Мәдәни җомга

ФАҖИГАЛЕ ТАТАР ЯЗУЧЫСЫ

Хәтер-хатирә Мәхмүт Галәү исемле язучыбызның тууына 130 ел тулды. Республика җәмәгатьчелеге моны бөтенләй дә белми кала иде, ярый әле, башкаланың Милли музей бинасында Гүзәл Төхфәтова тырышлыгы белән сыңар булса да кичә уздырдылар. Мәхмүт Галәү безгә чиксез урау юллар һәм киртәләр аша килеп ирешкән "Болганчык еллар" һәм "Мөһаҗирләр" исемле роман-дилогия авторы...

Хәтер-хатирә

Мәхмүт Галәү исемле язучыбызның тууына 130 ел тулды. Республика җәмәгатьчелеге моны бөтенләй дә белми кала иде, ярый әле, башкаланың Милли музей бинасында Гүзәл Төхфәтова тырышлыгы белән сыңар булса да кичә уздырдылар.
Мәхмүт Галәү безгә чиксез урау юллар һәм киртәләр аша килеп ирешкән "Болганчык еллар" һәм "Мөһаҗирләр" исемле роман-дилогия авторы буларак таныш. Күпләр аның шагыйрь, тәрҗемәче, драматург, Габдулла Тукайның якын дусты булуын да белми. Болардан тыш, М.Галәү 1907 елда Әстерхан каласында "Туп" журналын, Оренбургта исә "Кармак" исемле газета нәшер итә. Бөек Тукай үзенең яшьтәш һәм якташын Мәрҗан атлы тәхәллүс белән якын итеп йөри. Мондый мактаулы ат алуы да, билгеле, тиктомалдан түгел.
Мәхмүт Галәветдин улы бүгенге Арча районының атаклы Ташкичү авылында дөньяга килә. Әлеге авыл мәшһүр Батырша (Габдулла Галиев) исеме белән дә бәйле. Әлмәт янәшәсендәге Тайсуган мәдрәсәсендә җиде ел буена гыйлем җыйганнан соң, Батырша-шәкерт Ташкичүдәге Габдессәлам хәзрәттән дә байтак сабак ала. Ул, 1755 елда патша хөкүмәтенә каршы ихтилал-азатлык фетнәсен күтәреп, тарихта мәңге үлмәс дан яулый.
Галәветдин хәзрәт - атаклы Шиһабетдин Мәрҗанинең бертуганы. Шуңа күрә Мәхмүтнең Мәрҗан атлы тәхәллүс тагып йөрүе һич тә гаҗәп түгел. Ләкин, агасы шикелле, ул дин юлыннан китми, ә матбугат һәм әдәбият сукмагын сайлый.Аеруча 1890 елларда "инородецлар" өчен рус мәктәпләре ачып, мәҗбүри рәвештә руслаштыру сәясәте башлангач Төркиягә күпләп качып киткән татарларның мөһаҗирлек хәрәкәтен җентекләп өйрәнә, шушы темага багышлап дүрт томнан торачак күләмле роман язуга җигелә. Ни үкенеч, ул уйланылган дүрт томның икесен генә язып тәмамларга өлгерә. Әле аларын да дөньяга чыгара алмыйча Сират күперен һәм тәмуг газапларын кичә.
Мәхмүт Галәү соңгы елларында Мәскәү каласында яши, романнарын да шунда татар телендә яза. Әмма ТАПП, РАПП шикелле совет хакимияте кубызына биюче әдәби берлекләр төзелеп яткан болганчык замана бит, аларның башлангыч оешмаларын нигезләгән булып, әдәби көчләрне дә губерна-өлкәләр кысасына куып кертергә өлгерәләр. Мәскәүнең рус нәшриятлары Мәхмүтнең татар телендә язган кулъязмаларын китап рәвешендә чыгарырга кабул итми. Казан белән Уфа берлекләре дә Мәскәүдә яшәүче "чит-ят" язучының китапларын нәшер итүдән баш тарта. Ярык тагарак алдында калгандай бәргәләнүче әдип үзенең әсәрләрен үзе үк рус теленә тәрҗемә итәргә мәҗбүр була. Шул рәвешле, безгә мәгълүм романнар әүвәл "бөек" телдә һәм "Муть", "Мухаджиры" исемнәре астында дөнья күрә. Тик байтак еллардан соң гына романнар Казанда, инде бөтенләй икенче кешеләр кулы белән татар теленә тәрҗемә ителеп дөньяга чыгарыла. Ә Мәхмүт Галәүнең үз кулы белән язылган тәүге вариантның әле булса табылганы юк. Ул кулъязмаларны НКВД җәлладлары тулысынча юкка чыгаргандыр, дип кул селтәргә иртә. Өмет чаткысы әле һаман сакланадыр сыман.
Мәхмүт Галәүне искә алу кичәсенә ерак Хабаровск каласыннан аның оныгы Олег Надыйр улы һәм Мәскәүдән шушы Олег кызы Анастасия да килеп җиткән иде. Алар документлар белән дәлилләгән бәян нигезенчә, Мәхмүт Галәүнең тормыш юлы да катлаулы һәм сикәлтәле үткән. Әдип утыз яшенә җиткәнче үк өч тапкыр гаилә корырга өлгергән. Икенче хатыны Фатыйма Сабитова аңа Надыйр исемле угыл бүләк иткән. Шуңа карамастан, Мәхмүт 1925 елның февралендә Зәйнәп Хәсәнова атлы кыз белән инде өченче мәртәбә ЗАГСта теркәлгән. Зәйнәп аны Ләлә исемле кыз бала белән куандырган. Ләкин, ни үкенеч, Мәхмүт Галәүне Мәскәү төрмәсендә атып юк иткәннән соң, 1938 елда Зәйнәпне дә "халык дошманы хатыны" булуда гаепләп төрмәгә утыртканнар. Зәйнәп Казахстандагы АЛЖИР (Акмолинский лагерь жен изменников родины) чәнечкеләре эчендә 6 ел буена газап чиккән чакта кызлары Ләлә ятим балалар йортына озатылган. Ана белән бала тик соңыннан гына кавышкан, тик бәхетле гомер кичерергә көч-куәт калмаган шул, Зәйнәп ханым - 1969, кызлары Ләлә 1984 елда ук вафат булган.
Фатыйма ханым белән аның улы Надыйрны "халык дошманының якыннары" дип гаепләнү һәм җәза хәвефеннән 1923 елда ук аерылган булулары гына сак­лап калган. Әүвәл Оренбург каласында гомер итсәләр дә, алар соңрак Ташкентка тикле үк күчеп китә. Надыйр шунда 1941 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм Ташкентка күчерелгән Харьков авиация училищесына укырга керә. 1943 елдан башлап Бөек Ватан сугышында. Яуны Кенигсберг (Калининград) каласында тәмамлый. Совет Армиясендә полковник һәм Ерак Көнчыгышта урнашкан бер армия башлыгының элемтә буенча урынбасары дәрәҗәсенә җиткәнче хезмәт итә. Ул да 60 ын тутыруга ук, 1984 елда ук вафат була.
Аның улы Олег 1952 елда, әтисе Бобруйск каласында хезмәт иткән чагында туган. Гомерен Ерак Көнчыгышта үткәргән, Хабаровск каласындагы бер заводта мастер булудан башлап, соңгы 14 елда генераль директор булып эшләү дәрәҗәсенә җиткән. "Алтынга корым йокмый", дигән халык әйтеме, валлаһи да, хактыр. Себергә кулак итеп куылган бер татарның оныгы - бүген Каһирә каласының баш хирургы. Большевиклар мәхшәреннән Япониягә чыгып качкан Тәминдар әфәнденең улы дистә еллар буена "Мерседес" фирмасының Токиодагы филиал башлыгы булып торды. Инде менә Мәхмүт Галәүнең үзен НКВД подвалларында изеп юкка чыгарсалар да, аның оныгына күчкән булдыклылык, тырышлык, мәгърифәтлек, асфальт астында калган чәчәк орлыгы шикелле, барыбер бәреп чыккан!
- Без бабабызның язмышы белән бик соңарып кына таныштык шул, - дип чын үкенү хисләре белән истәлекләргә бирелә Олег Надыйр улы. - Әти белән Зәйнәп апа, бер-берсенә хатлар язышып, кире чигенмәскә вәгъдәләр бирешеп, әле 1956-1957 елларда ук Мәхмүт Галәүнең мирасын һәм архивын эзләтеп караганнар. Генераль директор булуымны да исәпкә алырлар, бәлки, дигән өмет белән, 2009 елда мин дә КГБның үзәк идарәсенә хат юллаган идем. Ярты ел чамасы вакыт узгач, мине КГБның Хабаровскидагы бүлегенә чакырттылар. Өстәл читендә бабам "хөрмәтенә" НКВД җәлладлары тарафыннан тутырылган һәм Мәскәү архивыннан кайтарылган "җинаять эше" көтеп тора иде. Өстән-өстән генә актарып чыгуга ук, шундук күңел кайтты. Байтак битләрен мин ачып карамасын дип беркетеп бетергәннәр, йөзәрләгән фамилияләр өстенә кәгазь ябыштырылган. Минем ярсып соравыма каршы "әле йөз ел вакыт үтеп китмәгән бит, шул срок узмыйча дәүләт серен тулысынча ачарга ярамый", дип авызны томаладылар. Ябыштырып куелган кәгазьләрне куптарсаң, бабай өстеннән шикаять язган һәм аны саткан, асылда аны үлемгә озаткан "каһарман" һәм "бөекләр"нең исем-фамилияләре һәм чын йөзе ачыладыр инде, моны мин тиз аңладым... Ә бабайның "Болганчык еллар" яки "Мөһаҗирләр" романнарының татарча язылган тәүге кулъязмалары турында никадәр генә сорашып карасак та, КГБның пошмас әһелләре тарафыннан тик бертөрле генә җавап килде. "1956 елгы реабилитацияләү карары турындагы эштә М.Галәү кулъязмалары телгә алынмаган". Безнең нәтиҗә шул: андагы "эшем ияләре" һәм "сер сакчылары" подвалларда эшелон-эшелон булып яткан делоларны актарып та карамый һәм, печән чүмәләсе өстендә яткан эт шикелле, беркемне дә якын җибәрми. Шуңа күрә Мәхмүт Галәүнең тәүге кулъязмалары табылу өметенә бик нык шикләнәбез...
Олег Надыйр улының Мәскәүдә яши башлаган кызы Анаста­сия-турун да Мәхмүт Галәүнең җирләнү урынын ачыклау өчен дә байтак "канын" түккән. Сталин җәлладлары 1932-1940 еллар дәвамында гына да Мәскәү каласында гомер итүче 40 меңнән артык "халык дошманы"ның башына җиткән икән (әлеге санның тулы булуы бик икеле). Алар күбесенчә Мәскәү крематориясе артындагы Дон монастыре, Бутово паркы һәм НКВДның Калуга юлында урнашкан "Коммунар" атлы ярдәмче хуҗалык мәйданында җирләнгән. Дон монас­тыре мәйданында өч "туганнар каберлеге" булу ачыкланган. Билгеле ки, кайсы "халык дошманы", асылда бөек шәхес кайсы каберлектә җирләнгән - моны тәгаенләү бөтенләй мөмкин түгел. Ниндидер шаһитләр һәм истәлек язулары нигезендә генә Тухачевский, Уборевич, Корк кебек маршал-генералларның һәм Каменев, Зиновьев, Рыков кебек партия җитәкчеләренең 1937 елда ук беренче "туганнар каберлегендә" күмелгән булырга мөмкинлеге хакында риваятьләр калган. Өч "туганнар каберлеге" өстенә дә һәйкәл-мазар түгел, ә олы табигый таш кына утыртканнар. Олег кызы Анастасия дә "Татар язучысы Мәхмүт Галәү" дигән мәрмәр такта һәм анда ерак бабасының сурәтен ясатып, тәүге табигый ташның бер почмагына беркетеп куярга җаен тапкан.
Мәскәүлеләр 1930 елларда нахак рәвештә атып үтерелгән шәһәрдәшләренең исемлеген төзеп, "Хәтер китабы" атлы ядкәр дә чыгарганнар. Ни галәмәт, атып үтерелгән ул 40 мең корбан арасыннан бүгенгә кадәр фәкать 5065 генә хөкем оешмалары тарафыннан акланырга өлгергән. Һәм шулар арасыннан нибары 607 корбан турында гына тулы мәгълүмат бар. Шул ук вакытта, сабак-гыйбрәт алу өчен өстәмә бер мисал. Әлеге монастырь бакчаларына 1941 елда безнең илебезгә бәреп кереп сугышта яраланган яки әсирлеккә төшкәннән соң Мәскәү госпитальләрендә, төрмәдә яки төзелештә вафат булган немец фашистларының җәсәдләре дә җирләнгән. Безнең җитәкчеләр чит илләр каршында ләббәйкә уйнарга көчектән дә яман. Немец фашистлары җирләнгән урында бүген тулы исемлек язылган ташлар да бар, җитмәсә, затлы мәрмәрдән "Юксынучы ана" һәйкәлен бастырып куярга да һич онытмаганнар. Еллар узса да, Сталин сүзләре хак: "Ошбу илдә кеше - җансыз винтик кына"...
Ә безнең татар әдибен "төрек шпионы" дигән гаеп белән төрмәгә ыргыталар. Чыннан да, Россиядән Төркиягә качып киткән татар мөһаҗирләренең язмышын ачыклау, алар урнашкан авылларны күреп кайту һәм уйланылган романнарына мәгълүмат туплау өчен Мәхмүт Галәү Төркиягә барып кайткан була. Уяу-хөсет сексот-"патриотлар" да шикаятьләр юлламый калмагандыр, НКВД җәлладларына да "чит ил шпионнарын" ачыклап, хезмәт баскычында югарыга үрмәләргә, орден-медаль эләктерергә кирәк. Сталин дусларының берсе булган Жданов: "Баганаларын чабып ташласаң, коймалары үзеннән-үзе ава", дип юлкүрсәткеч билгеләп өлгергән бит. Кәрим Тинчурин, Афзал Таһиров белән бер үк төркемдә диярлек 1937 елның 7 октябрендә Мәхмүт Галәү дә кулга алына. 22 октябрьдә аннан беренче мәртәбә сорау алу үткәрәләр. 26 октябрь һәм 3 ноябрьдә сорау алу тагын кабатлана. Ә 4 ноябрь көнне, Октябрь бәйрәме алдыннан, "гаделләрдән-гадел" совет суды. Хөкем сүзләре яңгырауга, шул кичтә үк татар әдибен атып үтерәләр. Качаклар турында язып Россия тәртипләренә протест белдерергә батырчылык кылган 51 яшьлек әдипнең язмышы бер ай эчендә хәл ителә. Татар милләте талантлы тарихчы каләменнән мәхрүм кала. Әдәбиятта аны югалтканнан соң пәйда булган тарихи бушлык һаман тулмый әле.
Вахит ИМАМОВ.
.М.Галәү 1920 еллар ахырында.
.М.Галәүнең улы Надыйр 1950 елларда.
.М.Галәүнең оныгы Олег үзенең кызы Анастасия белән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: