиләсенә тагын бер нур өстәгән булыр, иншаллаһ. 

– Биш тонна балны нишләтеп бетерәсез? – дим күләмен күз алдына китерергә тырышып. 

– Ел әйләнәсе акрынлап сатылып бетә ул, – ди Нурислам. Банкаларга тутырып та, матур төргәкләргә кәрәзе белән салып та саталар. Зариповларның Казанда бал һәм тәм-томнар сатыла торган кечкенә генә кибетләре дә бар. 
«Хәзер без сезгә музей күрсәтәбез» – дип, Илсөя белән Нурислам умарталыктагы бер келәтнең ишеген ачты. Мондагы кәрәз, балавыз, бал исеннән башлар әйләнә. Чын гаилә музее булып чыкты бу. Әти-әниләре әби-бабаларыннан калган бөтен йорт кирәген саклаган. «Без дә балаларыбыз өчен саклыйбыз», – ди әңгәмәдәшләрем. 150 еллык самавыр, табагач, лампалар, һәртөрле тимер җиһазлар, эш кораллары, борыч тегермәне, бабаларының беренче һәм икенче бөтен дөнья сугышларыннан алып кайткан Георгий тәреләре, язып барган кулъязма календарьлары… Ни генә юк монда… «Бабагыз мулла булган ахры, язуы энҗе кебек матур», – дим көндәлекләргә карап сокланып. Юк, мулла булмаса да, Баһаветдин бабалары укырга-язарга бик хирыс була. Башта муллада дәрес ала, аннары күрше авылдагы чиркәү мәктәбенә йөреп, русча да укый. 15-16 яшендә егет русча шартлатып сөйләшә, авылдашларына кирәкле барлык хатларны, гаризаларны эшләп бирә. 18 яшендә ул читкә чыгып китә. Тәвәккәл егет Екатеринбург шәһәренә килеп, үзләренә туган тиешле булган атаклы сәүдәгәр Гафуровларга приказщик булып урнаша. Гафуровлар зур чәй заводлары тота, чит илләр белән дә эшли. Эш рәте белгән Баһаветдинне дә тиз арада зур чәй заводына управляющий итеп куялар.

Шулай яхшы гына эшләп ятканда, беренче Герман сугышы чыга, Баһау­ны әтисе авылга чакыртып кайтара. Әти сүзеннән чыгу юк. Гафуровлар аны, күп бүләкләр төяп, зурлап озатып кала.

Соңрак та авылга күп ярдәм итеп, аралашып, кунакларга йөрешеп яшиләр. Баһаветдин ике Герман сугышында да катнаша. Икесеннән дә хәрби бүләкләр белән кайта. Сугышта Баһаветдин стройда йөргәндә «Я Аллаһы! Я Рахман! Я Рахим!» дип җырлап йөри икән. Башка солдатлар аның нәрсә җырлавы белән кызыксыналар. «Минем арттан кабатласагыз, исән каласыз», – дип ышандыра ул барысын. Үләсе килми бит, кабатлыйлар. Шулай бервакыт снаряд төягән машиналары авып, ут кабып та, иптәшләре белән исән калалар. Йөз үлемнән котылганы өчен, аны «Үлемсез Баһау» дип йөртәләр. Бөек Ватан сугышында Баһаветдиннең яше инде олы була, элемтәче булып хезмәт иткән җиреннән демобилизацияләнеп, авылына кайтып китә. Сугыштан соң агроном булып эшли. Авылга 40 лап төрле алмагач алып кайта, кәбестә, шалкан, помидор үстерә башлый. Абыйсы Мөхәммәтгали белән бергәләп Җикәнне урманын утырталар. 

Зариповлар бабалары, нәселләре турында тәмләп, рәхәтләнеп, горурланып сөйли. Нурисламның бертуган апасы Гәүһәрия нәселләре тарихын барлап-туплап, «Буыннар чылбыры» дигән китап та бастырган. Гомумән, Нурисламның алты бертуганы (4 малай, 3 кыз) да үзе кебек булдыклы, тырыш. «Мин үскәндә, алар инде эшкуарлар иде», – ди төпчек үзе. Бишесенең үз умарталыклары да бар икән. 

Кортларның тормышын якыннан күрер өчен битлекләр киеп, умарталыкка керәбез. Илсөя төтәткечкә черек агач салып, төтен чыгара башлады. Төтен исен сизгәч, кортлар тынычланып, юашланып кала икән, бал йоталар да, тиз генә ояларына кереп качалар. Нурис­лам ипләп кенә умартаның капкачын ача, җайлап кына бал тулы рамны ала башлый, тыз-быз килүче бал кортларын йомшак каз каурые белән генә себереп төшерә. «Бал кортлары да кешеләр шикелле, кайбер гаиләләр бик уңган, кайбер умартада ялкаурак гаиләләр дә очрый», – ди ул. Бер умартада бер генә ана корт яши. Аның бөтен эше- йомырка салу, йортны үрчетү. Июнь аенда ул минутына ике йомырка сала, бу тәүлегенә 1500-2500 йомырка дигән сүз... Нурислам кортлар турында сәгатьләр буена туктамый сөйли ала. Сөйләрлек тә шул, бу җан ияләренең тормышындагы шулкадәр тәртип, хикмәтне күреп, әллә никадәр гыйбрәт алырлык. Юкка гына изге Коръәндә алар исеме белән махсус сүрә («Ән-Нәхел» сүрәсе) аталмагандыр. Үзләре дә бал кортлары кебек тырыш, пөхтә, иҗтиһатлы кешеләр генә аларның барлык серләрен аңлап, аралашудан тәм табып яши беләдер, мөгаен. 

Эльмира СИРАҖИ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: