Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәхнә

Равил Сабыр: «Фәхрине үтереп ташладылар»

Ябык әдәби конкурста җиңүче өчлеккә кергән Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романы жюри әгъзаларының яхшы бәясен алды. Бүгенге көн турында заманча әсәр, милли проблемаларга яңача караш, яңача фикерләү, яңа сурәтләү чаралары, бик кызыклы язу манерасы, бар диделәр. Җыеп әйткәндә, татар әдәбиятында «яңа сүз» дип бәя бирделәр. Шул ук вакытта, шундый житди романның җиңел укылуы, детектив кебек мавыктыргыч булуы да игътибарга лаек.

ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина фикеренчә, бу — бүгенге заман турында постмодернизм стилендәге әсәр. Ә менә ни өчен танылган драматург роман язарга алынган? Бу турыда Равил Сабырның үзеннән сөйләттек.

— Равиль, театр тамашачысы сине драматург буларак белә. Һәм менә иҗатыңда кинәт кенә кискен борылыш ясап син роман яздың. Моңа нәрсә этәрде?

— Жюри әгъзалары үзләре дә: «Драматург язмады микән бу романны, дип шикләнгән идек», — диделәр. Чынлап та, ул күпчелек диалоглардан тора. Мин аны 2011нче елда пьеса язам дип башлаган идем. 15 битләп яздым да туктадым. Тик уйланган әйберең юньле булса, берничек тә җибәрми ул сине. Мин андагы егетләр турында уйлаудан туктамадым. Нәрсә укысам да, ни карасам да уйларым сюжет геройларына әйләнә дә кайта иде. Йокларга ятып, күзеңне генә йомасың — персонажлар үзара сөйләшә башлый. Андый чакта шундук язып куймасаң, иртәнгә онытыла. Шуңа күрә янымда һәрвакыт блокнот белән ручка торды. Башыма килгән уйларны терки бардым. Руль артында барганда фикер-идеяләремне телефон диктофонына яздыра идем. Әгәр сюжет дөрес төзелсә, геройлар вакыйгаларны үзләре әйдәп баралар, үз характерларын күрсәтә башлыйлар. Хәтта кайчак авторны да тыңламыйлар, үзләренчә эшлиләр. Шуңа да карамастан, әсәрнең финалы минем башта язып бетергәнче күпкә алдан туды.
Бәйге игълан ителгәч, мине бик күпләр катнашырга өндәде. Ник үземне сынап карамаска, дидем. Яшермим, бу бер дә җинел булмады. Чөнки соңгы сигез елда мин фәкать журналистика белән генә шөгыльләндем. Кульязмамны вакытында тапшырыр өчен бөтен буш вакытымны, ял көннәремне, хәтта төннәремне роман язуга багышладым.

— Ни өчен роман соң, пьеса түгел?

— Узган ел Әлмәткә ТР Язучылар Союзы рәисе Ркаил Зәйдулла килгән иде. Без аның белән студент елларыннан бирле таныш. «Синең ничә китап чыкты соң әле?» — ди. «Берәү дә чыкмады әле», — дим. Ышанмый. «50 яшеңне тутырасың бит инде, тизрәк әзерләп бир нәшриятка», — ди. Шуннан соң мин үземнең әдәби багажымны барлый башладым. Бөтенесе газета-журналларга таралган булып чыкты. Күпчелеге эсселар һәм хикәяләр. Ә китап чыгарыйм дисәң, ниндидер зур әйбер кирәк бит, башка әсәрләрне җыеп торган, артыннан тартып барган локомотив кирәк. Шуннан соң мин пьеса түгел, повесть язарга уйладым. Язам, язам — бетми генә бу, киресенчә җәелә дә җәелә. Бәйгегә җибәрер алдыннан да конверт тышына да ни дип язарга белми аптырадым: романмы, повестьмы? Повесть дисәң күп, роман өчен кыскарак сыман. Жанрын билгеләмичә генә җибәрдем. Жюрида, мин әйтәм, тәнкыйтьчеләр, әдәбиятчылар утыра, алар яхшырак беләләр.

— Ә җиңүче булырмын дигән сиземләү бар идеме?

— Чынлап әйтәм, «повесть» номинациясендә беренче урынны алырмын кебек тоелган иде. Шуңа күрә «Роман»да өченче урын — гадел бәя дип исәплим. Соңгы елларда журналистлар да, әдәбиятчылар да татар язучыларының авыл темасыннан ерак китә алмавын, чит телләргә тәрҗемә итәрдәй заманча әсәрләр булмавын ассызыклап килделәр. Җәмгыятьтә бүгенге заман буыны, шәһәр прозасына ихтыяҗ сизелә дип аңлыйм. Күптән түгел бер режиссер: «Кырыс ир-ат прозасы юк», — дигән иде. Татар китаплары сатучы бер ханым да: «Ир-ат язучылардан җитди, тирән эчтәлекле, фәлсәфи романнар кирәк, җиңелчә хатын-кыз романнары укучыны ялкытты инде», — дигән иде. Минем роман менә шуларга жавап кебек инде.

— Ни өчен бу сюжет сине «каптырып» алды икән? Аннан ычкыну өчен сиңа роман кадәр роман язарга кирәк булган би

— Мин ирекле 90нчы елларда институт-университетларда укып, шәхес булып формалашкан буын вәкиле. Бәлки, шуңадыр... Хәтерегездә булса, ул елларда меңәрләгән кеше «Азатлык» таләп итеп, мәйданнарга митингка чыга иде. Хисләр ташый иде ул чакларда. Без, яшь журналистлар, болар турында бернинди чикләүләрсез, ничек бар — шулай яза идек. Сүз иреге иде. Без суверенитетка чын-чынлап ышандык, моңа ирешү өчен һәркайсыбыз үз өлешебезне кертергә омтыла идек. Тик еллар узу белән болар сүрелде.

Минем «Азатлык» даулап урамнарда йөргән яшьләрнең бүгенге көнен күрсәтәсем килде. Хәзер 40-50 яшьләрдәге бу кешеләр — бүгенге җәмгыятьнең нигезе бит, алар тормышны әйдәп бара бүген. Ни өчен соң яшьлектәге максат, идеалларыбызны югалттык?! Команда булып эшләгәндә һәркем 1 процентка гына азрак тырыша башласа, максатыңа ирешә алмыйсың, дип әйтәләр бит. Безнең буын максатына ирешмәүдә һәрберебез гаепле. Һәркайсыбыз нәрсәнедер эшләп җиткермәдек. Романда сурәтләнә торган ситуация, әлбәттә бераз купайтылган. Баш герой Кадыйр үзенең дусларын, биргән антларына тугры булмауда гаепли. Берсе илен ташлап киткән — Германиядә яши, икенчесе, өченчесе тагын нәрсәләрдер. Ә Кадыйрда гаделлек хисе бик каты. Ул антын бозган кеше, һичшиксез жавап бирергә тиеш, дип саный. Бу роман безнең буын турында.

— Әсәрнең күләме артык зур булмаса да, син анда заманның иң көн кадагындагы проблемаларын күтәрә алгансың — сәясәт, әхлак, тәрбия, мәгариф, милли үзаң мәсьәләләре. Миңа иң ошаган нәрсә — җәрәхәтләрне ачып салсаң да, син аларны дәвалау рецептларын бирмисең, мораль укымыйсың. Чөнки күп сорауларга кешеләр үзләре уйланып җавап табарга тиеш. Метафоралар, канатлы сүзләр, әйтемнәр куп кулланылган, бу геройларның характерларын ачарга, аларны дөрес аңларга булыша. Ә роман кайчан басылып чыгачак? Мин аның үз китапханәмдә булуын телим.

— Конкурсны оештыручылар: «Равил Сабыр романы «Казан утлары» журналының 9-10 саннарында басылачак», — диде. Бәйге шартлары буенча, җиңүчеләргә — 500, 400, 300 мең сум күләмендә премия каралган. Шул акчаларга авторлык хокуклары өлешчә Татарстан китап нәшриятына күчә. Соңрак нәшрият аларны аерым китап итеп тә чыгарыр дип көтелә.

 

Илисә Ганеева

"Шәһри Чаллы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев