Мәдәни җомга

ҖӘЯҮЛЕ КҮБӘЛӘКЛӘР СЫМАН...

Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә, ә аның җитәкчесе - Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Казан федераль университеты профессоры Айдар Фәйзрахмановка озакламый 60 яшь тула. Шул ике юбилей уңаеннан без халык җәүһәрләрен туплаучы һәм яңадан халыкның үзенә кайтаручы коллективның...

Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле үзенең 15 еллыгын билгеләп үтә, ә аның җитәкчесе - Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Казан федераль университеты профессоры Айдар Фәйзрахмановка озакламый 60 яшь тула. Шул ике юбилей уңаеннан без халык җәүһәрләрен туплаучы һәм яңадан халыкның үзенә кайтаручы коллективның хәл-әхвәлен белешеп кайттык.

- Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбленә 1999 елда бөек җырчыбыз Илһам Шакиров, филармониянең ул чактагы директоры Әсхәт Сафин, коллективның беренче җитәкчесе Ринат Гыйләҗев нигез сала, - дип башлады сүзен җырчы, җитәкче А.Фәйзрахманов. - 2003 елда ансамбльне җитәкләргә миңа тәкъдим иттеләр. Мин 1 ел эшләп карарга риза булдым. Әмма тора-бара бу эш мине бик мавыктырды, үзенә җәлеп итте һәм коллективтан инде китә алмадым.
15 ел эчендә без республикабызның барлык районнарында, шәһәрләрендә, Русиянең татарлар яшәгән төбәкләрендә, Аурупа, Азия, Африканың 40тан артык илендә концертлар белән булдык. Кая барсак та, артистларыбызның чыгышларын яратып, татар халкына сокланып, кабат килүебезне үтенеп калдылар. Шулай итеп, кайбер илләрдә, мәсәлән, Германиядә, 7-8 тапкыр булырга туры килде. Төркиягә дә Нәүрүз бәйрәме, Сабан туе саен барабыз. Ә инде республикабыз районнарына баргач, иң элек көндез мәдәният йортларында балалар өчен концерт күрсәтәбез. Әле Әлмәттә узган шундый бер концертны балалар үзләре Интернетка "элгән". Аларның үз ихтыяры белән башкарылган бу гамәлләре һәммәбезне дә бик сөендерде, әлбәттә. Без балаларның күңеленә кереп калганбыз, димәк. Бу исә - бик мөһим нәрсә, чөнки ансамбль җыр, биюләрне күрсәтеп кенә калмый, ул татар халкының һөнәрчелеген, рәсем сәнгатен, милли киемнәрен, тормыш-көнкүрешен, гадәт-йолаларын һ.б. гәүдәләндерә, димәк, зур тәрбияви әһәмияткә ия. Моны аңлап, коллективка һәрвакыт теләктәш булганнары, ярдәмнәре өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Мәдәният министрлыгына, филармониябезнең директоры Кадим Нуруллинга зур рәхмәт.
Юбилей уңаеннан Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле турында 2 томлык китап дөнья күрде. Беренче китапта ноталар белән 40 җыр бирелгән, әлеге җырлар яздырылган лазер тәлинкә дә беркетелгән. Фотосурәтләрне караганда исә татар халкының милли киемнәре, көнкүреше матур булып күз алдына килә. Икенче китапта 30 җыр белән бергә 16 бию, 11 көй дә бар. Аларны лазер тәлинкәләрдән карап, өйрәнеп була. Китаплар махсус музыка уку йортлары өчен бер дигән шәп уку әсбабы. Җыентыкларның 1000 данәсен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республикабыз уку йортларына таратырга җыена.
Бүгенге көндә коллективта «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булган биш кеше эшли. Бишесе дә бу исемгә ансамбльдә эшләү, иҗат итү дәверендә лаек булды.
Соңгы елларда фольклор әсәрләре нигезендә клип төшерә башладык. Бүгенге көндә халык иҗатын пропагандалау өчен бөтен мөмкинлекләрне дә файдаланырга кирәк, минемчә. Беренче Бөтендөнья сугышында әсир төшкән татарларның җырларына нигезләнеп төшерелгән "Заман", "Степьләрдә егет печән чаба" клиплары тамашачы күңеленә хуш килгәндер, дип ышанабыз. Юбилейга исә "Нижгар баламишкины" исемле өр-яңа клип әзерләдек. Халык авыз иҗатын пропагандаларга ярдәм иткәннәре өчен "ТЯГ", "Мәйдан" телеканалларына зур рәхмәт.
Билгеле булганча, Айдар абый үзе дә озак еллар дәвамында көйләр иҗат итә, җырлар яза. Аның җыр текстлары авторлары арасында Нәкый Исәнбәт, Гамил Афзал, Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗан, Харрас Әюпов, Гәрәй Рәхим, Мөдәррис Әгъләмов, Илсөяр Иксанова кебек шагыйрьләр бар. Җырчы гомер бәйрәме уңаеннан үзенең 25 җырыннан торган лазер тәлинкә чыгарган. Ул "Яшәү барыбер кызык" дип атала. Җиң сызганып эшләүчеләргә, чыннан да, дөньяда яшәүләре кызык. Ә Айдар Фәйзрахмановның эштән тукталганы да юк. Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе ярдәме белән ул, мәсәлән, 25 җырын ноталары белән бергә туплап, шул ук исемдәге җыентык та нәшер иткән. Бу җыр һәм романслар башкару өчен бик уңайлы, диапазон, тесситура, ритмик сурәт, көй агышы һ.б. музыка таләпләренә туры килә. Кыскасы, урта һәм югары музыка уку йортлары өчен бер дигән җыр әсбабы ул.
Җырчы гомер бәйрәменә тагын бер бүләк әзерләгән - оныгы Ирхан белән шагыйрь Роберт Әхмәтҗан шигыренә язылган "Җәяүле күбәләк" клибын төшергән. Ул үзе милли, үзе, балаларга хас булганча, самими килеп чыккан, бер үк вакытта фәлсәфи уйларга да этәрә. Табигатьтә бүтән кош-кортлар, зур-зур җәнлекләр белән беррәттән, үлән арасыннан хәрәкәт итүче күбәләкләр дә бар. Аларның гомере - бер җәй генә. Әмма бу күбәләкләр барыбер һәрвакыт хәрәкәттә булып, тормышка үзенә бер төрле ямь кертә. Адәм баласының гомере дә галәмдә бер көн яшәп алган күбәләккә тиңдер. Галәм никадәр киң булса, гасырлар буе җыела килгән халык иҗаты да шулкадәр зур. Аны туплар өчен ничаклы кеше гомере кирәк! Фольклорны өйрәнүче һәр галим, аны халыкка таратучы һәр артист әнә шундый тыйнак җәяүле күбәләкләрне хәтерләтә сыман.
Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле һәм аның җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов менә шундый матур халәттә бүген. Ә иртәгә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында коллективның юбилей концерты булачак. Анда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Фәйзи Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт халык бию ансамбле, "Алкай" удмурт дәүләт җыр театры, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле, Башкортстанның халык артистлары Фәдис Ганиев, Халит һәм Айнур Фатыйховлар катнаша.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: