Мәдәни җомга

Ирек Хафизов: «Русча укып утыруыбыз татар театры өчен башка сыймаслык бер әйбер»

Ирек Хафизовтан интервью алырга күптән кызыгып йөрсәм дә, төрле сәбәпләр белән чигерелә килде. Театрдагы берничә артистның «Качышлы уены» репетицияләренә катнашудан баш тартуы турындагы хәбәр әңгәмәне тизләтте. Баш тартучыларның берсе - Ирек Хафизов.

Ирек Хафизов – Татарстанның атказанган артисты. Рәшит Заһидуллинның беренче шәкертләре төркеменнән. Хатыны Гөлчәчәк Хафизова белән бергә 22 ел Тинчурин театрында эшлиләр.

 

«Иң яхшы тамашачы - балалар»

 

- Ирек, әйдә, сезнең артистлар белән булган соңгы вакыйгадан башлыйк. Сез «Качышлы уены» спектакле репетицияләрендә катнашудан баш тарттыгыз (Сүз Мансур Гыйләҗев белән Хәбир Ибраһим пьесасы буенча куелырга планлаштырылган спектакль турында бара. Режиссер итеп Алексей Брайнин чакырылган иде).

- Әйе. Чөнки, беренчедән, без үз сәхнәбездә әхлакый әйберләр чыгарырга тиешбез дип саныйм. Икенчедән, үз театрыбызда профессиональ, төпле фикерле режиссерлар белән эшләргә телибез - 86 яшьлек театрыбыз эксперименталь мәйданчык түгел. Безнең белән эшләргә килгән режиссерның төп фикерне әйтә белмәве, үз артыннан әйди алмавы да безне туктатты.

- Төп фикерне таба алмадыгыз, димәк?

- Пьеса дүрт кенә кешелек. Дүртесе дә төп геройлар дип әйтергә була. Мондый саллы рольләр алгач, рәхәтләнеп эшлисе килә бит инде. Әмма бу әсәр белән халкыбызга нәрсә әйтергә телибез, ни өчен куябыз дигән уй тынгылык бирмәде. Без моны халыкка күрсәтеп, тәрбияви роль үтибезме? Пьесаны укыганда андый сораулар куела. Әмма җавап булмады. Әсәрне кабул иткәндә үк, икенче пәрдәсе әзер түгел дигән фикер бар иде. Бүгенге көндә, белүемчә, аны яңадан язып чыктылар. Безнең бу спектакль буенча эшебез ниндидер срокка туктатылып торылды. Күпмегә икәнен әйтә алмыйм, чөнки үзем дә белмим. Тора-бара, бәлки, әйләнеп кайтырбыз.

- Ризасызлыкның өченче сәбәбе - русча репетицияләр дип беләм. Рус телендә репетицияләргә ризалашмавыгыз күркәм яңалык булды.

- Рус телле режиссер булганда беренче көнне әсәрне русча уку табигый хәл. Әмма икенче, өченче, дүртенче, хәтта, бишенче көннәрдә дә безнең русча укып утыруыбыз татар театры өчен башка сыймаслык бер әйбер. Без бит әсәрне русча чыгармыйбыз. Без аны сәхнәдән татарча сөйләргә җыенабыз. Әсәрнең күләме саллы гына иде – 40 биттән артык. Русча укып утырудан безгә файдасы юк: аны бит әле артист кешегә ятлап та бетерергә кирәк. Без бу фикерне дә режиссерга җиткердек, әлбәттә. Ул татарча белмәвен әйтте.

- Татар театрларында русча уйнау бар инде ул. Әмма артистлардан каршылык булу турында моңарчы ишетмәдем. Гадәттә, журналистлар һәм тамашачы гына ризасызлык белдерә.

- Үзебезнең сәхнәбездә русча уйнаган юк, безнең сәхнәдә Яңа ел әкиятен аерым бер төркем русча уйнаган иде – безнең артистлар түгел. Шәхсән үземнең русча уйнаганым бар. Ул вакытта яшь идем әле. Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортына театр белән спектакль уйнарга килдек. Анда балаларның 85 проценты диярлек руслар икән. Алар матур костюмнар кигән артистларның сикергәнен, биегәнен, җырлаганын күрә, әмма берни дә аңламый. Без үзара киңәшеп, русчага күчтек. Шулчак безне аңлый башлаган балаларның күзләрен күрсәң! Икенче тапкыр да булды андый хәл. Балалар йортына озатыласы сабыйлар вакытлыча торган приютта уйнадык. Анда да рус телле балалар иде, аларга ике телне катнаштырып, «Али баба һәм өч карак»ны күрсәттек. «Бу каракларны нишләтик? Әйдәгез, җәзалыйбыз», - дибез. Шунда бер бала торып: «Давайте, на первый раз их простим», - ди. Безнең күзләргә яшьләр бәреп чыкты – беләсеңме? Иң яхшы тамашачы кем? Балалар бит инде. Баланы үзеңә каратып тота аласың икән – спектакль уңышлы дигән сүз. Без шулай үз тамашачыбызны тәрбиялибез.

- Ирек, театрлар үзләрендә булган төрле интригаларны яки бигүк матур булмаган хәлләрне җәмәгатьчелеккә чыгарырга яратмый. Брайнин белән булган очракның җәмәгатьчелеккә чыгуы начармы, яхшымы?

- Кирәктер, бәлки. Башка театрларда русча укулар кабатланмасын өчен кирәктер. Төптән уйлап карасак, без бит русча эшләргә тиеш түгел. Аңламыйсың икән – килмә, алынма! Биш көн русча укыганым өчен үземне гаепле саныйм. Мин баштан ук ул адымга барырга тиеш түгел идем. Ләкин түздем. Бәлки, күңелемнең бер өлешендә үземне: «Ирек, түз, тукталыр», - дип тыеп торганмындыр.

- Әсәрнең әхлак ягына килгәндә, авторларның берсе Мансур Гыйләҗев: «Татарлар әхлакый булган, эчмәгән-тартмаган, шундый татарлар турында гына язармын», - диде. Сәхнәдән матур татарларны гына карыйкмыни, Ирек?

- Тәмәке тартулар инде сәхнәдән төшеп калды. Эчкәнне бөтенләй күрсәтмибез, димим, аракылы сәхнәләр бар, чөнки алар язылган. Әмма артык бозыклыкны барыбер сәхнәгә кертәсе килми. Ямьсез хыянәтне... Менталитетыбыз андый түгел.

 

 

- Татар моны яшереп эшләргә тиеш дисеңме?

- Экспериментлар булса да, чамалы булырга тиеш дим. Бу бит дәүләт театры! Безнең тамашачы матур әйбер карарга килә. Театрда төрле әсәр булырга тиеш: комедиясе дә, трагедиясе дә. Әмма, Тукай әйтмешли, театр нурга илтә.

- Бу мәсьәләдә Мәскәү театр белгечләре башкачарак фикердә тора. Хәер, алар фикере белән тамашачы фикере еш кына туры килми. Сез кем фикеренә йөз тотасыз инде?

- Мәскәү тәнкыйтьчеләре фикерен без тыңларга тиеш. Әмма ул әйтә дә китә, ә без бит үз тамашачыбыз белән калабыз. Тамашачы фикере - бик төпле фикер. Безнең 15-20 ел уйнаган спектакльләр бар. Миңа башка театрлардагы хезмәттәшләремнең фикере дә кирәк.

- Залдан тамашачының чыгып китүе бик авырмы?

- Авыр. Иң авыры - телефонын сүндерми торган тамашачы. Без аны ишетергә дә тиеш түгел, ишетеп туктап калмыйбыз. Ләкин бит алар спектакль карарга килгән башка тамашачыга комачаулый.

- Ә тамашачы аз килгәндә?

- Аншлагка уйнавы рәхәт инде. Районнарга уйнарга килгәнбез икән, халык бит аз булса да, билетын сатып алган – без уйнарга тиеш. Килгән кешенең башкасы килмәгәнгә гаебе юк.

- Кеше аз булганга кемгә үпкәлисез?

- Беркемне дә гаепләп булмый. Спектакль гарантиягә сатыла, димәк, ул тамашачы өчен бушка була. Хәзер гарантиягә дә халык аз килә. Югыйсә, Казаннан килгән артистларны бушка кил дә кара бит! Әтнә районының Яңа Шушмабаш авылында булып кайттым. Кечкенә генә авыл өчен бик затлы клуб салып куелган. Түрәләргә дә авыл клублары программасы өчен рәхмәт. Әнә, клубларга пианино, гармуннар кайтарабыз дип әйтеп торалар. Без кечкенә чакта халык авыл клубына шыгрым тулып йөри иде. Хәзер халыкны телевидение белән алдап, биздереп бетердек. Бәлки, клублар булгач, авылларда яңа өйләр дә сала башларлар. Мәдәният йортлары да тулы булыр.

 

 

 

«Эшлисе килә», - дип мәдәният министрына кердек»

 

- Ирек, сезнең театр соңгы елда игътибар үзәгендә булды. Синең өчен кайчан уңайлы чор иде?

- Үземне рольсез тордым дия алмыйм. Рольләрем булды. Уйлап баксаң, Тинчурин театрында эшләгән 22 ел - аз гомер түгел. Төрле режиссерлар белән эшләп карыйсы килә бит. Бер режиссер белән генә эшләгәч, ул миңа ияләшә, штампларымны белә һәм ул аңа риза. Яңа режиссер килеп, мине үзем дә белмәгән яктан ачарга мөмкин. Аллага шөкер, 2019 елда миңа ике яңа режиссер белән эшләргә насыйп булды. «Өч аршын җир» кебек спектакльне карагач, «Тинчурин театрында мондый спектакль булганы юк иде», - диделәр. «Нәзер»не күргәч, «Сезне башка яктан ачканнар», - диделәр.

«Нәзер»не сез читтә куйдыгыз? Татар театрында беренче антреприза дип аңлыйм. Тупас итеп әйткәндә, үзегезне читкә йөргән кебек тоймадыгызмы?

- Әйткәнемчә, рольләр бар. Куелганнарында уйныйм. Яңалары юк. Ә эшлисе килә, яңа спектакль чыгарасы килә. Уйладык-уйладык та, «Безнең эшлисебез килә», - дигән үтенеч белән мәдәният министрына кердек.

- Бу режиссер яки директор өстеннән зарлану буларак кабул ителмәдеме?

- Без, әлбәттә, директорны кисәттек. Ул: «Барып карагыз», - диде. Министр: «Сезнең чыннан да эшлисе килгәнне күрәм. Телисез икән – эшләгез, җаен табырмын», - диде. Әсәрне һәм режиссерны табу да безнең өстә булгач, дөресен генә әйткәндә, югалып калдык. Безнең бит мондый эшләрне эшләгән юк иде.

- Әзерләп биргәнне көткән идегезмени?

- Әйе инде. Без бит шулай өйрәнгән. Текстны кулга тоттыралар, гримеркалар бар, Тинчурин театрының зур сәхнәсе безнеке. Ә монда сәхнә дә юк, режиссер да... Әле аңа өстәп, бөтен документация эшләрен дә, тамашачы китерүне дә үз җилкәбезгә алып, ерып чыктык. Бу эшне башкарып чыга алганбыз икән – Ирада Хафизҗановнага һәм хезмәттәшләремә зур рәхмәтләрем. Артистлар чакыруына ышанып килгән һәм безнең белән эшләргә алынган Зиннур Сөләймановка да рәхмәт. Миңа калса, мондый адымга теләсә кем бармас та иде. Ул бит бүген эшен башлап җибәргән кеше түгел, танылган режиссер. Әлмәттә, Буада, Минзәләдә спектакльләр куйды. Аны Тинчурин театрында да күрергә Ходай насыйп итсен иде.

- Аерылып эшләп йөргәнегезне белгән хезмәттәшләрегез нәрсә диделәр?

- Без бит иҗат итүдән артык бернәрсә дә эшләмәдек. Беркемгә дә комачауламадык, төп эшебезгә бернинди дә зыян китермәдек. Бәлки, көнчелек булгандыр, без игътибар итмәдек. Ә, бәлки, игътибар итәргә теләмәгәнбездер. Ә безгә рәхәт иде – иҗат иттек. 1 май бәйрәмнәрендә кеше ял итте – без 30 апрельдән 5 майга кадәр Театр әһелләре берлеге сәхнәсендә репетицияләр ясадык. Аннары шәһәр мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов булышты – репетицияләр өчен Левченко бистәсендә сәхнә бирде. Шунда кадәр барып йөрдек.

 

 

- Эшләргә теләгән кешегә эш табыла дип, башкаларга да үрнәк күрсәттегез инде алайса?

- Әйе, эшләргә теләгән кешегә эш табыла. Азмы-күпме әҗерен дә күрергә була. Күп йөрибез, әмма төп эшебезгә беркайчан да зыян салмыйбыз.

 

«Зөләйха күзләрен ача» сериалында катнашырга кызыктым»

 

- Читтә йөрү дигәннән, үзең катнашмасаң да, син «Зөләйха күзләрен ача» сериалы тирәсендә дә йөрдең бит әле, әйеме? Анда Йосыф ролеңдә улың да төште. Менә бер төркем татар артистлары анда төшүдән баш тартты. Моңа ничек карыйсың?

- Мин аларның нигә катнашмавын белмим. Үземә тәкъдим булса, катнашкан булыр идем. Тәкъдим булмады. Әтнә, Кариев театрыннан артистлар катнашты, безнең театрдан Ренат Шәмсетдиновны сайлап алдылар. Улым анда катнашкач, яннарында ияреп, мин кызыгып йөрдем. Андый проектта бөтен әйбер, чынлап та, профессиональ дәрәҗәдә эшләнә.

- Син теләсә нинди Мәскәү проектында төшергә ризамы?

- Алай дип әйтмим. Сугыш турында кинода төшеп карыйсым килә. «Зөләйха»да бер генә нәрсәне ошатып бетермәдем. Без бит татар хатыны турында фильм төшерәбез, ә Чулпан бер генә дә татар хатыны булып күренмәде. Өстенә нәрсәдер кидереп куйдылар да, чын марҗа ясадылар. Аягына татарчага охшаган чигелгән читек кидергәннәр иде. Әмма читек кидереп кенә татар хатыны ясый алмыйсың. Татар хатыны турында төшерергә алынгансың икән, төшер инде син татар хатынын! Нишләп төшерәселәре килми - аңлап бетерә алмыйм. Нәрсә килеп чыкканын күрәсе килә инде.

- Ирек, кинода иң күп алган гонорарың күпме иде?

- Белмим.

- Беләсеңме, нигә сорыйм: мөгаен, малаең бер кинода уйнап та, синең бөтен фильмотекаңа караганда күбрәк алгандыр дигән шигем бар.

- Шулай.

- Ягъни, әтисе 15 ел төшкәнгә караганда, улы бер төшеп, гаилә бюджетына зуррак файда китерде, шулаймы?

- Артист буларак, сүз дә юк, Ислам миннән күбрәк эшләде. Әмма минем кино тармагындагы башка эшләрем бар бит. Аларында мин күбрәк эшләдем. Әмма анысы артист гонорары түгел инде.

- Ә артист гонорарың күпме булды соң шулай да?

- Хәтерли дә алмыйм. Күп түгел инде. Хатынны ресторанга алып барырлык булгандыр инде, бәлки. Иң күбе 20 меңнәр булдымы икән...

- Кино тармагындагы башка эшләрең – артистлар буенча кастинг директорын күздә тотасыңдыр. Татар киносында яңа йөзләрнең аз булуы синең намусыңдамыни?

- Беренче тапкыр кинога төшәргә режиссер Рәмис Нәҗмиев чакырган иде - «Малайлар уены» кыска метражлы фильм төшерде. Быел безгә спектакль куярга килгән Брайнин анда режиссер ярдәмчесе иде. Аннары Фәрит Дәүләтшин, соңрак Нурания Җамали чакыра башлады, Илдар Ягъфәров белән дә эшләдек. Башта үзем уйнадым, аннары артистлар табарга булышкаладым, артистлар буенча кастинг директоры кебек чакыра башладылар. «Байгал»ны төшергәндә дә, «Мулла» алдыннан да театрларга шәхсән шалтыратып чыктым: Оренбург татар театрына да, «Нур»га да, хәтта Мәҗит Гафури театрына да. Мәҗит Гафури театрында: «Нинди телдә?» - дип сорадылар, «Татар телендә», - дигәч, элемтә булмады. «Нур» театры артистлары: «Татар киносында төшәсе килә», - дип әйтәләр иде, ә чакыргач вакытлары табылмады. Илдар Ягъфәровның яңа фильмында «Нур» театры актрисасы уйнаячак.

- Аннан тагын бер мәсьәлә бар. Фильмнар өчен яңа йөзләр эзләсәк тә, эш дәверендә Татарстаннан гына артистлар алынса, җайлырак. Чөнки үз репертуарлары булгач, читтәгеләргә чыгып китәргә уңайсыз. Артистны Башкортстаннан яки Оренбургтан монда китерергә һәм урнаштырырга кирәк – анысы да чыгымлы эш.

- Аның каравы, безнең режиссерлар Мәскәү артистларын катнаштырырга ярата.

- Әйе. «Байгал»да Вдовиченков төште, «Мулла»да - Башаров. Мин татар киносында андый артистларны бик үк өнәп бетермим. Әлбәттә, фильм өчен йолдызлык алып киләләрдер. Минемчә, үзебезнекеләр дә Аллага шөкер! Ни өчен килгән артистларга зур акчалар түлибез?! Үз артистларыбызны күтәрергә кирәк, үзебезнекеләргә зур акчалар түләргә кирәк. Һәр кешенең дә кинога төшеп карыйсы килә. Әллә синең килмиме? Ә артист кешенең икеләтә килә, ул аның белән яна. Театрда уйнау бер төрле, ә кинога халыкка син икенче яктан күренәсең.

- Синең килмиме дисең, бөтен килгән кешене төшерә башласаң...

- Минемчә, фильмда профессионаллар төшәргә тиеш. Югыйсә, эш барышында режиссер үзе интегәчәк. Профессиональ артистны алсаң, ул тиз әвәләнә, артист булмаган кешене әвәләү авыррак. Ул аны әвәлидер, сүз дә юк, әмма вакыт үтә бит. Кино төшергәндә һәр көн санаулы, кесәгә суга. Татар фильмы төшерергә алынгансың икән, синең артистларың саф татар телендә сөйләшергә тиеш бит әле.

- Ә «Байгал»да ни кылдыгыз алайса? Тел белмәгән абзыйны төп рольгә куйдыгыз.

- Әйттем инде Илдарга: «Татар артисты алсаң, үзеңә җайлы була», - дидем. Татар киносы ясарга телибез икән, тел белмәгән теләсә кемне алып кереп төшерергә ярамый. Мин күп театр артистлары катнашкан массалы кинолар төшерелсен иде дип көтәм. Театрларда да төрле коллектив артистлары катнашып уйнасын иде. Фәрит Бикчәнтәевка да төрле театр артистларын бергә җыеп, спектакльләр кую турында әйткәнем бар. Фәрит Рифкатович Олег Фазылҗановны «Телсез күке»не куйганда Түбән Кама театрыннан чакырып китергән иде бит. Шул ук Олег белән хәзер Кариев театры спектакль куеп ята. Үзем шулай уйнарга теләр идем.

- Син теләрсең ул. Ә күз алдына китер, сезнең театрда «Өч аршын җир»не куйганда Мирвәли роленә Камал театрыннан Илдус Габдрахмановны чакырсалар, нишләр идең? Бик риза булып тормас идең...

- Ярар, ул хакта сөйләшмик. Бик яратам бу ролемне. Тамашачы ул спектакльне карарга килгән икән, безнең белән ул тойгы-кичерешләрне үтеп, елап, үксеп кайтып китәргә тиеш. Андый рольне татар театрындагы бөтен артистның уйныйсы киләдер. Бу татар классикасындагы иң саллы әсәрләрнең берсе. Илгиз Зәйниев төрле актерлар белән эшләп карыйсым килә дип, бездән дүрт пар ясады – Мирвәлинең яшь чагын аерып чыгарды. Бәлки, минем тулысынча уйныйсым килгәндер – яшь Мирвәлине дә. Мин әле үземне ул кадәр карт дип әйтмәс идем.

- Мирвәли - классик татар иреме?

- Мирвәли ул чын татар ире. Бик куркыныч сүзләр белән авылын каргап чыгып киткән. Аллам сакласын! Сүз дә юк, ул кызган баштан әйтеп ташлаган сүзләр, ул әтисенә хезмәтче шикелле ялланып эшләгән кеше. Аның шушы байлык белән әзме-күпме рәхәтләнеп яшисе килгән... Авылыннан чыгып киткәч, ул үзен аклый алмый. Яшьлектә кылган гөнаһы өчен бәхетле яшәргә хакы юк дип гомер иткән. Кайтасы да килә, кайтырга да курка. Тормышта хатын - муен, ир баш диләр, муен кай якка борылса, баш шул якка борыла бит инде безнең. Хатын-кыз ул елан шикелле. Үзенекен әкрен генә астан эшли - авыруын сәбәп итеп, Мирвәлиен алып кайтып җиткерә ул авылына. Мирвәли «через не хочу» кайтып керә...

- Тинчурин театрының бу спектаклен һәм аның дүрт артистын – ике өлкән Мирвәли белән Шәмсегаянны Тукай премиясенә тәкъдим иткәнен ишеттем. Әлеге спектакльнең театрга һәм артистларга уңыш китерүен күрергә язсын!

 

 

Рузилә Мөхәммәтова

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: