2 март 2020 яңалыклары
-
«Пермь татарлары каян килеп чыккан?» — «Татарлар» тапшыруында яңгыраган фикерләр
«Яңа Гасыр» каналындагы «Татарлар» тапшыруының чираттагы әңгәмәсе Пермь өлкәсендәге милләттәшләргә багышланды. Галимнәр кайбер кызыклы тарихи фактларга тукталды, андагы халыкның күпмесе татар һәм күпмесе башкорт дип яздырылган булуы турында сөйләде.
-
Татарстанда фура белән булган авариядә ике кеше зыян күргән
Татарстанда фура юл кырыендагы тимер читәнгә бәрелгән һәм әйләнеп капланган. Йөртүчеләрне хастаханәгә озатканнар. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.
-
Фәйзелхак Ислаев татар тамгалары тарихы турында китап язарга җыена
Бүгенге көнгә кадәр татар тамгалары әле ныклап өйрәнелмәгән өлкә булып кала.
-
Әлки районында үсмер эткә рәхимсезлек кылган өчен хөкем ителде
17 яшьлек малай кечкенә балалар каршында этне җәберләп үтергән
-
Ирек Хафизов: «Русча укып утыруыбыз татар театры өчен башка сыймаслык бер әйбер»
Ирек Хафизовтан интервью алырга күптән кызыгып йөрсәм дә, төрле сәбәпләр белән чигерелә килде. Театрдагы берничә артистның «Качышлы уены» репетицияләренә катнашудан баш тартуы турындагы хәбәр әңгәмәне тизләтте. Баш тартучыларның берсе - Ирек Хафизов.
-
Килдебәк оныгы Рөстәм
Казанда яшәп иҗат итүче рәссам Рөстәм Килдебәков 85 яшен тутырды. Шул уңайдан һәм иҗат эшчәнлегенең 60 еллыгына багышлап Казан Кремлендәге «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә иҗат әсәрләреннән күргәзмә ачылды.