Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Ркаил Зәйдулла: Нур Әхмәдиев халыкчан, ихлас күңелле, юморга бай кеше иде

Хушлашу мәрасимендә Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Татнефть» ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, авылдашлары, иҗатташ дуслары катнашкан.

Кичә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь һәм язучы Нур Әхмәдиев белән хушлаштылар. Аны туган ягы — Азнакай районы Әсәй авылы зиратында җирләделәр. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Нур Әхмәдиевны халыкчан һәм ихлас булуын искә төшерде.

«Ул үзенчәлекле шагыйрь. Халыкчан, ихлас күңелле иде, юморга бай кеше. Әсәрләрендә дә чагыла иде ул. Нур абыйның әтисен дә күргәнем бар, Гариф абый да юморга оста. Юмор хисе әтисеннән күчкә булган, күрәмсең», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Хушлашу мәрасимендә Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, «Татнефть» ААҖ профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин, авылдашлары, иҗатташ дуслары катнашкан. «Алар Нур Әхмәдиевны эчкерсез, нурлы кеше булуын, районның горурлыгы булуын билгеләп үтте», — диде Әлмәт язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев.

Аның әйтүенчә, Нур Әхмәдиев кичә төш вакытында вафат булган. «Венера апа Нур абыйга сөт биргән. Ул аны эчеп бетермәгән. Эчеп бетерергә сорагач: „Бәхил бул, мин китәм“, — дип әйткән Нур абый һәм җан биргән. Җеназа намазы Әсәй мәчете ишегалдында укылды. Нур абый әтисе — Гариф абыйдан ерак түгел җирләнде», — дип сөйләде ул.

Мәрасимдә Нур Әхмәдиевның хатыны — Венера Әхмәдиева, кызы Ләйлә һәм улы Равил барлык килүчеләргә рәхмәт сүзләрен белдергән.

«Нур абый егерме еллап парконсонизм авыруы белән авырды. Хатыны Венера апа, кызы Ләйлә — табиблар. Алар аның гомерен озайтты, Нур абыйны карап тордылар», — дип аңлатты Рәфкать Шаһиев.

* Нур Гариф улы Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасының Азнакай районы Әсәй авылында туа. 1984 елда Н.Әхмәдиев гаиләсе белән Әлмәткә күчә һәм берникадәр вакыт бораулау кадрлары мәктәбендә эшләп ала. 1985–1987 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең Югары әдәби курсларында укый.

Әхмәдиев җыр жанрында да актив иҗат итә. Аның шигырьләренә төрле авторлар тарафыннан дистәләрчә көй языла. 1992 елда «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» җыр бәйгесендә үзешчән композитор З.Сафиуллин белән берлектә иҗат ителгән «Бәхет төне» дигән җыры лауреат исеменә лаек була. Балалар өчен шигъри әсәрләр, әкиятләр, табышмаклар тупланган «Чәк-чәк» җыентыгы исә 1999 елда балалар арасында иң күп укылган китап итеп таныла.

1994 елда Нур Әхмәдиевкә «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә, ул – 1998 елдан Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. Н.Әхмәдиев – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев