Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

100 еллыкка – мультфильм 

Татарстан режиссеры Сергей Киатров төшергән мультфильм Россия рекордлар китабына керде

Ике бүлектән торган «Татарстан гасыры» исемле мультфильм республикабызның якынлашып килүче 100 еллык юбилеена багышланган һәм хакимиятебезнең ярдәме белән төшерелде.  Әмма аны мультфильм дип әйтү иҗат төркеменең эшен кечерәйтеп күрсәтү булыр иде. «Татарстан гасыры» – ул балаларның аң-белемен, зәвыгын үстерүгә йөз тоткан мәдәни-белем бирү проекты. Иҗат төркеме республикабызның районнары буенча тарих дәресләре үткәреп йөргән, балаларга җөмһүриятебезнең, кимендә үзләре яшәгән  районның тарихын белү кирәклеген төшендергән. Нәтиҗәдә, балалардан үз төбәкләренең тарихлары турында 1845 рәсем җыеп алынган. Әмма сабыйлар тарих дәресләре белән шулкадәр рухланып киткән ки, араларында шигырь, зур булмаган хикәя, хәтта повестьлар язып китерүчеләр булган. Берәү хәтта борынгы чорлардан алып бүгенгәчә республикабызның гербларын өйрәнеп фәнни эш язган. 

Иҗат төркеме аптырашта кала. Эшне башлаганда, шулкадәр рәсем килер дип уйламаган иде бит алар! Инде капчыклап җыелган балалар иҗатын нишләтергә? Мультфильмга үз өлешемне кертәм дип хыялланган ике меңгә якын баланың күңелен яраламыйча, һәр иҗат җимешенә экранда урын ничек табып бетерергә? Мультфильмны төшергәндә иң авыры шул мәсьәлә булгандыр, мөгаен. Эш шундый киңәеп китә ки, балаларның шигырь, поэмаларын төзәткәләү өчен газета-журнал редакцияләрендә хезмәт итүче шагыйрь, язучыларны да җәлеп итәргә туры килә.

Беренче фильм һәр Татарстан районының гербына багышланган. Икенчесе районнарда булган истәлекле урыннар, зур шәхесләр турында бәян итә. Озакламый «Татарстан гасыры» фильмнары республика мәктәпләрендә күрсәтеләчәк. «Век Татарстана» интернет сайтында исә аны бүген үк карарга мөмкин. Анда герблар турындагы беренче мультфильмның татарчасы да бар. Республикабызның истәлекле урыннары турында да татарча бәян итәчәкләр – бүген «Татарстан гасыры»ның икенче өлешен татар теленә тәрҗемә итәләр.

Иҗат төркеме Россия рекордлар китабына керергә баштан ук хыялланмаган була. Эш барышында мультфильмга җәлеп ителгән балалар, аларның тәрбиячеләре, ата-аналарының саны үскән саен, рекордлар китабына төркәлү уе да иҗатчыларның күңеленә ешрак килә башлаган. Шулай итеп, татарстанлылар алдан ниятләмичә рекорд куя. Икенче мультфильмны төшерә башлаганда исә алдан аяк киенеп, бөтен кирәкле кәгазьләрне эш барышында ук туплый барганнар. Икенчесе дә Россия рекордлар китабына кермәсме әле?  Проектта катнашкан балаларга дипломнар тапшырылган. Ә иң мөһиме, ничаклы бала үзенең гаиләсе, яшәгән төбәге, республикабыз тарихы белән кызыксынып китеп, иҗат эшенә тартылган! Шулардан татарның утлы тарихын каләмгә алачак язучылар, борынгы бабаларыбызның сугыш кырларында күрсәткән гаярьлекләрен сурәтләячәк рәссамнар, шанлы елларны ноталарга салачак композиторлар үсеп чыгар, бәлки...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев