Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Татар халкының бөек улы

Алексей Иннокентьевич Антонов - күренекле совет хәрби җитәкчесе, армия генералы, Генераль штаб башлыгы (1945-1946), союзникларның Ялта һәм Потсдам конференцияләрендә катнашучы, Варшава килешүе оешмасы дәүләтләренең Берләштерелгән Кораллы Көчләре Штабы башлыгы, 1942 елның декабреннән бирле Бөек Ватан сугышында совет гаскәрләренең бөтен әһәмиятле операцияләрен диярлек әзерләүдә катнашкан иң талантлы штаб офицеры. Алексей Антонов...

Алексей Иннокентьевич Антонов - күренекле совет хәрби җитәкчесе, армия генералы, Генераль штаб башлыгы (1945-1946), союзникларның Ялта һәм Потсдам конференцияләрендә катнашучы, Варшава килешүе оешмасы дәүләтләренең Берләштерелгән Кораллы Көчләре Штабы башлыгы, 1942 елның декабреннән бирле Бөек Ватан сугышында совет гаскәрләренең бөтен әһәмиятле операцияләрен диярлек әзерләүдә катнашкан иң талантлы штаб офицеры.
Алексей Антонов - СССРның иң югары "Җиңү" хәрби ордены белән бүләкләнгән бердәнбер генерал, һәм аның бүләкләү кәгазендәге сүзләр командование биремнәрен үтәүчеләрнекеннән аерылып тора - "Сугышчан операцияләрне планлаштыру һәм фронтлар хәрәкәтен координацияләү өчен", диелгән анда. Әлеге бүләкләү уникаль: "Җиңү" ордены белән бүләкләнгән башка ундүрт кешенең барысы да Советлар Союзы Маршалы (И.В.Сталин - Генералиссимус) һәм (маршал Толбухиннан башкалары) Советлар Союзы Герое була. А.Антонов СССР Югары Советының 2-6 нчы чакырылышларына депутат итеп сайлана.
Аның бабасының атасы Мөхәммәтдин - Туплат авылы (хәзер Татарстанның Балык Бистәсе районы Иванаево авылы) татары, Явыз Иван чорында көчләп чукындырылган һәм Михаилга әйләндерелгән. Бабасы Алексей - Мәскәүдәге Александр хәрби училищесын тәмамлаган офицер. Әтисе - керәшен татары Иннокентий Алексеевич, офицер-артиллерист, әнисе - кайчандыр Себергә сөрелгән поляк шляхтичларыннан, католик динендәге Тереза Ксаверьевна. Менә шул интернациональ гаиләдә Белоруссиянең Гродно шәһәрендә 1896 елның 15 сентябрендә туган малайга бабасы хөрмәтенә Алексей дип исем кушалар.
1904 елда әтисен Острот шәһәренә батарея командиры вазифасына күчерәләр, капитан званиесе бирәләр. Ул улын атта йөрергә, шахмат уйнарга өйрәтә, 10-11 яшеннән үзе белән кыр лагерьларына ала. 1908 елда Иннокентий 49 яшендә кинәт вафат була. Әниләре репетиторлык белән шөгыльләнә, ике баланы тәрбияләргә пенсия акчасы гына җитми. 1914 елда гаилә Петербургка күченә, Алексей анда Беренче гимназияне тәмамлый һәм университетның физика-математика факультетына укырга керә. Әмма әнисе дә вафат булгач, укуын ташлап, заводта эшли башлый.
1916 елда Алексей Антоновны армиягә алалар һәм Павел хәрби училищесына җибәрәләр. Аны тәмамлагач, прапорщик Антонов Беренче бөтендөнья сугышы Көньяк-Көнбатыш фронтының 8 нче армиясенә җибәрелә. Станислав шәһәре янындагы сугышта башына кыйпылчык тиеп яралана. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен аны IV дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләклиләр. 1917 елның августында полк Корнилов фетнәчеләренә каршы сугыша. Предприятиеләрдә Кызыл гвардия отрядлары оештырыла, Антонов частьларны корал һәм кием-салым белән тәэмин итә. 28 августта бу гаскәрләр Петроград оборонасына кушыла.
1918 елның 1 маенда Алексей демобилизацияләнә, Петроград азык-төлек комитетында эшли, кичен Петроград урман институтында укый. Гражданнар сугышы башлангач, аны Кызыл Армиягә алалар. 1919 елның 1 апреленнән ул - хәрби кадр. 15 нче укчы полкның 45 нче бригадасы штаб башлыгы вазифасында Антонов беренчеләрдән булып Сивашны кичүдә, Перекоп-Чонгар операциясендә, Севастопольне, Керчь­не азат итүдә катнаша. 1923 елда Реввоенсоветның мактаулы коралы һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
1928-1931 елларда ул - М.Фрунзе исемендәге Хәрби академия тыңлаучысы. Бик тырышып укый, гаскәрләргә стажировкага йөри, француз телен өйрәнә, хәрби тәрҗемәче квалификациясен ала. Украинага 46 нчы
укчы дивизия штабы башлыгы итеп билгеләнә. 1932 елның көзендә аны кабат Фрунзе академиясенә, яңа ачылган оператив факультетка җибәрәләр. 1933 елның маенда аны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый.
Тиздән Антоновны Харьков хәрби округы штабы оператив бүлеге башлыгы итеп билгелиләр. 1936 елда Генераль штаб академиясе төзелә һәм Антоновны беренче тыңлаучылардан берсе итеп чакыралар. Бер елдан соң нарком К.Ворошилов аны Мәскәү хәрби округы штабы башлыгы итеп билгели. Анда дивизияләрне танк-артиллерия белән җиһазлауны камилләштерү эше башлана һәм Антонов яңа гаскәрләрнең тактикасын төзү белән шөгыльләнә. 1938 елда Фрунзе академиясендә укыта башлый, гыйльми эш алып бара. 1941 елның мартында Антонов Киев махсус хәрби округы штаб башлыгы урынбасары, аннары башлыгы итеп билгеләнә. Бөек Ватан сугышы башланганда ул генерал-майор дәрәҗәсендә Көньяк фронт идарәсендә була, августтан - Көньяк фронт гаскәрләре штабы башлыгы. Талантлы генералга чик буйларын немец агрессоры һөҗүменә әзерләү, фронтны мобилизацияләү һәм халыкны эвакуацияләү буенча карарлар кабул итү йөкләнә. Һәм бик тиз арада аңа үзенең искиткеч аналитик сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге туа. Антонов Ростов оборонасында хәлиткеч роль уйный - бер ай эчендә җыелган мәгъ­лүматларны дөрес анализлап, генерал дошманны чигендерә һәм аны елганы тиз генә кичү мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Моннан тыш, ул контрһөҗүм ясарга тәкъдим итә, нәтиҗәдә немец армиясе 15 чакрымга артка чигендерелә. Антоновка 13 декабрьдә Кызыл Байрак ордены һәм генерал-лейтенант дәрәҗәсе бирелә.
1942 елның декабреннән Алексей Антонов - Генераль штаб башлыгы урынбасары һәм Оператив идарә башлыгы. Шул вакыттан ул Бөек Ватан сугышындагы бөтен стратегик операцияләрне планлаштыруда турыдан-туры катнаша. Аның җитәкчелегендә Идарәдәге һәм Генштабтагы эш карталарында шартлы топография билгеләренең бердәм универсаль системасы кертелә, Баш оештыру идарәсе, шулай ук Сугыш тәҗрибәсен файдалану идарәсе төзелә. Оператив идарәгә буйсына торган офицерлар - Генштаб вәкилләре корпусы
булдырыла.
1943 елның гыйнварында Антонов Ставка вәкиле сыйфатында башта Брянск, аннары Воронеж һәм Үзәк фронтларга җибәрелә. Гаскәрләр хәрәкәтен генерал координацияләгән Воронеж-Касторненск операциясе уңышлы тәмамлана. Воронеж һәм Курск шәһәрләре азат ителә. А.Василевский тәкъдиме белән генерал-лейтенант Антонов I дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә.
1943 елның апреленнән ул - генерал-полковник, 20 майдан - Кызыл Армия Генераль штабы башлыгы урынбасары. Антонов Генштабта стратегик планлаштыру белән шөгыльләнә, шул исәптән Курск сугышындагы контрһөҗүмне әзерли. Курск дугасындагы операцияне бик шәп планлаштырганы һәм уңышлы үткәргәне өчен, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, 1943 елның августында аңа армия генералы дәрәҗәсе бирелә.
Генштабта эшләгәндә, Антоновның хәрби таланты бигрәк тә ачыла. Ул 1943-1944 еллардагы 3 нче кышкы һәм җәйге кампанияләр операцияләрен әзерли. Белоруссиядәге "Багратион" операциясен тулысынча генерал Антонов эшләп чыга, аны әзерләве һәм үткәрүе өчен кабат I дәрәҗә Суворов ордены белән бүләкләнә.
1944 елның 6 июнендә Европада икенче фронт ачыла, шунлык­тан союзникларның стратегик планнарын координацияләү зарурлыгы туа. Өч хөкүмәт җитәкчесе катнашачак конференциядә совет хәрби экспертлары төркемен җитәкләү нәкъ менә Антоновка йөкләнә. Кырым конференциясе үзенең эшен 1945 елның 4 февралендә хәрби мәсьәләләрне тикшерүдән башлый. СССР, АКШ һәм Бөекбритания хөкүмәтләре башлыклары Европа фронтларындагы хәлне анализлый. СССР-Германия фронтындагы вәзгыять турында докладны армия генералы Антонов ясый. Аңа союзниклар стратегик авиациясе гамәлләрен координацияләү бурычы йөкләнә. Биредә шулай ук совет-япон сугышын башлау вакыты билгеләнә. Квантун армиясен җиңү өчен нинди көчләрне, кайдан һәм кайчан Ерак Көнчыгышка җибәрүне Антонов һәм аның ярдәмчеләренә Ялтада ук исәпләргә туры килә. Исәпләүләр нәтиҗәсе буенча сугышны Германия капитуляциясеннән соң ике-өч айдан башларга кирәклеге ачыклана. Алар шулкадәр төгәл булып чыга ки, Ерак Көнчыгыш кампаниясен турыдан-туры әзерләгәндә, ул үзгәрешләрсез диярлек кулланыла.
1945 елның 4 февраленнән Антонов - Генераль штаб башлыгы, 17 февральдән Югары Башкомандующий Ставкасына керә. Ставкага килгән гаскәр командующийлары Сталин янына кергәнче Антоновка сугылган һәм хәрби гамәлләрне әзерләү буенча башта аның белән киңәшкән. Ставка вәкилләре, Сталинга док­ладлар җибәргәндә, күчермәсен генералга да юллаган.
Кремль даирәләренә якын булган авиаконструктор А.Яков­лев үз мемуарларында: "Антоновны Сталин бик үз итә, аның фикерләре белән санаша, аңа ышана, алар, фронтлардагы хәлне тикшереп һәм булачак операцияләрне планлаштырып, бик озак вакытларын икәү үткәрә иде. Антонов үзен бик гади тота, тәкәбберләнми, масаймый. Ул һәрвакыт бик тыйнак киенгән - саклагыч төстәге гимнастерка, чалбар, итек, һәм аның армиядәге югары дәрәҗәсен бары тик генерал погоннары гына күрсәтә иде", - дип искә ала.
Генерал Штеменко үз истәлекләрендә: "Югары Башкомандующий Алексей Иннокентьевичны үз эшен белүе, кыюлыгы өчен хөрмәт итә. Аның докладлары гел дөреслектән генә тора, бернәрсә дә бизәп күрсәтелми - хакыйкать никадәр генә ачы булса да, бар нәрсә чынбарлыктагыча хәбәр ителә. Күрәсең, Антонов кирәк вакытта Сталинның үзенә каршы әйтергә җөрьәт иткәне өчен дә, үз фикерен әйтүдән курыкмавы өчен дә аның абруен казангандыр", - дип язып калдырган.
Штеменко Антоновның шәхси сыйфатларына аеруча игътибар бирә: "Арттырмыйча әйтеп була - Алексей Иннокентьевич искиткеч кеше иде. Ул югары эрудициясе, гомуми һәм биг­рәк тә хәрби культурасы белән аерылып тора, бу аның эшкә һәм кешеләргә мөнәсәбәтендә, үз-үзен тотышында чагыла. Генераль штабта алты ел бергә эшләү дәверендә мин бер тапкыр да аның чыгырыннан чыккан, ачуланган, ярсыган вакытын күрмәдем. Аның холкы гаҗәеп тыныч, сабыр, әмма йомшак түгел. Антоновның тынычлыгы һәм эчкерсезлеге сирәк очрый торган ныклык һәм катгыйлык белән яраша иде..."
Хәзер инде юлбашчы Алексей Иннокентьевич белән киңәшмичә бер генә карар да кабул итми. Ул аны кайвакыт көненә берничә тапкыр чакыртып ала. 1943-1945 елларда Антонов Сталинның Кремльдәге кабинетында гына да 238 тапкыр булган - башка бөтен хәрби җитәкчеләрдән күбрәк бу.
1945 елның февралендә Антонов Ленин ордены белән бүләкләнә. Аны бу бүләккә тәкъдим иткәндә, Советлар Союзы Маршалы А.Василевский: "Армия генералы А.Антонов, Генштаб башлыгының беренче урынбасары буларак, 1943 елның языннан бирле Ставка каршындагы Генштаб башлыгының бөтен эшен эшләп бара. Оборона халык комиссариаты Үзәк аппаратының эшләре белән дә бик шәп җитәкчелек итә", - дип язган.
Алексей Иннокентьевич әзерләгән операцияләр турында бик озак сөйләп булыр иде. Генералның Икенче бөтен­дөнья сугышында соңгы штрихы - Берлинны кулга төшерү һәм нацистлардан азат итү планын эшләү. 1945 елның 1 апрелендә Ставкада Антоновның Берлин операциясенең планы турында доклады тыңланыла. Ун көн эчендә совет гаскәрләре дошманның Берлин төркемен урап ала һәм Эльба елгасында союзниклар гаскәрләре белән очраша.
1945 елның 8 маенда Германия капитуляция турындагы актны имзалый, ә берничә көннән соң совет гаскәрләре немец-фашист армиясенең Чехословакиядәге төркемен тар-мар итә. 1945 елның 4 июнендә армия генералы А.Антонов "Җиңү" ордены белән бүләкләнә. Июнь башында Антонов һәм Василевский җитәкчелегендәге Генштаб Япониягә каршы сугыш планын эшләп бетерә. Потсдам конференциясендә (17 июль-2 август) генерал АКШ һәм Бөекбритания хәрби вәкилләренә операциянең әзер булуын хәбәр итә. 7 августта Сталин һәм Антонов Япониядә сугышны 9 август иртәсендә башлау турында фәрманны имзалый. Өч атна эчендә Квантун армиясе тар-мар ителә. Совет гаскәрләре Маньчжурияне, Ляодун ярым­утравын, Төньяк Кореяне, Сахалин утравының көньягын һәм Курил утрауларын тулысынча азат итә.
Сугыш тәмамлангач ук Антонов демобилизация үткәрү буенча төп җаваплы кеше итеп билгеләнә. 1945 елның җәендә Кызыл Армиядә 11,3 миллион кеше исәпләнә. 1945-1948 елларда 8 миллионнан артык кеше демобилизацияләнә. 1946 елның мартыннан Алексей Антонов Генштаб башлыгының беренче урынбасары итеп күчерелә.
Имеш, көннәрдән бер көнне Иосиф Сталин армия генералы Алексей Антоновны үз кабинетына чакырта һәм әйтә:
- Үзәк Комитет Президиумында Сезгә маршал дәрәҗәсен бирергә карар кылдык. Тик менә бер кечкенә мәсьәләне хәл итәсе бар.
- Нинди мәсьәлә ул, иптәш Сталин? Тыңлыйм!
- Сез милләтегез буенча татар бит?
- Әйе, керәшен татары мин.
- Керәшенме, мөселманмы, анысы мөһим түгел. Сез бит татар?!
- Татар, иптәш Сталин.
- Маршал дәрәҗәсе алу өчен, Сезгә милләтегезне үзгәртергә кирәк.
- Ничек инде милләтемне үзгәртергә? Мин бит татар!
- Советлар Союзында татар маршал була алмый. Хәтта керәшен татары булса да. Әнә, Конев та керәшен татары иде, маршал булу өчен милләтен "урыс" дип үзгәртте. Монда уйлап торасы да юк. Ул милләт дигән төшенчә безгә нәрсәгә кирәк инде? Кирәкми ул безгә!
Антонов, Сталинның күзенә туп-туры карап, акрын гына җавап бирә:
- Иптәш Сталин! Сезгә Генералиссимус дәрәҗәсен бирделәр. Тик сез бит милләтегезне үзгәртмәдегез. Сез грузин, ә Генералиссимус булдыгыз. Миңа, татарга да, татар булып калып, маршал дәрәҗәсен алырга ярыйдыр бит инде?!
Сталинның күзеннән очкыннар чәчри:
- Сез, иптәш Антонов, татар булып калып, милләтегезне үзгәртмәскә карар кылдыгызмы?
- Иптәш Сталин! Мин - татар халкы баласы! Һәм татар булып калырга телим. Үзгәртмим милләтемне.
Имеш, шул көнне үк армия генералы Антоновны вазифасыннан азат итәләр һәм Кавказ арты хәрби округына җибәрәләр.
Чынбарлыкта, 1948 ел азагында генерал Кавказ арты хәрби округы гаскәрләре командующие урынбасары, 1950 елдан исә командующие итеп куела. 1949 елда НАТО хәрби-сәяси блогы оештырыла. "Салкын сугыш" башлана. Моңа җавап итеп, Советлар Союзы һәм аның союзниклары 1955 елның 14 маенда Варшавада Дуслык, хезмәттәшлек һәм хәрби ярдәм турында килешү төзи. Алексей Антонов Варшава килешүе оешмасы дәүләтләренең Берләштерелгән Кораллы Көчләре Штабы башлыгы итеп билгеләнә. Ул союздаш дәүләтләр гаскәрләренең күп өйрәнүләрендә шәхсән үзе катнаша. Антонов гомеренең ахырына кадәр шул вазифасында хезмәт итә. 1962 елның 18 июнендә 65 яшендә вафат була. Мәскәүдә Кызыл мәйданда җирләнгән.
2003 елда бертөркем совет һәм Россия хәрби эшлеклеләре (Соколов, Язов, Куликов, Петров, Грибков, Варенников, Гәрәев) РФ Президенты В.Путинга мөрәҗәгать юллый һәм армия генералы Антоновка (үлгәннән соң) Россия Федерациясе Герое исемен бирүләрен дәгъвалый. Мөрәҗәгатьтә мондый юллар бар: "Антоновны "эшендә янып үлде", дип әйтеп була. "Җиңү" ордены белән бүләкләнгән бердәнбер генерал булса да, Ватан каршында аеруча хезмәт күрсәткән хәрби башлыкларның озын исемлекләрендә нигәдер аның фамилиясе аталмый. Алексей Антонов, бик лаек булса да, Советлар Союзы Маршалы да, Советлар Союзы Герое да түгел". Хат җавапсыз кала.
2005 елда Санкт-Петербург вице-губернаторына үтенеч җибәрелә, ул исә Ленинград хәрби округы гаскәрләре командующиена мөрәҗәгать итә. Соңгысы Оборона министрлыгыннан Антоновка Россия Герое исемен бирүдә ярдәм итүләрен сорый. Әмма Оборона министрлыгы Баш кадрлар идарәсе карары белән әлеге үтенеч
канәгатьләндерелми.
Хәтта Белоруссия Президентына да мөрәҗәгать юллыйлар һәм Антоновка "Беларусь Республикасы Герое" исемен бирүне үтенәләр, тик бу очракта да үтенеч кире кагыла...
Мәскәүдәге М.Фрунзе исемендәге Хәрби академия бинасында һәм Гродно шәһәрендәге туган йортында Алексей Антонов хөрмәтенә мемориаль такталар куелган.
Алексей Иннокентьевич Антонов "Җиңү" ордены, өч Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак ордены, ике I дәрәҗә Суворов ордены, I дәрәҗә Кутузов һәм I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, 14 чит ил ордены белән бүләкләнгән, әмма бу искиткеч гадел кеше, бөек стратегка иң лаеклы бүләге - Советлар Союзы Герое исеме бирелмәгән.
Әлфия ШАМОВА.
Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.
.Горур карашлы Алексей Антонов.
.Гимназист Алексей.
.Ялта конференциясе вакытында. А.Антонов - И.Сталин артында.
.Музейда А.Антонов сыны (Белоруссия).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев