Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәхнә

Кояшлы Резеда

Резеда Галимова – Илһам Шакиров исемендәге олы бүләкне беренчеләрдән булып алган җырчы. Аңа бөек җырчы белән озак еллар бер коллективта эшләү бәхете насыйп була, бу бүләк шуңа да аеруча кадерле.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Резеда Галимова үзенең бәллүр лирик сопраносы, эчке дөньясыннан бөркелгән яктылыгы белән сәхнәне яктыртып торуы белән истә кала һәм аны беркайчан да онытмыйсың, нинди генә чарада, концертта аның чыгышын  күзәтсәң дә, кабат шул бәхет сирпеп торган кечкенә кояш белән очрашкандай буласың. Каян килә бу җырчыга шулкадәр гармония, нәзакәтлелек, үз бәяңне белү катыш дөньяга сабыйларча гашыйклык? 

Тамырлары белән Резеда милләткә Сания Гыйффәт, Гөлсем Камалова кебек затлы ханымнар үстергән Чистай төбәгенә тоташа – әти-әнисе шушы як авылларында туып-үскән. Чистайда алар үз көчләре белән ике йорт салып чыкканнар. Түбән Кама төзелеше башлангач, яшь гаилә неф­техимия төзелешенә күчеп килә, гаиләдә өч бала тәгәрәшеп үсә. Резеда – абый һәм апасының яраткан сеңелкәше, төпчек. Түбән Камада күпмедер эшләгәч, гаиләгә дүрт бүлмәле фатир да бирәләр. Укырга керүгә үк, Резеда музыка мәктәбенә дә йөри башлый. Гадәти торак йортның беренче катында, 4 бүлмәле фатирда урнашкан музыка мәктәбендә ул фортепиано классы буенча укый. Күршеләре аның кечкенәдән җырлавын ишетеп, әти-әнисенә бу хакта әйтеп гаҗәпләндерәләр. Чөнки көне-төне эштә булган ата-ана кызларының җырларга яратканын белми дә йөргәннәр ләбаса. Телевизордан оркестр уйный башласа, кызчык бөтенләй дөньясын оныта… Музыка мәктәбен тәмамлагач, ул Түбән Камадагы музыка училищесына укырга керә. Анда керү бик җиңел түгел, музыка мәктәбеннән соң бер ел буе репетиторларга йөреп әзерләнә кыз. Училищены укып бетереп эшли башлый һәм… шул ук уку йортына вокал буенча кабат укырга керә.

 Училищедагы вокал педагогы Вадим Петрович Шургалин аңа «тавышың матур, вокал буенча укырга кирәк» дип гел киңәш бирә торган булган. Кыз башта «укуымны дәвам итәргә вакытым юк» дип каршы килсә дә (музыка мәктәбендә фортепиано дәресләре алып бара), педагог барыбер вакытны җайлый һәм Резеда иртәнге сигезгә вокал дәресләренә йөри башлый. Иртәнге сәгатьләрдә вокал белән шөгыльләнү җиңел түгел, чөнки әле тавыш ярылары уянмаган була. Шуңа күрә дә вокалистлар гадәттә унда, унбердә генә көйли-җырлый башлый. Ләкин Резеданың эш сәгате башланганчы гына вакыты бар... Табигатьтән килгән тырышлыгы, сәләте ярдәме белән авырлыкларга сер бирми: училищены икенче тапкырында өч ел эчендә тәмам итә. Белемгә юл, осталыкны чарлау моның белән генә бетми әле. Күпләр тиз генә сәхнәгә чыгып, акча эшләп калырга омтылган бер чорда Резеда эстрада ягына борылып та карамыйча, укуын дәвам итәргә Мәскәүгә китеп бара. 1992-1998 елларда ул Гнесиннар музыка академиясендә белем ала.

«Вокал буенча мин шулкадәр яратып укыдым. Гел җырлыйсы, яңа әсәрләр өйрәнәсе килә иде. Укытучым бик яхшы, аннан бәхет нуры бөркелеп тора иде. Барлык педагогларым да шундый булды. Алар дөрес, яхшы күңелле, җитди кешеләр иде, беркайчан алардан артык сүз ишетмәссең, шулкадәр ипле сөйләшәләр, һәрвакыт “Сез” дип мөрәҗәгать итәләр. Алар безнең тәрбиягә нигез салдылар. Вадим Петрович минем алга таба укырга теләвемне хуплады. Ике вариант бар иде: йә Казан, йә Мәскәү. Аның бер укучысы Гнесинкада укый, мин дә Мәскәүне сайларга булдым», – дип искә ала җырчы гомеренең бу кадерле чорын. Гнесиннар академиясенә керүе бик авыр була. Вокал буенча өч имтихан тапшырмыйча торып, анда хәтта документларыңны да кире боралар. Шул имтиханнар аша үтә алсаң гына, документларыңны кабул итәләр. Һәр имтиханга унга якын әсәр әзерлисең, концертмейстер бирәләр, аның белән кабатлыйсың. Ул имтиханнарны үткәч, аннары сольфеджио, гармония һ.б. предметларны тапшырасың. Барысын да үтеп, укырга кабул ителә ул. Резеда читтән торып укый, аңа педагог итеп Оболенская Елена Борисовнаны билгелиләр. Шәкерте аны бик яхшы укытучы буларак зурлап искә ала. 

Түбән Камада яшәп, эшләп, кияүгә чыгарга да өлгерә, бала туа, аннары җырчы гаиләсе белән Казанга күчәргә дигән фикергә килә. Башкала үзенең кайнап торган мәдәни тормышы, мөмкинлекләре белән кызыктыра. Яшь җырчы филармониягә эшкә урнашырга китә. Анда исә комиссия җыялар, барлык сәнгать җитәкчеләре, дирижерлар каршында имтихан тотарга туры килә. Унлап әсәр башкарганнан соң, Резеданы кабул итәләр. Бу 1997 ел. Эшли-эшли Гнесиннар уку йортын тәмамлый. Филармониянең камера бүлегендә бераз эшләгәч, андагы Халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Анатолий Шутиков Резеданы оркестрга солист итеп чакыра. Риза була җырчы, чөнки бу коллектив аның рухына да, башкарган әсәрләренә дә, эчке дөньясына да туры килә. Шул ук елның җәендә ул оркестр белән бергә Германиягә гастрольгә чыгып китә. Бу аның тормышындагы беренче гастрольләр була һәм искиткеч тәэсирләр калдыра! Гастрольләр – артист өчен бәхеткә ишек ачылу кебек бит ул. Ниндидер юлдагы уңайсызлыклар гына бу бәхеткә күләгә төшерә алмый. Анда һәр артистны аерым гаиләләргә урнаштыралар. Шәһәрнең төрле урыннарында, мәйданнарында чыгышлар ясыйлар. Хәтта чиркәүдә дә җырларга туры килә. 

Моннан соң да аңа төрле чит илләрдә Татарстанны таныткан чараларда күп чыгыш ясарга насыйп булды. Җырчы анда үз милли музыкабызның матурлыгын күрсәтергә тырыша. Минтимер Шәймиевнең эш делегациясе составында Һиндстанга бару хәтерендә уелып кала. Илчелектәге дипломатлар, кунаклар каршында чыгыш ясый алар. Ике концерт биргәннән соң, артистларны дөньяның хәзерге могҗизаларыннан берсе булган Таҗ-Махал сараена алып баралар…

Резеда Галимова – Илһам Шакиров исемендәге олы бүләкне беренчеләрдән булып алган җырчы. Аңа бөек җырчы белән озак еллар бер коллективта эшләү бәхете насыйп була, бу бүләк шуңа да аеруча кадерле.

– Илһам абыйны күреп белүем белән бик горурланам мин. Аның белән беренче тапкыр 1995 елда «Татар моңы» конкурсында очраштым, ул жюри рәисе иде. Аннары Филармониягә эшкә килгәч, озак еллар аралаштык, Илһам абый анда сәнгать җитәкчесе иде. Ул күп сүзле түгел, ләкин иң кирәк сүзне әйтә иде. Һәрвакыт бик тотнаклы, дөрес кеше. Гомумән, алар буыны кешеләре барысы да: Илһам ага, Әлфия апа, Хәмдүнә Тимергалиева ниндидер аралашу культурасына ия иде. Алар арасында һәрчак үзеңне рәхәт хис итәсең. Илһам абый бервакыт ниндидер концертның репетициясеннән соң мине туктатты да: «Син хәзер бик дөрес җырладың. Менә шушы дәрәҗәңне онытма һәм һәрвакыт шулай җырларга тырыш», – диде. Ул бик игътибарлы иде һәм янымнан битараф кына узып китмичә, үз бәясен белдерде, киңәшен бирде, – дип җылылык белән искә ала җырчы остазларын. – Әлфия апа белән Казахстанга, Үзбәкстанга бергә барырга насыйп булды. Ул шулхәтле яхшы юлдаш, аның белән бик җайлы иде. Урынын белеп кенә сөйләшә. Кирәк җирдә шаян сүзен таба. Хәмдүнә апа да шундый җайлы-рәхәт кеше. Тиз генә чәен дә оештыра, чакырып табынга да утырта, югыйсә мин аннан яшьрәк бит, үзем оештырырга тиеш. Аның булдыклылыгы, үткерлеге бүген нык җитми... 

Резеданың репертуарын татар музыка хәзинәсенең җәүһәре булып торган җыр­лар тәшкил итә. Р.Яхин, М.Мозаффаров әсәрләрен кайсы ил сәхнәсендә җырласаң да, йөзгә кызыллык килерлек түгел. Ә хәзерге яшь композиторлар иҗатына ничек карый икән җырчы?

– Яшьләргә яңа җыр сорап мөрәҗәгать итсәң, алар еш кына «ә син шигырен тап, аннары көй язармын», диләр. Классик җырларны мин текстларында гармония, мәгънә, кешенең тирән кичерешләре булган өчен яратам. Аларны җырлавы рәхәт. Хәзерге текстлар артык гади, тозсыз. Андый ярлы текстлы әсәрләрне җырлавы кызык түгел. Бик сайлап кына алам җырларны. Эльмира Галимова әсәрләрен җырлыйм. С.Сөләйманова, Зөлфәт, Г.Зәйнашева шигырләренә язылган җырларны яратып башкарам. «Безнең җыр» проектында язылган җырларны да тыңладым. Анда яхшы җырлар да бар, тик аларны яхшы вокал белән халыкка җиткерергә дә кирәк. Гомумән алганда, анда пессимистик рухтагы әсәрләр күпчелек иде. Әсәрләрдә ниндидер эчке сагыш, өметсезлекме сизелеп тора. Әйтерсең лә инде яшәләсе гомер яшәлгән… Яхшы музыка тусын өчен, яхшы текстлар, мәгънәле шигырьләр таба белергә кирәктер. Әйтик, Әхмәт Ерикәй, Гөлшат Зәйнашева кебек шагыйрьләрнең әсәрләре җырлап тора бит. Менә шундый шигырьләргә язылган җырларны башкарырга мин һәрчак әзер…

Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев