Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сүз һәм гамәл

Әмирнең ил тотар солтаннары

Хәләл малларын хәйрия эшенә кызганмыйча сарыф итүче гаярь ирләр дә табыла. Алар трибуналардан ялкынлы нотыклар сөйләмичә генә, җиргә нык басып үз эшләрен алып бара, туып-үскән авылларын кайгырта, мәчетләр төзи, чит кавем арасында татарның дәрәҗәсен саклап яши. Миндар Әгъзам улы Әгъләмов – шундый асыл затларның берсе

Дәүләтчелеген югалткан татар халкының рухи үсешен гасырлар буена аның үз арасыннан чыккан хәлле кешеләре – байлар, зур сәүдәгәрләр кайгыртып торган. Алар үз акчаларына милли мәктәпләр тоткан, китаплар чыгарган, газета-журналлар нәшер иткән, мәчетләр салдырган. Үтәмешовлар, Апанаевлар, Дәрдемәндләр һ. б. милләт мәнфәгатьләренә акча кызганмаулары белән халык хәтеренә кереп калган. 

Хәзер дә байларыбыз бар анысы, кайберләренең исемнәрен «Форбс» исемлекләрендә күреп тә куанабыз, тик милләт мәнфәгатьләре өчен мал түккәннәре генә ишетелми. Шулай да, хәләл малларын хәйрия эшенә кызганмыйча сарыф итүче гаярь ирләр дә табыла. Алар трибуналардан ялкынлы нотыклар сөйләмичә генә, җиргә нык басып үз эшләрен алып бара, туып-үскән авылларын кайгырта, мәчетләр төзи, чит кавем арасында татарның дәрәҗәсен саклап яши. Миндар Әгъзам улы Әгъләмов – шундый асыл затларның берсе. Бертуган Фазыл абыйсы белән ул җитәкләгән «Техтранссервис» оешмасы Себердә генә түгел, бөтен Россиягә билгеле. Оешма Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец округларындагы эреле-ваклы 1500 дән артык предприятиене, «Сургутнефтегаз», «Газпром», «Роснефть», «Төмәнэнерго», «Лукойл-Көнбатыш Себер» кебек зур берләшмәләрне машина һәм тракторлар өчен запас частьләр, җиһазлар белән тәэмин итеп тора. Оешманың «Автогалактика» кибетләр челтәре Себернең байтак шәһәрләрендә эшли. 

Миндар Чирмешән районының Әмир авылында Әгъзаметдин абзый белән Мөшбикә апа гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Сугыштан яраланып кайткан әтиләре төпчегенә 11 яшь чагында дөнья куя, абый-апалары белән бергәләп ул тормыш арбасын тартуга бик яштән җигелә. Әниләре аларга әти дә, әни дә була – малайларны шуклыклары өчен тотып ярырга да күп сорап тормый. Мөшбикә апа балаларын кечкенәдән «Бердәм булыгыз. Бергә булсагыз гына көчле булырсыз!» – дип үстерә. Әтиләре урынына калган Әмир абыйлары сүзен тыңлап, егет 1977 елда Казан авиация институтына керә. Татар авылыннан чыккан Миндарга техник уку йортында укып китү җиңел булмый, ләкин институтны ул яхшы билгеләр белән тәмамлый. Аннары яңа гына финанс институтын тәмамлаган хатыны Гөлфия белән Себергә чыгып китә. Адәм баласы рәхәт тормыштан Себергә китми, Миндар да хәерчелектән кача. Берничә ел эшләп, машина, фатир алырлык, аякка басарлык акча эшләп кайту була исәбе. Тик язмыш дигәнең аның Себердә җыяр ризыкларын мулдан язган булып чыга. Хәер, аларның нәселе бу кырыс якларны күптән үз иткән була инде – Асия апалары белән Фәрхәт җизниләре Себергә 1974 елда ук килеп урнаша, соңрак килгән энекәшләре Фазылга да, Миндарга да ныклы таяныч булалар. Миндар Себер нефтьчеләре башкаласы булган Сургутның транспорт идарәсенә гади механик булып эшкә урнаша. Тырышлыгын, төгәллеген күреп, ай ярым эчендә ремонт-механика остаханәсенә мастер итеп куялар. Озак та үтми, Сургуттан 30 чакрым ераклыкта яңа база ачалар, тик анда производствоны торгызуда җитәкче булырга берәү дә ашкынып тормый. Миндар тәвәккәлли – эштән дә курыкмый, тырышлыгы да җитәрлек. Биш ел буе юктан башлап базаны төзергә, өч кешенең берсе элеккеге зэк булган коллективны туплап, җитәкчелек итәргә туры килә. Гади мастердан оешманың баш инженеры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, мең ярымлык коллектив белән җитәкчелек итә. «Сургутнефтегаз»да эшләгән елларында үз эшенең чын остасына әверелә.

Ул арада миллионнарның тормышын үзгәрткән 90 нчы еллар килеп җитә. Фазыл абыйсы, хатыннары белән утырып сөйләшәләр дә, тәвәккәлләп үз эшләрен ачарга дигән карарга киләләр. Эш башларлык зур акчалар юк, тик һәркайсында «Сургутнефтегаз»ның акцияләре бар. Дүрт комплект акцияне саткач, беренчел капиталга җитәрлек акча барлыкка килә. Нәрсә белән шөгыльләнергә соң? Барысы да тимер өлкәсен шәп белә. Халыкның «Тимерле кеше тилмермәс» дигән мәкален искә алалар да, тәвәккәллиләр. «Сургутнефтегаз»ның зур киңәшмәләрендә утырганда, Миндар кайсы оешманың нинди проблемасы барлыгын акрын гына язып утыра да абыйсына хәбәр итә. Фазыл абыйсы исә шул предприятиеләрне йөреп, заказлар җыя һәм барлык кирәкле запчастьләрне, җиһазларны кайтарып та бирә. 2000 елда Миндар «Сургутнефтегаз»дан тулысынча китә һәм шуннан бирле 23 ел буена алар абыйсы белән үз эшләрен алып баралар. Ике ел буе табылган барлык керем бизнеска сарыф ителә, чөнки күп нәрсәне төзергә, булдырырга кирәк. Бүген оешма «Урал», «ВАЗ», «УАЗ» кебек 23 заводның дилеры булып тора, анда 250дән артык кеше эшли. Идарә эшенә Фазыл абыйларының кызы Рамилә һәм Миндар абыйның улы Айдар да килеп кушылган. Алар турында өлкәннәр: «Фикер йөртүләре яңача, гаделлек белән эшлиләр», – ди. 

Дөньяның теләсә кайсы почмагына барып ял итү мөмкинлекләре булса да, Әгъләмовлар өчен иң сөеп кайта торган урыннары – туган авыллары Әмир. Миндар абыйның хыялы – авылларын яшәтү. Авыл көне, Сабан туйларын мул бүләкләр белән зурлап үткәрү, мәктәпкә, балалар бакчасына даими ярдәм – барысы да хыялны тормышка ашыру юлындагы адымнар лабаса. Бертуган Әгъләмовлар җиде ел буе авылда туган һәр балага 100 мең акча бүләк итеп килә. Моның максаты – яшь киленнәрне күбрәк бала табарга кызыктыру. Үз авылларының тарихын барлап, искиткеч затлы, бай мәгълүматлы «Мәңге яшә, Әмирем!» дип аталган кирпеч калынлыгындагы китапны да Әгъләмовлар чыгарткан. Узган ел эшмәкәрләр авылдашларына бәйрәм ясап, бу китапны һәр йортка бүләк итте. Иллесен тутыр­ган авылдашларына юбилейларында зур бүләкләр биреп котлауны да гадәткә керткәннәр. Сугыш чоры балаларына – 1945 елгача туган авылдашларының пенсиясенә һәр айны икешәр мең өстәмә түләп торулары да – авыл өчен кылган игелекләренең бер өлеше. 

Әгъләмовлар Әмирдәге түбәсеннән су үтә башлаган мәчетне дә, подвал ясап, яңа манара куеп, янкорма белән өр-яңадан эшләтә. Авыл халкының ризалыгы белән мәчеткә әтиләренең исемен, «Әгъзам» дип кушалар. Җиде баласына тәрбия биргән әниләре Мөшбикә хөрмәтенә дә мәчет төзиләр. Анысының тарихы болай. Ел ахырында оешманың хисабында планлаштырылмаган керемнән күпмедер акча кала. Нишләтергә? Хатыннары беравыздан: «Мәчет салдырыйк!» – ди. Шулчак кинәт авылдагы Әмир абыйлары шалтырата. «Энекәшләр, бер зур гамәл кылып калдырыгыз, – ди ул, – мәчет салыгыз!..» Дөрес, теге акча гына җитми бу эшкә, тик тырышлык белән яхшы материаллардан, шәп белгечләр чакыртып, Аллаһ йортын өч ел эчендә төзетеп чыгалар. Чирмешәндәге «Мөшбикә» мәчете бүген җөмһүрия­тебездәге иң күркәм, затлы мәчетләрнең берсе санала. 

Миндар абый үзе исә Татарстаннан Себергә килгән татарларны эшле итүен – милләт өчен иң зур игелеге, дип саный. Әгъләмовлар Татарстаннан килгән йөзләгән яшь кешене укытып эшкә өйрәткән, үз һөнәрләрендә профессионал ясаган. Алар аякка басып, өйләнеп, гаилә корган. Оешмада төрле милләт вәкилләре эшләсә дә, аларны Себердә «Татарлар фирмасы» дип йөртәләр. «Ничек хәлләр?» дип сорасаң, урысы, татары, хохолы, чувашы да «Аллага шөкер!» дип җавап бирә. Шөкер итәрсең дә: барлык хезмәткәрләр бушлай туклана, 44 көн түләүле отпуск ала, хезмәт хаклары яхшы булгач, ярты ел эшләүгә ипотекага фатир алалар. Коллективта ике-өч фатир алучылар да бар. Аракы эчү юк. Дөрес, барлык өлкәләрдә дә күзәтелгән кадрлар җитмәүчелеге Миндар абыйны да борчый. «Эш сорау­чылар күп, ә эшләрлек кеше юк, – ди ул. – Кемнеңдер үтенечен тыңлап, кешене эшкә аласың, атна-ун көн йөри дә, монда бит эшләргә кирәк икән, диләр. Җыелыш­ларда да гел әйтәм: яхшы яшәү өчен күп эшләргә кирәк! Бездә хәерчелектән аптыраган кеше өчен тырышлык белән күтәрелү мөмкинлеге бар». 

Сер түгел, хәзер илдә һөнәри белем бирүнең сыйфаты төште. Әгъләмовлар бу эшне дә үзләре хәл итәргә алынган. Әйтик, авылдан бернинди белеме булмаган егетне эшкә кабул итәләр, хезмәт хакы билгелиләр дә, әйтәләр: менә сиңа 8 имтихан, машина төзелеше, майлар һ.б. темалар буенча һәр имтиханны тапшырган саен, хезмәт хакың арта барачак. Һәр шимбә – белем көне, оешманың барлык предприятиеләрендә (Ханты-Мансийск, Ноябрьск, Когалым, Нефтеюганск) дәресләр бара. Трансмиссияме ул, металлмы – берәр егет алдан әзерләнеп, доклад ясый. Яшь кеше киң аудитория алдында сөйләргә, техник терминнар кулланырга өйрәнә, үз фикерен әйтә, тәҗрибә туплый. Нихәтле тәҗрибә ала яшь кеше: беренчедән, кеше алдында сөйләргә, фикер әйтергә өйрәнә, икенчедән, техник терминнарны кулланыр­га, аңларга өйрәнә... Сигез имтиханны да тапшыргач, егетнең хезмәт хакы ике тапкырга диярлек арта. Шушы ысул белән кадрлар әзерләп тә, бу татар эшкуарлары дәүләткә күпме файда китерә!..

Татарстанның уңышлары өчен сөенеп, җитешмәгән яклары өчен көенеп яши торган шәхес ул Миндар абый. Казанда чыккан татар матбугатын укырга, Камал театрының һәр премьерасына гаиләләре белән барып кайтырга да вакыт таба. Калебендә милләт гамен саклаган ат уйнатыр ир солтаннары табылу татарның киләчәгенә булган өметне сакларга да ярдәм итә…

Эльмира СИРАҖИ.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев