Мәдәни җомга

КИТАП АКАДЕМИГЫ

Олпат гәүдәле бу кеше килеп керүгә бүлмәм ничектер яктырып киткәндәй тоела иде. Аннан җылылык, зыялылык бөркелеп тора. Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин - татар халкының бөек улы, олуг галиме, академик. Бигрәк тә милләт язмышы хәл ителгәндә, Әбрар Кәримуллин кемнеңдер артына посып, читтә басып кала алмый иде. Ул күкрәген киереп, вакыйгалар үзәгенә...

Олпат гәүдәле бу кеше килеп керүгә бүлмәм ничектер яктырып киткәндәй тоела иде. Аннан җылылык, зыялылык бөркелеп тора.

Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин - татар халкының бөек улы, олуг галиме, академик. Бигрәк тә милләт язмышы хәл ителгәндә, Әбрар Кәримуллин кемнеңдер артына посып, читтә басып кала алмый иде. Ул күкрәген киереп, вакыйгалар үзәгенә чыга. Бөтен барлыгы белән милләтен яклауга ташлана, моның өчен барлык сәләтен, белемен эшкә җигә.


Әбрар - татар халкының фаҗигале язмышын үз җилкәсендә татыган шәхес, тормышның төбеннән үз көче белән күтәрелгән. Авырлыкларны тормыш аның гомер юлына берсе артыннан икенчесен куя тора. Туган авылы Чабия-Чүрчидә (Саба районы) беренче сыйныфны тәмамлауга, белемен ничек дәвам итү хакында баш ватарга туры килгән аңа. Чөнки мәктәп беренче класслы гына була. Икенче сыйныфтан башлап Әбрар 4 чакрымдагы күрше авылга, бишенче сыйныфтан 9 чакрымга йөреп укый. Урта белемне туган авылыннан 22 чакрымдагы Саба урта мәктәбендә алып чыга. Биредә укыганда тулай торакта яши, һәр шимбәдә дәресләрен калдырып, азык-төлек, яңа чабата алып килү өчен авылына китә. Булачак татар академигының белем юлындагы беренче адымнары шулай башлана. Җитмәсә, мәктәпкә кергәнче үк, биш яшендә Ә. Кәримуллин әнисен югалта. Колхозлашу елларында 26 яшьлек авыл укытучысы Сафия Мөхәммәтгата кызының гомерен кулаклар өзә.

Һәм, ниһаять, сугыш... Язмыш Әбрарга яңа сынаулар әзерли. Ул гади солдат, 82 миллиметрлы миномет наводчигы сыйфатында үлем белән көн саен күзгә-күз очрашып, Курск дугасындагы сугышларда, Украинаны, Венгрияне, Чехословакияне, Румынияне азат итүдә катнаша. Аннары Ерак Көнчыгышка япон милитаристларына каршы сугышка җибәрелә. Монголия, Кытайдагы үлем далаларын, Хинган тауларын кичә. Өч тапкыр яраланган, контузия алган егет 1947 елда гына туган авылына кайта. Монда да аны язмыш сагалап тора. Сугыш яраларыннан әтисе үлеп китә.

Җиде елга сузылган тәнәфестән соң белемен күтәрү теләге Ә. Кәримуллинны Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Сугыш гарасатын тыныч тормыш михнәте алыштыра. Тамак туйдыру өчен товар вагоннары, баржалар бушату, урам җыештыру, утын кисү, төзелешләрдә эшләү...

Укып бетереп, университетның фәнни китапханәсендә хезмәткәр, фән буенча директор урынбасары булып эшләү чорында кыенлыклар кимеми, арта гына төшә. Монда Әбрарның кырыс характеры, гаделсезлекне һич кенә дә кичерә алмавы йогынты ясамый калмагандыр, билгеле. Әбрар Кәримуллин рәсми хакимият башлыклары тарафыннан һәрдаим башка тукылып торган: «Татарларда революциягә кадәрле тоташ грамотасызлык булган, үз басма китаплары булмаган, басылса да Коръән, һәфтияк, догалар гына», дигән фикернең чи ялган булуына китапханәдә эшли башлауга ук төшенә. Анда гаҗәпләнү, күңел әрнү тойгысы уяна. Күрәсең, партия функционерлары татар халкына "грамотаны" бары тик Октябрь революциясе алып килде дип расларга тырышканнардыр. Югыйсә, китапханәдә революциягә кадәр чыккан йөз меңнәрчә татар китаплары саклана икән бит.

Ә.Кәримуллин, беренче эш итеп, иске татар китапларының каталогын төзи. 5-6 ел эчендә алар укучыларга тәкъдим ителә. Аның белән танышкан укучы революциягә кадәр татарның китабы булганмы, юкмы дигән сорауга үзе дә бик төгәл җавап бирә ала.

Әмма ул чагында башкаларныкыннан аерылып торган үз фикереңне белдерү бик үк гафу ителми иде. Хәер, әле дә гафу итмиләр. Әбрарны да партия өлкә комитетына чакырып, библиографиясенә репрессияләнгән адәмнәрнең хезмәтләрен кертүе өчен гаеплиләр. Ниһаять, 1963 елда аның басарга әзерләнгән «Әдәби җыентык һәм альманахлар библиографиясе: 1917-1960» дигән китабы юк ителә. Бюро утырышында пешекләгәннән соң, аны эшеннән куалар.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына кече фәнни хезмәткәр булып урнашкач, «Татарларда матбагачылык туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыганаклар», дигән кандидатлык диссертациясе әзерли. Әмма аның темасы институтның эш планына кертелми, ул тыелган тема булып исәпләнә. Фәнни җитәкче булып та бер галим дә алынмый, гаепләүләреннән куркалар. Диссертацияне институт эшеннән бушаган арада, җитәкчесез, аспирантурасыз башкарырга туры килә. Шундый ук юл белән Ә. Кәримуллин- 1970 елда XX йөз башы татар китабы тарихы буенча докторлык диссертациясен тәмамлый. Монография 1974 елда аерым китап булып басылып чыга. Әмма диссертация буларак галим аны бары тик 1978 елда гына яклый ала.

Әбрар Кәримуллин күпкырлы галим булса да, ул беренче чиратта китап белгече. Татар телендә ул укымаган берәр китап бар микән? Башка телләрдә чыккан китапларны да ул күп укыган, алар турында уйланган, шулардан чыгып халыклар язмышы хакында фикер йөрткән. Ә.Кәримуллин тарафыннан биш йөздән артык фәнни мәкалә язылган, күпсанлы библиографик җыентыклар, китаплар, күләмле монографияләр чыгарылган. Дистәләгән галимнәребезнең, әдипләребезнең библиографияләре әзерләнгән. Әдәби тәнкыйтьче буларак та ул актив эшли.

Шулай да халкыбызның язмышына кагылышлы бер генә мәсьәлә дә аның игътибарыннан читтә калмый. Барыннан да бигрәк ул татарның чын тарихын торгызучы, халкыбыз язмышын фәнни өйрәнүгә нигез салучы булып тора. Татар халкының этносын һәм этнонимын (исемен һәм җисемен) ачыклауга багышланган монографиянең Казанда татар һәм рус телләрендә өч тапкыр басылып чыгуы, Мисырда - гарәп, Токиода - япон телендә дөнья күрүе үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли.

1997 елда Ә. Кәримуллинның татар теленең үткәне, бүгенгесе, киләчәге мәсьәләләренә багышланган «Тел - милләтнең сакчысы», дигән монографиясе аерым китап булып чыкты. Татар телен яклау, саклау, үстерү, камилләштерү, аңа мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган бу хезмәт гаҗәп актуаль проблемаларны күтәрә, аларны гамәлгә ашыру өчен кулланма да булып тора.

Кайчакта галим халкыбызның тарихи язмышын һич көтелмәгән яклардан чыгып та яктыртуга ирешә. Аның әнә шундый юнәлештәге - майя, инк, ацтек, сиу-хока, аймара индеецлары теленең төрки телләр белән генетик уртаклыгын ачкан тикшеренүләре дөньяның күп кенә белгечлекләрендә кызыксыну уятты. Әлеге идеяне үз эченә алган хезмәт Яңа дөнья һәм Океания утрауларын үзләштерүгә, халыкларның бөек күчеш, аерым расаларның формалашу тарихына башкача карау кирәклеген күтәреп чыга.

Сиксәненче еллар ахырында, Татарстанның дәүләтчелеген торгызу өчен аз-маз мөмкинчелек туган көннәрдә төп эшләрен бераз читкә куеп Әбрар ага милли хәрәкәткә кереп чумды. Ул чорда даими үткәрелә торган митингларда бераз бөкрәя төшкән озын гәүдәле бу кешене бик еш күрергә була иде. Митинг та көрәшнең бер төре инде ул. Ил агае мөнбәргә күтәрелә, кулына микрофон ала, халыкка үз сүзен әйтә, кистереп әйтә. Ә инде нык сирәгәя төшкән чәчләрен җил тарый.

Ә. Кәримуллин сүзен халыкка җиткерү өчен вакытлы матбугаттан киң файдаланды. Ул берсеннән-берсе үткенрәк, гаять актуаль проблемалар күтәргән мәкаләләрен газета-журналларга китерә торды. Казанның беренче милли басмасы «Шәһри Казан» газетасы чыга башлагач, Әбрар абый әлеге матбугатның редколлегия әгъзасы булырга ризалыгын бирде. Мин дә анда эшләгәнлектән, безнең очрашулар ешая төште. Ул кырык эшен кырык якка ташлап булса да, редколлегия утырышларына килеп чыга, милли басмабызны тагын да үтемлерәк, тирән эчтәлекле итеп чыгару өчен үзеннән зур өлеш кертә иде. Әбрар аганың иң үткен мәкаләләре ул чорда нәкъ менә «Шәһри Казан» битләрендә дөнья күрде, дисәм, хакыйкатькә әллә ни хилафлык китермәм кебек. «Кая китә бу татар?» (интернациональ тәрбия белән мавыгу, катнаш никахлар), «Казан урамнары ни сөйли?» (1493 урамның 67 се генә татар эшлеклеләре исемен йөртә), «Йомшак сөйләп катыга утырту» (С. Шахрай, Р. Хасбулатов, Г.Старовойтова кебек сәясәтчеләрнең Татарстан мөстәкыйльлегенә каршы көрәше), «Тарих тәгәрмәче кирегә әйләнмәячәк!» (мөстәкыйльлек юлында киртәләр), «Кем ул «урыс телле» халык?», «Тел язмышы - милләт язмышы» һәм башка дистәләрчә мәкаләләре халыкка тарихыбызны, бүгенге хәлебезне ныграк аңларга ярдәм иткәндер, дип уйлыйм. Аларның күпчелеге әле бүген дә актуальлекләрен югалтмый.

Әбрар Кәримуллинның «Татарстан Конституциясе, яки Империя арбасына тагылган дегет чиләге» мәкаләсе («Шәһри Казан», 1992, 18 ноябрь) шактый резонанс тудырды. Хәер, мәкаләне газетада урнаштырыр алдыннан без үзебез дә бераз икеләнеп калган идек. Әмма матбугат турындагы закон нигезендә укучыларыбызның төрле фикерләр белдерергә хокукын искә алып, аны басып чыгарырга карар кылдык. Газетаның оештыручысы булган шәһәр җитәкчеләренә үзебезнең позицияне шулай аңлаттык. Әлбәттә, инде чәчләребезгә чал кергән башларыбыздан да сыйпамадылар, рәхмәт тә әйтмәделәр. Шунлыктан алга таба кайбер кискен материалларга «Шәхси фикер» дигән кепка киертеп чыгарырга туры килде.

Туры сүзле кешене өнәп бетермиләр. «Ул үҗәт, кырыс» дигән сүзләрне дә ишеткәләгәнем бар. Һәрнәрсәне йөрәк түреннән үткәрүчеләрдә кырыслык та, кайнарлык та булмый калмыйдыр инде ул. Әбрар абый вакыты белән газетада басылган кайбер материалларны да туздырып ташлый иде. Хәтерлим: Татарстан халык депутаты Иван Грачев белән интервью басылгач, аның кәефе китте. «Әгәр андый шовинистларга газетада урын бирәсез икән, мин башкача монда аяк басмаячакмын», - дип сукранды. Кемнең кем икәнлеген халыкка җиткерүнең бик үк зыянлы булмавын дәлилләгәч кенә бераз тынычлана төште, муеныннан тирләрен сөртеп куйды.

Яшь аермабыз шактый булуга карамастан, якын дустыма, киңәшчемә, иң хөрмәт иткән кешемә әйләнгән Әбрар абыйның характеры формалашу юллары турында уйланып утырам, аның кырыслыгының, бунтарьлыгының сәбәпләрен аңларга тырышам. Әле ныгырга өлгермәгән җилкәсенә тормышның авыр йөген салуы, бик иртә, яшьли ятим калуы сәбәпчедер дигән карарга киләм. Чөнки яклаучысы булмаган ятимне типкәләп китү гадәти күренеш инде ул. Шунлыктан ятимнәр балачактан ук йөрәк ярасы ала. Мин моны үз тормышымнан чыгып та һичнинди икеләнүсез раслый алам.

Әбрар ага икәүдән-икәү сөйләшеп утырганда миңа болай диде:

- Бервакытта да кешегә авыр сүз әйткәнем юк. Ләкин бернәрсә бар: гаделсезлеккә түзә алмыйм. Әгәр тарихыбызны, үткәнебезне бозалар, ялганлыйлар икән, бернәрсә алдында да туктап калмыйм инде. Мин бунтарь да, эмоциональ дә була алам, хәтта таяк тотып ул кешене кыйнар дәрәҗәгә җитәм. Күрәсең, гадәтем шундый. Бәлки бу миңа геннар ярдәмендә бирелгәндер. Бабам Истанбул университетын бетергән. Урта Тигәнәле бәете бар бит әле. Халык санын алу вакытында бабам шунда катнашкан. Аны чыбык белән суктырганнар, муллалыктан алганнар. Шуңа карамастан, безнең якта земский мәктәпләр ачып, шунда укытып йөргән. Гражданнар сугышы вакытында Урта Азиягә китеп, басмачы үзбәкләр ягында сугышкан. Бунтарьлык, бәлки, бабам каны аша килгәндер.

Мин Әбрар аганың авыр тормыш юлы турында уйланып утырам. Үзем өчен яңадан-яңа детальләр ачам. Ул үзе дә милләтебез язмышын кайгырткан кешеләр турындагы материалларны бөртекләп җыярга, аларны тарихыбызга кертеп калдырырга тырышкан бит. Бу уңайдан аның чит җирләргә таралган татарларның тарихын өйрәнүгә керткән өлешен аеруча билгеләп үтми булмый. Ул «Татарика» фәненә нигез салучыларның берсе булып тора. Галимнең «Татарика тирәсендә» дигән мәкаләсе 1992 елның 8 апрелендә дөнья күрде. Шул мәкаләдә «Татарика»ның бурычлары билгеләнде. «Чит илләргә, чит җирләргә таралган татар халкы тарафыннан тудырылган рухи, матди байлыклар, казанышларны исәпкә алу - «Татарика»ның төп бурычы. Әйтик, чит илләрдә яшәп, безнең милләттәшләр фән, әдәбият яки башка өлкәләрдә хезмәтләр тудырган икән, алар да искә алынырга, өйрәнелергә тиеш. «Татарика»га чит ил галим- нәре, зыялылары тарафыннан безнең халык тарихы, мәдәнияте буенча язылган, басылган хезмәтләр дә керә. Без алар буенча теге яки бу халыкта татарны ничек белүләрен, аңа нинди бәя бирүләрен, чынын, ялганын белеп торырга тиешбез. Әлбәттә, «Татарика»ның максаты болар белән генә чикләнми. «Татарика» татар әдәбияты, сәнгате, фәне буенча язылган хезмәтләрнең чит телләргә тәрҗемә ителүен, басылуын да күз уңында тота, өйрәнә».

Галим Кытайның Хайлар, Харбин, Мукден, Даирен, Шанхай, Тян-Цзинь шәһәрләрендә, Кореядә, Япониядәге татарлар турында бай материаллар туплады. Афәт җилләре татар баласын кайсы гына якларга илтеп ташламаган да, нинди генә газапларга салмаган. Шулай да хезмәт сөючән, намуслы татар халкы вәкилләре бервакытта да югалып калмаган, үзләрен бары яхшы яктан гына күрсәткән, телләрен, гореф-гадәтләрен, диннәрен саклап калганнар. Мәчетләр, мәктәпләр ачканнар, сәүдә иткәннәр, газета-журналлар чыгарганнар. Ә. Кәримул-лин Әхмәт Вәли Мәңгәр, Хәмидулла Демирбай, Мөхәммәд Габдулла Корбангали һәм дистәләрчә башка милләттәшләребез хезмәтләренә ныклы дәлилләргә таянып, югары бәя бирә. Галим халкыбызның батыр кызы, Идел -Урал-Украина-Гөрҗиләр комитеты вице-президенты Мәдинә Сәлихмәт эшчәнлеген җентекләп өйрәнә. Аның «Россия төрекләре» дигән күләмле мәкаләсен инглизчәдән тәрҗемә итеп татар укучыларына җиткерә.

Төркия татар эмиграциясендә махсус урын тота. Бирегә төрле чорларда татарлар күпләп килеп төпләнгән. Күрәсең, телләребезнең якынлыгы йогынты ясагандыр. Биредә татарлар килмешәк булып яшәмәгәннәр, борынгыдан килә торган фәнни, әдәби элемтәләрне дәвам иткәннәр. Төркиянең югары уку йортларында белем алганнар, галим, дәүләт эшлеклеләре булып үсеп җиткәннәре дә аз булмаган, Төркиянең матди вә рухи дөньясына да шактый өлеш керткәннәр, әле дә яхшы гына яшәп киләләр. Алар чит җирләрдә дә үз милләте өчен хезмәт итүне онытмаганнар, аның тарихын өйрәнгәннәр, шовинистлар таккан пычраклардан арыну өчен зур көч куйганнар, милләтебезнең кем икәнен дөньякүләм пропагандалауга өлеш керткәннәр.

Әбрар Кәримуллин хаклы рәвештә билгеләп үткәнчә, Германиядә, Финляндиядә, АКШта, Канадада, Польшада, Латвиядә, Австралиядә, Англиядә төпләнеп калган татарлар эшчәнлегендә дә милләтебезнең асыл сыйфатлары ачыла. Шулай да милли азатлык көрәше тарихын бездә хәзергә хәтле читләтеп үтәргә тырышалар. Моннан 15-20 ел элек татар иҗтимагый фикерен өйрәнү бары мәгърифәтчелек тирәсендә генә әйләнде. Бу турыда сүз барганда, гадәттә Каюм Насыйри исеме белән чикләнделәр. Ара-тирә, курка-курка гына Курсави, Мәрҗани телгә алынды. Соңгы елларда мәгърифәтчелекнең онытылган вәкилләре дә матбугатта күренә башлады.

Татар милли азатлык хәрәкәтенең барлыкка килүе Рәшит казый, Гатаулла Баязитов, Исмәгыйль Гаспринский исемнәре белән бәйле. Аны Муса Бигиев, Риза Фәхреддин, Галимҗан Баруди, Закир Кадыйри, Йосыф Акчура, Фуад Туктаров, Җәмал Вәлиди, Сәетгәрәй Алкин, Габдулла Баттал, Гаяз Исхакый, Зәки Вәлиди, Фатих Кәрими, Һади Атласи кебек зыялыларыбыз эшчәнлегеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Аларның исемнәре тыелып килде. Искә алганда да халык дошманы, ак эмигрант дип «дегеткә буядылар». Ә. Кәримуллин Садри Максуди Арсал, Йосыф Акчура, Али Акыш, Надир Дәүләт, Мәхмүт Таһир, Һади Атласи иҗатларына кагылышлы күпсанлы материаллар туплады.

Язмыштан узмыш юк диләр. Әбрар Кәримуллинга Аллаһы Тәгалә язмышның авырын биргән. Хәер, ялагайлана, җитәкчеләргә тәлинкә тота белмәүче талантларның язмышы җиңел булмый. Андый кеше тешен кысып булса да, барлык авырлыкларга түзә. Гомере буе әгәр бу нәрсәне мин башкармасам, аңа кем алыныр соң, дигән принциптан чыгып эш итә. Хезмәтләрен арбага төясәң, иң нык ат та аны бик авырлык белән тартыр иде. Кулдан килгән ярдәмне дә күрсәтергә иде дә бит андый затларга.

90 нчы еллар ахырында Әбрар аганың сугышта алган яралары, контузиясе нык сиздерә башлый. Шактый вакытын урын өстендә үткәрә ул. Аны эндоартрит, ревматизм, остеохондроз битәрли, урамга да таякка таянып кына чыга.

Академик торак шартларының уңайсызлыгын еш искә ала иде. Беренче катта урнашкан фатиры астында дүрт метрлы бушлык икән. Аста - салкын подвал. Кышкы көннәрдә идәндә су ката. Гомере буе халкына хезмәт иткән бу кеше сугыш елларындагыча киенеп йоклый. Төннәрен сызланып үткәрә. Фатирын алмаштыруда ярдәм сорап кайда гына мөрәҗәгать итеп караса да, булышучы табылмый. Сугыш ветераннарының социаль-көнкүреш шартларын яхшырту, аларга медицина һәм матди ярдәм күрсәтүне көчәйтү чаралары турында Президентның Указы да бар иде бит, югыйсә.

Әбрар ага бераз күренми башласа, мин тынычлыгымны югалтып, телефонга үрелә идем. Хәл-әхвәл сорашкач, ул гадәтенчә, рәхәтләнеп бер көлеп алыр да, аннары үзенә генә хас тыйнаклык күрсәтеп, әйтеп куяр иде:

- Тагын шул җүнсез аяклар урамга чыгармый. Сугыш яралары тагын үзләрен сиздерә...

Бүләк итәсе иде дә бит аңа яраланмаган, тап-таза аяклар. Булмады шул. Аларны кайдан аласың ди.

2000 елда Әбрар Кәримуллин 75 яшьлеген билгеләп үтәргә әзерләнеп йөргәндә дус-ишләрен ятим калдырып, бакыйлыкка күчеп китте. Аны якыннан белүчеләр барысы да авырдан кичерде. Әгәр хәзер Әбрар Гыйбадулла улы безнең арада булса, шушы көннәрдә без аның 90 еллык юбилеен зурлап билгеләп үтәр идек. Якын дустыбыз үзенең еш кабатлый торган сүзләрен әйтми калмас иде:

- Миңа алтын сарайлар кирәкми, бары тик газиз милләтем яшәсен. Шунсыз минем өчен тормышның мәгънәсе юк.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

. "Шәһри Казан" газетасының беренче редакторы Хәлим Гайнуллин, академик Әбрар Кәримуллин, редактор урынбасары Әгъзам Фәйзрахманов. 1992 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: