Мәдәни җомга

Реалист фотошагыйрь

1990 еллар дәвамында бу татар иҗатчысының эшләрен АКШ, Нидерланд, Португалия, Германия, Франция­дә оештырылган фотофестивальләрдә һәм күргәзмәләрдә күреп сок­ланганнар.

Татар фотографы Ләлә Халитова-Кузнецовага август аенда 75 яшь тулды. Юбилее уңаеннан Казанның Заманча сәнгать галереясында ачылган «Юл...» фотокүргәзмәсендә ике тапкыр очраштык, әңгәмәбез бик озакка сузыл­ды, чөнки Ләлә ханымның уңышлы иҗат юлы турында, чыннан да, тыңлап туймаслык! 

1979-1988 елларда Ләлә ханым Вильнюс, Прага, Париж, Таллин, Лондон, Хельсинки, Стокгольмда узган утыздан артык «Заманча совет фотографиясе» күргәзмәләрендә катнашкан. 1989-1992 елларда аның иҗади хезмәтләре «Заманча совет фотографиясе» күргәзмәләре кысаларында Вашингтондагы, Амстердамдагы күргәзмәләрдә экспозицияләнгән. 1990 еллар дәвамында бу татар иҗатчысының эшләрен АКШ, Нидерланд, Португалия, Германия, Франция­дә оештырылган фотофестивальләрдә һәм күргәзмәләрдә күреп сок­ланганнар. 2000 елларда аның шәхси күргәзмәләре Россиянең төрле шәһәрләрендә узды. Ләлә Халитова-Кузнецованың фотоальбомнарын АКШ, Бөекбритания, Россиянең иң зур нәшриятлары бастырып чыгарды. Россиядә нәшер ителгән «Дорога» китабы да бик популярлык казанды. Аның фотолары Россия музейларыннан тыш, Вашингтон, Филадельфия, Берлин, Париж, Коимбрадада һәм Россия, Италия, Бөекбритания, Германия, АКШ, Нидерланд, Франциядәге шәхси тупланмаларда да саклана. Архивында хәтта АКШ Президенты Буш гаиләсе чакыруы да бар. 

Ләлә Халитова 1946 елны Казахстанның Уральск каласында туган. «Урта мәктәпне тәмамлагач та, Казанга килеп булмады. Кечкенә чагымда очучы булачакмын дип сөйләнә идем, аннары инде очкычлар төзиячәкмен дидем. Һөнәри очучы, 1934 елгы бертуган абыем Равилнең кинәт хәләл җефете чирләп вафат булды. Ул тиз генә өйләнмәде һәм миңа аның кечкенә кызын тәрбияләшергә туры килде. Мин 1966 елда гына, 20 яшемдә КАИга укырга кердем, – диде Ләлә ханым. – Төп сүземне гаиләбездән башлыйм әле: әнием Мөнирә Мифтахетдин кызы, ул дүрт класс кына гыйлеме булса да, башта банкта хисапчы булып эшләгән, аннары инде, балалар тугач, хуҗабикә булды. Шул Уральск каласында туып-үскән татар кызы. 1906 елгы әтием Миңдыбай Зариф улы да – татар, шул каладан. Әти-­әнием бик яшьтән һәм бәхетле гаилә корган. Әнием башта бер байларның кечкенә балаларын карашкан, бу бит Гражданнар сугышы вакыты... Беркөн шул балалар белән кайтып керсә, ишек алдында әлеге байларның үле гәүдәләре аунап ята икән, кыз һәм ир баланы тиз генә туганнарына илтеп тапшыргач, алар исән калган. Һәм әниемә, рәхмәт йөзеннән, аның туена күп кенә бүләкләр, үзенчәлекле, бизәкле өстәл, күлмәк, хәтта «Singer» тегү машинасын да бүләк иткән бай туганнары. Әнием шул тегү машинасы тузганчы кием-салым текте. Ул машинада мин дә тектем әле. Әтием сугышка кадәр банкта эшләгән, аннан соң – сугыш. Берлинга җиткән, Одер елгасын кичкән батыр. Ул сугыштан әйләнеп кайткач ук, банк аңа үзләренә кирәге калмаган эш атын биргән. Әтием – шофер-инкассатор иде. Менә шул атка печән әзерләшкәндә күрдем инде мин беренче тапкыр чегән халкын. И, куркыта иде алар безне балачакта. «Аларга якынлашмагыз, урларлар!» – диләр иде. Кайчак алар шәһәргә дә керә, ләкин – алар һәрчак ят... Бу милләт халкы совет чорында табор белән яшәде, далаларда, төннәрен учаклар ягып, җанны актарып чыгарырлык итеп үтемле җырлап, әйләнә-әйләнә дәртле биеп. Кызыга идем шуларга, яннарына ук барып, тормышларын якыннан күзәтәсем килә иде. Баланы нидән тыйсаң, ул шуңа тартыла бит...

Әтиебез безгә гел: «Укыгыз, балалар», – дия иде. Мин дә очучылыкка укырга теләдем, ләкин күзем начар күрү сәбәпле, медицина комиссиясен уза алмадым. Ә соңыннан барыбер КАИга укырга кердем. Дус кызымның фотоаппараты борын төбендә генә эленеп торды, II курстан башлап, бу шөгыль белән бераз кызыксындым, шул дустымны, туган көне хөрмәтенә, бик матур итеп фотога төшердем. Башка студентлар өчен дә «фотосессияләр» үткәрдем. Ирем дә КАИда укыды, Владимир белән гаилә корыр алдыннан, үз фамилиямдә калырга булдым. Әмма кая ул! Әтием: «Гаилә корасың икән, ирең фамилиясен алырга кирәк», – диде, мин соңыннан фотограф Ләлә Кузнецова буларак танылдым. Иремне армия хезмәтенә, ракеталар төзелешенә билгеләделәр, ул анда нурланыш алды, кан лейкозыннан бик тиз сулды, үзен бер ел тәрбияләдем, 1977 елны вафат булды. Ә миндә дөнья гаме калмады, кайгы-сагышка бирелдем, әйтерсең караңгы чокырга төштем, яшьлек белән кайгы шулай кабул ителгән инде, ә кулымда – биш яшьлек кызым... Кайгыдан ике ел йокламадым. «Вакууммаш»ның фәнни-тикшеренү институтында двигательләр буенча авиация инженеры булып хезмәт куя идем, даими түләнеп торган хезмәт хакым булса да, эшемнән киттем. 

1979 елның җәендә әти-әнием янына кайттым. «Чегәннәрне фотога төшерәсем килә!» – дидем аларга. Ә алар янә куркып калды. Базарга барып, чегән бароныннан ризалык алдым. «Берүзеңне генә җибәрмибез. Сине урларлар», – диде өйдәгеләр. Чегәннәр янына мин нибары 1,5-2 сәгатькә, очучы абыем Равил белән бардым. Ничек җөрьәт иткәнмендер, моны хәзер дә аңламыйм. Мин булдыммы икән ул?! Чегән халкы ни өчен кызыксындырды? Бу сорауны миңа еш бирәләр. Менә шул балачакта калган куркыту-куркуларның, кызыксынуның, башка төр яшәешне күзаллап карарга теләүнең дәвамы иде инде бу... Әйтергә кирәк, чегәннәр белән эшләү – ул бик күп энергияңне сарыф итү дигән сүз. Аларның да энергияләре ташып тора, аяк астыңда уйнап йөргән бер көтү бала-чага да комачау итә, табордагы иерархияне дә белү мөһим, бик оешканлык та сорала. Таборлардагы эмоциональ фон озакка истә калды – энергетикалары бик көчле адәм балалары. Алар белән эшләгәч, һәрчак бик нык арыла, сыгылган лимон халәтенә калына иде. Әйтик, кайбер әдипләр дә: «Пьесаны бер төн эчендә язабыз, аннары бер атна чирлибез», ди бит. Чегәннәр яныннан китеп, машинага утырсам, йөрәгем авыр­та башлый, ә кайткач хис-тойгыларымны савыктырырга туры килә иде. Чегәннәрне мин 1979-2016 елларда фотога төшердем. Беренче фотоларым арасында ук бик уңышлы килеп чыкканнары да булды. Әйтик, күккә ак күгәрчен очыручы, чүгәләп утырган яшүсмер чегән фотосы. Менә минем җаным да шулай ук хөрлек сорады шул чакта. Билгеле, бу серия уңышы шул яшүсмер фотосыннан башланды. Бервакыт, күп еллар үткәч, АКШның «Time» журналы редакторы шалтыратты: «Ләлә, синең күккә күгәрчен очыручы егет фотосы Париж урамына бик зур форматта элеп куелды». Бу фотомны бер мөһим симпозиум ачылгач, урам аркылы ук, реклама буларак элеп куйганнар икән.     

Инженерлык эшемнән киткәч, 1978 елда, ТАССР Сынлы сәнгать музеенда фотограф вазифаларын башкардым. 1980-1982 елларда «Ялкын», «Сөембикә» журналларында, «Вечерняя Казань» газетасында эшләдем. Аннары инде республика Мода йортының беренче фотографы булдым. Казан театрлары иҗат коллективларының портретлар галереясын булдырдым...» 

Ләлә ханым тиз сөйли. Әйтерсең, ул вакытлар әле яңа гына узып бара. Ә чынлыкта исә үзгәртеп кору елларына килеп тоташкан яңа һөнәрдә булган ул. Һәм аның беренче иҗади фотолары ук аны популярлык­ка китергән, иң әүвәл аларны ул вакытлардагы иң мөхтәрәм басма – «Огонёк» журналы чыгарган. Чехословакиянең популяр фотожурналы да фотографның хезмәтләренә игътибар иткән. 1982 елда төшерелгән «Цирк» сериясендә артистларның фотоларына күз салсаң: аларның көннәре чегән таборы тормышыннан нәрсә белән аерыла икән соң дип уйланырлык. Фотограф ханым 1978 елда ук Казандагы «Тасма» фотографлар төркеме сафына кергән һәм иҗатташлары белән бергә тагын да уңышлырак фотосурәтләр төшерү турында киңәшкән, чит илләрдәге оста фоторәссамнарның, әйтик, Анри Картье-Брессон әсәрләрен анализлаган. Шул вакытта Ләлә ханымны СССРдагы иң көчле фотомәктәп – Литва фотографлар берлеге бик үз итеп, үз сафларына кабул иткән. Антанас Суткус җитәкләгән бу оешма 1979 елны аны хәтта ки Вильнюска, үз оешмаларына эшкә чакырган. «Һәм мин, кечкенә кызым Владаны инде шактый олыгаеп килгән әтиемә калдырып, Литвага чыгып киттем, – дип искә ала ул. – Әтиемә рәхмәт яусын, Вильнюста бер ел эшләдем, кайтырга булдым. 1980 елны Европа фотобиенналесы нәтиҗәләре буенча Париж шәһәре бүләге – «Фотосәнгатьтәге гуманизм өчен» номинациясе буенча Гран-прига лаек булуымны да әйттеләр. Мин «Чегәннәр» сериясен озак еллар дәвам иттем. Бу дәүләтсез халыкның көнкүреше, бәйрәмнәре, яшәеше минем өчен һәрчак кызыклы булды...»

«Юл» күргәзмәсе буйлап атлыйбыз, Ләлә ханым сөйли:

– Мин чегәннәр белән үзем теләп таныштым, башта авыр­рак булды, аннары инде алар арасында минем яхшы фотограф булуым хакында мәгълүмат таралды. Биредәге залда 1979-1987 еллардагы Уральск чегәннәре, 1990-1998 еллардагы Одесса, Үзбәкстан, Төркмәнстанның соңгы чегән таборлары фотолары, истәлекләр... Әмма хәзерге көндә мин инде бу темаларда түгел. Кайчак бу винтаж фотоларга карау минем үзем өчен дә авырсыну тудыра. Әмма ул чорда күңелем шушы фотосурәтләр булуын теләгән иде.

– Сез 1997 елда ук дөнья фотосәнгатенә керткән өлешегез өчен Нью-Йоркта Leicaның Өстенлек медаленә лаек булгансыз. Уңышлардан баш әйләнгән чакларыгыз булдымы соң? 

«Юк, – ди талант иясе. – Хәтта иң беренче фотосурәтләремне мәшһүр немец кинорежиссеры, үзе дә фотография белән шөгыльләнүче Вим Вендерс сатып алганда да. Билгеле, горурлык хисе кичердем, без аның фильм­нарын бик яратып карый идек бит, минем өчен бу символик мәгънәгә ия. Без, фотографлар, барыбыз да үз темаларыбыз белән уңышлы идек. Әлбәттә, минем дусларым да һәрчак күп булды. Бу көннәрдә кулымнан килгән шөгылемдә мин: бераз гына фотонатюрмортлар иҗат итәм, күп вакыт архивымны барлыйм. Фотоаппарат җанымның бер өлеше булган елларыма янә күз салам. Ул чакта фотоаппаратның минем белән бергә сулыш алганын да сизә идем төсле. Камера инде нәкъ синең йөрәгеңнең, күзләреңнең бер өлешенә әверелә бит, шуңа күрә аны башкалар кулына биреп торырга да ярамый. Ә минем белән шундый хәлләр дә булды. Бервакыт, чит илләрдә берничә күргәзмәм узгач, Германиядә искиткеч сыйфатлы, суперкамералы Leica M6 фотоаппаратын бүләк иттеләр, хәтта күзләремә яшь килде. Ләкин соңрак умыртка баганам­ны имгәтеп авырдым. Шулчак фотоаппаратымның объективын эш өчен сорадылар, акчага объективымны биреп торырга мәҗбүр булдым. Кул китте, шуннан соң озак кына вакыт фотоларны бик сирәк төшердем. Ә бит миңа танылган фотограф Йозеф Куделка бу хакта күптән кисәткән иде: «Ләлә, үз фотоаппаратыңны, үз инструментларыңны сатарга да, биреп торырга да ярамый!» Шуннан бирле үзем дә: «Үз энергиягез сеңгән фотоаппаратларны башкаларга сатмагыз», – дип киңәш итә башладым. Аннары инде мин дә цифрлы Nikon алдым, ләкин ул бер ел эшсез ятты, мин аңа тиз генә күнегә алмадым, тасмага төшерүемне дәвам иттем, соңрак инде, кадрларны экранда карагач та, күчтем, бу – уңайлы...»

«Туган ягыгыз искә төшәме?» – дип сорыйм. «Еллар узгач, күп нәрсәгә башкача карыйсың – ди ул. – Мин вакыт-вакыт далаларны да бик сагына идем. Анда үскән әремнәрне. Берчак һәр ел саен базарга барып, әрем ала башладым, бар җиргә элеп куеп, аларның әчкелтем исен иснәдем. Шул ис миңа җан рәхәте, ниндидер бер рухи көч бирә иде. Чөнки бер вакыт Уральск каласына төнлә кайтып төштем, караңгы төн, очкычтан чыктык, чемоданымны куйдым, ә тирә-юнь баш әйләнерлек әрем исе белән тулган... Озаклап иснәп утырдым шулчак үз туган ягымның әрем исен.

Күпләр миннән әле дә: «Ничек чегәннәрдән курыкмадың син?!» – дип сорый. Беренчедән, чегәннәр минем үзләре белән дус булырга теләвемне күреп тора иде. Икенчедән, әнием миңа зур ярымай төсле итеп эшләнгән алтын алкаларын бүләк итте, шуларны киеп йөрдем, үзем теккән комбинезоннан идем, чәчләрем дә кара, бөдрә иде, кыяфәтемдә аларга тартым сыйфатлар булды инде».

«Сез бит әле Халыкара Magnum Photos фотоагентлыгына да аздан гына кабул ителми калгансыз! Бу нинди вакыйгалар белән бәйле?» – дип дәвам итәм әңгәмәбезне. Гаять мәртәбәле, зур оешма турында сүз бара. «Берчак Магнум фотографы Йозеф Куделка фотоларына юлыктым һәм бер танышым аша аңа үз фотоларымны да юлладым. Ул аларны карап чыгу белән үк: «Ләлә Парижга килгәч үк, минем янга керсен», – дигән. Һәм мин шулай итеп Magnum Photos агентлыгы бусагасын атлап кердем һәм үземне сынап карарга булдым. Әлеге иң мәртәбәле агентлыкка керер өчен гариза яздым. Ахырда алты гына кеше калды, аларның да икесе Россиядән иде – мин һәм фотограф В.Семин. Әйе, агентлыкка керер өчен нибары бер тавыш җитмәде, – дип аңлатты Ләлә Миңдыбай кызы. – Ләкин мин моның шулай тәмамлануына шатландым гына, чөнки анда кабул ителсәм, миңа кызымны тәрбияләүгә китәчәк вакытны урлап, ир-атлар белән бер дәрәҗәдә җигелеп эшләргә туры килер иде. Миңа барыбер чит илләрдәге күргәзмәләрдә күп катнашырга туры килде. Авыр хезмәт бу. Син һәрчак юлда, фотосессияләр, вернисажлар, пресс-конференцияләр, галеристлар белән хезмәттәшлекләр, нәшрият җитәкчеләре белән гәпләшүләр... Аннары мин һәрчак Татарстанга, кызыма омтылдым. Гел янында була алмадым, бәлкем, балам күңелендә үпкәсе дә зур булгандыр... Хөр рәссам булып яшәгәч, күп эшләргә туры килде. Хәзер үз-үземә шаккатам: ничек курыкмыйча, беренче күргән таксига утырып, өч сәгать ярым сахра буйлап бардым икән, дип уйлыйм. Ул таксистны мин белмим дә бит, юкка да чыга алырлык, кулда – кыйммәтле фотоаппарат, сумкада – акча... Һәм мин – берүзем. Аллаһы Тәгаләмә чиксез рәхмәтлемен! Фәрештәләремә дә!»     

Ләлә ханымның авыр хезмәтен күреп үскән бердәнбер кызы, билгеле, фотограф түгел. Озак еллар Мәскәүдә гомер кичерүче Влада бүген «Glamour» журналының фоторедакторы вазифаларын башкара. Ләлә ханым: «Мәскәүлеләр, бик яхшы шәхесләр гаилә корырга тәкъдим иткән иде. Беренчесе – рәссам. Икенчесе – фотограф. Әмма Мәскәүдә калмадым, чөнки мин бу каланы барыбер өнәмим. Әмма оныкларым Анаис һәм Савелийны бик теләп тәрбия­ләштем», – ди. Әңгәмәдәшем  Санкт-Петербург каласында, Мәскәүнең А.Родченко исемендәге фотография һәм мультимедиа мәктәбендә һәм «Photoplay» заманча фотомәктәбендә  лекцияләр белән чыгыш ясаган. Аңа кадәр фотографны америкалылар Техас университетына лекция укырга чакырган булган, ләкин 2001 елда АКШ илгә керүне чикләгән. 

Останың даими укучылары юк. Шулай да Л. Халитова-Кузнецовага үз белемен Токиодан Казан дәүләт университетына укырга килгән яшь япон фотографы, журналист Сохей Ясуига төшендерергә насыйп булган. Русча бик камил сөйләшүче япон егете дә Россия чегәннәрен төшергән, атналар буе таборларда яшәгән, ул татар фоторәссамы сәнгатен күреп илһамланган һәм Казан фотографлары хакында курс эше язган. Ләлә ханым белән танышкан. Ләлә ханым япон егете өчен абруйлы укытучы булып киткән, ул японны үзе белгән Казан чегәннәре белән таныштырган, үз киңәшләрен дә биргән.

Ләлә Халитова-Кузнецовага Татарстан хөкүмәте тарафыннан хөрмәт күрсәтелгәнме? Аның башка дәүләт президентларын, планетаның XX-XXI гасырдагы иң сәләтле фотографларын ихлас сокландырган сәнгате зурланганмы? Берәр мактаулы исемгә лаек дип табылганмы ул? Һич юк. «Бу хөкүмәт, ахрысы, мине белми дә», – ди Ләлә ханым. Аның хакында сөйләгәндә: «Ул үзенең никадәр сәләтле булуын да аңламый төсле», дип әйтүче дуслары да бар Ләлә ханымның. Билгеле, бу алай түгел, үз иҗатының күңелләргә никадәр дәрәҗәдә тәэсир итүен бик яхшы аңлаган, әмма гаять тыйнак шәхесебез ул! Билгеле, бу дөньякүләм танылган татар фоторәссамының хезмәтләре тие­шенчә бәяләнгән, дөньякүләм бәйгеләрдә җиңеп чыккан, аның хакында документаль фильмнар да иҗат ителгән, тик алар татар телендә түгел.... Ә мөхтәрәм иҗатчыбыз боларга артык игътибар итми, татарча бик яхшы сөйләшә, милләтебез мәдәниятен ярата. Иң мөһиме: татар милләтле талант иясенең исеме бөтен дөньякүләм фотосәнгать тарихына язылып куелган инде. 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: